Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гүзәл Уразова, елый-елый, Элвин Грейның гаепләвенә җавап бирде: "Бу нинди кабәхәтлек?!"

Бүген Элвин Грей - Радик Юльякшин Гүзәл Уразованы "Красивая, хороший" җырының авторлык хокукларын үзләштерүдә гаепләде. Бүген концертты чыгыш ясаган Гүзәл Уразова Инстаграм аша тамашачыларына һәм Радик Юльякшинга мөрәҗәгать ясады. Ул гаепләүләрне кире кага.

news_top_970_100
Гүзәл Уразова, елый-елый, Элвин Грейның гаепләвенә җавап бирде: "Бу нинди кабәхәтлек?!"
"Бу җырның авторы 4 кеше - Бабек Мамедрзаев, Эльвира Сафина сүзләре, Радик Юльякшин. Гүзәл Уразова көе", - дип язган Гүзәл Уразова. 

"Сәлам, дуслар, дөресен яздырырга булдым. Без концерт биргәндә дөнья әйләнгән икән. Радик Юльякшин миңа гаепләүләр ягып, мине җинаятьче ясаган икән. Нинди кабәхәтлек бу? Күпме кеше алдап яшәргә була? Мин Радикны, аның продюсерын яхшы кешеләр дип белеп, дуслар дип санап, бер сүз әйтми яшәдем", - дип, елый-елый башлый Гүзәл Уразова Радик Юльякшинга видеомөрәҗәгатен.  

Алга таба ул Радик Юльякшин белән эшли башлавы хакында сөйли. Гүзәл Уразова әйтүенчә, ул Радик Юльякшин әле тамашачыга билгеле дә булмаган чакта аңа ярдәм иткән. 

"Красивая, хороший" җырының яздыру тарихы турында сөйләп, Уразова бу җырның Радик Юльякшинныкы булуын кире кага. Уразова әйтүенчә, бу җырның аранжировкасы, кушымтасы Радикныкы. Әмма җырның сүзләре булмаган. Аларны Гүзәл Уразова үзе сорап Эльвирадан яздырганын әйтә. "Әмма ул вакытта уйлыйсыңмыни аны?" - ди ул. Мөрәҗәгатьтә болай дип әйтүенең мәгънәсе аңлашылып бетми. "Җырлагач, син Радикның подпевкасында диделәр, заказлы концертлар китте", - дип гаепли Уразова. Бу сүзләрне әйткәндә, видеокадрда Радик Юльякшинның продюсеры фотосы күрсәтелә.

 "Ничек инде мин кеше җырын өч ел җырлап йөргәч, ул Радикныкы булды икән?" - ди җырчы. 

Уразова Радик Юльякшинны концертларны өзүдә дә гаепли. 

"Мондый алдакчы булуыңа түзә алмыйм, бөтен халык күрсен. Оятсыз син. Син булмасаң, синең продюсерың. Балаларым хакына әйтәм, мин беркемне алдап яшәмәдем. Бер тапкыр да кеше җырын җырламадым. Бу җырны да (ягъни, "Красивая, хороший" җыры - ИТ) җырламаган булыр идем, үзем язмаган булсам. Син бу очракта үзең алдакчы булып чыктың. Синең кабәхәтләгеңә Ходай Тәгалә генә бәя бирер", - ди Уразова, Радикка мөрәҗәгать итеп.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100