«Аркадаш»: «Бакый», «Балбаллар», «Нәкышь» һәм дә Клара Булатова белән Хәсән Туфан тарихы
Әлмәттә зур вакыйга көтелә – «Аваздаш» театр фестивале. Бу – язын узган «Аркадаш» фестиваленең икенче кисәге: фестивальнең рәсми сайтында язылганча, оештыручылар «Әлмәтлеләр белән аваздашлык эзли». Матбугат конференциясеннән хәбәрчебез репортажы.
«Аркадаш» фестивале турындагы хәбәрләр мәдәният темасы тирәсендәге журналистларны һәм театр сөючеләрне күптән кызыктырып торса да, моңарчы мәгълүмат бер яклы – пресс-релизлар форматында гына барды. Тинчурин театрының баш режиссеры вазифасыннан үз теләге белән киткән Туфан Имаметдиновның Әлмәттә фестиваль оештырып йөрү тарихы да кызыклы иде.
Оештыручылар әлеге проект турында сөйләргә, ниһаять, беренче тапкыр Казанда эшләүче журналистларны җыйдылар. Чөнки фестивальнең беренче өлеше турында оештыручылар рәсми сайтта һәм каналларда бирелгәннән тыш мәгълүмат булмады диярлек. Матбугат конференциясе Н.И. Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесының күргәзмәләр залында үтте. Ни өчен биредә? Чөнки Бакый ага Урманче биредә 3 ел эшләгән. Ни өчен Бакый ага? Чөнки Туфан Имаметдинов «Бакый» дип аталган хор картиналары чыгара. Ни өчен Туфан Имаметдинов Әлмәт җирлегендәге фестивальдә Бакый Урманче (тумышы белән Буа районыннан) турында тамаша әзерли? Туфан әйтмешли, Бакый Урманче, үзенең профессиональ уңышы турында да уйламыйча, яраткан эшен башкарган, һәм әлеге фестивальне оештыручылар бу яктан аның белән теләктәш – яраткан эшләрен башкаралар.
Әйдәгез, хәзер спикерлар биргән мәгълүмат һәм проектның 4 спектакле белән танышыйк.
«Татнефть»нең хәйрия фонды җитәкчесе Эльмира Газизова: «Без ноябрь башында Әлмәттә – «республиканың нефть башкаласында» күрешербез. Кызыклы проект! Талантлы иҗатчыларның – актерларның, режиссерларның, рәссамнарның, музыкантларның җыелу урыны. Бу – үзенә күрә безнең эшчәнлеккә кагылышлы мәдәни инициативалар буенча фикер алышу платформасы, чөнки без социаль һәм мәдәни программаларны да тормышка ашырабыз. Бу – безнең регион өчен бик әһәмиятле. Безнең максат – регионның һәм гомумән илнең икътисади үсеше генә түгел, сәнгать аша халыкның яшәү сыйфатын яхшырту да. Әлеге «Аваздаш» һәм «Караш» фестивальләрен берләштергән «Аркадаш» проекты да безнең ярдәм белән оештырыла. Яз көне безнең шәһәр халкы һәм кунаклары «Караш» лабораториясе тамашаларына килеп илһам алдылар. Безнең өчен проектның мәгърифәти өлеше дә зур әһәмияткә ия – проект кысаларында осталык дәресләре дә узачак. Чакырылган остазлар үз белемнәре-тәҗрибәләре белән юмарт бүлешерләр, дигән ышаныч бар. «Татнефть» социаль әһәмияткә ия проектларны безнең шәһәр кешеләре, безнең республика һәм җәмгыять өчен, аның Россия Федерациясенең башка регионнары арасында уңышлы үсеше өчен эшли – шуны ассызыклыйсым килә. Әлеге фестиваль платформасы шушы үсеш өчен – профессиональ һәм рухи үсеш өчен мөмкинлек бирә».
