news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Аваздаш»: Искәндәр белән Тәнәкә тарихы. Стена артында ни бар? Ә мәхәббәт артында?

news_top
«Аваздаш»: Искәндәр белән Тәнәкә тарихы. Стена артында ни бар? Ә мәхәббәт артында?
Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Шагыйрә Йолдыз Миңнуллина Камал театры артистлары Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Ләйсән Фәйзуллина белән бергә «Мин түгел» дип аталган спектакль (шигъри роман) чыгарды. Якын киләчәктә әлеге спектакль Казанда «Моң» мәйданчыгында күрсәтелер, дигән җылы өмет бар. Әлегә сезгә үзем караганны тасвирлап бирергә һәм иң мөһиме – спектакльдән соң булган фикер алышуны җиткерергә тырышырмын. Чөнки ярты сәгатьлек спектакльдән соң тамашачылар арасында кимендә 1 сәгатьлек фикер алышу барды.

  • Спектакльдән соңгы фикер алышулар – Туфан Имаметдинов һәм аның командасы чыгарган спектакль/перфомансларның бер үзенчәлеге.

«Мин түгел» – «Татнефть» ярдәмендә Әлмәттә узган «Аваздаш» фестиваленең Әлмәткә бәйле бердәнбер спектакле. Йолдыз Миңнуллина ике шагыйрь – Хәсән Туфан белән Клара Булатованың легендар мәхәббәт тарихы турында уйлана.

  • Татарстанның халык шагыйре Клара Булатова, билгеле булганча, Әлмәт төбәгенең легендар шәхесе иде, быел ул 89 яшендә вафат булды.

Бу спектакльне карау өчен, Әлмәткә Татарстан Язучылар берлеге командасы – Ркаил Зәйдулла, Марсель Галиев, Рүзәл Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм, галим Зөфәр Мөхәммәтшин һәм булачак галим Баязит Зәйдуллин белән бергә махсус килдек (бер килгәч, әлбәттә, мөмкинлектән файдаланып, «Бакый» хор картиналарын да карадык. – авт.).

  • Спектакль Әлмәтнең Яшьләр үзәге («Фабрика креативных процессов») мәйданчыгында узды.

Иркен генә мәйданчыкның түренә биеклеге 2 м дан артык, аркылысы 6-7 м чамасы аксыл пыялалы диварчык куелган һәм тамашачы өчен ике яклап урындыклар тезелгән. «Пыяла чыбылдык»ның бер ягында – микрофоннар, икенче якта – абажурлы лампалар. Кайсы якка утыргач, нинди тамаша күренәсе алдан билгеләнмәгән иде.

Тамашаны тасвирлар алдыннан спойлер: ике артист ике якта уйнап, тамашачы берсен – тулысынча, икенчесенең шәүләсен күреп, азактан ишек ачылып, алар урыннарын алышалар да, шуның белән 25-30 минут барган тамаша бетә.

Тамашачы утырасы ике якны «ирләр ягы», «хатын-кыз ягы» дип билгеләп куярга мөмкин. Борынгы заманнарда татар йортларындагы кебек була инде. Без – Ркаил Зәйдулла, Рүзәл Мөхәммәтшин, Фәридә Исмәгыйлева, барлыгы 50ләп кеше «ирләр ягына» туры килеп, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев уенын карадык, Ләйсән Фәйзуллинаның шәүләсе белән канәгатьләнергә туры килде. Марсель Галиев, Зөфәр Мөхәммәтшин, Дания Нәгыйм һәм башкалар «хатын-кыз» ягына эләктеләр – алар Ләйсән Фәйзуллинаның үзен күреп, Илтөзәр Мөхәммәтгалиевның шәүләсенә ризалашты. Артистларга, ике якны да канәгатьләндерү өчен, шушы чыбылдык-диварның янына ук терәлеп уйнарга кирәк булды, чөнки икенче якта шәүләңә ризалашырга туры килгән тамашачы утыра, ераграк китсәң, шәүләң дә күренми башлый. Шулай итеп, рәссам Василина Харламова тамашачыны әнә шундый ярымтамаша карарга мәҗбүр итте. Монысы – кыскача техник кыенлыклар турында иде.

Жанры «Роман в стихах» дип аталган спектакль ике шагыйрь – 16 ел гомерен лагерьларда һәм сөргендә үткәргән 58 яшьлек Хәсән Туфан белән студент кыз, соңрак чичән-шагыйрә буларак танылачак Клара Булатованың мәхәббәт тарихы.

«Клара апа белән Хәсән Туфанның үз мифлары бар – ул «Искәндәр белән Тәнәкә» мифы булып әдәбият тарихына кереп калган», – дип, тамашачыга аңлатып башлап җибәрде Йолдыз Миңнуллина һәм иҗат төркеме белән таныштырып чыкты.

Йолдыз Миңнуллина бу тарихны ике шагыйрьнең шигырьләре, көндәлекләре нигезендә язган, әлбәттә, әсәрдә үз шигырьләре дә бар. Шигъри гурманнар кайсы кем шигыре икәнен танып, шул белгәнлекләренә горур булып утырганнардыр инде. Мин андый ук белемем белән мактана алмыйм, хәер, бу очракта кирәк тә түгелдер, минем өчен ул – кисәкләнмәгән камил бер әсәр – шигъри роман иде. Шушы гүзәл шигърият Зөлфия Рәүпова музыкасы белән өртелеп, Нурбәк Батулла пластикасы белән җанландырылып, гаҗәеп бер шигъри спектакльгә әверелгән. Шулай итеп, Искәндәр белән Тәнәкә риваяте туган.

Хәсән Туфан роленә Татарстанның атказанган артисты (әле һаман да атказанган гына) Илтөзәр Мөхәммәтгалиев алынган. Аның башта үзенчә сөйли башлап, азакка таба Хәсән Туфан тавышына күчә баруы да кызык – әкренләп, тарих эченә тартып кертә. Шагыйрьнең бәхетле мизгелләрен күреп елмаябыз, самимилеген күреп сокланабыз... уртада торган ишекнең кайчан ачылачагын көтәбез. Сикереп торып, теге яктагы Тәнәкәне дә барып карыйсы килә, бик килә... риза түгел мин шәүләгә. Янәсе, әсәрдә – символлар, символлар да, аннары бернинди символларсыз томанлы дивар. Ни пычагыма соң ул? Нәрсә, безнең артистлар, кирәксә, бер-берсенә арт белән торып уйный алмыймы, әллә алар юк диварны бар итеп тоя алмыймы? Белмәсәгез белегез: Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Фәйзуллина белән Илтөзәр Мөхәммәтгалиев юк диварны да таш дивар итеп күрсәтерлек артистлар алар – аларны аерылган итеп күрсәтү өчен койма коеп торасы юк.

Кыскасы, әлегә Мәскәүдән (булса кирәк) чакырылган рәссам Василина Харламованың бу эше тамашачының хокукларын кысудан башка бернәрсәгә дә ярамады – бу минем әлеге спектакльгә бердәнбер дәгъвам.

Спектакльнең бар реквизиты – абажурлы 5 лампа. Алар төрлесе төрлечә – искесе дә бар, яңасы да. Идәндә аларның чыбыклары сузылган. Илтөзәр абажурларны анда-монда йөртә, эленеп торган пиджагын сала да кия, кесәсендәге тәмәкесен чыгарып, кулында бөтереп ала.

  • Гафу итегез, пиджак һәм стена дигәннән, искә төште. Туфан Имаметдинов Түбән Камада куйган «Таң вакыты» пластик моноспектаклендә дә Сәгыйть Рәмиев образын башкарган артист Алмаз Хөсәенов сәхнәгә корылган фанера стена буенда уйный, пиджагын сала да кия. Тик анда ул стена әйләнә иде, ә монда статик дивар корганнар.

Стенаның теге ягында Ләйсән Фәйзуллина микрофоннар белән мәш килгәндер инде – анда микрофоннар тезелгән иде.

Спектакль нык кыска булды, әмма анысына да зарланмыйм. Чөнки аның икенче өлеше – 1 сәгатьлек фикер алышу иде, һәм әлеге фикер алышу үзе бер спектакльгә тиң иде. Спектакльне мактаучылар, зурлаучылар күп булды, хәтта кайбер иптәшләр, бер кат мактап, икенче «круг» белән тагын бер кат мактап балкыдылар – андый «уси-пуси»ны монда язып тормыйм. Чын-чынлап фикер булган кайбер комментарийларны тәкъдим итәм.

Фикер алышуны күренекле театр тәнкыйтьчесе Олег Лоевский алып барды. Беренче сүзне ул, зур хөрмәт белән, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры, Клара Булатова белән аралашып яшәгән шәхес Фәридә Исмәгыйлевага тапшырды.

Фәридә Исмәгыйлева: «Күпләребез өчен бик кадерле булган шушы дулкынландыргыч темага алынуыгыз өчен рәхмәт! Клара апыбызның арабыздан китүенә 6 ай булды. Аны юксынып, сагынып яшим, чөнки мин – гомерем буе аның шигырьләрен күңелдән үткәреп яшәгән кеше. Ә инде Тәнәкә белән Искәндәр тарихына килгәндә, аны миңа ул үзе сөйләде. Үзендә сакланган хатларны да күрсәтте, без аның белән алар буенча поэзия дәресләре үткәрдек. Мин ул хатларны кулларымда тоткандагы хисләремне дә хәтерлим. Йолдызга шушы хисләрне уятканы өчен рәхмәт! Мин әле 17 яшьлек кыз бала чагымда Хәсән абыйның 80 яшьлегенә үткәрелгән кичәсендә булганымны хәтерлим. Төзүчеләр сараенда иде ул (ДК Строителей). Илтөзәрнең уенын караганда, ул үзе дә Хәсән абыйны хәтерләтте. Ниндидер охшашлык бар иде. Ләйсән Фәйзуллина өчен дә сөендем – үзебезнең Әлмәт кызы бит.

Әлеге спектакльне караганда, арадагы стенаны күргәч, Клара апаны уйладым – бер караганда, ул шулкадәр ачык иде, икенче яктан анда сер бар иде. Тагын шуны да өстим – аз булды. Миңа җитми калды. Бу – җитешсезлек түгелдер, шулай уйлангандыр... Рәхмәт сезгә!»

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Мин дә истәлекләргә бирелә алыр идем – алар бар. Башта бер төзәтү генә кертәсем килә – Хәсән аганың 80 яшьлеге Камал театрында узды. Бәлки, сез булганы башка бер кичәсе булгандыр. Анысы мөһим түгел. Без бу мәхәббәт турында яшьтән – шагыйрьләрнең үзара сөйләгәннәреннән ишетеп үстек.

Бер шагыйрьнең Хәсән Туфан белән Казахстанга бару истәлекләре бар: Хәсән Туфан төне буе вагонда хат-шигырь язып, станциягә туктагач, почтадан Клара апага җибәрә торган булган. Бу – аның чын, ихлас, самими мәхәббәте була. Клара апада да ул самимилек булган – шигырьләрендә шул самимилек чагыла. Шул тарихны мавыктыргыч итеп, без авызны ачып карарлык һәм тыңларлык иткәнсез. Чыннан да, җитмичәрәк калды, тагын берничә шигырь өстәлгән булса, зыяны булмас иде. Әлбәттә, 3-4 сәгать буе «кайчан бетә» дип утыруга караганда, җитмичә калу әйбәтрәк... Олег Лоевский – зур белгеч, ул шулай, җитмичә калу дөресрәк, дип әйтә икән – димәк, шулай...»

Олег Лоевский: «Монда эш белгечлектә түгел, монда һәркем үзенчә кабул итә. Ярый, очраштылар, ди, алга таба нәрсә – алда үлем. Мондый тарихны эчтән үстерәсеңмени? Ул бит инде болай да тулы. Алда барыбер үлем генә. Миңа калса, тыныч кына китеп бару нотасы яңгырады кебек. Шундый финал: очрашкан ике кешенең тыныч кына бер-берсеннән китеп баруы».

Ркаил Зәйдулла: «Очрашуга кадәрге арага да берничә әйбәт шигырь өстәп була иде кебек».

Әлмәттән укытучы Гөлия Җамалиева: «Безгә арадагы стена бик нык комачаулады – Ләйсәнне дә күреп бетерә алмадык, Илтөзәрне дә. Китү монда үлем түгел, китү монда – иҗатның дәвамы. Сүз уңаеннан, минем Ркаил әфәндегә үтенечем бар: Клара Булатованың «Искәндәр кыйссасы»н рус теленә тәрҗемә итәсе иде».

Халык шагыйре Марсель Галиев: «Хәерле кич, туганнар! Мин Хәсән Туфанны беренче мәртәбә 10 нчы класста укыганда күрдем – Азнакайга очрашуга килгән иде. Аннан соң Казанда очраштык – аның фатиры ачкычын үзеннән алып калып, шул фатирда 5 ел яшәргә туры килде. Мин аны якыннан беләм...

Бу спектакльдә – без белгән әйберләр, ләкин драманың сәбәбен ачарга кирәк иде, читләтеп кенә булса да...»

Журналист һәм музыкант Рәдиф Кашапов: «Монда Хәсән Туфан белән Клара Булатованың мөнәсәбәтләрен ачыкларга дигән максат бар идеме соң? Бу спектакль 35 ел барып, монда минем оныгым килсә, ул Хәсән Туфан һәм Клара Булатова исемен дә белмичә спектакль караса... Аңа спектакль алдыннан китап тоттырып булмый. Кирәкме ул? Спектакль бөтен кеше өчен булырга тиеш. Спектакль кыска булды, диючеләр, күрәсезме – «спектакль» дәвам итә».

Олег Лоевский: «Спектакльнең бер өлеше спектакль үзе булса, дәвамы – хатирәләр киче. Бу да әһәмиятле. Йолдыз Миңнуллина – яшь буын шагыйре – өлкән буын шагыйрьләре турында сөйләргә алынган. Бу да әһәмиятле. Бу – фантастик дәрәҗәдә матур тарих. Тамашачыга тарихның азагын белү мәҗбүри түгел. Театр ул мәгълүмат түгел, ул – эмоцияләр. Тамашачы биредә ике кешенең якты мәхәббәтен күрә. Аларның тарихы азактан ничек бетә, дисәк, мәхәббәт ничек бетә? Мәхәббәтнең бетүе белән бетә – тагын ничек булсын?! Ничек башлана да ничек бетә – кем җавап бирә алсын...»

Нәфис Рәфигуллин: «Мин – Клараның 60 елга якын яшәгән ире Нәфис. Клара соңгы сулышына кадәр Хәсән Туфанны зурлап, аны ихтирам итеп яшәде. Аларның Тәнәкә белән Искәндәр тарихына килсәк, аның кызы да зур роль уйный. Ул Кларага: «Син монда минем әти янында нишләп йөрисең?» – дип әйтә. «Сиңа фатир кирәкме – шуның өчен йөрисеңме? Сиңа исем кирәкме?» – дип сорый. Клара аңа: «Минем фатирым да, исемем дә булыр», – ди. Ул шуны дәлилләде – аның барысы да булды. Ул Татарстанның халык шагыйре иде. Фатирлары да булды, соңгы көннәренә кадәр 2 катлы йортыбызда яшәдек, ул йортта аның музее да бар. Аларның араларын бозарга теләүчеләр күп була. Хәсән Туфан Кларага хатлар язып торганда, бер хатын-кыз (мин аны язучыларның Әлмәт бүлегеннән дип уйлыйм) Хәсән агага: «Клара сезне бөтен җирдә хурлап йөри», – дип ялган хат юллый. Шушы хат йөрәген тотып егылырлык итә. Клара соңгы сулышына кадәр Хәсән Туфанга бөек итеп карап яшәде.

Мин бу спектакль өчен Йолдыз Миңнуллинага бик рәхмәтлемен. Ул өйгә килеп өйрәнде, ул – Клараның соңгы айларын күреп калган кеше. Клараның вафатына 6 ай тулды. Шул вакыт эчендә Йолдыз әсәрне сәхнәгә чыгарды. Ул – бик талантлы шагыйрә. Аңа иҗади уңышлар телик».

Шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин: «Мин сүземне тәнкыйтьтән башлыйм. Ничек кенә якласалар да, хронометраж ягыннан бик кыска – кереп кенә китәсең, чыгарга туры килә. Шушы ягыннан кала, башкасы һәр яктан камил әсәр: музыкасы да, декорация дә, актерларның искиткеч уйнавы да... Оригиналь шигырьләр белән өзекләрнең аерымлыгы сизелсә дә, төп полотнога бик органик кергәннәр.

Минем бер әйбергә игътибар итәсем килә – Илтөзәр абыйның үз образына гаҗәеп якын килүе, аның сөйләмендә авазларның трансформация кичерүе. Башында ул Илтөзәр Мөхәммәтгалиев кебек сөйли башлый да, әкрен-әкрен авазларны, интонацияне, басымны үзгәртеп, соңгы шигырен инде Хәсән Туфан тавышы белән сөйләде. Хәсән Туфанның оригиналь язмалары сакланып калган – аларны ишеткән бар. Күзеңне йомсаң да, йоммасаң да, бу вакыйгаларга катнашасың кебек хис туды.

Ә инде теге һәм бу якка бүленеп утыруга килгәндә, мине башта Алена (Алена Батулла – әлеге фестивальнең оештыручылар командасыннан. – авт.) теге якка утыртты, аннары Рузилә (анысы мин. – авт.): «Ул якта – Клара Булатова, бу якта Хәсән Туфан тарихы икән», – дигәч, мин инде, Туфанчы буларак, бу якка чыктым. Чыгып утырдым да аптырап калдым, «Бүген сәгать өчтә бер егетнең селкенгәнен («Бакый» хор картиналары. – авт.) күрдем бит инде, Ләйсәнне карыйсы булгандыр», – дим. Башлангач... Минем өчен бу вакыйга – Хәсән Туфан вакыйгасы. Шуңа мин монда утырдым: Илтөзәр абыйның Хәсән Туфанга әйләнүен күрдем, Клара Булатованың тавышын ишеттем, шәүләсен күрдем, бәргәләнүен күрдем. Баштарак, мин, бу спектакльне теге яктан тагын бер карарга кирәк була, дип уйласам, спектакль ахырына ул миңа кирәкми иде инде – мин тулысынча анда нәрсә барганын, Ләйсәннең иреннәре ничек селкенгәнен күрдем. Шуңа күрә бик зур рәхмәт сезгә!»

Шагыйрьләр турында шагыйрь куйган спектакльгә уңай бәя биреп шагыйрь мөһер баскан икән – башка сүзләр артык. Спектакльне Казанда көтәбез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар