Тәслимә Низами, беренче мәхәббәте Иван белән кавышкач, җырлар яза алмый башлаган - концерттан репортаж

20 сентябрь 2018

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
19 сентябрь Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, күренекле композитор, журналист Тәслимә Низами үзенең иҗат кичәсен үткәрде. Габдулла Тукай исемендәге филармония залында оештырылган мәдәни чарада татар эстрадасы артистлары чыгыш ясады, ике бүлектән торган зур концертта авторның популяр җырлары яңгырады. Күп яклы сәләткә ия шәхесне котларга иҗатташ дуслары, туганнары һәм якташлары да килгән иде.

Тәслимә Низами 1956 нчы елның 23 нче августында Саба районы Туктар авылында туа. Туган авылындагы мәктәпне тәмамлый. Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк була, өч яшеннән авылдашларына кирпеч заводы янында “концерт куя” башлый. Авылда музыка белеме алырга мөмкинлек булмый. Үзлегеннән гармунда уйнарга, көйләр чыгарырга өйрәнә. Беренче шигырьләрен Мәртен мәктәбендә укыганда яза башлый. КФУның журналистика факультетында белем ала һәм озак вакытлар төрле басмаларда эшли. “Байрак”, “Мәдәни җомга”, Шәһри Казан”да аның язмалары басыла. Талантлы кеше һәр яктан да талантлы. Тәслимә Низами да шундый асыл затлардан. Иҗат дөньясында кайнаган сәнгать иясе бүген зур сәхнәләрне яулый, тамашачы күңеленә тиз арада үтеп керә алырлык, тирән мәгънәле җырлар яза. Эстрадада иң популяр җырлар аның сүзләренә язылган дисәк, арттыру булмас. Бүгенге көндә авторның җырларын алтмышлап җырчы башкара, 700дән артык җыр иҗат иткән ул. Татар эстрадасы артистлары төрле дәрәҗәле фестивальләрдә Тәслимә Низами җырлары белән лауреат исемнәре яулыйлар.

Тәслимә Низаминың хит булган җырлары бик күп. Хәния Фәрхи - “Кайтам әле Әлдермешкә”, Габделфәт Сафин - “Язмыш” (Г.Айзатуллова шигыренә язылган көй), “Хыянәт”, Оныттырма” (А. Хәнифәтуллин шигыренә язылган көй); Резидә Шәрәфиева - ”Падишаһым Солтаным”, ”Кем гаепле?”, ”Кадерле гомерем”; Фердинант Фәтхи – “Мәхәббәткә мәдхия”; Мирсәет Сөнгатуллин – “Нарат җиләге” ; Зәйнәп Фәрхетдинова - “Өзгәләнмә үзәк” һәм “ Бәхет телим”, Эльвира Хәйруллина - “Син барында” (Э.Хәйруллина көе), ”Онытылып мине иркәлә”, “Көнбагышлар” һәм “Кичке уенда”( Г.Сәгыйрев шигырьләренә язылган көйләр), ”Кызыл миләш”һ.б.. 

Шулай ук Резидә Кадыйрова, Лилия Муллагалиева, Асылъяр, Алсу һәм Фәридә башкаруындагы җырлары да бар. Шушы һәм башка йөзләрчә популяр җырларның авторын белмәгән кешеләр сирәктер.

Концерт башланырга әле шактый вакыт булса да, зал халык белән шыгрым тулы иде. Тамашаның исеме "Эх, язмыш урамнары" дип исемләнгән. Чыннан да, язмыш гел без уйлаганча гына бармый, аның урамнары һәм борылышлары төрле. Шатлык-сөенечләр дә, көтмәгән җирдән сагыш-борчулар да килеп чыга. Тәслимә Низаминың да тормышы ул теләгәнчә барып чыкмый, яшьлек мәхәббәте белән кавыша алмауны бик авыр кичерә ул.



Тәслимә Низаминың 40 ел элек аерылышкан беренче мәхәббәте Иван белән никахлашуы һәм аларның мәхәббәт тарихлары хакында “Интертат”та яздык. Бер-берсен өзелеп яратсалар да, язмыш аларны соңлап кына кавыштыра.

