2020 елда арабыздан китүчеләр: Татарстан һәм татарлар кемнәрне югалтты? | intertat.tatar

2020 елда арабыздан китүчеләр: Татарстан һәм татарлар кемнәрне югалтты?

Ни кызганыч, үлем сәбәпләре исемлегенә 2020 елда тагын бер сәбәп - коронавирус афәте өстәлде. Шул covid-19 аркасында вакытсыз китеп баручылар күп булды. Фаҗига корбаннары да бар. "Интертат" 2020 елда вафат булучыларны барлады.

ГЫЙНВАР

6 гыйнвар

«Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» ДБУ директоры Марсель Баһавиев 62нче яшендә вафат булган.

Марсель Баһавиев 1959 елның 3 гыйнварында Татарстан АССРның Әгерҗе районы Биектау авылында туган.

2005 елдан Марсель Баһавиев «Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Хуҗалык идарәсе» дәүләт бюджет учреждениесен җитәкли.

6 гыйнвар

Җырчы, тамада, ике бала анасы Гөлчәчәк Кәлимуллина вафат.

20 гыйнвар

Теләче районы Шәдке авылы имам-хатыйбы Фәрит хәзрәт Шәйхиев вафат.

28 гыйнвар

Танылган журналист, гомерен журналистикага багышлаган шәхес, бик күп басмаларда җаваплы вазифалар биләгән, редактор булган кеше, язучы, психология фәннәре кандидаты Хөсәен Вәлиәхмәтов вафат.

Язучы һәм журналист Хөсәен Хәсән улы Вәлиәхмәтов 1950 елның 22 декабрендә Әлмәт шәһәрендә туа.

Журналистлык хезмәтен Х.Вәлиәхмәтов 1973 елда «Татарстан яшьләре» газетасының әдәби хезмәткәре сыйфатында башлый. Бу редакциядә ул 1985 елга кадәр эшли, аннан бер ел телевидение һәм радиопрограммалар редакторы, ә 1986 елдан 1989 елга кадәр «Социалистик Татарстан» (хәзерге «Ватаным Татарстан») газетасында хезмәт итә. 1998 елдан Х.Вәлиәхмәтов «Мәгърифәт» газетасын җитәкли.

30 гыйнвар

Санкт-Петербург шәһәрендәге татар яшьләре клубы җитәкчесе Рөстәм Хучашев вафат булган.

Рөстәм Хучашев 1969 елның 27 октябрендә туган. Соңгы елларда Төньяк башкалада татар һәм башкорт кичәләрен актив оештыручыларның берсе булган. Ул «Питер буйлары» татар яшьләре клубын оештырырга ярдәм иткән.

ФЕВРАЛЬ

2 февраль

Алтынчы чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутаты, республикадагы иң зур авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе — «Кырлай» агрофирмасы директоры Габделхәй Кәримов 59нчы яшендә вафат булды.

Габделхәй Кәримов 1961 елның 1 августында туган.

Кәримов 2019 елның сентябрендә республика парламенты депутаты итеп сайланды. Ул ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы иде. Шулай ук «Бердәм Россия» фракциясе составына керде.

7 февраль

РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин Лаеш районындагы Матюшино бистәсе янында вертолетта һәлакәткә очрап һәлак булды.

Айрат Нәҗип улы Хәйруллин 1970 елда Казанда туган. 4 чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутаты. Дәүләт Думасының аграр сәясәт буенча комитеты рәисе урынбасары. Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый, туганы Илшат белән «Эдельвейс» сәүдә челтәрен оештыра. 1996-2003 елларда «Кызыл Шәрык» сыра компаниясе җитәкчесе.

23 февраль

Кафил Әмиров 1949 елның 24 маенда ТАССРның Тәмте районы (хәзерге Югары Ослан районы) Нариман авылында туган. 2000-2013 елларда Татарстан Республикасы прокуроры булып эшләде. Кафил Әмиров ведомствода эшләү дәверендә үзен югары квалификацияле юрист, принципиаль һәм җаваплы җитәкче буларак күрсәтте, законлылыкны ныгыту һәм хокук тәртибен тәэмин итүгә зур өлеш кертте, дәрәҗәле бүләкләргә лаек булды.

МАРТ

3 март

Журналист һәм язучы Госман Гомәр вафат.

Госман Гомәр улы Гомәров (1933 елның 10 гыйнвары, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Балык Бистәсе районы, Шикнәү Чирмешәне) — журналист, язучы-прозаик. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1991), Х. Ямашев һәм Ф. Хөсни исемендәге әдәби премияләр лауреаты, «Шәрәфле аксакал» медале иясе. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

13 март

83нче яшендә танылган композитор Ренат Еникеев вафат булды.