Аннары һәр спикер үзе тәкъдим итәчәк тамаша белән таныштырып чыкты. Туфан Имаметдинов һәм Эльмир Низамов – «Бакый» хор картиналары («хоровые картины») турында; Нурбәк Батулла – «Балбаллар» спектакле турында; Йолдыз Миңнуллина «Мин түгел» шигъри спектакль-роман турында сөйләде. Мария һәм Марсель Нуриевларның «Нәкышь» бию спектакле турында да Туфан әйтеп узды.
«Бакый», 1 ноябрь 19.00 һәм 2 ноябрь 15.00. Әлмәт, Ачык остаханәләр. Риза Фәхретдин урамы, 37/3
Туфан Имаметдинов: «Мине Бакый исеме үк җәлеп итте. Бу – Аллаһ исемнәренең берсе. Ул – үзенең гади булмаган тормышы белән татар халкын профессиональ иҗади киңлеккә этәргән беренче татар профессиональ рәссамы. Татар интеллигенциясе арасында аның кебек кешеләр бик күп түгел. Ул, үзенең профессиональ уңышы турында да уйламыйча, яраткан эшен башкарган, һәм без бу яктан аның белән теләктәш – яраткан эшебезне башкарабыз. Бакый Урманче безнең өчен бу эштә флагман булып тора. Бакый Урманче яңарыш булып тора. Ул сынлы сәнгать һәм скульптура белән чикләнми, аның гаҗәеп шигырьләре бар, ул җырлаган да, оештыру мәсьәләләрен дә хәл иткән. Ул татар интеллигенциясенең бер төше булып торган, башкаларга импульс биргән. Эльмир, музыка турында берничә сүз әйтәсеңме?»
Эльмир Низамов: «Бакый Урманченың фигурасы күпкырлы. Дөресен әйткәндә, моңарчы мин аны рәссам буларак кына белә идем. Әлеге хор картиналары буенча эшли башлагач, аның поэзиясе, лирикасы белән таныштым, үзем өчен бу шәхесне ныграк ачтым».
Туфан Имаметдинов: «Бакый Урманче монументаль шәхес булгач, без дә аңа монументаль якын килергә тырыштык – әсәрне Миләүшә Тәминдарованың 40 кешелек хоры башкарачак (ТР Дәүләт хоры). Без моны ачык остаханәләрдә башкарачакбыз, чөнки бу – рәссамнарның иҗат киңлеге. «Татнефть»кә һәм Ирада Әюповага зур рәхмәт белдерәсе килә – чөнки аларның очрашуы шушы фестивальгә этәргеч бирде. Безне Бакый Урманче белән бәйле шушы бинага кабул иткән Фешин исемендәге Казан Сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдиновага да рәхмәт!»
«Балбаллар», 3 ноябрь 19.00. Әлмәт татар дәүләт драма театры. Әлмәт, Ленин урамы, 37
Нурбәк Батулла: «Балбаллар» турында сөйләү өчен балбаллар турында аңлатып үтәргә кирәктер. Мин алар турында әтидән балачактан ук ишетеп киләм. Алар безгә мең еллар аша килеп җиткән, һәм әлеге сәнгать әсәрләренең шулай килеп җитә алуы мине гаҗәпләндерә. Үзләре сәнгать әсәре итеп карамаса да, безнең күзлектән сәнгать әсәре кебек күренә. Беренче сынчылар шулар түгелме? Образлы итеп әйтсәк, Бакый ага да шуларның дәвамчысы түгелме икән? Беренче сынчыларыбыз аларга нинди мәгълүмат яшергән икән? Нинди генә дәүләтләр үзгәрмәгән, нинди генә режимнар алышынмаган... Балбаллар меңьеллыкларны узып, җилләр-давылларга, яңгырларга түзеп, безнең көннәргә кадәр килеп җиткәннәр. Без аларга тиешле дәрәҗәдә игътибар бирмибез кебек тоела. Өйрәнә башлагач, мәгълүматның бик фәкыйрьлеген, бер бөртек мәгълүматның төрле чыганакларда кабатлана икәнен күрәсең... Нәрсә шифрланган икән аларда? Алар бер генә түгел, йөзләгән спектакльгә, романнарга, шигырьләргә, киноларга лаек... Без бу фестиваль белән нинди орлыклар чәчәрбез икән? Без аны әле аңлап та бетермибездер...»
