Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Без Азат белән йоклап йөрмәдек..." Гөлсирин Абдуллина, хыянәт итүдә гаепләп, Абитовны ташлаган

Гөлсирин белән Азат турындагы имеш-мимешләр чын булып чыкты. Алар арасында дөрестән дә мәхәббәт булган. Мәхәббәтнең дә ниндие бит әле! Таһир-Зөһрә, Хөсрәү вә Шириннәрнеке кебек Азат белән Гөлсирин мәхәббәте. Нәкъ шундый ук чиста, саф, эчкерсез мөнәсәбәтләр турында ачылып сөйләде Гөлсирин Абдуллина. Азатның каһәр суккан хыянәте булмаса, яшьләр өйләнешкән дә булырлар иде, бәлки. Бу хакта ул "Татар-информ" хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
"Без Азат белән йоклап йөрмәдек..." Гөлсирин Абдуллина, хыянәт итүдә гаепләп, Абитовны ташлаган

"Үзем күрмәдем әлбәттә. Телефоныма смс җибәрделәр. Ул вакытта Азат минем янда түгел иде" - ди Гөлсирин.

- Гөлсирин, күптән түгел үзеңнең инстаграм битеңә бер егет белән төшкән фото куйдың. Кем ул?

- Бик чибәр, акыллы егет. Хәзерге вакытта без аның белән бик якын аралашабыз. Әлегә өзеп кенә бер ни дә әйтә алмыйм, алдагысын вакыт күрсәтер.

- Менә яңалык! Инде күпләр сезне Азат белән өйләндереп куйганнар иде. Дөресен әйт әле, Азат белән сезнең арада мәхәббәт булдымы?

- Әйе, безнең арада мәхәббәт булды, бер-беребезне яратып йөрдек.

- Кешедән качып йөрмәгәнсездер бит, ни өчен хисләрегезне моңарчы яшердегез?

- Егет белән кыз булуыбызны яшереп йөрдек, чөнки мәхәббәт тынычлык ярата диләр. Аннары без бергә эшләгәч, гастрольләрдә күп йөрибез. Үземнең дус кызларым, Азатны ошатып йөргән кызлар, минем төркемдәш егетләр аша "Сез бергә яшисезме әллә? Йоклап йөрмисезме?" дип күп сораша башладылар соңгы вакытта. Ышанмыйлар безгә, көнләшүчеләр бик күп булды.

- Чынлыкта Азат белән бергә яшәмәдегезме соң?

- Юк, нинди бергә яшәү?! Минем ул хакта уйлаганым да булмады. Безнең турыда теләсә нинди гайбәт чыгарып, кешеләр аша мөнәсәбәтләребезне тикшереп йөргән кызларга ачык итеп әйтәм: Без Азат белән бергә тормадык, йоклап йөрмәдек! Безнең арада мәхәббәт булды, минем өчен мәхәббәт йоклап йөрүгә корылмаган. Үземне андый бер көнлек кызлар рәтенә кертмим.

- Азатка кадәр йөргән егетең бар идеме?

- Әйе. Аның белән аралар ерак иде. Ул Пермьдә, ә мин Казанда. Ул вакытта бәлки шушы ара ераклыгы безне якынайткандыр дип уйлыйм хәзер. Сагынышып күрешә, ул очрашу көннәрен санап кына, зарыгып көтеп ала торган идек. Шуннан соң ул миңа якынрак булам дип Казанга күченеп килде. Эш тапты, фатир, машина алды. Инде бөтен уем белән аңа кияүгә чыгам, мин аны яратам дип уйлап, канатланып, хисләргә бирелеп йөрдем. Ул Казанга күченеп килеп, ешрак күрешә башлагач, бер-беребезгә булган хисләр үзеннән үзе сүнде. Мин аны бер ничек тә гаепләп әйтә алмый, ул минем өчен бик күп тырышты. Ләкин тормыш без уйлаганча гына бармый, менә шулай үзгәреп куйды.

- Бәлки син ул вакытта үзең дә сизмәстән Азатка гашыйк булып куйган булгансыңдыр?

- Юк, ул вакытта Азат белән бик якын дуслар идек. Аның кызы бар иде. Без һәрвакыт бер-беребезгә эч серләребезне сөйләп, бушана идек. Азат миңа гел киңәшләр бирә иде. Дөресен генә әйткәндә, ул дуслыкның ничек мәхәббәткә әйләнеп киткәнен үзебез дә сизми калдык. Азат кызы белән аерылышкач, аңа үземнең дус кызларым арасыннан яхшы кыз эзләп утырганым да булды хәтта.

- "Әллә нинди язмыш" җырын дуэт итеп башкарган вакытта йөри башлаган идегезме әле?

- Юк. Әлеге җырны яздырган чагында кайчан да булса бергә булырбыз дип башыма да китермәдем. Нәкъ җырдагыча килеп чыкты да, әллә нинди язмыш булды...

- Азат белән дуэтыгызны уңышлы килеп чыкты дип саныйсыңмы?

- Халыкка ошады. Тамашачы җылы кабул итеп, яратып тыңлый икән уңышлы дип санамый мөмкин түгел.

- Азат парларын еш алмаштыра. Күптән түгел генә Айбикә Фәттахова белән мәхәббәт уйнап, клип чыгарды. Аннан соң Айсылу Габдинова белән дуэт башкарды. Көнләштеңме?

- Минем урында егетен яраткан һәр кыз көнләшер иде инде. Эчтән генә көнчелек чеметеп алды, яшермим. Айбикә ул безнең хуҗаның кызы, Азат белән аларны бары тик эш кенә бәйли ала. Ә Айсылуга килгәндә, без барыбыз да бергә эшлибез, бер-беребезнең күз алдында.

- Синеңчә, Азат белән Айсылуның дуэты сезнекеннән яхшырак чыктымы, әллә киресенчәме?

- Ике дуэт та үзенчәлекле. Безнеке яхшырак, сезнеке начаррак дип чагыштыра алмыйм. Төп сүзне тамашачы әйтә. Без барыбыз да халык өчен эшлибез.

- Сезнең шундый саф, чиста, эчкерсез мәхәббәтегезгә ни булды соң? Азат белән аерылышуыгызның сәбәбе нидә?

- Хыянәт.

- Кайчан булды бу хәл?

- Бер ай элек.

- Азат хыянәт итте мени?

- Үзем күрмәдем, әлбәттә. Телефоныма смс җибәрделәр. Ул вакытта Азат минем янда түгел иде.

- Азатның үзе белән сөйләштеңме, бу гамәлен ничек аңлата?

- Ул кире кага.

- Дошман сүзе генә түгелме икән?

- Белмим, буталдым инде. Мин бөтен кеше белән дә ачылып сөйләшәм, барысына да ышанам. Шундый ышанучан, бер катлы булуым харап итә дә. Барысының да асылына төшенер өчен миңа вакыт кирәк.

- Бу Азатның тәүге хыянәтеме?

- Әйе. Йөргән вакытта хыянәт турында күп сөйләшә идек. "Гөлсирин, синең кебек кызга беркайчан да, берничек тә хыянәт итеп булмый", - дип әйтә иде ул.

- Азат тышкы кыяфәте буенча шәп егетләр рәтендә йөри. Андый озын буйлы чибәрләр эстрадада санаулы гына. Кызлар кызыга торгандыр инде...

- Килешәм, ул бик чибәр. Әйе, аңа бик күп кызлар язалар, шалтыраталар, чакыралар. Ләкин ул андыйларга бер дә игътибар бирми, шулай тиеш кебек кабул итә иде. Ничек кенә булса да, бу юлы ул сүзендә тормады.

- Яратасыңмы?

- Ни дип җавап бирергә дә белмим. Хисләрнең ташыган чагы. Ашыгып җавап биреп ялгышырмын да кебек. Миңа башта барысын да бизмәнгә салып үлчәргә кирәк. Егет өчен елап утырыр чак түгел хәзер,дәүләт имтиханнарын биреп йөрим. Быел укуымны тәмамлыйм. Ни булса да хәерлесе булсын дип телим, Аллаһтан сабырлык сорыйм!

PS. "Гөлсириннең Азат хыянәт итте" дигән сүзләре дөресме дип сорагач, Азат: "Без комментариев", - дип кенә җавап бирде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100