news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Заман кыңгыравы» фестивале Түбән Каманың яңа брендына әверелерме?

news_top
«Заман кыңгыравы» фестивале Түбән Каманың яңа брендына әверелерме?
фото: © Түбән Кама театрының матбугат үзәге, Тимуо Мозаффаров, Алмаз Сәйфуллин һәм "Татар-информ"/архив

13-18 октябрьдә Түбән Камада Туфан Миңнуллин исемендәге «Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе узды. Фестивальне татар әдәбияты классигы, күренекле драматург, җәмәгать эшлеклесе Туфан Миңнуллинның тууына 90 ел тулуга багышлап, әдипнең исемен йөрткән Түбән Кама татар дәүләт театры үткәрде.

Фестиваль беренче мәртәбә узды. Дәвамы булырмы – анысын беренчесенең нәтиҗәләренә карап чамалап булачак. Әйдәгез, Татарстанда тагын бер театр фестивале туып килгәненә сөенеп, аның сәхифәләрен яңартып карыйк.

  • Фестивальне Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасы Театр эшлеклеләре берлеге, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге, Түбән Кама шәһәре администрациясе, «Түбән Кама нефтехим» СИБУР гавами акционерлык җәмгыяте, «Татнефть» гавами акционерлык җәмгыятенең хәйрия фонды ярдәме белән Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры коллективы оештырды һәм үткәрде.
  • Бер атна дәвамында Туфан Миңнуллин пьесалары буенча Татарстан, Башкортстан, Каракалпакстан, Марий Эл, Оренбург театрлары татар, башкорт, рус, мари, каракалпак телләрендә 14 спектакль күрсәтте.
  • Фестиваль-бәйгедә 262 кеше катнашты, спектакльләрне 3000гә якын тамашачы карады.
  • Спектакльләр Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрында, Халык иҗаты йортында, Яшь тамашачы театрында күрсәтелде.

Фестиваль Туфан Миңнуллинның театр фойесындагы бюстына чәчәкләр салудан башланды. Туфан Миңнуллинның кызы Әлфия Миннуллина-Юнысова, фестиваль үткәрү идеясен еллар дәвамында үстергән Рөстәм Галиев, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов, драматург Мансур Гыйләҗев, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова, театрның баш режиссеры Лилия Әхмәтова Туфан ага хакындагы җылы хатирәләре белән уртаклаштылар. Шушы истәлекләр фестиваль дәвамында катнашучыларны җылытып торды кебек.

Бу бит әле гади фестиваль генә түгел, татарның бөек шәхесенә багышланган фестиваль буларак, Түбән Камага җыелган спектакльләр аша Туфан ага әсәрләренең бүген дә театрларга һәм тамашачыга кирәклеге тагын бер кат расланса, икенче яктан Туфан агага кагылышлы чаралар белән генә чикләнмичә, театр дөньясының бүгенгесе барланды. Кыскасы, Россиянең театраль киңлегендә Түбән Кама шәһәре дә барлыгын күрсәтү өчен шактый ныклы адымнар ясалды кебек. Фестиваль узган көннәрдә катнашучылар өчен Түбән Кама буйлап экскурсияләр оештырылды. Атна дәвамында фестивальдә катнашучылар һәм жюри әгъзалары халык рәссамы Әхсән Фәтхетдинов музеенда булды. Театр коллективлары шулай ук «Гаилә», «Изге чишмә», «Кояшлы алан» паркларында, Тукай исемендәге уку һәм ял паркында, Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә булдылар. Ә Каракалпак дәүләт яшь тамашачы театры труппасы Халыклар дуслыгы йортына барып, Түбән Кама шәһәренең үзбәк милли-мәдәни автономиясе вәкилләре белән очрашты. Фестиваль кысаларында Мансур Гыйләҗев, Рауза Солтанова, Нияз Игъламов, Анастасия Ефремова белән иҗади очрашулар узды.

