Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсе: Россия авторлар җәмгыяте кем хаклы булуын әйтте

Элвин Грей һәм Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Уразова арасындагы низаг тамашачыларының тынычлыгын югалтты. Танылган җырчылар арасында бәхәс "Красивая, хороший" җырына авторлык хокуклары өчен килеп чыкты. Әлеге мәсьәләне матур гына, законлы һәм тыныч юл белән дә хәл итәргә мөмкин иде. Тик җырчылар Инстаграм челтәре аша бер-берсенә видеоҗавап юллыйлар. Популяр җыр тирәсендәге ыгы-зыгы ничек хәл ителәчәк? Дөреслек кем ягында? "Интертат" шуны ачыкларга тырышты.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова һәм Элвин Грей бәхәсе: Россия авторлар җәмгыяте кем хаклы булуын әйтте

“Тирә-якта намуссыз кешеләр бик күп”

Соңгы вакытта җырчылар һәм авторлар арасында килеп чык­кан низаглар турында еш ишетәбез. Татар эстрадасында бер-берсенең җырларын урлап җырлау, үзләштерү гадәте күптәннән билгеле. Җырчылар “җыр – товар” дип әйтергә яратса да, иҗади караклык дәвам итә. Ике җырчы арасында зур гауга нәкъ менә җыр бүлешә алмаудан килеп чыкты да инде. 

Хәтерләсәгез, 6 октябрьдә Элвин Грейның Инстаграм челтәрендә җырчы Гүзәл Уразованы караклыкта гаепләгән язма чыкты. Ул "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукларын үзләштерүдә җинаять билгеләре бар дип язды. 



“Гүзәл Уразова, тәрҗемәче Эльвира Сафина белән берлектә, Россия авторлар җәмгыятенең җирле бүлеге аркылы "Красивая, хороший" җырына авторлык хокукын сәер генә үзләштерде. Аны без Бабек Мамедрзаев белән Сезнең өчен әзерләгән идек", ди Элвин Грей тамашачыларына. 



Җырчы егет Башкортстанда да шушыңа охшаш хәл булуы хакында яза. Ул Гөлнара Рәшитованы һәм Россия авторлар җәмгыятенең Башкортстан бүлеген дә гаепли.

"Алга таба нәрсә булачагын мин сезгә соңрак хәбәр итәрмен. Минемчә, монда җинаять маддәсе бар. Кызганыч, хакыйкать шундый - тирә-якта бик күп намуссыз кешеләр һәм алардан сакланырга, судта хокукларыңны якларга туры килә. Авыр һәм күңелсез... Моңа нинди нәтиҗә ясарга була... Коллегалар, сез нишлисез соң? Мин моны атлап үтеп, алга китәчәкмен. Ә сезгә моның белән гомер буена яшисе", - дип язган ул. 

Радик Юльякшин аңлатмасы. Бу җыр казах җырчысы Бабек Мамедрзаевның 2014 елда язган "Я встретил тебя" җырына нигезләнеп язылган. Юльякшин 2016 елда Бабек белән бергә бу җырны үзгәртеп яздырган һәм аранжировкасын әзерләгән. Бу җырның язылу тарихы турында Юльякшинның элегрәк күп тапкырлар сөйләгәне булган, бу хакта мәгълүматны Ютубта табарга булган. Радик әйтүенчә, Гүзәл Уразова соңыннан гына, дуэт җырлар өчен чакырылган. Шул вакытта Уразованың дусты Эльвира Сафина җырны тәрҗемә иткән, бу эше өчен 10 мең сум акча алган һәм җырның хокукларын Элвин Грейга биргән. Җыр үзенеке булса да, Элвин Грей аны Гүзәл Уразовага җырларга рөхсәт иткән.

"Ә аннары без бу җырның Россия авторлар җәмгыятендә Гүзәл Уразова һәм Эльвира Сафина исеменә теркәлгәнен белдек. Без хәзер "Элвин Грей" лейблы (ягъни бренды - ИТ) төзедек. Һәм безнең юристлар документлар белән эшли башлагач, "Красивая, хороший" җырының безнеке түгел икәнлеген ачыкладык. Ул 2016 елның 7 гыйнваренда Гүзәл Хәкимова (Уразова) һәм Эльвира Сафина исеменә теркәлгән икән. Ә без белмәдек тә", - дип аңлата ул. 

Казандагы соңгы концертында Элвин Грей Бабекның әлеге җырын ошатып, аның белән элемтәгә кереп, җырны үзенә бирергә соравын сөйләде. Низаг чыкканнан соң, бу җырның башка авторлары да булуы ачыкланды.

Гүзәл Уразова: "Мине җинаятьче ясаган. Нинди кабәхәтлек бу? Оятсыз син!”

Гүзәл Уразова әйтүенчә, җырның көен ул үзе һәм Радик Юльякшин, сүзләрен Эльвира Сафина белән Бабек Мамедрзаев иҗат иткән.



Гүзәл Уразова Элвин Грейның бу мөрәҗәгатен “кабәхәтлек” дип атады. Ул да, үзенә карата әйтелгән сүзләргә җавап буларак, Инстаграм челтәренә видео урнаштырды. 


"Радик Юльякшин, миңа гаепләүләр ягып, мине җинаятьче ясаган икән. Нинди кабәхәтлек бу? Күпме кеше алдап яшәргә була? Мин Радикны, аның продюсерын яхшы кешеләр дип белеп, дуслар дип санап, бер сүз әйтми яшәдем", - дип, елый-елый башлый Гүзәл Уразова видеомөрәҗәгатен.

Алга таба ул әлеге җырның ничек язылуын сөйли. "Бу җырның аранжировкасы, кушымтасы Радикныкы. Әмма җырның сүзләре юк иде, аны Эльвира Сафинадан үзем сорап яздырдым" - ди ул. 



"Ничек инде мин кеше җырын өч ел җырлап йөргәч, ул Радикныкы булды икән? Мондый алдакчы булуыңа түзә алмыйм, бөтен халык күрсен. Оятсыз син. Син булмасаң, синең продюсерың. Балаларым хакына әйтәм, мин беркемне алдап яшәмәдем. Бер тапкыр да кеше җырын җырламадым. Бу җырны да (ягъни, "Красивая, хороший" җыры - ИТ) җырламаган булыр идем, үзем язмаган булсам. Син бу очракта үзең алдакчы булып чыктың. Синең кабәхәтләгеңә Ходай Тәгалә генә бәя бирер", - ди Уразова, Радикка мөрәҗәгать итеп.

“Нигә үзегезнеке булмаган җырны үз исемегезгә теркәдегез?”

Соңгы видеомөрәҗәгатендә Элвин Грей Гүзәл Уразованы эмоцияләргә бирелмәскә чакыра һәм аннан "ни өчен кеше җырын үзегезнеке итеп теркәдегез" дип сорый.

"Хөрмәтле Гүзәл! Видеомөрәҗәгатегезне күрдем, бу очракта күз яшьләре һәм эмоцияләрнең кирәге юк. Әйдәгез, аларын кадр артында калдырыйк. Кердә казынмыйк, шәхесләргә күчмик. Әйдәгез, фактлар белән генә эш итик", - ди Радик Юльякшин. Ул җырны үзенеке икәнен исбатларга теләп, 2014 елгы язмаларны да уйнатып күрсәтә. 






Юльякшин әйтүенчә, закон буенча бер автор икенче авторның рөхсәтеннән башка авторлык хокукын терки алмый. "Һәм сорау туа - нәрсәгә сез шулай эшләдегез? Нәрсәгә кирәк булды бу Сезгә? Гүзәл! Без бит Сезгә бу җырны башкаруны тыймадык! Сорау бит башка - нигә Сез үзегезнеке булмаган җырны үз исемегезгә теркәдегез?!" 

“Мине ачуланма, Грей! Үзең башладың”
Посмотреть эту публикацию в Instagram

а?! #ElvinGrey #ЭлвинГрей

Публикация от Elvin Grey (@elvin_grey_music)

Бүген Гүзәл Уразова  үзенең Инстаграм челтәрендә әлеге бәхәскә нокта куйды һәм Элвин Грей белән “саубуллашты”. 

“...мине үземнән чыгарырга бик нык тырышырга кирәк. Һәм ул мине үземнән чыгарды. Гафу итегез, зинһар, ямьсез булсам, авыр сүз әйтсәм. Ләкин мин ничек булды шулай сөйләдем. Миңа ул җырның правасы нигә дуслар? Ул җыр иртәгә онытылыр, яңалары туар. Ә бүген кешелекне югалтырга ярамый. Бер вакыт та пиар кулланмадык, продюсерыбыз да булмады. Һәм кирәк тә түгел. Без азат кешеләр. Күңелдән чыккан җырларымны җырлыйм, үзем үземнең башым белән яшәп үз сүземне үзем сөйлим. Кайбер кешеләр кебек, җеп белән тарткалап йөртә торган курчак булырга язмасын. Валлаһи әйтәм, минем каршыга басып минем күзгә карап әйтә алмас иде ул сүзләрне. Ике минут видеосын 30 дубль белән көчкә язган кешегә ачуланып та булмый. Мине дә ачуланма, Грей! Үзең башладың”, - дип язган җырчы. 

“Гүзәл Уразованың гаепле булуы законлы рәвештә билгеле булачак”

Элвин Грейның продюсеры Александр Слюсаренко "Интертат"ка җавабында Гүзәл Уразова гамәлләрендә җинаять бар дип әйтергә тели.

"Ммин Илдарга (Илдар Хәкимов – ИТ) “Черноглазая” җырын татар телендә башкарырга тәкъдим иттем. Чөнки Гүзәл, безнең никадәр генә хөрмәт булуга карамастан, акценты булу сәбәпле, рус текстын “тарта” алмый. Сафина текстны тәрҗемә итте, сүзләргә хокукны 10000 сумга Радикка сатты. Чәй эчкәндә трекны аерым гына да, дуэт белән дә җырлыйбыз дип килештек. 


Барысы да әйбәт иде. Әмма безгә сәер видеолар килә башлады - хөрмәтле дус кызыбыз үз концертларында, тамашачыларның башын бутап, бу җырның үзенеке икәнен сөйли. Дөресен генә әйткәндә, без моңа игътибар итмәдек, көлеп кенә карадык. Кызык өчен генә юристка Россия авторлар җәмгыятенә мөрәҗәгать итәргә кушкан идек. Һәм – шок. 

Бер үк җыр - “Черноглазая” Мәскәүдә Радик һәм Бабек исеменә, ә Татарстанда шуның ремиксы тәрҗемәче һәм дуэтны башкаручы исеменә теркәлгән. Ни өчен шулай? Без әлегә җавап тапмадык. РАО документларын өйрәнгәч, без барысын да аңладык. Трекны үзеңә теркәр өчен автордаш булган кешенең язмача рөхсәте генә кирәк икән. Ике иптәш кыз үзара килешкән, шул гына. Ә РАО бу очракта Хәкимованың авторитетына ышанып, ялгышлык җибәргән. 

Безгә, Җинаять кодексын ачып, моның җинаять булуын, моның өчен 6 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралганын әйттеләр. Без бу хакта коллегаларыбызны кисәтүне кирәк таптык. Менә шушындый формада. Барысы да аңлар һәм бүтән башбаштаклык белән шөгыльләнмәсләр дип уйлыйм", - дип язган Александр Слюсаренко.


Александр Слюсаренко әйтүенчә, хәзер тикшерү эшләре бара һәм тиздән Гүзәл Уразованың гаепле булуы законлы рәвештә билгеле булачак. “Нәтиҗәләр ясарга иртәрәк, хәзерге вакытта юристлар тикшерү эшләре белән шөгыльләнә. Тиздән барысына да ачыклык кертербез. Җырчыны үпкәләтергә һәм исеменә тап төшерергә теләмибез, иң мөһиме – дөреслек булсын”, - диде ул. 

“Радик судта үз хокукларын исбатларга тиеш”

Россия авторлар җәмгыятенең (РАО) Татарстан буенча вәкиле, Татарстанның халык артисты Зөфәр Хәйретдинов белән дә аралаштык. Ул әлеге мәсьәләдән хәбәрдар булуын әйтте.



- Зур проблема түгел, тыныч кына хәл итәргә була. РАОга мөрәҗәгать итеп кенә җырның авторлык хокукларына ия булырга мөмкин түгел. Мәсьәләне суд аша хәл итәргә киңәш итәм. Гүзәл Уразова белән Эльвира Сафина бу җырны РАО аша үзләренә теркәгәннәр, ләкин бу гамәл хокук бозуга керми. Әлбәттә, дөрес эшләмәгәннәр. Кызларга юридик якны исәпкә алырга, эшнең асылына төшенергә кирәк булган. 

Җыр әзер булганнан соң, артистлар җырны РАО аша махсус исемлеккә кертергә тиеш. Ягъни, җыр регистрацияләнә. Ни өчен? Чөнки җырчы гонорар алу хокукына ия була. Бу җырның дүрт авторы бар, шуңа күрә хәлләр катлаулы борылыш алган. Аннан соң һәрвакыт килешеп эшләргә кирәк. 

Кызлар калган ике авторга РАО аша теркәлү узачагын әйткән булса, мондый хәл килеп чыкмас иде. Үз хокукларын Радик судта янәдән исбатларга тиеш, яисә РАОга Уразова белән төзегән бөтен килешүләрне алып килергә кирәк. Бер катлаулы әйбер дә юк, - диде ул. 

Хәтерләсәгез, авторлык хокуклары өчен Радик беренче тапкыр гына шау-шу тудырмый. Автор-башкаручы, композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән “Яныңа агылам" җырының авторлык хокукларын үзенә алырга теләде ул. Гүзәлия каршы төшкәч, Радик, автор иҗат иткән җырларны бүтән башкармавы турында игълан итеп, Инстаграмдагы аккаунтында язган иде. Ике арадагы киеренкелек озак бармады, хәзер алар аралаша. Гүзәлия әлеге низаг хакында үз фикерен әйтергә теләмәде. 

"Хәзер Радик җитди авырый, “кара пиар” артыннан йөрергә вакыты юк" 

Шагыйрә Анна Попова ике җырчы белән дә аралашып тора, ул Элвин Грейга “Роза”, Гүзәл Уразовага “Килче, килче” җырлары иҗат иткән. Аның әйтүенчә, бу низагка бары тик суд кына нокта куя алачак.



- Иҗат итү – ул иҗади процесс һәм ул вакытта син канатланасың, юридик як турында уйларга вакыт булмый. Радикны бик яхшы беләм, ул - иҗади кеше. Шуңа күрә авторлык хокуклары, документлар хакында уйламаган. Татар телендәге текстның авторлары Эльвира Сафина һәм Гүзәл Уразова җырны РАОда теркәгән, иң мөһиме - җырның авторлары дип икесенең генә исемнәрен керткәннәр. 2016 елдагы беренче язмада гомумән Радик белән Бабекны искә алмаганнар, бары тик 2018 елдагы язмада гына алар күрсәтелә башлаган. Минемчә, бу - авторлык хокукларын бозу. 

Хәзер барысын да суд кына хәл итә ала, чөнки РАО моны хәл итә алмый. Утырып сөйләшергә кирәк булган. Тик Гүзәлнең үзе генә эш итүе Радикның ачуын чыгарды, шуңа күрә ул язманы Инстаграмга урнаштырды. Язмада Радик Гүзәлгә әлеге җырны башкаруны тыймый, бары тик җырның авторы кем булуын гына ачыкларга тели. Гүзәл видеодан җырның көен 100 процент үзе язуы хакынды әйтә, ләкин көйнең авторы Радик. Әлеге ике җырчы белән мин күптән таныш. Хәзер Радик җитди авырый, аның колаклары начар ишетә. Ул дәвалана, шуңа күрә “кара пиар” артыннан йөрергә вакыты юк. Үзенең проекты белән рус эстрадасын яуларга тели һәм аңа начар пиар кирәкми. 

Рафаэль Латыйпов: “Җыр бүлешү матур күренеш түгел”

Радик һәр бәхәснең үзәгендә. Шунысына игътибар итәргә кирәк: җырчы егет Уразованы җыр урлауда гаепли, ләкин бу яктан үзе дә “фәрештә” түгел. Билгеле булганча, аның репертуарында танылган җырчыларның иҗат җимешләре шактый. Үзенең концертларында ул Салават Фәтхетдиновның “Уфтанма”, Фирдүс Тямаевның “Гомер үтә”, Рафаэль Латыйповның “Гомерләр үтә” җырларын башкара. Башка җырчылар таныткан җырларны башкарырга Радикның хокукы бар микән?



- Юк өчен тавышланып йөрергә теләмим, матур күренеш түгел. Без халык күз алдында, шуңа күрә үзебезне дәрәҗәле, тыйнак тотырга тиеш. Начар сүзләр әйтеп, җыр бүлешү матур күренеш түгел. Әлеге мәсьәләне кара-каршы утырып хәл итәргә мөмкин бит. Радик минем репертуардан “Гомерләр үтә” җырын башкара, миннән рөхсәт сорап тормады. Аның башкаруында әлеге җырны тыңладым, бүтән төрле яңгырый. Ярый, җырласын. Буш урында тавыш чыгарып йөрергә кирәк түгел, - дип әйтте Татарстанның атказанган артисты Рафаэль Латыйпов.

“Кара пиар” җырчыларның рейтингын күтәрде”

Бәлки бу популярлыкны арттыру өчен кулланыла торган чираттагы пиар адымдыр? Мондый фикерләр дә туа... Тиздән Гүзәл Уразованың һәм Элвин Грейның концерт гастрольләре башлана бит.

- Шоу-бизнес дөньясында мондый хәлләр, аеруча чил ил эстрадасында еш күзәтелә. Хәзер “кара пиар” татар эстрадасына да керә башлады. Бездә халык аны аңлап бетерми, татар халкының тәрбиясе башка бит. Әлегә татар халкы пиарны кабул итә алмый, берничә дистә елдан соң гына гадәти күренеш буларак кабул итә алачаклар. Элвин Грей белән Гүзәл Уразова арасында туган бәхәсне генә алыйк, тамашачы социаль челтәрдә нинди генә фикерләр язып калдырмаган. Барысы да әлеге вакыйганы йөрәгенә якын кабул итте, күпме кеше борчылып язды. Җырчылар икесе дә популяр, шуңа күрә бу хәл бөтен Татарстанны һәм Башкортстанны шаулатты. Телисеңме, теләмисеңме бу алар өчен “кара пиар” булды. 

Минемчә, бу алар тарафыннан махсус пиар өчен эшләнгән эш түгел. Мондый ызгыш-талаш белән пиар ясау татар җырчылары өчен ят әйбер. Кызганыч, бу бары тик ике җырчының җәмәгатьчелеккә чыккан низагы. Пиар өлкәсендә эшләүче белгеч буларак әлеге алымны пиар дип санамыйм, ләкин бу хәл аларның рейтингын күтәрде, - диде “Болгар” радиосы сайтының баш мөхәррире, PR өлкәсендә белгеч Эльвира Шакирова.



Мондый бәхәстән соң, интернет кулланучылар да үз фикерләрен җиткерергә ашыкты. Җырчыларны яклап, яманлап чыгучылар да күп булды.

- Артистлар арасында рейтинг төшә башладымы әллә? Рус артистларыннан үрнәк аласыз, алар бит көн нәрсәдер бүлешә башлыйлар. Шуның белән үзләренә пиар ясыйлар, сездә шулай.

- Җырчы булу өчен Инстаграмда җыр өчен талашырга һәм елап утырырга түгел, тырышып эшләргә кирәк. Халык яратырлык җырлар башкарыгыз. Хәния Фәрхидән үрнәк алыгыз, аның башкалар хакында начар фикер әйткәне булмады. Шуңа күрә концертларында урын җитми, заллар шыгрым тулы була иде.

- Вәт тамаша, җыр сатып алып һәм урлап була икән. Кайда ул Әлфия апа, Илһам абый җырлаган заманнар?! Адәм көлкесе, халык алдында бер-берегезгә пычрак атмагыз инде. Кеше булып кала белегез!

- Татар эстрадасы да чүплеккә әйләнә башлады. Һәр көн артистлар мөнәсәбәтләрен ачыклыйлар. Кемдер хайп өчен теләсә нәрсә эшли, кемдер начар пиар ясый. Түбән тәгәрибез.

- Элек татар эстрадысында мондый хәл булганы юк. Радик җырлый башлагач китте тавыш. Салават Фәтхетдинов һәм Илдар Хәкимов белән кычкырышып йөрде, хәзер Гүзәл. Илдарга ачуын чыкканга, Гүзәлнең дәрәҗәсен төшерергә кирәкми. Сиңа моның өчен оят булырга тиеш. Ин үзең Рафаэль Латыйповның “Гомерләр үтә икән” җырын ник җырлыйсың. Җырчыдан рөхсәт сорадыңмы? Моннан соң кем карак? “Бер т... сыер бөтен көтүне б..” – дип юкка гына әйтмиләр.

- Акча кешене дуслаштыра, акча кешене кычкырыштыра. Шул җырда нәрсә таптыгыз? Бөтенләй мәгънәсез бит ул. Аның өчен тавышланырга кирәкме?

- Татар эстрадасында мондый ызгыш-талаш, интернет аша бер-берсен мыскыл итү юк иде. Хәзер рус эстрадасындагы кебек пиар алым куллана башладылар, шуңа күрә бу җырчылар да читтә калырга уйламаган. Концертка билетлары сатылмый, күрәмсең...

"Аш белән атканга таш белән атучылар"

Җырның сүзләрен язган Эльвира Сафина да Гүзәл Уразованың Инстаграм челтәренә үз фикерен язган. “Аш белән атканган таш белән атучылар. Җыр язып бүләк ит тә, ничә елдан соң рәхмәтен ишет – шул буладыр инде ул... Андыйлар өчен борчылмыйк әле Гүзәл матурым, Аллаһ үзе тигезли ул барысын да”, - дигән ул.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100