Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гөлназ Асаева Алия Карачуринаны үз исеме белән пиар ясауда гаепли: "Ришатка нәкъ Алия кебек кызлар кирәк"

Яшь җырчы Гөлназ Асаева турында төрле имеш-мимешләр, гайбәтләр һаман тынмый. Хәтерләсәгез, күптән түгел генә “Интертат” сайтында Ришат Төхвәтуллин төркемендә җырлаучы Алия Карачурина белән әңгәмә басылып чыкты. Җырчы кыз анда Гөлназ белән аралашмавын һәм Ришатның үзе янында тыйнак кыз күрергә теләвен әйтте. Туры сүзле Гөлназ Асаеваны әлеге сүзләр битараф калдырмаган... Ул Интертатка бу хакта фикерен белдерде.

news_top_970_100
Гөлназ Асаева Алия Карачуринаны үз исеме белән пиар ясауда гаепли: "Ришатка нәкъ Алия кебек кызлар кирәк"

- Гөлназ, Алия Карачурина әйткәннәр белән килешәсеңме?

- Теләсә нинди, тузга язмаган сүз сөйләүчеләр бик күп инде ул. Элегрәк игътибар итә, бик нык борчыла, уйлый идем. Хәзер җиңел кабул итергә өйрәндем, чөнки эстрадада аның ише әйберләр күп булачак. Һәрвакыт кеше алдында йөрибез бит, кем нәрсә сөйли ала, шуны сөйли инде. Җырчылар арасында да көндәшлек бар, алар да шуңа күрә тыныч кына утыра алмый. Тормышка ал күзлек аша карыйм, артык нерваны бетермәскә тырышам. Сөйлиләр икән, мин алардан алда барам.

Алиянең әңгәмәсен укыдым. Күрәмсең, ул минем исем аша танылмакчы була. Моны кечкенә генә пиар алым дип атар идем.



- Халык сезне Ришат Төхвәтуллинны бүлешә алмый дип сөйли.

- Анысы бөтенләй булмаган, көлке сүз инде. Мин бервакытта да, үз дәрәҗәмне төшереп егетләр артыннан чабып, кем беләндер бүлешеп йөрмәячәкмен. Ришатка карата мәхәббәт хисләрем күптәннән бетте. Ул минем беренче мәхәббәтем булып калды, шул гына. Чынлап та, Ришатка нәкъ Алия кебек кызлар кирәктер.

- Алиягә үз фикеренне әйттеңме?

- Юк, аңа бернәрсә дә әйтмәдем. Андый вак-төяккә игътибар итәргә теләгем дә, вакытым да юк. Күзгә карап, турыдан-туры әйтеп сөйләшкәннәрен яратам. Социаль челтәрдә пычрак атып ятучыларны аңламыйм, бу дәрәҗәңне төшерү һәм үз исемеңне пычрату гына.



Кызганыч, Алия минем хакта бик начар сүзләр яза, беренче очрак кына түгел инде бу. Имеш мин беркем дә түгел, концертларымда заллар җыя алмыйм. Миңа аның смс хәбәрләрен фотога төшереп җибәрәләр, үз күзләрем белән күрмәсәм, ышана да алмас идем. Минем нинди начарлагым тигән икән аңа? Алияне бик нык хөрмәт итәм, тавышы үзенчәлекле, моңлы. Ул башкарган җырларны яратып тыңлыйм.

Нәрсә дип әйтим инде? Алиягә бары тик уңышлар гына телим, киләчәктә минем кебек тулы заллар җыярга язсын аңа.

- Социаль челтәргә начарлык теләп язучылар күп дисең. Нәрсә язалар соң?

- Начарлык теләүчеләр бик күп. Хәзерге заман кызларына шаккатам, нинди начар сүзләр генә язмыйлар. Соңгы арада мине нәкъ менә кызлар “атакуют”. Аларның яратып йөргән егетләре миңа язгач, лайк куйгач, дөнья бетә бугай. Минем ни гаебем бар икән соң? Үзем алар белән беренче булып аралашсам, “флиртовать" итсәм бер хәл. Миңа теләсә нәрсә язганчы, егетләрен тыйсыннар! Барлык проблемалар да кызларның үзләреннән башлана. Никахсыз йоклап йөриләр дә, аннан егетем читкә карый дип зарланалар. Хатын-кыз һәрвакытта да табышмак булып калырга тиеш. Шул очракта егет аны үз ягына каратыр өчен барысын да эшләячәк, ихтирам итеп торачак.

- Соңгы арада үзең дә тик тормыйсың. “Instagram” челтәренә мәхәббәт тулы якты хисләргә бай шигырьләр урнаштыра башладың. Әллә гашыйк булдың инде?

- Барлык серләрне дә чишеп бетерәсем килми, болай да сөйләүчеләр җитәрлек. Әлегә минем өчен мәхәббәт икенче планга күчте, тулысынча иҗат дөньясында кайныйм.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100