ххх

«Заман кыңгыравы» Бөтенроссия милли драматургия театр фестиваль-бәйгесе – хәзерге вакытта республикада бәйге форматындагы бердәнбер театраль фестиваль. Камал театры 2 елга 1 үткәрә торган «Нәүрүз» дә, Кариев театры ел саен үткәрә торган «Һөнәр» дә, берара Тинчурин театры, Буа театры үткәргән фестивальләр дә бәйгесез иде. Түбән Кама театры, спектакльләрнең фестиваль форматында гына булмавын таныган хәлдә, бәйгеле фестиваль үткәрергә карар итте. Шулай итеп атна дәвамында Түбән Камада жюри эшләде: спектакльләрне карап бәяләделәр, катнашучылар белән бергә утырып, күрсәтелгән спектакльгә анализ ясадылар һәм җиңүчеләрне билгеләделәр.

Фестиваль-бәйгенең нәтиҗәләре:

«Иң яхшы спектакль»

«Сөяркә» мелодрамасы, Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры. Режиссер – Фирдүс Сафин.

«Иң яхшы режиссура»

Фәрит Бикчәнтәев – «Дуслар җыелган җирдә» драмасы өчен. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

«Иң яхшы ир-ат роле»

Радик Бариев – «Дуслар җыелган җирдә» драмасында Рәфис роле өчен. Режиссер – Фәрит Бикчәнтәев. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.

«Иң яхшы хатын-кыз роле»

Гүзәл Шәмәрданова – «Нәзер» трагикомедиясендә Маһирә роле өчен. Режиссер – Рөстәм Галиев. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театры

«Икенче пландагы иң яхшы роль»

Хафиз Хамматуллин – «Шулай булды шул» мелодрамасында Нургали роле өчен. Режиссер – Илсур Казакбаев. Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры

Махсус номинацияләрдә җиңүчеләр:

«Иң яхшы ансамбль»

Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театры – «Кәрлә – мәктәп баласы» музыкаль әкияте өчен. Режиссер – Илгиз Зәйниев.

«Халык иҗатына зур мәхәббәт өчен»

Буа дәүләт драма театры – «Мишәрем-шикәрем» комедиясе өчен. Режиссер – Рөстәм Галиев.

«Туфан Миңнуллинның рухын саклаган өчен»

Туймазы татар дәүләт драма театры – «Әлдермештән Әлмәндәр» моңсу комедиясе өчен. Режиссер – Азат Җиһаншин.

ххх

Нияз Игъламов: «Беренче коймак төрле була, дисәләр дә, минемчә, төер булмады, әйбәт узды»

Жюри рәисе, театр тәнкыйтьчесе, Татарстан Республикасы мәдәният министры киңәшчесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет рәисе, Татарстан Республикасы Язучылар берлеге һәм Театр әһелләре берлегенең әдәби консультанты, Татар дәүләт академия «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе ярдәмчесе Нияз Игъламов:

«Фестиваль, чынлап та, эчтәлекле булды. Киләчәктә фестивальләр рәтенә керсә, Мәдәният министрлыгы чаралары исемлегенә керсә, ул, әлбәттә, бераз үзгәрергә тиеш. Чөнки без гел Туфан абый пьесалары буенча куелган спектакльләрне генә карарга тиеш түгел. Без дип, тамашачыны әйтәм, жюрины түгел. Минемчә «Заман кыңгыравы» – ул Туфан Миңнуллин гына түгел. Ул – Мансур Гыйләҗевлар, Хәбир Ибраһимовлар, Илгиз Зәйниевләр һәм башкалар. Менә шулайрак программа төзеп булса, киләчәктә Туфан Миңнуллин исемендәге фестиваль тагын да әйбәтрәк, тагын да кызыграк, тагын да саллырак узар иде. «Беренче коймак төрле була» дисәләр дә, минемчә, төер булмады, әйбәт узды.

Миңа калса, һәр татар театры хәзерге вакытта үз фестивален булдырырга тиеш. Ул, беренчедән, театрга яңа тамашачыны китерә, икенчедән, аны оештырган театрга төрле яктан ниндидер бәя бирелә.

Минем өчен фестиваль икенче фестивальдән соң башлана. Беренче фестиваль ничек булса да ярый кебек, менә дәвамы инде театрның үзеннән тора. Минемчә, андый фестиваль кирәк, һәм аны дәвам итәргә кирәк, әлбәттә. Чөнки аның файдасы зур, мөмкинлеге зур».

