Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Салаватның "свитасы" мораль яктан картайган, ә шәкертләре төссез: эстрада короле концертыннан беренче репортаж

Казанның Камал театры залында Салават Фәтхетдиновның 30 нчы юбилей сезоны концертлары башланып китте. Беренче концерттан хәбәрчебез фикерләре.

news_top_970_100
Салаватның "свитасы" мораль яктан картайган, ә шәкертләре төссез: эстрада короле концертыннан беренче репортаж

Салават концертыннан соң туган беренче уй – Салаватка перезагрузка кирәк. Үзенә түгел - аның үз имиджы бар, утыз ел дәвамында чарланган имиджы - аңа ничек тә килешә. Танымый мөмкин түгел: Салават - яңа татар җырының атасы, лидеры, яңа татар эстрадасының короле.

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин, әнә, август аенда, хәтта, Яңа татар эстрадасының 30 еллыгын үткәрергә тәкъдим итте. Салаватның утызынчы сезоны икән – димәк, яңа татар эстрадасының да утыз еллыгы. “Бу Салаватның гына бәйрәме түгел. Бу Яңа татар эстрадасының 30 еллыгы. Яңа сәхнәнең 30 еллыгы. Яңа татар җырының 30 еллыгы. Без моны милли бәйрәм дип атарга хакыбыз бар, - диде ул сәхнәгә чыгып. – Салаватның иҗаты турында, аның шәхесе турында, аның татар рухына керткән өлеше турында җитдиерәк сүзләр әйтергә дә вакыт җитте бугай. Салаватның татар рухына керткән өлеше әйтеп бетергесез”.

Салават - Ил агасы

Алда язасы абзацымда мин Роберт Миңнуллинны да уздырачакмын. Салават шәхесенә журналист күзлеге белән карап, аны Ил агасы дип танырга әзермен. Карашымны аңлатам һәм фикеремне яклап бәхәсләшә дә алам. Җәмгыятьтә ниндидер җитди проблемалар килеп чыкса, журналист фикер сорап мөрәҗәгать итә торган шәхесләр була. Борынгы заманнар белән чагыштырсак, бу - ыру башы түгел, аның аксакалы инде, ягъни мәсәлән. Һәрвакыт үз фикерен әйтә ала торган һәм сүзе дә үтә торган Туфан абыебыз бар иде. Хәзер андыйлар юк та кебек. Аның белән бергә фикер әйтә алырлык эпоха киткән икән. Хәер, үзе профессиональ булган өлкәдә фикер әйтә алучылар хәзер дә бар инде ул. Монда эш башкада – ул фикерне әйтүче шәхеснең халык өчен дә кызыклы булуында. Үз фикерен әйтә алган кешеләребез бардыр ул – юк түгелдер. Әмма халык алдында авторитеты булган, “шулай әйткән икән” дип сөйләрлек кешеләребез бик юк кебек. Салаватка да караш төрлечә булырга мөмкин, әмма ул һәрчак фикерен әйтә һәм аның фикере кешегә кызыклы. Без аннан тел вазгыятен дә, сабантуйларына кереп барган җирәбә системасы турында да, кыскасы, бөтен гомуми темаларны сорый алабыз. Ул фикерен әйтә һәм әлеге фикер халык өчен кызыклы.

Илнең һәм татар җәмгыятенең көн кадагында торган темаларга Салават сәхнәдән дә кагылып узды. Тел, моң, иман... татар мәктәпләре бетү, БДИ, пенсия реформасы, татар эстрадасы һәм “фәне нинди – кәгазе шундый”, ягъни, бәдрәф кәгазе төргәгенә язылган. Хәер, соңгысын сәхнәдәге алып баручылар әйтте. Ә Салават Зәкиевич үзе Фәнис Яруллинның шигырен укыды, Аяз Гыйләҗев язганнардан цитата китерде. Моңны, телне, милләтне саклау турында алтынга тиң сүзләр әйтте. Бер халык шагыйре Роберт Миңнуллинны сәхнәгә чакырып котласа, икенче халык шагыйре Фәнис Яруллинның янына бара алмый калуына үкенечен белдерде. Һәм аның шигыренә язылган яңа җырны башкарды. Ягъни, Салават татарның хөрмәткә лаеклы, үрнәк булырдай шәхесләрен зурлады.

Тамашачы турында

30 сезон концерты унтугыз көн барачак. Бу 16 мең тамашачы дигән сүз. Театр хезмәткәрләре әйтүенчә, болар театр тамашачысы түгел. Болар – эстрада тамашачысы. Эстрада тамашачысы, театрдан аермалы буларак, чират булдыра алу сәләтенә ия. Халык Камал театрына озын чират булып тезелеп керде. Гафу итегез, бәдрәфтә дә чират иде. Киемне гардеробка куя торган көн булмаса да, соңгы җыр вакытында кул чапканда ук залдан ашыгып чыгып китүчеләр дә – эстрада тамашачысы. Театр андый әйбергә юл куймый.

Шәхсән минем өчен шунысы яңалык – залда яшьләр күп. Стиль белән зәвыклы итеп киенгән матур парлар күп. Түзмәдем, бер парга сүз каттым. “Без Салаватны яратабыз. Ирем дә, мин дә элек аның концертларына әти-әниләр белән йөри идек. Хәзер, менә, үзебез кызыбызны алып килдек”, - ди Эльвира. Димәк, заманында Салаватка чәчәк чыгарган балалар үсеп җиткән дә, концертлар яңа буын тамашачы белән тулыланган. Үзара русча сөйләшкән шәһәр пары татар җыры тыңлый, Салаватның татар әйтелгән фикерләрен сеңдерә.

Әлбәттә, тамашачы килүе генә концерт сыйфатына күрсәткеч була алмый. Бер дустым әйтмешли, “Аракы кешене 365 көн күңелле яшәтергә мөмкин. Аны да күп алалар”.

Программа

Шуңа да концерт программасы турында берничә фикер. Алдан әйтеп куям – мин программа турында җентекләп язарга җыенмыйм. Чөнки әлеге концертлар Салават Фәтхетдиновның “ипие” һәм аларны кеше билет алып килеп карарга тиеш. Салаватка 16 мең билет сатарга һәм командасын туендырырга кирәк. Бер сәхнә халык Зәкиевичның күзенә карап тора ләбаса. Һәрберсенең гаиләсе, кредиты бардыр. Шуңа күрә минем берничек тә алдан сөйләп куярга хакым юк. Өстән генә “чүпләнәм”.

Концертның музыкаль программасының чама белән өчтән ике өлеше Салаватның репертуарында булган халык яраткан иске җырлардан тора. Бер өлеше – яңа җырлар. Салаватның фанаты булмаган минем өчен аның беренче чиратта өч җыры яхшы таныш. Боларның берсе - Роберт Миңнуллин белән Илгиз Закиров язган “Әнкәмнең догалары” җыры, икенчесе – Салаватны Тукай премияле иткән “Мин яратам сине, Татарстан” җыры һәм өченчесе – просто “Салкын чәй”. Соңгы тапкыр аны Салават быелгы Президент сайлауларына багышланган концертта башкарды.

Ә 30 нчы сезон концертында шуларның берсе генә башкарылды – “Әнкәмнең догалары”. Соңгы арада бик социаль челтәрләр белән мавыга башлаган Салават җырның бер куплетын инстаграмга элүе һәм аны 120 мең кеше каравы турында да искәртеп узды.

Мин Мәхмүт Хөсәен белән Рафаил Бакиров язган “Гафу ит, иркәм” җырын да көткән идем – булмады.

“Салкын чәй” җырын яратучылар! Бәлки, бу җыр башка көннәрдә җырланыр дигән өмет бар. Чөнки Салават Зәкиевич үзе “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә әйтүенчә, аның бер дусты бу җырны яратмый, “Җырласаң, торам да чыгып китәм”, дип куркыткан. Салават өчен дуслар – урыс әйтмешли, “дело святое”, димәк, беренче көнне залда бу дусты утырган һәм Салават аның кәефен бозмас өчен җырламаган. Көнсаен йөрмәс әле, дус дигәч тә... Башка көннәрдә җырлар дип өметләник.

Ядкәр Хәбибуллин белән Таһир Гайнуллинны - пенсиягә!

Дуслар дигәннән, мәкаләнең башындагы “король” һәм “перезагрузка” сүзләренә әйләнеп кайтыйк.

Әйткәнемчә, Салават Зәкиевич – яңа татар эстрадасының короле. Ә корольнең яраннары күп була. Свитасы! Корольләр тугрылыклы свитасыз яши алмый. Салават аларны “дусларым” һәм “акыллы кешеләр” дип атый. Менә шушы “акыллылар”ны селкетеп алу өчен кирәк тә инде “перезагрузка” дип атала торган хикмәт. Салаватның концертларын әзерләүче һәм Салават сәхнәдә җырлап-сөйләп-йөреп торганда сәхнә тутырып торучы бөтен командасын алыштырырга вакыт – бик искергәннәр. Мораль яктан искергәннәр. Беренче чиратта, һичшиксез, ике алып баручыны – Ядкәр Хәбибуллин белән Таһир Гайнуллинны пенсиягә озатырга кирәк. Пенсия яше җитмәгәндер дисезме? Булса соң! Бәлки, Салават янында бер ел эшләү биш елга тиңдер. Шулай булгач, моңарчы гамәлдә булган яшь чикләре белән түгел, яңа реформалашкан яшь чикләре буенча да пенсия алырга тулы хокуклары бар. Уйлап карасаң, Салаватка алып баручыларның кирәге дә юк.


Сценарий белән дә җитди проблемалар бар. Минем карашымча, ул беренчел түгел. Ягъни, нормаль практикадагыча, башта сценарий язылып, аңа яраклаштырылып артистлар сайланмаган. Ә булган командага яраклаштырылып сценарий язылган. Дөресрәге, ул төрле миниатюралардан тупланган бугай. Әйткәнемчә, мин бөтен сюжетны язмыйм, әмма, Аллам сакласын, миндә дежавю булмасын тагын, Фәрештә белән Шайтан образындагы алып баручылар Салават концертында булганы бар кебек. Ул вакытта да начар уйнаганнар иде кебек, хәзер дә начар уйныйлар.

Кыскасы, Салаватның свитасы мораль яктан картайган, ә шәкертләре төссез. Әлбәттә, укытучы өчен бу сүзләр кимсетүле булып яңгырарга мөмкин – гафу үтенәм. Әмма алар минем хәтердә калмады. Тавышлары да, йөз-кыяфәтләре дә, киемнәре дә. Сәхнә буш түгел иде дигән хис кенә калды.

Ә хәзер хәтердә калганнар турында

Салаватның утызынчы концерт сезонында аның беренче концерт сезоннарындагы гармунчысы Шәфәгать Салихов та катнашты. “Ярый вакытында китеп өлгергәнсең”, дип аның чәчле башына һәм Альфред Якшимбетовның чәчсез башына ымлады алып баручыларның берсе. Салават Фәтхетдиновның алыштыргысыз композиторы Фирзәр Мортазин белән Салават Зәкиевичның укучысы Айгөл Сагынбаева төп герой костюм алыштырган арада җырладылар.

Тагын бер минусны әйтәм дә, язмамны төгәллим. Салават Фәтхетдиновның дусларын яратуының бер начар ягы күренде. Аның ул дуслары җыр текстлары язалар һәм аларны Салават, яхшысынмыйча, күрәсең, җыр итеп җырлый. Нуууу җәмәгать, алар күбесе җыр түгел. Җыр текстының нинди буласын беләсегез килсә, Салават репертуарындагы Роберт Миңнуллин, Ләйлә Дәүләтова шигырьләренә язылган җырларга игътибар итегез.

Салават Фәтхетдинов җырлап торганда бер дә иренмичә бер җырның кушымтасын язып та алдым. Авторын белмим.

“Син миңа язмагач,
Мин сиңа язмагач,
Ялгыз калган сандугачтай,
Авыр бергә булмагач”.

Шагыйрьләр, әйтегез әле, кая монда рифма-ритм дигән нәрсәләр? Бәлки, аны “Ялгыз калган Зигфридтәй авыр бергә булмагач” дип җырларга кирәк булгандыр. Алай көн кадагындагы тема булыр иде, рифма-ритм булмавы да сизелмәс иде. Теге Черек күлдә ялгыз калган һәм Кама Тамагына озатыласы кара аккош турында әйтәм.

 Салават Фәтхетдинов концертының беренче көннәрен генераль репетиция белән чагыштырырга ярата. Мин шул “генераль репетиция”дә булдым. Концертны куючыларга һәм караучыларга уңышлар телим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100