Ренат Еникеев — пианист, композитор, җәмәгать эшлеклесе. 1937 елның 13 июнендә Казанда туган. 11 яшендә 6нчы балалар музыка мәктәбенә укырга керә, анда фортепианода уйнарга өйрәнә. 1952 елдан 1956 елга кадәр Казан музыка училищесында укый, 1956 елда Казан дәүләт консерваториясенә укырга керә.

13 март

«Татспиртпром» компаниясенең элеккеге җитәкчесе, танылган эшмәкәр Ирек Миңнәхмәтов вафат булды. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул тромб өзелү нәтиҗәсендә үлгән.

Ирек Миңнәхмәтов Казанда туган. 2008-2010 елларда — Казан шәһәре Думасы депутаты. 2010 елдан 2012 елга кадәр Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром» ААҖ генераль директорының коммерция мәсьәләләре буенча урынбасары булып эшләде. 2012 елның августыннан шул ук елның октябренә кадәр — «Татмедиа» ААҖ генераль директоры, 2012 елдан 2015 елга кадәр — «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе. 2015 елның гыйнварында Ирек Миңнәхмәтов «Татспиртпром»ны җитәкли һәм 2020 елның гыйнварына кадәр аның генераль директоры була.

21 март

Әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор Резеда Ганиева вафат.

Резеда Кадыйр кызы Ганиева — әдәбият галиме, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1932 елның 25 октябрендә (13 ноябрь) Яшел Үзән районы Кече Шырдан авылында туган.

23 март

«Росгосстрах-Татарстан» ҖЧҖнең элеккеге генераль директоры Фәрит Хәммәдиев 50 яшендә вафат булды.

Фәрит Хәммәдиев 2015 елдан ERGO иминият компаниясе директоры булган иде. Аңа кадәр ул Киров өлкәсендә «Росгосстрах» ААҖ белән җитәкчелек итте. 2007 елның сентябреннән 2015 елга кадәр ул «Росгосстрах-Татарстан» ҖЧҖ генераль директоры вазифасын башкарды.

27 март

Халык шагыйре Роберт Миңнуллин вафат. Роберт Миңнуллин 72нче яше белән бара иде. Каты авыру белән көрәште.

Роберт Мөгаллим улы Миңнуллин 1948 елның 1 августында Башкортстанның Илеш районында туган. Озак еллар «Яшь ленинчы» («Сабантуй») газетасын җитәкләде. 1988-1994 елларда — Татарстан Балалар фонды рәисе. 1995-2014 еллларда — Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты иде.

АПРЕЛЬ

1 апрель

Озакка сузылган авырудан соң шагыйрь, прозаик, публицист Равил Вәлиев вафат булды.

Равил Вәли — татар язучысы, журналист, СССР Язучылар берлеге әгъзасы (1978), Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (2000), Татарстан Язучылар берлегенең Фатыйх Хөсни исемендәге (2010) премия лауреаты.

5 апрель

Казан мәдәният институты профессоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Садриева Фирдания Исмәгыйль кызы 75 яшендә вафат булды.

Фирдания Садриева озак еллар Казан мәдәният институтында Театр факультетын җитәкләде. 

16 апрель

Чаллыда 96 яшендә ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе, тыл ветераны, Чаллының мактаулы гражданины, сәнгать училищесының беренче директоры Зөфәр Мостафин вафат булды.

Зөфәр Мостафин 1923 елның 29 августында Уфа шәһәрендә туа. Аның үзенең беренче скрипкасын ун яшендә ясавын, кыллар урынына ат ялын куюын Чаллыда күпләр беләдер. Музыкага мәхәббәт аның киләчәген билгели.

21 апрель

Журналист Альберт Тәхавиев вафат. Аңа 68 яшь иде. Альберт Тәхавиевнең пенсиягә кадәрге соңгы эш урыны «Татар иле» редакциясе иде.

МАЙ

12 май

КДМУның педиатрия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасының атказанган табибы, хезмәт ветераны Зыятдинов Илгизәр Галимҗан улы вафат булган.

Илгизәр Зыятдинов 1942 елның 18 апрелендә Саба районы Олы Нырсы авылында туган. Ул озак еллар дәвамында сәламәтлек саклау өлкәсендә эшләп, Татарстан һәм Россия педиатриясен үстерүгә зур өлеш керткән. Аның фәнни хезмәтләре фәнни даирәләрдә югары бәяләнә.

15 май

КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының беренче директоры, күренекле тюрколог Җәмил Зәйнуллин вафат булган.

Габделҗәмил (Җәмил) Габделхак улы Зәйнуллин — филология фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе. 1946 елда Чирмешән районы Иске Кади авылында туган. Ул — татар телендәге дини хезмәтләрне өйрәнгән белгеч, гарәп һәм фарсы теллләрен өйрәнү буенча методик кулланмалар авторы.

ИЮНЬ

3 июнь

Шактый еллар Минзәлә татар дәүләт театрында эшләгән Татарстанның атказанган артисты Гөлшаһидә Сәләхова вафат.

3 июнь

Көрәшче Ильяс Галимов вафат.

Ильяс Галимов — 2015 елда көрәш буена дөнья чемпионы, күп тапкырлар Россия чемпионы. Аңа 44 яшь иде.

6 июнь

Озакка сузылган каты авырудан соң, күренекле татар язучысы Шаһинур Мостафин вафат булды.

Шаһинур Мостафин — шагыйрь, прозаик, публицист, журналист. 1948 елның 12 февралендә Татарстанның Мамадыш районы Арташ авылында туа. 1992 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1999). Иҗаты сугыштан кайтмаган солдатларны эзләп табу, аларның исемнәрен илгә кайтару, язмышлары турында язуга багышлана.

11 июнь

Әстерхан татар халык театры артисты Ринат Җәббаров 46нчы яшендә вафат булды.

16 июнь

Танылган язучы Әхмәт Дусайлы вафат. Язучыга 70 яшь иде.

Әхмәт Дусайлы (Әхмәтҗан Хәсән улы Хәмәдишин) 1949 елның 20 августында Татарстанның Мөслим районы Дусай авылында туа.

23 июнь

Чаллыда ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Алимова озак авырудан соң вафат булган. Аңа 85 яшь иде.

24 июнь

Арча районында 41 ел буе эшләгән табиб Дамир Сафин вафат.

29 июнь

Арча педагогия көллиятенең элекке директоры, элекке район башлыгы урынбасары, район ветераннар советы рәисе Наил Габдрахманов вафат.

Габдрахманов Наил Газиз улы 1953 елның 15 сентябрендә Арча районы Колачы авылында туган.

ИЮЛЬ

2 июль

Озакка сузылган каты авырудан соң, язучы Фәнил Галиев вафат булды. Фәнил Галиевка 2019 елның июлендә 80 яшь тулган иде.

5 июль

Озак еллар Мөслим район хастаханәсендә эшләгән табиб-педиатр, неонатолог Нассер Гассан Назим вафат.

7 июль

Чуашстан татар милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Гыйбатдинов вафат.

Гыйбатдинов Фәрит Абдулла улы — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты әгъзасы, Чуашстан Республикасы Комсомол районындагы сәнгать мәктәбе директоры, Чуашстан Республикасы татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, Чуашстан Республикасының милли эшләр буенча совет әгъзасы, «Урмай зәлидә» төрки дөньяның традицион мәдәнияте халыкара фестивале директоры. Чуашстанның һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Фәрит Гыйбатдинов 1959 елның 1 ноябрендә Чуашстанның Комсомол районына караган Урмай авылында туган.

9 июль

Адыгея Республикасының «Дуслык» татар милли-мәдәни җәмгыяте рәисе Аләм Ильясов вафат булды.

Аләм Шаһи улы Адыгеяның атказанган табибы, озак еллар Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Майкоп шәһәре халык депутатлары Советы депутаты иде. Ул чын мәгънәсендә Адыгея республикасында яшәүче милләттәшләребезнең юлбашчысы булды.

11 июль

Казан Дәүләт консерваториясе профессоры Альберт Әхәт улы Әсәдуллин вафат.

Альберт Әсәдуллин — Казан дәүләт консерваториясенең альт, виолончель һәм контрабас кафедрасы мөдире.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге республика һәм Габдулла Тукай исемендәге Тукай премияләре лауреаты, виолончелист, педагог Альберт Әхәт улы Әсәдуллин 2019 елда 70 яшен тутырган иде.

11 июль

Озакка сузылган каты авырудан соң, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә Фәйзрахманова вафат булды. 

13 июль

Оренбургта яшәүче Россия Герое Рәис Мостафин озакка сузылган авырудан соң вафат булды.

Демобилизациядән соң ул Оренбургка кайтып гаилә корып яши, кыз һәм ул үстерә. Ветеранннар җәмгыяте эшләрендә актив катнаша, «кайнар нокталардан» кайткан солдатлар белән эш алып бара.

19 Июль

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов вафат. Быел гыйнварда аның 90 яшьлек юбилее булган иде.

Фәрит Хатыйпов — Россия Гуманитар фәннәр академиясе академигы (1999), Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе (2000). 1982 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

Әдәбият галиме Фәрит Миргалим улы Хатыйпов 1930 елның 1 гыйнварында Татарстанның Актаныш районы Пучы авылында колхозчы гаиләсендә туа.

19 Июль

Шагыйрь һәм журналист Рөстәм Акъегет вафат.

Рөстәм Акъегет — Фәйзуллин Рөстәм Габдрахман улының әдәби тәхәллүсе. Ул 1951 елның 5 мар­тында Татарстанның Балык Бистәсе районы Бал­тач (Юлсубино) авылында хезмәткәр гаиләсендә дөньяга килә. 1974 елдан бирле Рөстәм Фәйзуллин Татарстан радио-телевидение системасында эшли.

21 июль

Татар журналисты, укытучы Сөләйман Нәҗмиев вафат.

22 июль

РСФСРның Халык мәгарифе отличнигы, Татарстанның атказанган мәктәп укытучысы Фәрхәт Зыятов вафат.

АВГУСТ

4 август

Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат.

11 август

93 яшендә Социалистик Хезмәт Герое Әнвәр Сафиуллин вафат булды.

Әнвәр Сафиуллин 1927 елда ТАССРның Әлмәт авылында туа.

Берничә тапкыр Әнвәр Сафиуллин КПССның Әлмәт шәһәр комитеты әгъзасы, Әлмәт шәһәр Советы депутаты итеп сайлана.

26 август

Күренекле татар галиме, татар исемнәре буенча танылган белгеч Гомәр Саттаров вафат.

Басма мәгълүматы буенча, галим соңгы көннәрдә хастаханәдә яткан.

Гомәр Фәйзрахман улы Саттаров 1932 елның 2 июлендә Яшел Үзән районы Мулла Иле авылында туа.

1962 елдан 2020 елга кадәр Казан дәүләт университетының татар теле кафедрасында эшли.

27 август

Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, язучы һәм нашир Мөдәррис Вәлиев вафат.

Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби тәхәллүсе — Салих Маннапов) — 1953 елның 30 маенда Әлки районы Яңа Камка авылында туган. Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М.Җәлил, Җ.Вәлиди, Г.Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ТАССР Совет язучылары берлеге (хәзерге Татарстан Язучылар берлеге) әгъзасы. 

30 август

30 августта Калининград өлкәсе имамы Хәлил хәзрәт Мөхлисов үпкә ялкынсынуыннан вафат булган.

Хәлил хәзрәткә август азагында 45 яшь тулган. Туган көнендә дә ул хастаханәдә яткан.

СЕНТЯБРЬ

8 сентябрь

Журналист Гөлнара Зиннәтуллина вафат. Гөлнара Зиннәтуллина, сигез ел яман шеш белән көрәшкәннән соң, үзенең фатирында вафат булды.

Гөлнара Хабул кызы Зиннәтуллина 1952 елның 7 апрелендә туган. 47 ел гомерен телевидениегә багышлаган журналист. Күпсанлы тапшырулар авторы һәм алып баручысы. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Улы белән килене аның янына хәлен белергә килгән булган. Әмма Гөлнара ханым ишек ачмаган. Шуңа күрә улы һәм килене тәрәзәдән керергә мәҗбүр булган.

8 сентябрь

Әлмәт театры актеры Фазыл Насыйбуллин вафат.

Фазыл Насыйбуллинның соңгы рольләре — үткән сезон премьералары «Микулай», «Көзге сере» һәм август аенда гына чыгарылган «Кайда минем илем?» спектакльләрендә. Театрдан Татарстанның халык артисты Рамил Минханов киткәч, аның рольләре дә Фазыл Насыйбуллинга тапшырылган булган.

9 сентябрь

Бик күп популяр җырлар авторы Гөлназ Даутова вафат булган.

Билгеле булганча, соңгы елларда Гөлназ яман чир белән авырды. Дуслары — җырчылар, шагыйрәләр аңа ярдәм итү йөзеннән берничә тапкыр хәйрия концертлары оештырган иде.

11 сентябрь

Чита шәһәре һәм Байкал аръягы мөселманнары җәмгыятенә нигез салган Рәшит Абдеев вафат.

Озак вакытлар Рәшит Абдеев Чита шәһәре мөселманнарының җирле дини оешмасын җитәкләгән, мәдрәсәнең чишмә башында торган.

14 сентябрь

Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева вафат булды.

Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елның 24 маенда Башкортстанның Борай районы Котлыяр авылында дөньяга килгән.

1976-1987 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә җырчы булып эшли. Аның репертуарында 1000ләп җыр бар, шулардан 200е татар халык җырлары.

14 сентябрь

Танылган галим, геофизик һәм ТР Дәүләт Советының элеккеге депутаты Ринат Харисов 71 яшендә вафат булды.

Ринат Харисов Татарстанның сәяси эшчәнлегендә актив катнаша. 2009 елдан 2014 елга кадәр ТР Дәүләт Советы депутаты булып тора.

24 сентябрь

Күренекле шагыйрь, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Әхмәт Рәшитов каты авырудан соң 84 яшендә вафат булды.

Шагыйрь һәм публицист Әхмәт Рәшит (Әхмәт Әхәт улы Рәшитов) 1936 елның 25 мартында Татарстан Республикасының Буа районы Яңа Чәчкап авылында дөньяга килә.

1961 — 1968 елларда Казан телевидение студиясендә — балалар өчен тапшырулар бүлеге мөхәррире, соңрак Лениногорск шәһәре телевидениесендә өлкән мөхәррир булып эшли. 1968 — 1974 елларда Татарстан радиосында башта — әдәби-драматик тапшырулар мөхәррире, соңга таба дубляж тапшырулары буенча өлкән мөхәррир булып эшли.

25 Сентябрь

Медицина хезмәткәрләре өчен русча-татарча сүзлек авторы, сәламәтлек саклау тармагы ветераны Нил Хәлфиев вафат.

Табиб 1939 елның 1 ноябрендә ТАССРның Буа районы Түбән Наратбаш авылында туа.

Нил Хәлфиев — Казан дәүләт медицина университетының ветераннар хәрәкәтенең актив әгъзасы, медицина өлкәсендәге бик күп алдынгы казанышлар, фәнни мәкаләләр, фәнни эшләнмәләр авторы, медицина фәннәре кандидаты.

28 сентябрь

28 сентябрьдә, Уфада 88 яшендә танылган шагыйрь, язучы һәм журналист Расих Ханнанов вафат булган. Әдәбиятка 50нче елларда килгән. Чәчмә һәм шигъри әсәрләр иҗат иткән, публицистик мәкаләләр язган.

Расих Нургали улы Ханнанов 1931 елның 28 октябрендә Башкортстанның Кырмыскалы районы Кырмыскалы авылында туган.

ОКТЯБРЬ

4 октябрь

Танылган диктор Илфат Абдрахманов вафат булды.

17 ноябрьдә Илфат Абдрахмановка 59 яшь тулган булыр иде. «Аны Татарстан телевидениесенең символы дип тә атыйлар! Илфат Абдрахмановны тамашачы телевизор экранында 1984 елда ук күрә. Күп еллар ТНВда хәбәрләр алып баручысы булып эшләде. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», диелә ТНВ каналы хәбәрендә.

7 октябрь

Ульяновск татар язучылары берләшмәсе рәисе, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, китаплар авторы Равил Шәфигуллин 78 яшендә вафат булган.

Равил Шәфигуллин — Сәхаб Урайский һәм Габделҗаббар Кандалый исемендәге әдәби премияләр лауреаты.

6 октябрь

Татарстанның атказанган табибы, Чаллыда танылган балалар хирургы Минхәбир Шәйдуллин вафат булган.

Минхәбир Шәйдуллин күп еллар 2нче санлы күп профильле балалар хастаханәсенең хирургия бүлеген җитәкли, автокаланың баш балалар хирургы була.

Минхәбир Шәйдуллин 49 ел медицина өлкәсендә эшләде.

11 Октябрь

Самара өлкәсенең элекке мөфтие, Үзәк Диния Нәзарәтенең баш казые Вәгыйзь хәзрәт Яруллин вафат. Ул күп еллар Самара мөселманнарының имамы, мөфти, региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын башкара.

Вагыйз Лотфулла улы Яруллин 1934 елда Татарстанның Аксубай районы Иске Ибрай авылында туа, Куйбышевка килеп эшли башлый. Иске мәчет дип аталучы намаз йортына имам-хатыйп итеп сайлана. 1991 елда инде ул Куйбышев мөхтәсибәте мөфтие, 1999 елдан региональ Диния нәзарәте рәисе, мөфти итеп сайлана.

2012 елда Вагыйзь хәзрәт региональ Диния нәзарәте рәисе вазифаларын калдыра һәм Үзәк Диния нәзарәтенең баш казые итеп сайлана.

13 Октябрь

Журналист, «Звезда Поволжья» газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов вафат.

12 октябрь

Язучы, Россия һәм Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Бөек Ватан сугышы ветераны Фәйзи Галиев вафат булган.

Фәйзи Әхмәт улы Галиев 1925 елның 2 июлендә Татарстан Республикасының Әтнә районы Түбән Шашы авылында крестьян гаиләсендә туа.

«Икмәк язмышы» (1984), «Авылым гадәтләре» (1989), «Әтнә ­– күңелем бишеге» (1998) документаль повесть жанрындагы әсәрләр авторы.

13 октябрь

Талантлы музыкант, виртоуз-баянчы Айнур Фатыйхов вафат.

17 октябрь

«Яңа Гасыр» телеканалында озак еллар оператор булып эшләгән Эдуард Сираҗетдинов вафат.

Эдуард Сираҗетдинов 1936 елда туган. 1960нчы еллардан оператор булып эшли башлый.

20 Октябрь

Шагыйрь, публицист, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Чиләбе татар конгрессы рәисе урынбасары булып эшләгән Ирек Сабиров вафат.

Ирек Нәгыйм улы Сабиров 1950 елның 14 апрелендә Татарстанның хәзерге Биектау (элеккеге Дөбъяз) районы Мәмдәл авылында туа. Ирек Сабиров, актив җәмәгать эшлеклесе буларак, узган гасырның 1990нчы елларында Еманжелинск шәһәрендә татар-башкорт мәдәни үзәген оештыра, озак кына еллар аның җитәкчесе вазифаларын башкара.

26 октябрь

Татарстанның халык артисты, күренекле педагог, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле хормейстеры Венера Гәрәева вафат.

«Венера Хәсәновна хастаханәдә дәвалана иде. Шунда вафат булды», — диде аның дәүләт ансамблендә эшләүче хезмәттәшләре. 

Венера Гәрәевага 77 яшь иде.

29 октябрь

29 октябрьдә, авыруга каршы 35 көнлек көрәштән соң, Уфа хакимияте башлыгы Өлфәт Мостафин пневмония һәм COVID-19 китереп чыгарган өзлегүләр нәтиҗәсендә вафат булды.

Өлфәт Мансур улы Мостафин 1959 елның 4 маенда Чакмагыш районының Иске Ихсан авылында туа.

НОЯБРЬ

2 ноябрь

Танылган журналист, «Юлдаш» газетасының баш мөхәррире Ранис Рәхимҗан улы Газизов вафат. Аңа 61 яшь иде.

Ранис Газизов 1959 елның 27 маенда Буа районы Кыр Тәүгелдесе авылында туа. 1981 елда Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлый. Бераз Буа районы газетасында эшләп ала. Аннары эшчәнлеген Казанда — «Татарстан» журналында, «Социалистик Татарстан» газетасында дәвам итә. 1992 елдан «Юлдаш» газетасы мөхәррире.

4 ноябрь

63 яшендә танылган рәссам Рәшит Әсәдуллин вафат булды.

Рәшит Әсәдуллин 1958 елның 27 сентябрендә Казанда туган. 1979 елда Казан сәнгать училищесын тәмамлый. Татарстан башкаласында яшәгән һәм эшләгән. Аның эшләре Россия һәм чит илләрнең дәүләт музейлары тупланмаларында, галереяләрендә, шулай ук шәхси коллекцияләрдә урнашкан.

6 ноябрь

Фронтовик шагыйрь Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Кәримова вафат.

Ләйлә Кәримова — Фатих Кәримнең тормышын, иҗатын өйрәнү, татар шигъриятен, әдәбиятын пропагандалауга күп көч куйган шәхес.

Ләйлә Кәримова 1937 елның 11 ноябрендә Казанда туган.

8 ноябрь

Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, язучы-прозаик Альберт Хәсәнов вафат. Аңа 82 яшь иде.

Язучы-прозаик һәм журналист Альберт Хәсәнов (әдәби тәхәллүсе — Альберт Ашыт) 1937 елның 1 декабрендә Татарстанның элекке Дөбъяз (хәзерге Биектау) районы Кече Кавал авылында укытучы гаиләсендә туа.

7 ноябрь

«Яңа Гасыр» каналы режиссеры Илсур Садыйков 56 яшендә вафат.

Илсур Садыйков 1985 елда телевидениегә килә. Туксанынчы еллар башында ул язучылар, җырчылар, драматурглар һәм башка иҗат әһелләре белән программалар төшерә. «Телеобозрения недели» («ТОН») тапшыруының авторларының берсе. Соңгы эш урыны «Хәбәрләр» тапшыруында режиссер вазифасында булган.

7 ноябрь

Үзешчән җырчы, «Залесный» мәдәният үзәге хезмәткәре Лилия Сабирова коронавирус белән авырган килеш бала тапканда вафат булган. 

8 ноябрь

Күренекле һәм хөрмәтле мөселман дин әһеле, Түбән Новгородның Җәмигъ мәчете имамы Гомәр хәзрәт Идрисов вафат.

9 ноябрь

Әлмәт шәһәрендә Татарстан Республикасының атказанган нефтьчесе, күп сандагы китаплар авторы Рәфыйк Әмирханов вафат булган.

Рәфыйк Әмирханов — Башкортстанның Бүздәк районында 1932 елда туган. Әлмәт шәһәрендә гомере буе нефтьче булып эшли. «Әлмәт энциклопедиясе»н оештыручыларның берсе, аның баш мөхәррире, фәнни җитәкчесе була. «Волость», «Уразметов как нефтяник» һ.б. китаплар авторы.

10 Ноябрь

Самара өлкәсенең «Ыргыз» башкорт газетасы, «Без — башкортлар» журналы баш мөхәррире, танылган шагыйрә Сәлимә Краснова-Игенбетова вафат.

2017 елда Сәлимә Краснова-Игенбетованың 75 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәннәр.

11 ноябрь

Советлар Союзы Герое Кузнецов Борис Кириллович 94 яшендә вафат булды.

Борис Кузнецов 1925 елның 26 декабрендә Татарстан АССРның Казан шәһәрендә һөнәрче гаиләсендә туа.

1942 елның ноябреннән Кызыл Армиядә хезмәт итә, сержантларның айлык курсларын тәмамлый. 1943 елның маеннан ул Волхов, Дала һәм 2нче Украина фронтларында сугыша. Ленинград, Курск янында сугышларда, Украина, Молдавия, Румыния, Польша, Чехословакияне азат итүдә, Германия территориясендә барган сугышларда була, Берлинны штурмлауда катнаша. Ул өч тапкыр яралана һәм контузия ала, әмма яңадан фронтка кайта.

12 ноябрь

Халыкара җыр бәйгеләре лауреаты, Тосна балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Зөфәр Гайнетдинов вафат.

Ул озак еллар дәвамында рус опералары, халык җырлары һәм романслар башкара. Россиядә һәм чит илләрдә күп концертлар күрсәтә. ТАССРның 100 еллыгына багышланган онлайн-концертта чыгыш ясый, «Тосна Сабан туе» бәйрәмендә катнаша.

14 ноябрь

Мансур Габидулла улы Сәгъдиев вакытсыз бакыйлыкка күчте, дип хәбәр итә Оренбург шәһәренең «Яңа Вакыт» редакциясе.

Ул Оренбург шәһәренең «Туган тел» татар милли-мәдәни мохтәрияте Президиумы әгъзасы булып торды.

Мансур Сәгъдиев тромб өзелү сәбәпле вафат булган.

16 ноябрь

Ростов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Җәгьфәр хәзрәт Бикмаев 63 яшендә вафат булды. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итте.

17 ноябрь

Казанда танылган этнограф Рәмзия Мөхәммәтова вафат. Россиядә этнология фәненең татар тармагына нигез салучы, татар милли киемнәрен өйрәнүче галимәгә 97 яшь иде.

Мөхәммәтова — татар халкының этномәдәни тарихы һәм традицион мәдәнияте турында фундаменталь тикшеренүләр авторы.

17 ноябрь

Татарстанның халык артисты Равил Харисов вафат. Казан шәһәр филармониясе солисты Равил Харисовка 72 яшь иде. Ул 1948 елның 11 августында Казан шәһәрендә туган.

17 ноябрь

Түбән Новгородның «Туган як» татар мәдәни үзәге активисты Роза Хәйретдинова вафат. Роза Хәйретдинова «Мирас» милли ансамблен оештыручыларның берсе, Төбәк милли-мәдәни автономиясе хисапчысы иде.

Роза Усмановна мәдәниятебез, тарихыбыз белән һәрдаим кызыксына, аеруча фольклор, борынгы җырларның саклануы өчен борчыла һәм аларны искиткеч оста башкара иде. Ул Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарлар, татар мәдәнияте һәм традицияләрен торгызу өчен зур эшләр башкарды.

19 ноябрь

Россиянең атказанган рәссамы, Пермь шәһәренең «Рәссам йорты» генераль директоры, 2004-2019 елларда «Россия рәссамнар берлеге»нең Пермь бүлекчәсе рәисе Равил Исмәгыйлев 80 яшендә вафат булды.

Равил Исмәгыйлев 1940 елның 28 октябрендә Пермьдә туган.

20 ноябрь

Татарстан митрополиты Феофан вафат.

Агентлык мәгълүматлары буенча, архиерей коронавирус инфекциясеннән вафат булган.

19 ноябрь

Грек-рим көрәше буенча халыкара класслы спорт мастеры Хафиз Тимашев вафат.

Хафиз Тимашев 1947 елның 1 августында Севастопольдә туа. Ул гомерен грек-рим көрәшенә багышлаган: башта спортчы, аннары Татарстан Республикасында яшь көрәшчеләр тренеры. 1970 елда ул СССР чемпионы һәм И.Поддубный призына халыкара турнирның бронза призеры була.

Хафиз Тимашев СССР һәм Россиянең егермеләп спорт мастерын әзерләгән.

20 ноябрь

Танылган мөгаллим, күпсанлы китаплар авторы Җәгъфәр хәзрәт Мөбарәк 80 яшендә вафат булган.

Җәгъфәр хәзрәт совет чорында ук дин юлында хезмәт итә башлый һәм алтмыштан артык исемдә китап бастыра.

21 ноябрь

«Әкият» курчак театрының талантлы хезмәткәре, Татарстанның атказанган артисты Даниил Үтәшев вафат булган.

Даниил Үтәшев йөздән артык персонаж ясаган. Алар арасында «Новые приключения трех поросят» спектаклендә Бүре, «Али-баба и сорок разбойников»та Касыйм, «Сказка волшебной ночи»да мистер Никто, «Царевна-лягушка»да Кощей Бессмертный, «Малыш и Карлсон»да Карлсон, «Буратино»да Карабас һәм башкалар бар.

27 ноябрь

Шагыйрь, прозаик, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, гомерен Муса Җәлил иҗатын өйрәнүгә багышлаган галим Хәнәфи Бәдигый вафат.

Хәнәфи Бәдигый (Канәфи Габделбәр улы Бадыйков) 1941 елның 13 гыйнварында Татарстанның Арча районы Мөрәле авылында колхозчы гаиләсендә туа.

Хәнәфи Бәдигый — 2002 елдан Россия, 2006 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

ДЕКАБРЬ

1 Декабрь

Татарстанның халык артисты, 2002-2005 елларда Әлмәт театрында директор вазифасын башкарган, Казан дәүләт консерваториясе доценты Фәрит Шиһапов вафат.

Фәрит Зөфәр улы Шиһапов 1951 елның 5 августында Сарман районы Карамалы авылында туган. Әлмәт музыка училищесын, Казан консерваториясен тәмамлаган.

9 декабрь

Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе Рафаэль Ильясов арабыздан китте. Аңа 81 яшь иде.

Рафаэль Ильясов — татар җырчысы, Татарстан Республикасының халык артисты, ТАССРның атказанган сәнгать эшлеклесе. 1939 елның 28 апрелендә Чүпрәле районының Түбән Чәке авылында туа.

1963 елдан Пермь опера һәм балет театры оркестрында, 1964 -2005 елларда «Татарстан» радиосының музыкаль тапшырулар редакциясе баш мөхәррире вазифасында эшли. Радиодагы эшчәнлеген 2014 елга кадәр дәвам итә. Рафаэль Ильясов 9 декабрьдә Казанда вафат булды.

13 декабрь

Камал театры актеры, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Айдар Хафиз вафат.

Күренекле актерга 77 яшь иде.

Айдар Ха­фи­зов 1943 ел­ның 20 ма­ен­да Татарстанның Пит­рәч ра­йо­ны Күн авы­лын­да туа. 1978 ел­дан — Та­тар ака­де­мия те­ат­рын­да. Төр­ле яшь­тә­ге һәм ха­рак­тер­да­гы об­раз­лар иҗат итә.

16 декабрь

Түбән Новгородта яшәүче күренекле җәмәгать эшлеклесе, күп еллар «Туган як» милли-мәдәни үзәге җитәкчесе булып эшләгән Марат Юнисов 82 яшендә вафат булды.

19 декабрь

Сабир Өметбаев исемендәге татар дәүләт драма театрының данлыклы шәхесе, Татарстанның халык артисты Илүсә Әхмәт кызы Бәдриева вафат. 

Илүсә Бәдриева — драма актрисасы, ТРның халык артисты (1985). 1959 елдан Минзәлә театрында. 

Әле бу зур исемлеккә гаять күпләр керми калды. Мәрхүм-мәрхүмәләрнең авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә, рухлары тыныч булсын! Якыннарын югалткан барлык гаиләләрнең тирән кайгыларын уртаклашабыз!