Мансур Гыйләҗев: «Бу дөньядан киткәч, бәлки, минем спектакльләр дә шулай куелыр»

Драматург, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Мансур Гыйләҗев: «Туфан абый исеме белән оештырылган фестиваль – күптән көтелгән, бик актуаль, бик кирәкле фестиваль. Без тагын бер мәртәбә Туфан абыйның чын мәгънәсендә классик булуына инандык. Төрле төбәкләрдән төрле жанрдагы 14 спектакль катнашты бит. Бу – зур могҗиза. Мине иң шатландырганы – Туфан абыйның әсәрләренә яшьләр дә алына, алар Марсель абый Сәлимҗанов куйган спектакльләрне күбесе кабатламыйлар, һәр спектакльдә ниндидер яңа алым бар. Төрле формаларда, авангард стиленә якын килеп куелса да, Туфан абыйның гаҗәеп миллилеге саклана. Татар серен, татар атмосферасын яхшы аңлаган һәм яхшы күрсәткән драматург ул Туфан абый. Миңа калса, фестиваль шушы мохитне – Туфан абый мохитен саклый алды.

Фестиваль турында тагын бер җитди нәрсә әйтәсем килә: бу фестиваль генә түгел, бу – зур аралашу, режиссерлар, артистлар бер-берсенең спектакльләрен карыйлар, бу – ниндидер мәгънәдә мәктәп, чөнки Мәскәү белгечләре дә килде. Мәсәлән, Анастасия Ефремова – бүгенге көндә театр дөньясында бик зур шәхес, бик белемле, бик кызыклы шәхес. Нияз Игъламов та – бүгенге көндә зур театр белгече. Алар бит заманча уйлый торган кешеләр. Шул нәрсә безнең өчен бик кадерле. Аннары без бөтенебез дә шулкадәр уртак тел таптык, безнең арада буш сүз әйтүче кешеләр юк, һәр фикер бик кадерле.

Аңлавымча, Түбән Камада бу – беренче зур театраль фестиваль. Минемчә, беренче адым эшләнде, һәм бу фестиваль турында хәбәр театрларга киң таралачак, киләчәктә, иншаллаһ, тагын яңа спектакльләр дә туар. Туфан абыйның спектакльләре хәзер киң куела икән, бездә дә өмет туа: кайчандыр бу дөньядан киткәч, бәлки, минем спектакльләр дә шулай куелыр. Шундый өмет белән дә яшибез бит әле».

Рауза Солтанова: «Тора-бара, Түбән Каманың бренды булып китәр»

Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының сәнгать белеме үзәге мөдире, сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова: «Туфан Миңнуллин исемен йөрткән Түбән Кама театрында милли драматургиягә багышланган фестиваль узу ул, билгеле, зур вакыйга. Фестиваль шуны күрсәтте: башка төбәкләрдә дә Туфан абый рухы бар икән, Туфан сүзе кешеләрнең йөрәгендә яши икән әле.

Туфан абыйның иҗаты – татар дөньясы өчен зур бер күренеш. Аның иҗатында безнең тарихыбыз, яшәешебез, холкыбыз, темпераментыбыз, гомумән, дөньяга карашыбыз ята. Бу гасырны һәм гасыр башын Туфан абыйсыз күз алдына китерү мөмкин түгел. Аның теле кая гына барсаң да аңлаешлы, чөнки ул безнең татар халкы турында гына түгел, ә гомумкешелек проблемалары, яшәеш турында сөйли.

Бер үк спектакльне ничә театр күрсәтүе дә кызыклы. Кайберсе Туфан абыйның текстын саклап калып, аның сүзен җиткерергә тырышып куйган. Кайберләре стандарт булмаган алымнар кулланып куеп, Туфан абыйның сүзен тагын да үстереп җибәргән, аның фикерләрен бүгенге тамашачыга аңлашылырлык итеп, яңа формалар белән бирделәр. Театрлар төрле катлам тамашачы: балалар, урта һәм өлкән буын өчен спектакльләр күрсәтеп, һәммәсе дә Туфан абыйның иҗатын тагын бер мәртәбә барлады. Профессионаллар өчен генә түгел, Түбән Кама тамашачысы өчен дә, халык өчен дә бик кирәкле фестиваль, чөнки татар халкы театрсыз яши алмый.

Бу фестивальнең мәгънәсе бик көчле, чөнки театрның умырткасы – милли драматургия, шуңа күрә дә мин фестивальнең киләчәге зур дип уйлыйм. Әле ул, бәлкем, үзенең икенче форматын да алыр, үзенең традицияләре барлыкка килер. Тора-бара Түбән Кама шәһәренең визит карточкасына әйләнер, аның бренды булып китәр».

Андрей Пронин: «...бу фестиваль кирәк, ул яхшы әзерләнгән һәм перспективасы бар»

А.С. Пушкин исемендәге Псков академия драма театрының арт-директоры, Россия милли театрлары Ассоциациясенең оештыру сәркатибе, театр тәнкыйтьчесе Андрей Пронин: «Миңа калса, фестиваль уңышлы килеп чыкты. Катнашкан спектакльләрнең барысы да «фестиваль спектакле» булып саналмаса да (чөнки Туфан Миңнуллинның көнкүреш комедияләре дә байтак), алары да бик сыйфатлы иде. Андый әсәрләрнең дә катнашуы кызыклы. Арада бик якты әсәрләр дә бар иде. Мәсәлән, Түбән Кама театрының «Нәзер» спектакле, аның куелуына 15 ел булса да, искермәгән. Фәрит Бикчәнтәевның «Дуслар җыелган җирдә» спектакле бик талантлы куелган. Чаллы театры алып килгән «Сөяркә» спектакле барыбызны да шаккатырды. Югыйсә, бөтенләй яшь режиссер куйган бит. Театраль зәвыгы да, тормышны белүе дә, артистлар һәм сәхнә белән эшли белүе дә күренә. Шундый ачышлар бар икән, димәк, бу фестиваль кирәк, ул яхшы әзерләнгән һәм перспективасы бар. Россия милли театрлары Ассоциациясенең оештыру сәркатибе буларак, мин бу фестивальне яхшы башлангыч дип табам».

Анастасия Ефремова: «...Туфан Миңнуллин әсәрләре белән генә чикләнмәскә киңәш итәр идем»

Олег Ефремов фондына һәм «ПостЕфремовское пространство» Халыкара театр фестиваленә нигез салучы һәм президенты, театр тәнкыйтьчесе Анастасия Ефремова: «Фестивальләрне күп күрдем, 2 уңышлы спектакль бар икән, ул инде уңышлы дигән сүз. Ә монда 2 генә түгел иде, димәк, фестиваль уңышлы үтте, дия алабыз. Минем бик күп фестивальләр өчен программа сайлаганым бар, фестиваль кемгәдер багышланган иде, андый чакта аеруча игътибарлы булу сорала. Алга таба мин фестивальне оештыручыларга, әсәрләре никадәр генә яхшы булса да, Туфан Миңнуллин әсәрләре белән генә чикләнмәскә киңәш итәр идем. Бу кысаларны тарайта – килешәсездер. Мин Чехов фестивалендә шактый эшләдем, без хәзер «Чехов+» дип эшли башладык. Бу – Чехов әсәрләре җитмәгәннән түгел, фестиваль тормышы үзгәргәнгә шулай.

Түбән Кама шәһәре фестивальләр өчен бик уңайлы, тамашачысы да рәхмәтле – алар киләсе фестивальне көтәчәкләр».

Екатерина Рябова: «Фестиваль Туфан Миңнуллин тавышын бүгенге төрле буын тамашачы өчен яңгырата алды»

Сәнгать фәннәре кандидаты, театр белгече, тәрҗемәче Екатерина Рябова: «Мин бу фестивальдә катнашып, Татарстан, Башкортстан, Марий Эл һәм башка төбәкләрдән спектакльләр карый алуыма шатмын. Минемчә, бүген мәдәни әңгәмәләр өчен шундый урыннар булуы кадерле. Фестиваль Туфан Миңнуллин тавышын бүгенге төрле буын тамашачы өчен яңгырата алды. Төрле эстетикалы, төрле яшьтәге тамашачы аның драматургиясендә үзенә кызыклы әйбер таба алды».

