Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габделфәт Сафин җырчы Гөлназ Сираеваның җырын башкарган өчен гафу үтенергә җыена

Җырчының йөзе дип атый торган җырлар була. “Җыр җырчыны үзе таба”, дип юкка гына әйтмәгәннәр. “Кайтабыз да китәбез шул” диюгә, күпләрнең күз алдына җырчы Гөлназ Сираева килеп баса торгандыр. Ләкин бу җырны үзенең концертларында Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафинның башкаруы ачыкланды. Әлеге җырны кем-кемнән “урлаган” соң? “Интертат” шуны ачыклады.

news_top_970_100
Габделфәт Сафин җырчы Гөлназ Сираеваның җырын башкарган өчен гафу үтенергә җыена

Җырчылар арасында бер-берсенең җырларын урлап җырлау "гадәте" бар. Җырчы Гөлназ Сираеваның да шушындый күңелсез хәлгә юлыкканын ачыкладык. Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин аның “Кайтабыз да китәбез шул” җырына хуҗа булып куйган.

 Әлеге җырның сүзләрен күренекле шагыйрь Роберт Миңнуллин, көен танылган композитор Оскар Усманов иҗат иткән. Ватсаптагы роликта бу җырны Габделфәт Сафин башкаруында күргәч, Гөлназ Сираева хитын бүләк иткәнме әллә дип уйлаган идек. 


"Әни истәлегенә багышланган җыр"

Гөлназ Сираева бу җырны башкарырга үзеннән рөхсәт сорамауларын әйтте. Ул үзенең хитын башка җырчы башкаруы турында танышларыннан, иҗатын сөючеләрдән килгән хатлардан укып белгән икән.

Гөлназ Сираевага бу җыр бик якын, чөнки ул аны әнисе истәлегенә багышлап җырлый.

- Кызганыч, әнием арабыздан бик иртә китеп барды. Аңа 48 яшь кенә иде әле. Безнең өчен бу көтелмәгән хәл булды. Гомумән, әти-әниләрне югалту бик зур хәсрәт. Ләкин иртә китеп баруын икеләтә авыр кичердек. Аның кинәт йөрәге туктады, инфаркт кичереп вафат булды. Бу шулкадәр тиз булды, без берни дә эшләргә өлгермәдек. Әнинең йөрәге элек тә авыртты, хастаханәләрдә дәвалану уза иде. Язмышыңа язылган алдыңа килә, диләр бит. Якын кешебез 2004 елда гомерлеккә китеп барды... 

Ел ярым узганнан соң, “Кайтабыз да китәбез шул” дигән җыр язылды. Беренче чиратта танылган композитор Оскар Усмановка мөрәҗәгать иттем, чөнки ул күпчелек хитларның авторы. Аннан соң шигырьләр эзли башладым, Татарстанның халык шагыйре Роберт абый Миңнуллинның китабын укыдым. Әлеге китапта “җыр текстлары” дип язылган аерым бер бүлекне күрдем, шигырьләрнең күбесенә җырлар иҗат ителгән иде. Ә бу шигырь күптәннән язылган булса да, ничектер читтә калган. Нәкъ менә мине көткән кебек...

Бу җыр өчен авторларга чиксез рәхмәт сүзләрен ирештерәм. Әниләргә багышлап язылган булгач, шунда ук күңелемә кереп калды. Әни белән бәйле истәлекләр искә төште. Ул Минзәләдә тора, минем Казанда укып йөргән чагым. Чыннан да, әти-әни янына ашкынып кайта торган идек. Ул вакытта бит кәрәзле телефоннар да юк, гел аралашып торырга мөмкинчелек булмады. Бик сирәк, туган якларга елына 3-4 тапкыр гына кайта идем. Шуңа күрә бу шигырь миңа бик якын тоелды һәм аны әнкәйнең истәлегенә багышлап яздырдым. 

Бу җырга әниемә булган бөтен хисләремне, яратуымны керттем. Ул минем күңел халәтемә туры килә. Аны башкарганда һәрвакыт якын кешем күз алдыма килеп баса. Әни мине җырчы итеп күрергә бик хыялланган иде, 5 яшеннән мине музыка мәктәбенә йөртте. Аның хыялы чынга ашты. Әлеге җыр минем “визит карточка”га әйләнде, аның ярдәмендә танылу алдым. 60 тан артык җырым бар, ләкин тамашачы “Кайтабыз да китәбез шул” җырын аеруча яратып кабул итә. Концертларда һәрдаим әлеге җырны башкаруымны сорыйлар. 12 ел дәвамында бу җырны башкарам. Ул кайдадыр онытылып та калмады, гел минем белән янәшә бара. 

 

Гөлназ Сираева җырның авторы Роберт Миңнуллин белән

"Кем-кем, әмма Габделфәт Сафин алай эшләр дип көтмәгән идем"  

- Бу җырны Г. Сафин башкаруын каян белдең? – дип сорадым Гөлназдан.

- Тамашачылар хәбәр итте, бу җырны Габделфәт Сафин үзенең Чаллыда узган концертында башкарган. Ул вакытта миңа бик кыен булды. Әлбәттә, татар эстрадасында башкаларның җырын җырлап йөрү бар ул, сирәк күренеш түгел. Ләкин аны рөхсәт сорап эшләргә кирәк бит инде. “Бу җыр миңа ошады, җырлыйм әле?” – дип сораган булса, мин каршы да килмәгән булыр идем. Миннән, яки авторлардан рөхсәт сораган булса, аның кадәр үк хәтерем дә калмаган булыр иде. Роберт абый белән Оскар Усмановтан да сорамаган, берсе дә белми. 

Кем-кем, ләкин Габделфәт абый Сафин алай эшләр дип һич тә көтмәгән идем. Халык артисты, дәрәҗәле җырчы... Алай эшләргә ярамаганлыгын белә бит ул. Төгәл генә тагын кайларда әлеге җырны башкарганын әйтә алмыйм, ләкин бер сезон җырлаган ул аны. Бу хакта бик күпләр әйтте, видеога төшереп җибәрүчеләр дә булды. Әниемә багышланган җыр булгач, шулкадәр йөрәгемә үтте. Үзәгем өзелә, минем якын әйберемне тартып алган кебек булды. Башка җырымны алып җырласалар да күңелле булмас иде. Мин низаг һәм шау-шу чыгарырга теләмим, шуңа күрә аның белән бу хакта сөйләшмәдем. Барысын да тыныч юл белән хәл итәсем килә. 

"Җыр Гөлназның үз исемендә булса, ул бүген үк Габделфәткә дәгъва белдерә ала"

"Татар-информ” хәбәрчесе Россия авторлык җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы директоры Зөфәр Хәйретдинов белән дә аралашты. Ул Габделфәт Сафин авторлык хокукларын бозмаган, чөнки җырга Гөлназ хуҗа түгел,  дип саный.

- Габделфәт Сафин бу җырны урламаган, ул аны башкарырга хокуклы. Чөнки “Кайтабыз да китәбез шул” җырын Гөлназ Сираева тулысынча сатып алмаган, аның авторлык хокуклары юк. Ахырдан үпкәләп йөрмәс өчен барлык таләпләргә буйсынып, җырны сатып алырга кирәк булган. Бүген әлеге җыр ирекле кулланылышта, аны башка артистлар да җырлый ала. Артист РАО (Россия авторларының милки хокукы) белән килешеп ул җырны башкара икән, бернинди хокук бозулар да юк.

Артистлар күп очракта җыр авторлары белән килешү төзи. Ягъни, бу җырны үзе генә башкара алсын өчен. Автор һәм җырчы җырның бәясе, авторлык хокукларының вакыты, күләме (өлешчәме, бөтенләйгәме) турында ике арада килешү төзергә тиеш. Габделфәтнең әлеге җырны башкаруын ишеткәч, Оскар белән элемтәгә кердем. “Син Гөлназ белән килешү төзедеңме?” – дип сорадым. Ул: “Юк, безнең арада бернинди килешү дә булмады”, - диде. Шуңа күрә әлеге җыр Оскар Усмановныкы булып санала. Кайсы җырчыга тапшырырга тели, үзе хәл итә. Габделфәт җырны законлы рәвештә кулланган, аның бернинди дә гаебе юк. Җыр Гөлназның үз исемендә булса, ул бүген үк Габделфәткә дәгъва белдерә ала. 

Гөлназ Сираева Зөфәр Хәйретдиновның сүзләрен кире какты.

- 12 ел җырлап йөргәннән соң, бу җырга бернинди хокукларым юк икәнен ишетү бик сәер. Бу җырның авторлык хокуклары Оскар Усмановта һәм миндә. Мин аны сатып алдым. 2006 елда бу җырны мин 30 меңгә сатып алдым. Ул вакыттагы 30 мең сум 1 мең доллар тәңгәл иде. 12 ел җырлап йөргәч, мондый хәлгә очрармын дип бер дә көтмәгән идем. Без Оскар белән телдән генә килешкән идек. Габделфәт Сафинның видеосы кулга килеп эләккәч, мин Оскар Усманов белән күрешеп сөйләштем, без 12 ел элек телдән килешкәнне язмача килешү итеп төзергә булдык. Безнең килешү үз көчендә, - диде ул.




Габделфәт Сафин: "Бу зур проблема түгел"

Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин җырчы кызны үпкәләтергә теләмәвен әйтте. Шуңа күрә шушы көннәрдә ул аннан гафу сорарга җыена.

- Ул Роберт абый Миңнуллиннның җыры бит, мин аннан рөхсәт алдым. Ул каршы килмәде. Аның белән әле генә сөйләштек, ул мине үзенең юбилеена чакырды. “Габделфәт, минем “Кайтабыз да китәбез шул” дигән җырымны башкаргансың икән, кешеләрдән ишеттем. Ярый, ярый, җырла”, – дип әйтте. Әлеге җырны альбомга кертмәдем, бары тик концертларымда гына җырлап кына күрсәттем. Мин ул җырны яраттым, шуңа күрә башкарасым килде. 

Минем “Язмыш” дип аталган җырымны Әлфинә Әзһәмова җырлады әле, мин аңа сөендем генә. Синең җырыңны башкаралар икән, әйбәт бит инде. Бу җыр да тирән мәгънәле, аны кем башкарса да ярый. Мәсәлән, еллар узган саен бу җырны яшь башкаручылар җырлый башлар. Ул аларга да үпкәләр иде микән? Гомумән, Роберт абыйның җырларын мәңге җырларга була. Алар барысы да тирән эчтәлекле. “Әнкәмнең догалар” җырын гына алыйк, аны бит гомер буе җырларга була. Мин түзә алмадым, әниләргә багышланган җырлар берәүне дә битараф калдырмый бит. Минем дә әнием вафат.

Гөлназның телефон номерын табып, шалтыратып, гафу сорармын. Минем аңа карата хөрмәтем зур, бу җырны ул бик матур башкара. Башка артист җырласа, әлеге җыр миңа алай ук тәэсир итмәгән булыр иде. “Синең җырыңны бик яраттым, рөхсәтсез башкарганым өчен гафу ит”, – диярмен. Бу бит зур проблема түгел, шуңа күрә барысын да аңлатырмын.

Халык артисты җырчы кыздан гафу үтенерме-юкмы, анысын вакыт күрсәтер. Юридик яктан караганда, бәлки Габделфәт Сафин җырны урламагандыр, ул аны башкарырга, бәлки, хокуклыдыр. Ләкин артистны һәм аның хезмәтен хөрмәт итәргә кирәк бит инде. Гөлназ Сираеваның хәлен аңларга була. 

Беренчедән, әлеге җырны ул популяр итте. 

Икенчедән, җыр әнисе истәлегенә багышлап язылган. 

Өченчедән, Габделфәт Сафинның хатыны Рузилә ханым кешенең җырын үзләштерүгә кискен каршы булуы белән билгеле. Габделфәт Сафинның "Кычыткан чыпчыгы" җыры бар. Рифат Зарипов та шуңа аваздаш "Кычыткан чыпчыгы" дигән җыр башкарды. Рузилә Сафина "Интертат"ка шагыйрә Эльмира Җәлилованы тәнкыйтьләп: "Бу – урлау... Шагыйрә булгач, бөтенләй оят инде бер-береңнең язганнарыңны урлау", - дигән иде. Ә бит Эльмира Җәлилова шигырьнең нибары бер юлын гына үзләштергән иде!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100