Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмис Латыйпов: Элвин Грей, син татар халкын нишләттең?

Элвин Грей татар халкын оялмаска өйрәтә һәм татар эстрадасында чын үзгәреш җиле булдырды, дигән фикердә "Татар-информ"ның татар редакциясе баш редакторы Рәмис Латыйпов. Ул "Татнефть-Арена"да 9 меңнән артык тамашачыга куелган концерттан тәэсирләре белән уртаклаша.

news_top_970_100
Рәмис Латыйпов: Элвин Грей, син татар халкын нишләттең?
Әле кайчан гына татар халкы транспортта сөйләшергә оялган. Мин моны үзем дә беләм. Беренче класста укыганда Казанга килгәч, транспортка утырганда миңа: "Татарча сөйләшмә", - дип кисәтеп куйганнарын хәтерлим. Казанда җәмәгать урыннарында татарча сөйләшкән өчен кисәтү ясаганнарын соңыннан аңлаттылар. Шушындый сәясәтләр нәтиҗәсендә татарча сөйләшү хурлык дип сеңдерелде һәм бу әйбердән без әле дә котылып бетә алмадык. Ә Элвин Грей концертыннан кайтып баручы татарлар троллейбуста кычкырып "Уфтанма" җырлады. Татар җырының көчен рус телле тамашачыга сеңдерә алган кеше - Элвин Грей.



Элвин Грейга - ашыгыч рәвештә Тукай премиясе!

Элвин Грейга татар телен саклагандагы хезмәтләре өчен Тукай премиясе бирергә кирәк. Түшенә Халыклар дуслыгы орденын элеп куярга һәм дә. Һич кичекмичә, һәйкәл проекты турында да уйлый башларга кирәк.

Дистә еллар буе йөзләгәнме-меңләгәнме функционер миллиардлаган сумнарга эшли алмаганны Элвин Грей эшли бит әй. Татар теленең нәрсә икәнен тырмага басып, маңгаена сабы бәргәндә генә исенә төшерә торган меңләгән кеше үз акчаларына билет алып килеп "Ай былбылым" дип тә, "Уфтанма" дип тә җырлый. Менә бит. Татар телен дә онытмаганнар. Җыр сүзләрен дә беләләр. Ә без инде татар теле бетте, кирәге юк дип йөри идек.

"Мужик обещал, мужик сделал". "Татнефть Арена"ны җыям дигән иде, тәки җыйды бит 9 меңнән артык кешене. Татар эстрадасында беренче очрак һәм беренче күренеш. Татар эстрадасының һәм мәдәниятенең тарихына язылып куелырга тиешле даталарның берсе - 1 декабрь 2018 ел. Беренче тапкыр татар җырын җырлаучы шушы залны тутырды.

Радик Юльякшинның энергетикасы бик уңай дигән нәтиҗәгә килдем мин. Ул тамашачыны шушы уңай энергетикасы белән дә үзенә җыя, күңеленә үтеп керә, аның белән контакт урнаштыра ала.

Монысы югарыдан бирелгән сыйфат диик. Ә җырлары заманча һәм бик үзенчәлекле бизәлештә. Кызык өчен генә аның җырларын башка татар җырлары белән аралаштырып тыңлап карадым. Хлорлы суда кайнатылган писүксез чәйдән соң Хәтнә суында кайнатылган сөтле, писүкле чәй кебек. Дөрес, эчәсе килгәндә тегесе дә бик шәп үтә. Әле үзебезнеке, үз шәһәребезнең чәе дип яратып эчәсең. Ә сөтле чәйгә бер авыз тисә, тегесенә кире кайтуы кыенрак. 


Уфтанма, тамашачы!

"Радик Салават җырын җырлап популярлык казанды" диючеләр белән килешмим. Салават җырын әллә кемнәр җырлап бетерде инде. Әгәр моның сере шундый гади булса, мин дә Салават җырын җырлап, "Татнефть-Арена"ны тутырыр идем. Бик күп популяр кешеләрнең әллә нинди популяр җырларын җырлаучылар булды инде. Барыбер җырны беренче җырлаган кеше аны беренче җырлаган кеше булып кала. Ә Радик Юльякшин җырны беренче җырлаган Салават Фәтхетдиновтан да популяррак итә алды. Мин мэтрның дәрәҗәсенә кизәнергә җыенмыйм. Әмма Салават абзыйның аудиториясе - татар телен белгән татар кешесе. Ә Элвин Грей бу җырны татар телен онытып барган рус телле аудиториядә популяр итә алды.

"Салават популярлаштырган җырны җырлый" дигән сүзнең дөрес түгеллеген концертка килгән аудитория күрсәтә. "Татнефть-Арена"дагы тамашачыларның яртысыннан артыгы Салаватның "Уфтанма"сы популяр булган вакытта биләүдә генә яткандыр әле. Алар Салаватның тыңлаучылары түгел. Әгәр алар Салаватның җырчылары булса, бу аудитория августта Камал театрындагы концертларда булыр иде. Әмма алар анда юк. Бу аудитория - рус та түгел, чит ил җырчыларын тыңлый торган рус телле тамашачылар. Алар өчен, гафу итегез, баянга җырланган татар җырлары бернинди моң да, тарих та, бәхет тә түгел, ә җәза.

Элвин Грей уңышының тагын бер сере - җырларны сайлый белүендә. Аның җырлары үзенең бер өлеше кебек. Менә кайвакыт тыңлап утырасың җырчыны. Үзенә туры килгән җырлар сайлый кеше. Мәсәлән, бәхетсез мәхәббәт турында җырлый һәм популярлык казана. Популярлык казангач, үсенеп китеп, дәртле җырлар сайлый башлый. Карап утырам шундыйларга - әй абзый, ну кая кереп киттең инде син, синең стихияң түгел бит бу, бөтенләй синең җырың түгел, төшеп каласың бит эстрададан дим! Сәхнәдән төртеп төшерердәй булам шундый чакларда. Һәм шулай була да - бераздан карыйсың, теге абзаң ярты зал да җыя алмый. Ул ярты залы да шул элекке җырын сагынып килүчеләр генә. Ә Элвинның элек тә, хәзер дә җырлары үзенә ятышлы.

Мин Элвин Грей концертын беренче тапкыр карадым. Шуңа күрә бу моның фанаты икән, үрле-кырлы сикереп биеп кайткан да, мактап яза дип уйлый күрмәгез. Мин ике әйберне танырга кирәк дип саныйм. Беренчесе - Элвин Грей иң зур заллар җыя ала торган популяр җырчы. Икенчесе - ул бүгенге көндә бөтен татар дөньясында татар телен популярлаштыручы иң зур көч. Бүген бу күренеш - бәяләп бетергесез. Шушыны аның җырын яратмаучылар, аны төрлечә хурларга теләүчеләр дә белеп торсын иде. 


Чын үзгәреш җиле кайда? 

"Татарның моңы бетә" дип еларга кирәкми. Элвин Грей болай җырлаганнан "Гөлҗамал"ны а-капелло җырлау тыела дигән закон кертелми бит. Кемнең тальянга кушылып "Баламишкин"ны сыздырасы килсә, сыздырсын теләгәнчә! Әмма бит заманның бүтән икәнен аңларга кирәк. Хәзер шалт-шолт заманы. Бер иҗеген әйткәннән соң икенче иҗеген кайчан әйтер икән дип "Саһыныһыыып" дип сузган җырчыларны көтеп торырга вакыты юк кешенең. Татар дөнья океанында утрау булып тора алмый. Әгәр татар тамашачысына заманча җырны татар җырчылары бирми икән, ул чит телдә җырлаган җырчыларга китеп барачак. Аннары бер бәләкәй залда гына җыелышып "татар моңы" бетә дип Элвинны каргап утырып була, әмма аннан ни файда? Элвин - кирәк, Элвинга җырла әле дип түшенә медаль тагарга һәм татар яшәгән җирләргә йөртергә персональ самолет тоттырырга кирәк. Анда татарлыгын онытып бетергән адәмнәрнең күңелләрендәге татарлыкларын уятыр өчен.

Шушы көннәрдә тагын бер зур концерт узды Казанда. "Үзгәреш җиле". Элек популяр булган татар җырларын яңа төрле итеп башкарып, татар эстрадасын югары күтәрмәкче булалар. Фестиваль инде өченче ел уза. Беренче елында гына зур шау-шу куптарды, ә өченче елга килеп җиткәндә, энергиясе дә калмады. Татар эстрадасына тәэсире бөтенләй сизелми. Тамашачыга тәэсирен әйтмим дә инде. Ә бит дәүләт акчасына эшләнә! Чынлыкта татар эстрадасындагы шушы юнәлештәге чын үзгәрешне Элвин Грей булдырды. Элек популяр җырларны заманча итеп башкарды. Һәм дәүләттән бер тиен акча алмыйча!

Менә мин карап утырам "Татнефть-Арена"да. Мәйтәм, Татарстанда кем шушының кадәр кешене җыя ала үз исеме белән? Бармы тагын шундый берәр кеше? Ә?

Бу инде мөкиббән киткән дә, авыз суларын корытып мактый дисездер. Мин беләм - Элвин Грей -шоу-бизнеста, ә бу бер дә тәти һәм матур өлкә түгел. Элвин Грей үзе дә бер гаугадан икенчесенә күчеп кенә тора. Шоу-бизнестагы кешенең бөтен шәхси тормышы халык алдына чыгып төшәргә генә тора, ә шәхси тормыш ул беркемнеке дә идеаль түгел. Әле бу өлкә кешеләре үзләре дә гауга чыгарырга торалар. Шуңа күрә, көннәрдән бер көнне "кара, син мактаган җырчы әнә нәрсә эшләде!" дип мине сүгәчәк кешеләргә алдан әйтеп куям. Мин Радик Юльякшин дигән кешенең шәхесен түгел, ә Элвин Грей дигән җырчының татар халкына керткән өлеше турында язам.



Концерт: сүрән башлам һәм энергетикалы азак

Инде дә хәзер концертка килеп, тәнкыйтькә күчик. Мин үзем андый залны түгел, бәләкәйрәген дә җыярыма ышанмыйм, әмма сүгәсе килә бит инде! 

Зал концерт башланганчы кызган иде инде. Кызган - яхшы мәгънәдә. Беренче дәртле аккордлар ишетелүгә үк халык шартлый язды. Аннары... сәхнәгә ике малай чыкты да русча җыр суздылар. Их, мәйтәм, бетерде бу концертын! Беренче аккордлар белән үк Элвин Грей халыкны үзе күтәреп алырга тиеш иде. Тамашачылар да, Элвин Грей урынына чит адәмнәрне күргәч, сүрелеп калды. Фан зонада югары күтәрелгән өч кенә кул иде... Әле җитмәсә бу ике малай ике җыр башкарды! Минем аларны җилкәләреннән җир абындырып сәхнәдән озатасым килде.

Элвин Грей концертны үзе башларга, популяр җырын - "Елама, ярсыма", "Саллар ага", "Бәхетемнең йозагы" яки башка шәп җырын җырларга тиеш иде. Аннары бу җырчылар белән таныштырып, аларга микрофон бирсә, тамашачы аңа ышаныр, аны аңлар иде.

Җырчыларның кем икәннәрен әйтмәве ошамады. Бөтен кеше дә Элвинның концертларына йөрми бит. Мин ул егетләрнең берсенең дә исемен белмим. Берсенең аркасында "Вилли" дип язылган иде, шуннан чыгып анысының Вилли икәнен белдем.

Концерт башында югалып киткән дәрт концертның уртасында гына кире кайтты кебек. "Ай былбылым"ны җырлаган егет бөтен залны татарча җырлатты. Афәрин сиңа, Элвин Грей копиясе, кызганыч, исемеңне белми калдым...

Концертның уртасында энергетиканы башлангыч мәлгә күтәрделәр. Һәм азагына югары дәрәҗәгә җиткерделәр. "Уфтанма"ны җырлаганда тамашачы тәмам кызып беткән иде инде. Әмма, әйткәнемчә, концертның башында залны махсус рәвештә сүндермәсәләр, энергетика тагын да куәтлерәк була иде.

Концертка урта һәм югары буын татар тамашачылары да күп килгән. Элвин Грей аларның яшь чагында популяр булган җырларны заманча эшкәртүдә башкара. Бу тамашачылар шуны көтеп килә. Элвин Грей, шушы тамашачыларның да күп икәнен белеп, туксанынчы еллар хитларын заманча эшкәртүдә тәкъдим итсен иде.

Элвин Грейның аудиториясе - кызлар. Алар үзләре дә моны белә. Төркемнәрендә бер штук та кыз юк! Әмма минем берәр кызны күрәсе килә иде инде анысы. Үзләре сыман Яңа ел чыршысы кебек бизәнгән, үзләре кебек үк татарча-башкортса-русский телләрне кушып сөйләшә торган әкәмәт берәр кызны күрәсе килә. Бер кыз гына булса, күп түгел бит инде. Яки киресенчә, тәти кыз кирәк. Матур, тәти тыйнак кыз. Контраст. Бер җыр гына җырлап кереп китә торган.
Киенү дигәннән. Элвин Грейның киенүен гел гаеплиләр. Әмма бер нәрсәне аңлый алмыйлар, мөгаен. Алар шул тәнкыйтьләре белән җырчыны популярлаштыруга өлеш кертә. Мәсәлән ул галстук киеп җырласа һәм күзлеген салса, үз образының утыз процентын югалтыр иде. Чөнки Элвин Грей дигәч, чәчәкле-чуклы киемле рыцарь күз алдына килә. 


Элвин Грей - татар халкының Данкосы

Концерт беткәч, троллейбустагы халык "Уфтанма"ны җырлый башлады. Әле берәүсе залдагы тамашачы җыры алдан яздырылган була дигән фараз әйтте. Ышандырып әйтә алам - троллейбустагы пассажирлар үзләре җырлады. Алар концерттагы Эльбрусның русча җырларын түгел, нәкъ менә татар җырын башкардылар. Моңарчы беренче номерлы троллейбуста татарча сөйләшеп бара торган бердәнбер кешеләр ул улым белән мин генә дип уйлый идем. Юк икән, ул маршрут троллейбусында татар кешеләре күп икән. Һәм алар да татарча сөйләшә белә. Аларны татарча Элвин Грей сөйләштерде. 

Элвин Грей "Татнефть-Арена"дагы халыкны татарча җырлатканда ул миңа татар телен югары күтәреп чабып барган Данконы хәтерләтте. Ул чабып бара, калганнар аның кулындагы татар җырына карап, татарча җырлый! Аның җырларын теләсә кайсы милләт кешесенә тыңлатырга һәм: "Менә күрәсезме, татарның эстрадасы шушындый!" дип күрсәтергә була. Ул татар халкының рухын күтәрә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100