Ләйсән Алексеева: «Туфан Миңнуллинның сүзләре яши, Аллаһка шөкер»

Журналист, культуролог, Казан дәүләт яшь тамашачы театрының иҗади һәм проект эшчәнлеге буенча директор урынбасары Ләйсән Алексеева: «Аллаһка шөкер, фестиваль бик матур узды. Төрле-төрле спектакльләр карадык. Кардәшләребез дә килде: башкортлар, мари театры, хәтта Үзбәкстаннан да килделәр. Бик кызыклы булды. Туфан Миңнуллинның сүзләре яши, Аллага шөкер. Киләсе фестивальләр дә шулай үтсен иде».

Әлфия Миңнуллина-Юнысова: «Беренчесе һәм соңгысы булып калмасын, дәвамлы булсын иде»

Фестиваль-бәйгенең мөхтәрәм кунагы Туфан Миңнуллинның кызы, журналист, публицист, җәмәгать эшлеклесе Әлфия Миңнуллина-Юнысова булды.

Әлфия Миңнуллина-Юнысова: «Туфан Миңнуллинның 90 еллыгына багышланган шушы театраль фестиваль – ул бик искиткеч күренеш. Мин бирегә, Түбән Камага, бик дулкынланып килдем, чөнки беренче мәртәбә үткәрелә, ничек узар, Туфан Миңнуллин исеме дәрәҗәсенә күтәрелеп үткәрелерме, ниндирәк әсәрләр сайланыр икән, ниндирәк спектакльләр уйналыр икән – барысы турында да уйландым. Хәзер әйтә алам: мин бик канәгать, чөнки минем шөбһәләрем урынсыз булган. Аллага шөкер, шундый иҗади, шундый рухи яктан тулы, кызыклы фестиваль буларак узды. Һәм, әлбәттә, бик тә аның дәвамлы булуын теләр идем. Беренчесе һәм соңгысы булып калмасын, дәвамлы булсын иде. Еллар буена татар театр сәнгатен, гомумән, театр сәнгатен үстерүче, Туфан Миңнуллин исемен хәтердә саклаучы, аның иҗатын театр сәхнәләрендә яшәтүче чара булып калсын иде».

Ххх

Хәзер сүзне оештыручыларга бирик. Алар фестивальне алга таба уздырырга, аны этеп-төртеп-тартып-тәгәрәтеп-сөйрәп-күтәреп-җитәкләп алып барырга әзерме?

Лилия Әхмәтова: «Яңа исемнәр ачылды»

Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Лилия Әхмәтова: «Безнең Туфан Миңнуллин исемендәге фестивальгә баглаган өметләребез акланды. Чөнки татар режиссурасында чакырылган тәнкыйтьчеләрне сокландыра алган, классик язучының традицион рәвештә язылган әсәрен көтелмәгән күзлектән укый алган яңа исемнәр ачылды. Сүз Чаллы театрында артист булып танылган Фирдүс Сафин турында бара. Мин аның өчен шат. Жюри әгъзаларының берсе – Анастасия Ефремова, «Сөяркә» спектакленә кызыгып, аны алга таба да Россия күләмендәге фестивальгә чакыру теләген белдерде. Шулай ук 2 театрның, махсус безнең фестивальгә эләгер өчен, Туфан Минуллин әсәренә мөрәҗәгать итүләре да, миңа калса, безнең максатыбызга ирешкәнлегебез турында сөйли.

Без Туфан Миннуллин исемендәге фестиваль оештырып, милли драматургларга игътибарны арттыра алабыз икән, аларның бүгенге театрга йогынтысын көчәйтә алабыз икән, без аны, һичшиксез, эшлиячәкбез. Фестивалебез озын гомерле булсын!»

Алга таба Туфан аганың дәвамчыларыннан кайсы драматург күз уңында булыр? Бу сорау әлегә (1 елга) ачык кала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар