Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы ИлСаф кабат өйләнде!

Бүген җырчы ИлСафның туе.

news_top_970_100
Җырчы ИлСаф кабат өйләнде!
Татарстанның халык артисты ИлСаф бүген кабат камыт киде. Кәләше Зилә белән төшкән фотосын җырчы инстаграмга элде.

"Рәхмәт минем Зиләмә түземлеге өчен, улларым Җәмил һәм Аяз өчен. 15 ел бергә никахта яшәдек. Ниһаять, язылышырга булдык. Исәнлек-саулыкта, бәхет-шатлык белән, балаларыбызны тигезлектә үстерергә язсын!" - дип язган ИлСаф.


Бу - ИлСафның икенче гаиләсе. Җырчының "Интертат"ка бу хакта сөйләгәне бар. "Икенче тапкыр гашыйк булдым, яраттым. Берәүгә дә сер түгел, минем икенче гаиләм бар", - дигән иде ИлСаф.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100