news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ирада Әюпова: «Мин дә адәм баласы һәм тормышта күңелем кайткан очраклар да күп булды»

news_top
Ирада Әюпова: «Мин дә адәм баласы һәм тормышта күңелем кайткан очраклар да күп булды»
Фото: «Татар-информ»

Соңгы вакытта мәдәни яссылыкта актуаль булган (ассызыклап кабатлый алам – татар дөньясы өчен актуаль булган) берничә тема күңелне борчып тора иде. Шул темалар буенча Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова белән җиңелчә генә әңгәмә корып алдык. Алдан расланмаган сораулар һәм ихлас җаваплар.

Ирада Хафизҗановна, Су анасын коткару темасыннан башлыйк әле. Су анасының «урлануы» темасы – быелгы борчулы темаларның берсе иде. Әле зурлап игълан ителмәсә дә, барысы да уңай хәл ителде, дип беләм. Без сезне хәзерге фольклор геройларын коткаручы супергерой дип күз алдына китерә алабызмы?

Беренчедән, бу – безнең өчен бик зур җиңү, безнең хәзер тәҗрибә бар. Хәзер шундый вазгыять – компания теләсә нинди әкият героен, фольклор персонажын үзенә регистрацияли дә, башкаларга аны куллануны тыя ала. Ул аны үзе дә файдаланмый, башкаларга да коммерциядә дә, иҗатта да куллану мөмкинлеге калдырмый. Мондый монополизация тормышыбыздан әлеге геройларның юкка чыгуына китерергә мөмкин. Ә алар бу урынны кемгә чистарталар? Нинди контентка, нинди геройларга юл ачалар? Бу – бик зур сорау. «Изге урын буш тормый» категориясеннән чыгып карасак, чистартылган кырны ялган геройлар яулап алырга мөмкин. Мин моны иминлек мәсьәләсенә («национальная безопасность») тиңләр идем. Идеологик киңлектә, мәдәни катламда кешенең үз каһарманнарына урын калмый икән, бу бит – чын мәгънәсендә трагедия. Алар урынын башка геройлар алачак: алар тарихи яктан нигезләнмәгән яки кайдандыр читтән кергән булырга мөмкин. Һәр халыкның үзенчәлеге фольклорда, әкиятләрдә эзен калдыра. Бу бит – безнең үзенчәлегебез чагылышы, безнең мәдәни кодыбыз чагылышы. Бу – бик зур проблема.

Икенче яктан караганда, безгә бу теманы башка югарылыкка күтәрергә кирәк: без нинди геройларыбыз барлыгын аңларга тиешбез. Бер юнәлеш – эпосларыбызны өйрәнеп, фольклор катламын актарып, югалтканыбызны эзләү булса, икенче юнәлеш – борынгы әдәбияттан, дастаннардан килгән каһарманнарны яңа алымнар белән күрсәтү, таныту, өченче юнәлеш – иҗат эзләнүләрдә тукталмыйча, яңа героик образларын уйлап табу. Туган батыр күпмедер дәрәҗәдә әнә шушы запроска җавап булып тора.

Ә бит безнең чын герой шәхесләребез бихисап күп, һәм без аларны белергә тиеш. Яшьләребез ул шәхесләрне онытып бара, белми, чөнки аларны җитәрлек дәрәҗәдә танытмыйбыз. Бу юнәлештә мәгърифәти проектларыбыз барлыкка килә башлады, театрларда, бигрәк тә яшь тамашачы театрларыбызда шуңа басым ясарга тырышабыз, грантларда да шуда игътибар итәбез.

Шәхесләрне легенда дәрәҗәсендә ачу турында сүз барамы?

Әлбәттә. Хәтерлисеңме, совет чорында герой-пионерлар циклы, «Корыч ничек чыныкты?» кебек романнар бар иде. Бу теманы әдәбият, мәгърифәти программалар, тарихи марафоннар аша күтәрергә кирәк. Реаль кешеләрдә чын геройларны ачар өчен тарихка да мөрәҗәгать итәргә, замандашларыбызны күрә белергә кирәк. Чын тормышыбызда да каһарманнар бар. Бу – аерым бер юнәлеш, безнең сәясәтнең аерым бер катламы.

Ә инде теге килеп чыккан вазгыять темасына нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: бәлки, безгә бу компаниягә рәхмәт әйтергә кирәктер – алар җәмгыятьтәге шушы проблемага күзебезне ачтылар. Әйе, безнең зур җиңү – без фольклор геройларыбызны саклап кала алдык. Нәкъ менә Мәдәният министрлыгы бу багланышларга нигез салды һәм нәкъ менә Министрлыкның дәгъвалары канәгатьләндерелде. Бүгенге көндә 3 персонажга караган 3 патент гамәлдән чыгарылды.

3 кенәме?

Әлегә – 3. Без Шүрәле, Су анасы һәм Камыр батыр буенча дәгъва белдергән идек. Әлеге 3 персонажга патентлар Роспатент тарафыннан гамәлдән чыгарылды.

Ә башкалары буенча?

Башкалары буенча да булган тәҗрибәбезне кулланып, эшне дәвам итәрбез. Иң мөһиме – безгә алга таба уйланырга этәргеч һәм җирлек бар: без балаларыбызны нинди үрнәктә һәм нинди каһарманнар өлгесендә тәрбиялибез?! Безнең балаларыбыз өчен кем үрнәк булырга тиеш – бу төп сорау. Мәсәлән, балаларыбыз һәм оныкларыбыз үз туган көннәрендә нинди геройны күрергә теләр иде икән? Алар Спайдермен, Бетмен, тагын шундыйларны түгел, үз геройларыбызны чакырырга теләсен иде. Бу – бүгенге көндә гаять зур проблема.

Яңа геройлар булдыру мәсьәләсенә килеп чыктык, димәк...

Әйе. Сораулар күп. Моны без генә дә, «ШаянТВ» гына да җиңеп чыга алмый, ил белән тотынырга кирәк. Киләчәгебез булсын өчен, балаларыбызга үрнәк булырдай геройларны үз тирәлегебездән эзләргә тиешбез.

Безнең драматурглар арасында сөйләшенә торган бер тема бар, аны «Татар-информ»да үткән матбугат конференциясе вакытында Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла да искә төшерде: «депутат запросы» дип ассызыклап, Мәдәният министрлыгы тарафыннан драматургларга гонорар түләү тәртибен кайтаруны сорады. Мин ул тәртипне аңлап бетермим, әлбәттә: Мәдәният министрлыгы әсәрне сатып алып, үз карамагындагы бөтен театрларга куярга рөхсәт итә идеме, әллә һәр куелган саен гонорар гына түли идеме – әйтик, 3 театр куйса, 3 тапкыр түлиме? Гомумән, бу темага ачыклык кертик әле.

Бу сорауга син үзең җавап бирдең. Безнең 20-30 ел элек тә, совет чорында да бу аерым юнәлеш иде – дәүләт заказы буларак әсәрне сатып ала идек...

Ягъни сез алып бирәсез дә, Министрлык карамагындагы театрларның барысы да куя аламы?

Әйе, ул вакытта махсус хокуклар (исключительные права) алына иде. Анысы да катлаулы схема булып, объектив та булмагандыр, бәлки. Ул авторга премия кебек иде. Мөгаен, без бу позицияне иң озак саклаган регион булганбыздыр. Хәзер вазгыять үзгәрде: әсәрне куйсаң да, махсус хокукларга ия булмыйсың, куллану хокукына гына ия буласың. Бу – хокукларның башка өлкәсе. Без бу теманы өйрәндек, Россия киңлегендә ул мәсьәләнең ничек хәл ителүен карадык.

Әсәрне куллану хокукын сатып алабыз икән, ул хокукларның дөрес куллану тәртибен дә күзәтеп торырга тиешбез. Без, акча түгеп, куллану хокукларын алсак та, ул хокукларны кем ничек куллануын контрольдә тотып бетерә алмаска мөмкинбез. Рәссамнар буенча эш җайлырак, без картина сатып алабыз да, акча түләнеп алынган әйбер факты буларак, картиналарга ия булабыз. Ә язучылар һәм композиторлар әсәрләре белән катлаулырак. Әле бит ул әсәрнең уникальлеген дә билгеләргә тиешбез. Минем быел сатып алган симфониям 10 ел элек алганны кабатламыймы? Музыкаль әсәрне һава алган кебек алабыз, һәм ул ята. Безгә гаделрәк инструментлар кулланырга кирәк. Театр әсәрне үзе алганда, үз мәнфәгатьләреннән чыгып эш итә, тикшереп ала да, үзе җавап бирә, ә без «капчыктагы мәче»не алырга тиеш булабыз. Без инде былтыр ук театрларны кисәтеп куйдык – түләүләргә катышмыйбыз. Шуңа күрә монда форманы үзгәртү проблемасы килеп баса. Ягъни, театр гадәти эшчәнлеген башкара: режиссерга, рәссамга һәм башкаларга тиешле гонорарын түләп, продукт булдыра да аны сата. Алар драматургтан куллану хокукын алып, әлеге әсәрне куллану хокукы өчен җавап бирәләр.

Төркиядә спектакль куелышы чыгымнарын да өйрәндек. Анда барысы да билет сатылудан түләнә. Ягъни, безнең яссылыкка күчереп карасак, спектакль чыккач, РАО яки үзебездәге ТАИС аша түләнә. Бу – куллану хокуклары өчен түләү була. Алдан түләмиләр – моны махсус сорадык.

Театрлар үзләре гонорарны түли яки түләми ала, әйеме?

Түләү-түләмәү мәсьәләсе автор белән килешенә. Башта, һичшиксез, теге яки бу әсәрне куллану хокукы турында автор белән килешү төзелергә тиеш.

Быелдан дәүләт заданиесе концепциясен дә үзгәрттек: сан күрсәткечләре генә түгел, эчтәлек күрсәткечләре дә таләп итәбез. Нинди темага нинди әсәрләр өстенлекле булуы да игътибар үзәгендә, бу – Россия Президентының 809 нчы Указына бәйле рәвештә аеруча актуаль: сүз традицион рухи-әхлакый кыйммәтләргә кагылышлы темалар турында бара.

Театрларда премьера чыгарганда һәм музейларның галерея проектлары өчен бүгенге авторларның әсәрләре булуын шарт итеп кую турында да фикерләшәбез. 10 күргәзмәнең 2се, мәсәлән, заманча авторныкы була ала. Сынлы сәнгать музееның галереясы өчен бу – бик актуаль тема. Театрларда 15 куелыш булса – 5есе, мәсәлән, заманча автор әсәре...

Бу бит – драматург Мансур Гыйләҗевның хыялы.

Бу – реаль инструмент. Без бу тема буенча фикер алышырга әзер. Дөньяда мондый практика бар. Миңа калса, бу очракта театрларда заманча авторларны сатып алуга кызыксыну туачак. Бездә заманча драматургия конкурсы да бара...

Әлмәт театры да драматурглар семинары үткәрде...

Әйе. Без ниндидер яңалыклар кертергә тырышабыз. Кыскасы, без кабат дәүләт заказы концепциясенә әйләнеп кайтабыз – әсәрләр иҗат итү өчен грантлар тәкъдим итәбез. Без бит инде андый грантларны берничә мәртәбә тормышка ашырдык. Бары тик форма гына алышынды, димәк, без түләмибез дия алмыйбыз. Без аны бары тик законлы яссылыкка гына күчердек.

Сез әйткән грантлар бәйгесе быел көтеләме?

Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан 9,8 млн сум приз фонды белән грантлар бәйгесе уздырырга рөхсәт алдык. Дәүләт теге яки бу темага заказ бирә, һәм автор аны сатып алачакларына ышаныч белән иҗат итә. Без аларга әсәр язарга стимул бирәбез. Рәссамнар өчен плэнерлар ясыйбыз. Сәнгать-эксперт советы булганда, ни бар – шуны алырга туры килә иде. Ә грант бәйгеләре аша булганда, рәссам да нәрсә кирәген белә, безгә дә кирәкле әсәрләр килә.

Чираттагы соравым Казандагы 4 иҗади уку йорты – көллиятләр турында. Аларда укып чыккан кадрлар бездә кулланыламы? Алар үзләренең кирәклеген тоямы?

Безнең бу уку йортлары – чын иҗат мәктәбе, остазлык мәктәбе. Монда сүз мәгариф системасы гына түгел, остазлык мәктәбе, тәҗрибә мәктәбе турында сүз бара. Һәр иҗади уку йорты артында осталыгын тапшыруның үз системасын булдырган мэтрлар тора. Театр училищесы дигәндә, Шәүкәт Биктимеровларны күз алдына китерә алабыз, Юнона Карева кебек мастерларны да искә төшерергә була. Сынлы сәнгать училищесы Фешинга, Бакый Урманчега, Родченкога барып тоташа, скульптор Асия Миңнуллинаның үз укучылары плеядасы бар. Музыка юнәлешендә остаз булган композиторларыбыз бар. Хореография училищесы дигәндә, аны оештыру нигезендә торган Нинель Юлтыева күз алдына килә. Бездә укып чыккан һәр өч баланың икесе профессиягә килсә, берсе алга таба укуын дәвам итә. Ә укуны дәвам итәр өчен, Казан консерваториясе һәм Казан мәдәният институты бар. Безнең сынлы сәнгать өлкәсендә генә югары белем бирү мөмкинлеге юк: Фешин исемендәге училищены тәмамлаучыларның бер өлеше Мәскәүгә яки Питерга китә.

Укып кайтучылар өчен республикада «Земский работник культуры» программасы эшли. Безнең бит әле, Казаннан тыш, Алабуга мәдәният көллияте дә бар – ул мәдәният йортлары һәм китапханәләр өчен белгечләр әзерли. Аларда театр бүлеге дә бар.

Быел анда Олег Кинҗәгулов төркем җыйды.

Әйе, ул анда үзе остаз. Уку йорты һәм профессиональ мәйданчык арасында элемтә булмаса, сәнгати белем бирү җимерелә. Без Мәскәү белән эшлибез – ГИТИС Камал театры базасында студия ачты. Анда остазлары Фәрит Бикчәнтәев кул астында 11 кеше укый башлады. Аңарчы Туфан Имаметдинов режиссерлар өчен остаз булып торды – 5 укучысы режиссерлык буенча белем ала. Без барысын да күз уңында тотабыз. Федераль ВУЗларда белем алучылар белән дә элемтәдә торабыз, төрле проектларга чакырабыз. Сәләтле кешеләр – аерым каста. Безнең проектлар күп – теләге булган яшь кешеләр иҗат итә ала. Аларның өметләре дә аклансын иде.

Тагын бер актуаль тема бар: Игорь Крутойның «Новая волна» кысаларында татар эстрадасына бәйле фикеренә карашыгыз?

Бу сорау, бәлки, күпмедер дәрәҗәдә минем дә эшләп җиткермәвемдер. Әлбәттә, эстрада сәнгате Мәдәният министрлыгына карамый. Безнең карамакта эстрада мәдәнияте үсеше белән шөгыльләнгән театраль-тамаша учреждениеләре дә юк. Бәлки, андый бердәнбер учреждение – «Салават» җыр театрыдыр. Бу – бөтен Россия буйлап шулай. Эстрада кайда да ирекле иҗатта, бизнес структурасы булып тора. Беркайда да дәүләти бюджет учреждениесе түгел.

Бу мәсьәләне сез үз өстегезгә алмыйсызмы?

Без бу мәсьәлә буенча уйланабыз. Безнең җырчылар бик көчле. Монда репертуар проблемасы бар – бу Язучылар берлеге эшчәнлегенә дә килеп тоташа. Көчле композиторларсыз да булмый. Без иске җырларны җырлыйбыз...

Анысы – «Үзгәреш җиле»...

Безнең иҗатыбыз татар аудиториясенә юнәлтелгән. Безнең җырчылар татарлар яшәгән урыннарга гына бара, шулай итеп, без үзебезне үзебез чиклибез. Безнең сәнгать әһелләре «Үзгәреш җиле»н ничек кенә сүксәләр дә, Америкада «Карнеги холл»да үткән концертка килүчеләрнең 80 проценты татарлар да, руслар да түгел иде, һәм алар басып алкышлады.

Монда нәрсә беренчел булудан тора. Татар өчен моң эчтәлек белән аерылгысыз бәйле. Җырның мәгънәсе булырга тиеш, мәгънә – ул фикер. Фикерсез мәгънә булмый. Беренче сорау: иҗатыбызда нәрсә беренче урында булырга тиеш? Ул мәгънәне без кешеләргә ничек тапшырырга тиеш? Монда – сыйфат һәм тамашачының зәвык мәсьәләсе. Кешеләр сыйфатлы музыка таләп итсәләр, эстраданың сыйфаты яхшырыр иде.

Монда ике проблема бар: берсе – продюсерлык, икенчесе – музыкаль материал, ягъни, репертуар проблемасы. Бәлки, продюсерлар укыту мәсьәләсен уйларбыз. Без Yummy Music белән эшлибез, һәм аларның нәтиҗәле эшләре дә бар – «Кораб» җырының уңышын беләсездер. Аны бит безнең Зәринә Вилданова һәм Malsi Music (Ислам Вәлиев) башкарды. Монда зәвык һәм куллану дәрәҗәсе турында сүз бара... Мин, тамашачы Филүс Каһировка, Эльмира Кәлимуллинага, Ришат Төхфәтуллинга йөри, дип сөенәм – алар миңа ошый. Бәлки, эстрада үзәге кирәктер, аны Камал театры сәхнәсендә дә эшләп буладыр.

Димәк, бер яктан – продюсерлык, икенче яктан – репертуар проблемасы булса, өченче яктан кешеләрнең зәвыгын тәрбияләү мәсьәләсе дә бар...

Анысы – иң катлаулысы...

Әйе. Шул булса...

Булыр дисезме?

Мин – оптимист. Кайчан да булса Казан циркында татар тамашасы куелыр, һәм анда аншлаг булыр, дип уйлаганың булдымы?

Юк.

Ә быел «Мирас» куелды. Ошадымы?

Ошады...

Нәрсә ошамады – әйт.

Мин аңлыйм циркның шулай булырга тиешлеген, ләкин күңелем шулкадәр чуарлыкны кабул итеп бетерә алмады. Бу – минем проблемадыр...

Ә былтыргысы? (Казан циркында куелган «Печән базарында» тамашасы турында сүз бара. – авт.)

Анысы күбрәк тә ошаган иде, ул интеллектуаль яктан югарырак торды кебек.

Әйе, алар икесе ике төрле. Анысы – авторлык контенты, без аны Илгиз Зәйниев белән бик кечкенә бюджет кулланып эшләдек. Ул быелгысы кебек аншлаглар җыя алмас иде. Ә «Мирас»ка барып җитү өчен былтыргы программа кирәк иде. Анысы белән тест ясап, монысына килдек. «Мирас»тагы күп әйбер тегесеннән алынган. «Мирас» Татарстаннан читтә яшәүчеләргә тәкъдим ителеп, аларның игътибарын безнең мәдәнияткә һәм традицияләргә җәлеп итә ала.

Ул коммерция ягыннан үзен акладымы?

Әйе. Ул бюджет акчасыннан тыш куелды. Казан циркына ул 200 млн сумга төште, хәзер алар 215 млн. сум акча җыя алдылар. Ышанырга һәм максатка барырга гына кирәк – без «Мирас» аша шуны исбатлый алдык. Быел алар Белоруссиягә баралар, Санкт-Петербургтан, Казахстаннан заявка бар...

Монысы сезнең дөрес кадрлар карарына барып тоташа – Казан циркына Эльмира Булатованы китердегез. Баягы сорауга нәтиҗә чыгарсак, димәк, без «Үзгәреш җиле» ясап, булганны кабатлаудан туктап, яңа контент булдыру ягына күчәргә тиешбез?

Әйе.

Тинчурин театрына бәйле кечкенә генә соравым бар – алар Татарстан урамында урнашкан бинаны Салават белән бүлешәчәкмени?

Театр беренче этапта бөтен пространствоны тутыра алмас, чөнки әлегә труппаның ресурслары зур түгел. Ул сәхнәдә ТР Дәүләт Җыр һәм бию ансамбле дә чыгыш ясар, «Бәрмәнчек» тә чыгыш ясар. Салават төркеме репетиция ясавыннан да беркемгә зыян юк. Әлегә бу сорау ачык.

Театрның штаты артачакмы?

Штат артачак. Ул чагыштырмача бик зур чыгымнар түгел. Бу – бинаның параметрларына бәйле.

Тинчурин театрының Горький урамындагы бинасы буенча һаман да төгәл мәгълүмат юкмы әле?

Юк.

Яхшы. Кадрлар мәсьәләсендә ялгышудан куркасызмы? Ялгыштым, дигән үкенүләр булганы бармы?

Мин дә адәм баласы һәм тормышта күңелем кайткан очраклар да күп булды. Минем тормыш концепциясен коллегаларым белә: начар кадрлар булмый – яки алар үз урынында түгел, яки, җитәкче буларак, минем тарафтан максат дөрес ирештерелмәгән. Безнең максат, теләкләр бер булырга тиеш – андый кешеләрне табып бетерәсе җиңел түгел. Хаталар була. Мин, гомумән, кешеләр белән авыр хушлашам. Кадрларны туздырып ташларга ярамый – бу минем ныклы фикер. Чыгарып атарга, куып җибәрергә ярамый. Ә син, диктофонсыз гына, минем кадрлар мәсьәләсендә кемне ялгыш дип саныйсың?