Керәшен егете Иван Васильев белән алар бәрәңге басуында танышалар. Матур гына йөриләр, араларында мәхәббәт хисләре уяна. Иван армия хезмәтенә китә, шул вакытта юк кына сүз өчен бик нык ачуланыша алар. Горур Тәслимә, Иванга үпкәләп, башка егеткә кияүгә чыга. Юләр яшьлекнең гафу ителмәс хатасы шул беренче мәхәббәтне югалтуда була. Озак вакыт хат алышмый алар, Иван армиядән соң Себергә китә. “Онытылмый беренче саф мәхәббәт” – дип җырлана җырларда. Чыннан да, гомер буе бер-берсен сагынып яши алар. Ләкин 40 ел узганнан соң ике ярга ташланган бу гашыйк пар янәдән кушыла. Берсенең ире, икенчесенең хатыны бакыйлыкка күчкәч, бер-берсен социаль челтәр аша эзләп таба алар. Әкият бу? – диярсез. Юк, бу чынбарлык...

“360тан артык җырым Иванга багышланган, чөнки ул һәрвакыт йөрәгемдә булды”

Тамаша залына кермичә, сәхнә артына узам. Ниятем - чара башланганчы артистлар һәм Тәслимә Низами белән сөйләшеп алу. Рәхмәт төшкере, каршыма иң беренче булып Тәслимә ханым үзе килеп чыкты, янәшәсендә Иваны да бар. Эчкерсез, гади, киң күңелле...Болар – автор белән очрашудан алган беренче тәэсирләр.

- Тәслимә ханым, бик чибәр һәм бәхетле күренәсез. Сере ярату, ягъни мәхәббәттәме?

- Бөтенесе “Иван белән тора башлагач, бераз рәтләнеп һәм матурланып киттең”, – дип әйттеләр. Сере нәрсәдә? Әлбәттә, ир-атларда. Яхшы ирләрнең хатыннары һәрвакыт матур һәм яшь күренә. Иван мине яратуы белән яшәртә, бик назлы, игътибарлы, романтик ул. Яшьләрчә “ухаживать” итә белә.



- Ни өчен концертыгызның исеме “Эх, язмыш урамнары” дип атала?

- Кеше язмышы урамнарга тиң бит. Аның яшел чирәм баскан матур урамнары да, йортлары ишелгән һәм тузган урамнары да очрый. Сине адаштырган, яки кавыштырган урамнары да бар. Минем тормыш юлында да төрлесе булды, матур мизгелләрне дә, авыр вакытларны да күрдем. Аллаһыга мең шөкер, бүген мин “бәхет” дип аталаган урамда йөрим. Моның өчен беренче мәхәббәтем Иванга рәхмәт укыйм, табыштык һәм матур гына кавыштык. Язмышлар бүтән аермасын иде, чөнки гомер буе бер-берербезне уйлап, сагынып яшәдек.

Җырларымны халыкка таныта алуым белән бәхетле. Яшьләр белән эшлим, чөнки алар киләчәктә “Тәслимә апа җырлары”дип җырлаучылар. Кешегә бәхетнең мәхәббәттә, яратуда булуын аңлатасым килә. 360тан артык җырым Иванга багышланган, чөнки ул һәрвакыт йөрәгемдә булды. Шуны сагынып елый торган идем һәм җырлар үзеннә-үзе туды. Менә хәзер аның белән кавышканнан соң җырлар язып булмый, күптәннән яңа җырлар язганым юк, - диде дә Тәслимә ханым, көлеп җибәрде. 

- “Питрау” җырын яздың бит инде, - дип сүзгә Иван Васильев кушылды.

- Соң ул җыр бит мәхәббәт турында түгел, мин ярату һәм сөю турында язарга телим, - диде Тәслимә Низами.

“Хыянәт юл белән кавышмадык, икебездә ялгыз идек”

- Иван, Тәслимә ханымның иҗаты белән кызыксынасызмы?

- Мин эстрададан чит кеше, ләкин Тәслимәнең җырларын һәрвакыт тыңлый идем. Һәрвакыт интернетта аның җырларын тыңлап, сагыну хисләрен баса идем. Гомердә дә Тәслимәнең концертларын оештырып йөрермен дип уйламадым. Сәхнәгә чыкмасам да, бик нык дулкынланам. Шулкадәр борчылдым, алдагы көнне бөтенләй йоклый алмадым. Тәслимә хакында бик күп сөйләргә була, минем кеше ул, минем өчен яратылган. Бөтен җаным, тәнем белән яратам. Соңлап кавыштык, ләкин хисләребез нәкъ элеккечә. Бу татлы төш кебек, ышануы да авыр. 40 елдан соң кавышу сериалларда гына була кебек. Аның ире, минем хатыным вафат булды, хыянәт юл белән кавышмадык. Икебездә ялгыз идек, шуңа күрә теләсә нинди сүзләр сөйләүчеләргә игътибар итмибез.

Тәслимә дә бик нык борчыла, концерттан соң аңа бер атна ял итәргә куштым. Өйдәге бөтен эшне үзем эшләргә әзер мин, ул телефоннарын сүндереп ял итсен. Мин аны саклыйм, авыр эшләр эшләтәсем килми.



Чыннан да, Иван әфәнде тормыш иптәше янында “биеп” кенә тора. Килгән кунакларны һәм артистларны ул каршы алып, озатып йөрде.

2006 нчы елда Казан шәһәре мәдәният бүлеге аның зур талантын һәм татар җыр сәнгатен үстерүгә керткән хезмәтен югары бәяли. 2008 нче елда Тәслимә Низамига Татарстанның атказанган артисты дигән мактаулы исем бирелә.

Концертны Татарстанның халык, Башкортстанның атказанган артисты, нәфис сүз остасы Җәвит Шакиров ачып җибәрде. Ул Тәслимә Низами иҗат иткән “Бу дөнья – куласа” җырын башкарды.



“Минем өчен тормыш матур гөлдәй,
Бөреләре әле ачыла.
Халкым йөрәгеннән моңнар җыеп,
Киләм тамашачым каршына” – дигән шигьри юллары бар Тәслимә Низаминың. Чыннанда, әлеге шәхеснең исеме тамашачыларга яхшы таныш. Аның хакында күп сөйләргә була, тик асылы шунда – ул аз сүзле, ләкин күпкырлы булуы белән аерылып тора. Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, композитор, журналист ул. Татар, башкорт сәхнәсендә аның җырын башкармаган артистлар юк. Тәслимә Низамины барысы да хөрмәт итә һәм ярата, чөнки аның җитешмәгән җире юк”, – диде Җәвит Шакиров үзенең чыгышында.

Җәвит Шакировтан соң концертта Ильяс Халиков чыгыш ясарга тиеш иде, ләкин “форс-мажор” килеп чыкты. Җырчы килмәгән, оныткан. Аңа шалтыратып исенә төшерделәр, шөкер икенче бүлеккә “очып” килеп җитте ул.


“Тәслимә Низами Саба районын бөтен республикага танытты”

Бу кичтә авторны котлаучылар, аның хезмәтенә югары бәя бирү­челәр бик күп булды. Тәслимә Низами туган ягы — Саба районы белән дә тыгыз бәйләнештә яши. Бәйрәме белән котларга дип, аның якташлары - районының мәдәният бүлеге җитәкчесе Рөстәм Заһидуллин, “Саба дулкыннары” радиосы директоры Әлфия Мөбәрәкова килгән иде. Килгән кунаклар туган ягыннан сәлам итеп, авторга истәлекле бүләкләрен тапшырдылар.

- Бу кичәгә бик сөенеп, шатланып килдек. Чөнки Тәслимә Низами безнең Саба районын бөтен республикага танытты. Аның иҗатында туган авылы, туган ягы зур урын алып тора. Якташыбызның җырларын ишетүгә күңелдә горурлык хисләре уяна. Без киләчәктә дә Тәслимә ханымга мөләем, матур булып калуын телибез. Районыбыз башлыгы Рәис Миңнеханов исеменнән дә котлау сүзләрен ирештерәм, зур рәхмәт сезгә, - диде Рөстәм Заһидуллин.



- Күпме җирлләрдә булырга туры килде, миңа бер сорау бирәләр: “Сез Байлар Сабасында яшисез, ул кайсы ягы белән бай соң?” - диләр. Без олы, мактауга лаек шәхесләребез белән бай. Татар эстрадасына бик күп җырлар бүләк итүче Тәслимә Низами да шундыйлардан. “Саба дулкыннары” коллективы, тыңлаучылар исеменнән яраткан якташыбызга озын гомер, тыныч тормыш, дүрт баласының игелеген күрергә, бик матур җырлар язуын теләп калабыз, - диде үзенең чыгышында Әлфия Мөбәрәкова.


“Көненә өч тапкыр телефоннан сөйләшәбез, аңа шалтыратмасам көнем тулы булмый”
Сабадан Тәслимә Низаминың иҗатташ дусты Хәниф Тимербаев та килгән иде.

- Тәслимә белән шәхсән үзем күптәннән таныш, озак еллар аралашып яшибез. Минем өчен ул талантлы композитор һәм шагыйрә генә түгел, ә чын дус. Бер-беребезне ярты сүздән аңлыйбыз, нәрсә кирәклеген шалтыратып аңлатам да, ул икенче көнгә үк шигырен дә, көен дә язып бирә. Кайгы килгәндә дә, ул һәрвакыт ярдәмгә ашыга, шатлык-сөенечләрне дә бергә бүлешәбез. Дусларым, танышларым бик күп. Әмма аның кебекләр аз, чын татар кызларына хас булган төпле фикерле, тырыш, бар яктан да уңган кеше ул. Аның эчендәге-тышында, ялганлый белми. Кирәк икән сүгеп тә ата, әле концерт алдыннан миңа да “эләкте”. Җырлаганда баянчы була микән? – дип сораган идем. “Мең дә бер төрле уй белән янам, син тагын юк белән башымны катырасың. Булыр, кирәк икән әллә никадәр баянчы тезеп бастырам”, - диде. Үпкәләмәдем, чөнки андый вакытта борчыласың бит ул.



Күпме җырлар иҗат иткән, хәтта санап бетереп булмый. Концертта аның җырларын башкаручы артистларның бер өлеше генә катнаша, барысын да җыя башласаң, айлар буе концерт куеп йөрергә була. Тәслимә дустым концертта “Рәшидәкәй” дигән җырны башкарырга кушты, шуны җырлыйм. Гомумән, Тәслимәгә каршы килеп булмый. Чөнки үзе дә Сабада узган мәдәни чараларга иң беренче булып кайтып җитә, чакырган җиргә килми калганы юк. Бервакытта да “Юк, булдыра алмыйм”, дип җавап кайтарганы юк. Шулкадәр охшаш без аның белән, мин үзем дә шундый риясыз. Тәслимә апа композитор буларак 50 яшьтән соң гына иҗат итә башлады. Тормышның ачысын-төчесен кичергәннән соң, бөтен уй-фикерләрен һәм кичерешләрен җыр аша тамашачыларга җиткерде. Аның җырлары тирән мәгънәле, күпләре язмыш сукмакларында адашып калган, җавапсыз мәхәббәткә дучар булган парлар турында. Ул 700 дән артык җыр авторы, мин аңа 1000 тутырырга кирәк, дидем.



Тәслимә кебек хатын-кыз һәрбер ир-атның хыялы ул. Без аның белән бер-беребезгә туры килеп торабыз, чөнки икебез дә хыялыйлар. Көненә өч тапкыр телефоннан сөйләшәбез, аңа шалтыратмасам көнем тулы булмый.

- Иван көнләшми микән?

- Иван турында бик күп ишетергә туры килде, аеруча соңгы вакытта. Тәслимә апага яңа җырлар сорап шалтыратасың, ә ул бөтен дөньясын онытып Иван хакында сөйли башлый иде. Игътибар белән тыңлап торам, чөнки шулкадәр илһамланып, яратып сөйләде. Нишлисең, мәхәббәт шулай итә инде...Аларның күзгә-күз карап, беренче очрашуы белән бәйле бер тарих сөйлим әле. Бервакыт миңа Тәслимә апа WhatsApp челтәреннән хәбәр яза, “Мин Түбән Вартага беренче мәхәббәтем Иван янына киттем. Очрашуыбыз ничек тәмамланыр, әлегә билгесез. Аның белән җырчы Рифат Зарипов концертына барырга сөйләштек, ул билет алып куйган булырга тиеш”,- диелгән иде анда. Мин Рифатка шалтыратам, теләгем – әлеге парга кавышырга ярдәм итү. “Рифат, залда Татарстанның атказанган артисты, шагыйрә, композитор Тәслимә Низами беренче мәхәббәте белән утыра. Шуларны сәхнәгә чакырып, үбештереп, кавыштырып куй әле”, – дим. Менә шулай, аларның кавышуы бөтен тамашачы күз алдында булды. Бик матур пар, шулкадәр бер-берсенең күзенә генә карап торалар. Мәхәббәт тарихы бик кызык, шул ук вакытта гыйбрәтле. 40 ел узганнан соң кавышып, хәзер нинди үрнәк гаилә булып яшиләр. Икесе дә сабый бала кебек, самимилек йөзләрендә. Әле генә кавышкан кебек тә түгел, гомер буе бергә яшәгәннәр диярсең. Картлык көнендә булса да, барлык кешегә дә шундый мәхәббәт насыйп булсын иде. Аларны аңламаучылар да, тискәре фикерләр әйтүчеләр дә булды. Ләкин тормыш бер генә бирелә, шуңа күрә аны үзебез теләгәнчә яшәргә кирәк. Кешенең сүзе бетәсе юк!

Иван көнләшми, безнең иҗатташ дуслар булуыбызны аңлый.



Иҗат кичәсендә сүз һәм моң агылудан туктамады. Кичәнең кунаклары – татар эстрадасының танылган җырчылары, авторның иҗатташ дуслары: Татарстанның атказанган артисты Алинә Шәрипҗанова, “Алтын барс” премияләре лауреаты Алинә Даутова, ”Урал сандугачы” Рөстәм Батршин, Рәшит Ваһапов исемендәге премия иясе Руслан Галимуллин, Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева, Татарстанның халык артисты Фердинанд Фәтхи, Татарстанның халык артисты Зөлфия Шакирова, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева, Алсу һәм Фәридә дуэты, Эльвира Хәйрулина, Эльнар Сабирҗанов, Зәринә Гобәйдуллина, Гөлнара Гәбделхаева, Рөстәм Насыйбуллин, Татарстан Республикасы керәшеннәрнең “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле булды. Алар барысы да авторның элек язган җырларын да, соңгы вакыттагы хитларын да башкардылар.



“Кечкенәдән безгә үрнәк һәм ныклы тәрбия бирде”

Тәслимә Низаминың беренче ире – Солтан, әлеге никахтан аларның дүрт баларлаы туган. Балалары чын күңелдән белән горурлана Тәслимә ханым. Кызы Гөлнар балалар “Кояш” вокаль ансамбле җитәкчесе, улы Илнар – Алабуга шәһәрендә Айкидо һәм Джиу – Джитсу шәхси мәктәбе директоры. Илшат – күп телләр белүче (полиглот), Германиядә Регинсбург шәһәрендә университетта укуын дәвам итә. Иршад әти-әнисе һөнәри белем алган КФУ да (элеккеге В.И. Ульянов Ленин исемендәге университетта) аспирантура тәмамлый, шунда ук эшли.

Авторның кызы Гөлнар Шәрәфетдинова әнисе иҗат иткән “Бәхет – үз кулыбызда” дигән җырны башкарды.



- Бүген минем туган көнем, әлеге көн өчен әниемә рәхмәт укыйм. Алдында баш иям. Танылган сәнгать эшлеклесе генә түгел, ул игътибарлы һәм кайгыртучан әни дә әле. Кечкенәдән безгә үрнәк һәм ныклы тәрбия бирде, хәзер дә ярдәменнән ташламый. Тик исән-сау булсын, безгә аның киңәшләре, үгет-нәсыйхәтләре бик кирәк, - диде ул.

“Җырларны акча эшләү максатыннан язмый”

Тәслимә Низаминың иҗаты чит төбәкләрдә яшәүче милләттәшләребезгә дә яхшы таныш.



- Пермьнең Лысьва шәһәреннән килдек. Безнең төбәктә дә мондый җылы очрашулар, җыр-моңга бай кичәләр һәрдаим үткәрелә. Тәслимә Низами безнең иҗатташ дустыбыз, ул иҗат иткән җырларны бик теләп башкарабыз. Ул иҗаты белән Пермь татарларына шактый билгеле шәхес, безнең бик күп җырларыбызның авторы. Безнең төбәккә чыгыш ясарга килә, тамашачы яратып кабул итә үзен. Чөнки ул сәхнәгә чыккач, кояш чыккан кебек була. Талантлы кеше бар яктан да талантлы. Тәслимә ханым табигате буенча йомшак күңелле, шул ук вакытта көчле рухлы да була белә. Гади, сабыр, зирәк, тырыш, ярдәмчел, жөр сүзле кеше. Әлеге шәхес хакында сәгатьләр буе сөйләргә мөмкин. Композитор буларак ул артистларга нинди җырлар кирәклеген, аларның эчке күңел халәтен, башкару мөмкинлекләрен дә яхшы белә. Аның җырлары халыкчан, хәтердә тиз кала һәм онытылмый торган. Тәслимә Низами 700 дән артык хитның авторы. Ул җырларны кирәк булсын өчен генә, яки акча эшләү максатыннан язмый, аларда үзенең бөтен тормышын сүрәтли. Концертта “Мин татар баласы” дигән җырны башкардык, ул аны безнең Лысьва шәһәренә багышлап язды. Чит төбәктә яшәүче татар халкын бер төркемгә җыйнап торганы, сәнгать әһелләре белән иҗатташ дуслыкта булганы өчен Тәслимә ханымга олы рәхмәт сүзләрен ирештерәбез. Иҗат чишмәсе саекмасын, җыр сәнгатенә карата кызыксынулары кимемәсен, - диде Пермьнең “Бәхет төркеме” җитәкчесе Зәмирә Мухаева.

“Җыр авторларын һәм аларның хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк”

Сәхнәдә олы буын артистлар белән беррәттән, яшь җырчыларның да чыгыш ясавы, Тәслимә Низаминың җырлары халыкчан булына ишарә ясады сыман.

- Мин башкарган “Нурлы Казан”, “Кура җиләк” җырларының сүзләрен Тәслимә Низами иҗат иткән. Бик күп артистларга үзенең иҗат җимешләрен бүләк иткән, аларны зур сәхнәдә таныткан кеше. Сихри матурлыкны күрү өчен, күңел күзе кирәк. Әлеге талантлы шәхес башкалар күрә белмәгән матурлыкны күрә, аны тагын да камил итеп, шигъри юлларга тезә йә булмаса, көйгә сала. Шушы сыйфаты өчен, мин Тәслимә ханымны чын күңелдән хөрмәт итәм һәм яратам. Кеше буларак та, ул кешелекле, киң күңелле һәм ачык йөзле. Мин аңа киләчәктә бик күп матур җырлар иҗат итүен телим, гел тугры тамашачыларын сөендереп торсын. Бик бәхетле хатын-кыз, сөйгән яры һәм балалары, якыннары янәшәсендә. Аннан да зур бәхет була ала микән? – диде Асылъяр.



Җырчы кызның композиторларга хөрмәте бик зур, концертларда җыр авторларының исеме ишетелмәве борчый аны. “Миннән киткәнче, иясенә җиткәнче” дип эшләмим. Җыр авторларын һәм аларның хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк, дип саныйм. Хәзер артистларның бик азы гына аларның исемнәрен әйтә, шуңа күрә композитор һәм шагыйрьләр читтә кала”, - диде ул.

“Тәслимәдән үрнәк алам, өйләнәсем килә”

Беренче бүлек тәмамлангач, янә сәхнә артына кердем. Анда үз чыгышын көтеп Фердинанд Фәтхи йөри иде, тиз генә әңгәмә корып алдык.

- Артистлар тормышта – бер төрле, сәхнәдә икенче булалар. Тәслимә Низами нинди?

- Гел аралашып яшәдек, яшибез һәм яшәячәкбез. Тәслимә Низами – ярдәмчел ханым, һәркемгә булышырга әзер. Соңгы вакытта без аның белән күбрәк хәйрия концертларында, коррекцион белем бирү, ятимнәр һәм картлар йортларында чыгыш ясыйбыз. Тәслимә әйтүенчә, андый чыгышлардан соң ул җан рәхәтлеге алып, җиңеллек тоеп кайта. Чыннан да, ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышу, аларның йөзләрендә елмаю күрү – иң зур бәхет. Пәйгамбәребез киң күңелле, мәрхәмәтле булырга боерган. Тәслимә – фәрештә, ул андагы кешеләр белән якыннан аралаша, берәүне дә үзеннән читләштерми. Алар белән рәхәтләнеп бии, күңел ача. Кайбер артистлар бер-ике җыр башкаралар да зур эш эшләгәндәй кире кайтып китәләр. Бары тик үз исеменәрен “агартырга” йөргән җырчылар ачуымны чыгара, аларда бернинди кешелек сыйфатлары да юк. Шундый артистларны беләм, алар нерв - психик авырулар белән сөйләшергә курка, ләкин селфи төшәргә чират торалар. Янәсе, эшләрен күрсәтәләр инде... Хөрмәтле артистлар! Мохтаҗларга җыр гына түгел, игътибар һәм наз да кирәк.



Тормышта уен-көлке сөйләшсә дә, Тәслимә тормышта бик акыллы хатын. Минем аның бервакытта да әшәке, оятсыз сүзләр кулланып сөйләшкәнен ишеткәнем булмады. Хәзер артистлар яныннан узып китәргә дә куркыныч, сине баштан аякка кадәр тикшерәләр һәм “чәйнәргә” тотыналар. Тәслимә гайбәтне яратмый, үзе дә гайбәт сүзләр сөйләп йөрми. “Сөйләсеннәр, бер дә исем китми һәм аптырамыйм да. Сине сөйлиләр икән, димәк син алардан өстен”, – ди. Иван белән кавышуларын халык күпме “чәйнәде”, ә бит бәхетләренә күзләр тимәсең. Ничек пар килеп торалар, картайган саен терәк булырдай кеше кирәк бит ул. Менә мин дә Тәслимәдән үрнәк алам, өйләнергә телим. Өйләнүдән курыкмыйм, әле дәртем һәм көч-куәтем бар. Үземә туры килгән, акыллы хатын-кыз таба алсам, бүген үк өйләнергә әзер мин. Танышырга теләк белдерүче хатын-кызлар күп, әлегә сайланам. Ашыкмыйм, чөнки күп тапкырлар авыз “пеште” бит.

Тәслимәнең иҗатын хөрмәт итәм, теләсә нинди, “шырдый-бырдый” җырлар язмый ул. Аның һәр иҗат җимеше тирән мәгънәгә ия, шуңа күрә бик тиз популярлык казана, - диде ул.

Концерт өч сәгать барды, ләкин вакытыннан алда кайтып китүчеләр булмады. Тәслимә Низамины тамашачылар да ярата, кич буе алкышларга һәм чәчәкләргә күмделәр үзен. Иң югары бәя – тамашачы алкышы. Тәслимә ханымның концерты бик югары бәяләнде.


  Без Инстаграмда

Фикерләр








Шоу-бизнес

Марат Галимов: “Артур-Марат” дуэтын таркатучы мин түгел

“Казан егетләре” төркеменең һәм “Артур-Марат” дуэтының экс-солисты Марат Галимов "Татар-информ"га интервьюсында "Артур-Марат" дуэты таркалу буенча үз аңлатмасын бирде һәм Артур Минһаҗевның интервьюсына фикерен белдерде.

Шоу-бизнес

Гөлназ Сираева: “Ирем белән аерылышсак та, дуслар булып кала алдык”

“Кайтабыз да китәбез шул, безне дә аңла инде”, - дигән җыр җырчы Гөлназ Сираевага татар эстрада сәхнәсендә үз урынын булдырырга ярдәм итте. Сез әлеге җырны хәтерлисезме? Гөлназ турында популяр иде дип әйтү дөрес микән? Ни өчен ул 7-8 елга сәхнәдән югалып торды? Аның шәхси тормышында нинди үзгәрешләр бар? "Интертат" Гөлназның үзе белән аралашты.

БАШКА ЯҢАЛЫКЛАР

Интертат.ру / Intertat.ru © 2001 - 2019 Әлеге ресурста 16+ категорияләренә керүче мәгълүмат булырга мөмкин

"ТАТМЕДИА" АҖ филиалы "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының Интертат.ру / Intertat.ru республика электрон газетасы редакциясе".

Адрес: 420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт. Телефон: +7 (843) 222-0-999 (1304)
E-mail: info@tatar-inform.tatar

Шәхси мәгълүмат
"ТАТМЕДИА" АҖнең коррупциягә каршы сәясәтен раслау турында
Коррупция фактлары турында хәбәр итү өчен: shamil@tatar-inform.ru

Генераль директор Садыйков Шамил Мөхәммәт улы.
Баш редактор Латыйпов Рәмис Нурмөхәммәт улы.
Шеф-редактор Исмәгыйлева Алсу Җәүдәт кызы

Гаммәви матбугат чарасын теркәү турындагы таныклык Россиянең элемтә, мәгълүмати технологияләр һәм гаммәви коммуникацияләрне күзәтчелек хезмәте тарафыннан 2012 елның 10нчы маенда бирелде. Таныклыкның номеры - ЭЛ № ФС77-49790.
Материалларны тулысынча яки өлешчә куллану бары тик редакциядән язмача рөхсәт булганда гына мөмкин.
"Татмедиа" республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән чыгарыла