«Нәкышь», 3 ноябрь 15.00 «Әлмәт» җәмәгать үзәге. Әлмәт, Ленин урамы, 69а
Мария һәм Марсель Нуриевларның «Нәкышь» бию спектакле турында Нурбәк фикере: «Туфан – хор аша, мин – физик театр аша, Йолдыз – сүз аша, Маша һәм Марсель нәзек энергия аша килә. Туфан, миңа калса, алар турында күбрәк белә».
Туфан Имаметдинов фикере: «Өченче көн аларның репетициясендә булдым – кереп исәнләштем дә чыгып киттем. Шулай да нәрсәдер аңладым, һәрхәлдә, миңа аңладым кебек күренде. Нәкышь – ул бизәк, ислам мәдәниятендә нәкышь мөһим урын алып тора. Чөнки ислам мәдәниятендә кешене һәм хайваннарны ясарга ярамый, шуңа күрә бизәкләр күрәбез. Аларның башы да, азагы да юк – үзенчәлеге шунда. Алар бодай белән эшлиләр – ул да әле тумаган элемент – башлангыч продукт та була ала, азаккы продукт та. Бик кызыклы тамаша көтелә. Марсельнең һәрвакыт катлаулы фәлсәфә. Спектакльдә 5 кыз эшли, дүртесе Әлмәттә яшәүчеләр – бу да безнең өчен әһәмияткә ия. Алар Марсельдән зур тәҗрибә алып калалар».
«Мин түгел», 2 ноябрь 19.00 «Креатив процесслар үзәге» яшьләр үзәге. Әлмәт, Тельман урамы, 57
Йолдыз Миңнуллина: «Гади генә итеп әйткәндә... Кайчакта бөтенесен кагыйдәләргә туры китереп дөрес эшләсәң дә, анда яшәү энергиясе булмаска мөмкин, булырга да мөмкин. Яшәү энергиясен эзләү – иҗатның беренчел максаты инде ул. Иҗат итә башлаганчы син шул халәткә керергә тиеш. Тормыш өчен дә ул шулайдыр шикелле. Менә без монда (Фешин исемендәге Сынлы сәнгать училищесының күргәзмәләр залында) утырабыз: җылы, рәхәт, ашап алдык – тамак тук, ләкин бит тормыш өчен ул гына җитми, ниндидер эчке бер халәт кирәк. Иҗат өчен бигрәк тә. Үзеңнән зуррак булу халәте кирәк. Ашый, йоклый, киенә торган гәүдәдән зуррак булган халәт кирәк, шул халәткә ничек керергә – без шул хакта уйланабыздыр... бу спектакльдә, дип әйтик инде – спектакль диделәр, безнең өчен тамаша инде ул».
Ххх
Матбугат конференциясенең беренче өлеше озын, икенчесе – сорау-җавап өлеше – бик кыска булды.
Туфан Имаметдинов: «Без спектакльләрнең барысын да Казанда күрсәтергә планлаштырабыз. Без мәгърифәтчелек эше белән дә шөгыльләнәчәкбез: Йолдыз эшен дә, безнең эшне дә, «Балбаллар»ны да, миңа калса, республикада яшәүчеләр белергә тиеш. Нурбәк хәзер Камал театрының Кече залында репетицияләр ясый, Йолдыз «Моң»да репетицияләр үткәрә. Ул спектакль алга таба «Моң»да уйналачак та. Без «Бакый»ны Камал театрының зур сәхнәсенә алып килербез – әле алар үзләре бу турыда белми. «Бакый»ның барлык катнашучылары Казанда – монда күрсәтү уңайлы булачак...»
«Аваздаш» фестивале 1-3 ноябрьдә Әлмәттә булачак. Программасы белән фестивальнең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләр аша таныша аласыз.