Төрлесе бар инде.

Мин кадрларымны яратам, аларсыз мин беркем түгел. Сәләтле кешеләрнең сәләтләрен ачып, монда аларга шартлар тудыру җиңел эшләрдән булмаса да, көн саен диярлек шуның өстендә эшлибез, яшьләргә юл ачарга тырышабыз, күпчелеге белән без гел туры элемтәдә: Ильяс Камал, Айдар Җаббаров, Сәрдәр Тагировский, Данияр Соколов, Миләүшә Хәйруллина, Айдар Ниязов, Айдар Шәйхин, Айдар Әхмәдиев, Ильяс Гафаров, Райнур Хәсәнов, Рашид Османов, Инна Яркова.

Министрлык командасына килгәндә. Урынбасарларымны – Юлияне, Дамирны, Ленарны яратам. Без эш белән яшибез. Яки, мәсәлән, министрлыктагы бүлек житәкчеләре – алар фанатлар.

Сәләтле кешеләр, дигәннән, безне Илгиз Зәйниев дигән драматургсыз калдыру өчен бөтен мөмкинлекләрне тудырдыгыз – Камал театрын җитәкләгәч, ничек пьеса язып утырсын инде?!

Бәлки, ул мондый тәҗрибәдән соң күбрәк яза башлар. Вакыт табарга була инде – әйтер сүзе булса, кеше әйтә аны. Бәлки, аның торгынлык булыр иде, ул, монда куелып, торгынлыктан сакланып калгандыр. Аның бит беренче әсәрләре нинди көчле иде! Хәзер дә: «Мине җибәрегез», – дип әйтә ул. «Эшлә!» – дим. Кайчакта талантлы кешене дөрес юнәлеш, дөрес юлдан алып барырга, бәлки үзе дә уйламаган яна үрләрне яуларга ярдәм итәргә кирәк. Без бүген Илгиз Зәйниевка алмаш кешене эзләмибез дә һәм бәлки, таба да алмыйбыз.

Табалмыйсыз, әлбәттә.

Аның урынындагы кешедә иҗади караш та, милли караш та, оештыру сәләте дә булырга тиеш. Андый кешеләр күп түгел. Мин Илгизнең Камал театрын яңа югарылыкка күтәрәсенә ышанам. Бу процесс бара бит инде.

Айдар Җаббаровны Тинчурин театрына баш режиссер булырга ризалата алуыгыз да – сезнең зур уңыш инде.

Аны 4 ел үгетләдем. Мин аңа Туфан Имаметдиновка кадәр үк Тинчурин театрын тәкъдим иткән идем – «әзер түгел» диде. Хәзер Айдар белән Илгизнең конкуренция булып, театр сәнгатенең үсеше булачак.

Тагын шул союзлар темасына кайтсак, иҗади дөньяда конкуренция булмау дөрес түгел. Мин сәламәт конкуренция яклы. Халкыбызның иң көчле сыйфаты – конкуренциягә сәләтле булуы. Кичәге үзең белән ярышу да конкуренция. Минем иң яраткан әсәр һәм спектакль – Аяз Гыйләҗевның «Әтәч менгән читәнгә» повесте. Халкыбызның милли мәдәни коды бу әсәрдә күренә: без күршедән яхшырак яки кичәге үземнән яхшырак булсын өчен яшибез. Бу – бик яхшы, һәм бу – безнең үзтәңгәллегебезне сакларга булышкандыр. Бу спектакль безнең хакта – 100 процент безнең хакта.

Ирада Хафизҗановна, хәзер вакытыгыз юк, әлбәттә, киләчәктә ниндидер хобби турында хыялланасызмы: китап язудан башлап, тегү-чигү, хәтта помидор үстерүгә кадәр...

Фән белән шөгыльләнер идем. Кайчан да булса фәнгә килер идем – бу күнелдә йөргән хыял.

Бу – мәдәният темасымы?

Юк, булмаска да мөмкин. Креатив икътисад, тарих, математика, политтехнология... Бик телим фән белән шөгыльләнергә.

Рәхмәт сезгә!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар