Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Ел гаугасы", "Ел кәләше", "Сүзендә тормаучы артист", "Рәнҗегән җырчы" - Интертат 2018 елдагы шоу-бизнес вакыйгаларына нәтиҗә ясый

"Татар җыры", "Болгар премиясе" кебек концертларда татар эстрадасына нәтиҗә ясап, җырчыларны төрле номинацияләрдә бүләклиләр. "Интертат" та, шоу-бизнеска нәтиҗә ясап, үз номинацияләрен билгеләде. 

news_top_970_100
"Ел гаугасы", "Ел кәләше", "Сүзендә тормаучы артист", "Рәнҗегән җырчы" - Интертат 2018 елдагы шоу-бизнес вакыйгаларына нәтиҗә ясый

Кытай календаре буенча Сары Җир Кабаны елы җитте. Яңа елда ниләр буласы хакында уйланулар урынлы, тик, беренче чиратта, искесенә нәтиҗәләр ясау әһәмиятлерәк. Яңа ел – үткәндә эшләгән эшләргә йомгак ясау чоры. 

Эт елы татар эстрадасында мөһим вакыйгалар, зур үзгәрешләр һәм кайнар бәхәсләр белән истә калыр. Артист тормышы – кеше күз алдында, сәхнәдә уза һәм тамашачы сине энә күзенннән үткәрә. Аннан соң соңгы вакытта һәр нәрсәдән социаль челтәрләр ярдәмендә хәбәрдар була алабыз. Анда күз салсаң, кемнең кайда нишләп йөргәнен дә, кем белән очрашканын да белергә мөмкин. Җырчыларның бөтен тормышлары шулай ярылып ятуы табигый күренешкә әверелде, артык гаҗәпләнәсе юк. 

Берәүгә дә сер түгел, артистлар үзләре дә халыкның игътибарын җәлеп итү өчен махсус имеш-мимеш тә тарата. Көнбатыштан килеп кергән “кара пиар” төшенчәсе татар эстрадасына да яхшы таныш. Озын сүзнең кыскасы, бу ел кемнең кем булуын күрсәтте. Эстрада дөньясында “кайнар” яңалыклар күп булды.  

Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова - "Елның иң зур гаугачылар" 

2018 ел – Эт елы иде, шуның өчен җырчылар арасында “өрүче”ләр дә табылды. Тамашачылар арасында иң зур шау-шу уяткан күренешләрнең берсе – Элвин Грей һәм Гүзәл Уразованың низагы. Танылган җырчылар арасында бәхәс "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты. Россия авторлык җәмгыятенең Татарстан филиалы аша Гүзәл Уразова “шигырьләр тәрҗемәчесе” Эльвира Сафина белән берлектә әлеге җырга хокукларны үз исемнәренә яздырганнары билгеле булды. 6 октябрьдә Элвин Грей үзенең Инстаграм битендә аларны караклыкта гаепләде, ә Гүзәл Уразова күз яшьләре аша үзенең җавабын җиткерде

Бу хәл татар эстрадасында зур гына бәхәс тудырды, массакүләм матбугат чараларында да төрле фикерләр ишетергә туры килде. Тамашачы да икегә бүленде: кемнәрдер Радик, кайберәүләр Гүзәл Уразова өчен җан атты.



Билгеле булганча, танылган җырчылар арасында килеп чыккан бәхәскә әле дә нокта куелмады. Бу хакта Элвин Грей “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә әйткән иде. “Күрешкәч, исәнләшеп, хәлләрен сорашачакмын. Әмма “Красивая, хороший” җырына бәйле эш әле бетмәде. Гүзәл дә соңгы сүзен әйтмәде, минем дә әйтелмәгән сүзләрем калды. Монысын инде сөйләшербез. Кыскача әйткәндә, “продолжение следует”, - дип вәгъдә итте ул. Хакыйкать кем ягында – әле дә билгесез. Бу эшне юристлар тикшерә.

Габделфәт Сафин - "Үз сүзендә тормаган җырчы"

Җырчылар арасында бер-берсенең җырларын урлап җырлау ниндидер бер гадәткә керде. Татар эстрадасында җыр урлауга бәйле иҗади бәхәсләр моның белән генә тәмамланмады. Гөлназ Сираева репертуарындагы “Кайтабыз да китәбез шул” җырын үзенең концертларында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин башкаруы ачыкланды. “Кем-кем, ләкин Габделфәт абый Сафин алай эшләр дип һич тә көтмәгән идем. Халык артисты, дәрәҗәле җырчы... Алай эшләргә ярамаганлыгын белә бит ул. Әлеге җырымны концертларында бер сезон җырлаган ул”, - дип сөйләде “Интертат”ка Гөлназ Сираева.



28 сентябрь көнне Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин белән аралаштык. Ул җырчы кызны үпкәләтергә теләмәвен һәм тиз арада аннан гафу сорарга җыенуын әйткән иде. Кызганыч, бу бары тик “буш сүзләр” генә булган. Өч ай дәвамында халык артисты Гөлназ Сираевадан гафу сорамаган. Шуның өчен Габделфәт Сафин "Үз сүзендә тормаган җырчы" номинациясендә бүләкләнә. 

Яңа елны ничек каршы алсаң, елың нәкъ шулай дәвам итәчәк, диләр. Шуңа күрә һәркемнең күңелләре бары тик мәрхәмәт һәм шәфкатьлелек белән генә тулсын иде. Җырчының гаебе булмаса да, гафу сорап, үзара аңлашып алу артык булмаячак.

Илгиз Закиров  - "Иҗади караклык белән көрәшүче композитор" 

Хәтерләсәгез, танылган җырлар авторы Илгиз Закиров та җырларының урлануы турында хәбәр итте. Ул үзе язган җырларның көйләре үзләштерелүенә бәйле өч очрак китерде. Беренчесе - Башкортстан егете Мурат Гайсин “Көт әле, дисең” (И.Закиров көе, М.Гыймазетдинов сүз.) җырына охшаш җыр язып, аны телевидениедә җырлый башлаган. Икенчесе - Рәшит Ваһапов фестиваленең Яшь башкаручылар конкурсы гран-при иясе Рәнис Габбазов “Гомер язы” (Р.Шәйхиева көе һәм сүз.) дигән җыр башкара. Аның көе Салават Фәтхетдинов, Илсур Сафин җырлаган “Сөюем бакчасы” (И.Закиров көе, Ш.Җиһангирова сүз.) җырына охшаш булып чыкты. Өченче очрак - Дәрҗия Хөсәенова башкарган “Актанышым” җыры. Аның көе Хәния Фәрхи җырлаган “Танып буе” (И.Закиров көе, Ә.Атнабаев сүз.) җырына туры охшаган.



Эзләнә башласаң, мондый мисаллар шактый булачак әле. Хәзерге вакытта татар эстрадасында җырларның көйләре һәм бер-берсенә охшаш, сүзләре дә кабатланырга мөмкин. Шуңа күрә иҗади караклык темасы һәрвакыт актуаль булып калачак.

Зөһрә Сәхәбиева - рәнҗегән Татарстанның халык артисты 

Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиева Филүс Каһировның Хәйдәр Бигичев җырларын рөхсәтсез җырлавына риза булмавын әйтте. "Аның җырларын кабатларга кирәкми, Хәйдәр Бигичевнең үзен тыңласыннар", - дигән иде ул "Интертат"ка. 

Шул вакытта Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров та җавапсыз калмады. “Аудиодисклар, альбомнар чыгарганда, җырның кем репертуарыннан булуын күрсәткәнем юк. Һәрберсен атап язып булмый бит инде?! Концертларымда мин сәхнәдән башкарган җырларның кем репертуарыннан булуын һәрвакыт әйтәм. Тамашачылар шаһит. Зөһрә Сәхәбиеваны бик хөрмәт итәм, бернинди дә үпкәм юк. Аның татар сәнгатенә керткән өлеше гаять зур”, - дигән иде ул.

Асаф Вәлиев, ИлСаф, Рамил Закиров, Айдар Әгъләмов, Илназ Сафиуллин - "камыт кигән" артистлар

Көн тудымы, бәхәсле яңалыклар белән бергә, шатлыклы хәбәрләр дә килеп торды. Кайбер җырчыларның шәхси тормышында үзгәрешләр, бәхетле вакыйгалар күп булды. Татарстанның халык артисты Асаф Вәлиев буйдак тормышы белән хушлашты һәм үзеннән ике тапкыр яшьрәк кызга өйләнде. Кәләш татар кызы, алар бер елга якын очрашканнан соң никах укыткан.



12 октябрь көнне Татарстанның халык артисты ИлСаф та өйләнде. Хатыны Зилә белән 15 ел бергә гомер иткәннән соң, алар ЗАГСка барып язылышты. ИлСафның бу икенче тапкыр өйләнүе. Беренче хатыныннан аның Энҗе исемле кызы бар. Быел артист бабай да булды, кызы аңа онык бүләк итте. Бүгенге көндә җырчының икенче никахыннан Җәмил һәм Аяз исемле уллары бар.

  
Яшь башкаручы Рамил Закиров та “камыт киде”. 1 июль көнне Закировлар гаиләсе гөрләтеп туй мәҗлесен үткәрде. Ул көнне җырчының кәләше 34 мең сумлык туй күлмәге белән бассейнда коенды. Рамилнең тормыш иптәше Чаллы кызы Илүзә. Яшьләр өч ел очрашып йөргәннәр.

22 сентябрь көнне "Казан егетләре" төркеме җырчысы Айдар Әгъләмов Оренбург кызы Камилла Әхмәтовага өйләнде. Җырчы кыз Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының 3 курсында Россия һәм Татарстанның халык артисты Венера Ганиева классында белем ала.



Татар эстрадасының иң романтик җырчысы Илназ Сафиуллин да башлы-күзле булды. Сентябрь аенда ул Айгөл Хуҗина белән кавышта. Яшь парларның туй мәҗлесендә Фирдүс Тямаевлар гаиләсе, Зәйнәп белән Зөфәр, Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар, Илсөя Бәдретдинова, Венера Ганиева булды.

 

Тәслимә Низамова - "Ел кәләше"    

Мәхәббәт темасы – ул мәңгелек тема. Мәхәббәт утында янмаган бер генә кеше дә юктыр ул дөньяда. Һәрбер кешенең төп максаты – матур гаилә корып, балалар үстереп яшәүдер ул. Узып баручы елда Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист Тәслимә Низами да үз мәхәббәтен очратты. Хәтерләсәгез, 40 ел элек аерылышкан беренче мәхәббәте Иван белән никахлашуы һәм аларның мәхәббәт тарихлары хакында ул “Интертат”ка сөйләде.


Таркалган гаиләләр 

Бу елны аерылышкан парлар да булды. Җырчы Марат Фәйрушин җырчы кыз Гөлназ Шакирова белән аерылышуы хакында әйтте. Аерылышырга җитди сәбәпләр булганлыгын билгеләп узды.



Шагыйрә Ләйлә Дәүләтованың да гаилә тормышы барып чыкмаган. “Ирем ташлады һәм яшь кызга китте. Нишләтим соң? Шулай булырга язгандыр инде”, - диде ул.



Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина - "Мөнәсәбәтләре иң күп "чәйнәлгән" пар" 

Соңгы вакытта Рәшит Ваһапов исемендәге фестиваль җырчылары Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина тамашачыларның теленнән дә төшмәде, алар турында күп кенә имеш-мимешләр йөрде. Һәркем яшьләрнең иҗатыннан бигрәк шәхси тормышлары белән кызыксынды, сәхнәдән аларның мәхәббәт тарихын күзәтте. Гөлсирин “Интертат”ка дуслыкның тора-бара мәхәббәткә әйләнеп китүен һәм Азатның хыянәте хакында сөйләгән иде. “Без Азат белән бергә тормадык, йоклап йөрмәдек! Безнең арада мәхәббәт булды, минем өчен мәхәббәт йоклап йөрүгә корылмаган. Үземне андый бер көнлек кызлар рәтенә кертмим”, - диде җырчы кыз. Бу хәлләрдән соң тамашачылар гашыйк парның кавышуын көтте.

Бүгенге көндә Азат белән Гөлсирин сәхнәдә бергә, әмма шәхси мөнәсәбәтләре хакында сөйләргә теләмиләр. Әмма “чыбыксыз телефон” аша яшьләрнең бергә булулары хакында әйтүчеләр бар. Утсыз төтен булмый диләр, шулай булгач, иртәме-соңмы алар арасындагы сер ачылачак.

Гаделлек яклы продюсер 

Рәшит Ваһапов фонды хакында яңалыклар моның белән генә бетми. “Болгар радиосы” Милли музыкаль премия тапшыру тантанасы алдыннан фонд директоры Рифат Фәттахов шау-шу куптарды. Быел ноябрь аенда радио үткәргән "Кайнар хит" парадында Гөлсирин белән Азатның "Аккошлы күл" җыры икенче урынга чыккан иде, әмма Рифат Фәттаховны бу нәтиҗә канәгатьләндермәде. Ул хитлар өчен бирелгән тавышларның күбесе техник сәбапләр аркасында саналмавын әйтте, бу хакта үзенең Инстаграмында язды. Радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов исә тавышлар техник сәбәпләр аркасында күренмәсә дә, чынында исәпкә алынганын әйтте. 



Нәтиҗәдә Рифат Фәттахов белән радио җитәкчелеге арасындагы низагка нокта куелды, барысы да уңай якка хәл ителде. Премия тапшыру тантанасында "Милли моңнарны саклап калуга зур өлеш керткән өчен" номинациясендә Азат Абитов белән Гөлсирин Абдуллина җиңү яулады. Аларның бүләген Рәшит Ваһапов фонды җитәкчесе Рифат Фәттахов чыгып алды.

Салават Фәтхетдинов - "30 ел рәттән концерт куйган җырчы"

Август аенда Татарстанның халык, Россиянең атказанган җырчысы Салават Фәтхетдиновның 30нчы юбилей сезоны концертлары узды. Концерт унтугыз көн барды һәм соңыннан “Татар моңы” концерты белән төгәлләнде. Барлык көннәрдә дә заллар шыгрым тулы булды. Ничә көн рәттән концерт кую бик сирәкләргә генә бирелә торган сәләт. Бу яктан Салават Фәтхетдиновка тиңнәр юк, чөнки аның озак еллар яратып тыңлый торган тугры тамашачысы бар. 



Искәндәр Шакиров: Әти-әнисенә каршы чыккан җырчы

 Җәвит һәм Зөлфия Шакировларның уллары Искәндәр татар эстрадасына шаулап килеп керде. Бүгенге көндә үзенә рэп юнәлешен сайлаган егет тәүге адымнарын ясап килә. Ул үзен яңа буын җырчысы буларак тәкъдим итте. “Интертат”ка сәхнәгә чыгып җырлау өчен моң кирәк булмавын һәм үзенең әти-әнисен җырчыга санамавын да әйтте. Әлеге әңгәмәдән соң тамашачылар арасында тискәре фикер язучылар күп булды. Искәндәрне тәрбиясезлектә гаепләүчеләр, бер көнлек җырчы исемен бирүчеләр табылды. Әмма ул үз максатына тугры калып иҗат итүен дәвам итә, яңа җырлар яздыра. “Хәзер урам сәнгате эрасы башланды. Киләчәк безнең кулларда”, - ди ул. Карап карыйк.



Элвин Грей: Җырчы-рекордсмен 

Элвин Грей ике номинациядә бүләкләнә. Быел ул рекорд куйды. 2 декабрьдә Казанның "Татнефть-Арена"да узган концертына 10 меңгә якын тамашачы җыелды. Бу – татар эстрадасы тарихында мондый масштабтагы беренче концерт. Элвин Грей концертыннан соң троллейбуста кайтучы халыкның "Уфтанма" җырын күмәкләп башкаруы да интернетта таралды. Шундый ук зур уңыш белән җырчы Уфада да стадион җыйды, 8000 кеше сыйдырышлы "Уфа Арена" стадионында алма төшәрлек тә урын юк иде. Әлеге вакыйгалардан соң Элвин Грейга башкорт халкының атаклы шәхесләренә бирелә торган “Ал да, нур чәч халкыңа” медален дә тапшырдылар. 

Гөлназ Асаева: "Мөгез" чыгарырга яратучы җырчы

 Яшь җырчы Гөлназ Асаева да тамашачыларга үзе турында онытырга ирек бирми, һәрвакыт “мөгез” чыгарырга гына тора. Социаль челтәрләрдә аның белән бәйле төрле вакыйгалар шаукымы тынмый. Җырчы кызны әллә ничә тапкыр кияүгә бирергә теләделәр. Әле Ришат Төхвәтуллинга, әле Радик Юльякшинга. Тик ул “Интертат”ка егетләрнең берсе белән дә очрашып йөрмәвен әйтте. Аның сүзләренчә, Ришат аның беренче мәхәббәте булган һәм бүгенге көндә алар арасында мәхәббәт хисләре юк.



Әмма Ришат Төхватуллин төркемендә эшләүче Алия Карачурина белән Гөлназ арасында ниндидер аңлашылмаучанлыклар да булып алды. Тамашачылар аны кызларның икесенең дә җырчы егеткә гашыйк булуы аркасында килеп чыккан низаг буларак бәяләде. Кем белә бит, җилсез яфрак селкенми.

Гөлназ Радик белән дә ул бары тик дусларча гына аралашуын әйтте. Шуны әйтергә кирәк: Гөлназ Асаевага 20 яшь тулды һәм ул үзенең гомер бәйрәмен Казанда филармония залында концерт куеп үткәрде. Аны котларга Радик Юльякшин килгән иде, кызга 100 данә кызыл роза бәйләме бүләк итте.

Мактаулы исемгә лаек булган җырчылар исемлеге  

Җыр сәнгатен үстерүгә өлеш кертүләре һәм нәтиҗәле иҗади эшчәнлекләре өчен кайбер җырчылар мактаулы исемгә лаек булды. Татар эстрадасының популяр җырчылары Илназ Баһ, Иркә, Эльмира Сөләйманова, Ландыш Нигъмәтҗанова һәм Фирдүс Тямаевка Татарстанның Атказанган артисты исеме бирелде. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100