Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Коронавирустан үлгән табиб Гассан Нассер турында: «Аның ярдәмен онытасыбыз юк»

Коронавирус инфекциясеннән вафат булган медицина хезмәткәрләре истәлегенә ачылган сайтта шушы арада тагын бер яңа исем пәйда булды. Ул — озак еллар Мөслим район хастаханәсендә эшләгән табиб-педиатр, неонатолог Нассер Гассан Назим. «Интертат» аның якыннары, танышлары һәм хезмәттәшләре белән сөйләште. 

news_top_970_100
Коронавирустан үлгән табиб Гассан Нассер турында: «Аның ярдәмен онытасыбыз юк»

Таныш булмаган кеше турында язарга алынганда, беренчел мәгълүматлар буенча күңелеңдә аның портретын тудырасың. Гаиләсе һәм танышлары белән аралашканнан соң, әлеге портретка яңа төсмерләр, ниндидер детальләр өстәлә. Кешенең эчке дөньясы ачыла. Гассан Нассер минем күз алдыма мәрхәмәтле табиб, чын гаилә башлыгы буларак килеп басты. Кемгә генә шалтыратсам да, аның турында күз яшьләрсез сөйли алмадылар. Социаль челтәрләрдә калдырылган комментарийлар да Гассан Нассерның олы йөрәкле кеше, үз һөнәренең остасы булуын дәлилли.

«Аның белән уздырган гомеремнең бер генә минутын да жәлләмим»

Гассан Нассер — Ливаннан. Татарстанга Казан дәүләт медицина университетында һөнәр үзләштерү өчен килә ул. Укыган вакытта үзе кебек үк табибә, Мөслим районы Тойгелде авылы кызы Айгөлгә гашыйк була. 

Айгөл Нассер, тормыш иптәше:

«Без Гассан белән бергә укыдык. Төркемебездә Ливаннан килгән өч егет бар иде. Бу 1990 еллар башы. Илебездә динсезлек башланган чорлар. Башка егетләрдән алар өчесе дә тәртипле, зыялы булулары белән аерылып тордылар», — дип башлады сүзен Айгөл Нассер. «Гассан белән башта дуслашып йөрсәк, тора-бара арабызда мәхәббәт җепләре сузылды. Безнең бергә булуыбызга аның ягыннан да, минем ягымнан да әти-әниләр нык каршы иделәр. Аллаһы Тәгалә кичерсен инде, алар сүзенә каршы килеп булса да, 1997 елда өйләнештек. 1998 елның 24 июнендә икебез дә табиб дипломы алдык. Ә 27 июньдә, безгә бүләк булып, беренче кызыбыз дөньяга килде». 

Диплом алгач, яшь белгечләр өч ел Казанда торалар, ординатурада укыйлар. Аннан соң Ливанга китәләр. Планнары шунда төпләнү була. Ләкин финанс мөмкинлекләре җитеп бетми. Кайбер кыенлыклар да килеп чыга. Язмыш аларны Айгөл ханымның туган яклары Мөслимгә алып кайта. Район хастаханәсенә эшкә урнашалар. Тагын өч сабыйлары шушында аваз сала.

«Гассан бик тәрбияле, дини кеше иде. Мин аның язмышына динсез илгә килеп динне тарату, кешеләрне дингә өндәү миссиясе язылган булгандыр дип уйлыйм. Гассан мине дә мәчеткә өндәде, намаз укырга өйрәтте. Аллаһка шөкер, икенче курста укыганда намазга баскан идем, бүгенгәчә дин юлында. 

Чын ир-ат нинди булырга тиеш, Гассан шундый иде. Мин аның җилкәсенә ышыкланып, бер кайгысыз гомер иткәнмен икән, дим. Хәзер бөтен җаваплылыкны үз өстемә алырга кирәклеген аңлыйм. Яклап һәм саклап яшәде ул безне. Бер эштән дә куркып тормый иде. Бакча эшен шулкадәр яратты. Менә аны уйлый-уйлый, бакчада кура җиләге җыеп йөрим. Сиңа насыйп булмагандыр инде, дим. Бергәләп утырткач, һәр җимешне сөенеп, көтеп аласың бит. «Исраф итмик», — дип бакча нигъмәтләрен табак-табак җыеп кертеп куя иде. Иртә таңнан безгә күпме эш ясый иде дип, кызлар бүген дә искә алдылар. Хәзер инде җыеп, әзерләп куючы юк. Барысы да үз өстебезгә калды. 

Без Гассан белән ике кыз, ике малай үстердек. Балаларым — миңа терәк. Олы кызыбыз безнең юлны сайлады: Казан дәүләт медицина университетында укый. Икенче кызыбызга — 16, улларыбызга 8 һәм 6 яшь.  

Өйдә без балалар белән Гассанның туган теле — гарәпчә сөйләштек. Кызларыбыз гарәпчә бик яхшы белә. Нәкъ менә диалектта сөйләшәләр. Малайлар да аңлый.

Малайлар әтине сагындым дип елап алалар. Кечкенәләр бит әле. Кичтән намазга бастырам. Коръән, намаз кергәч, тынычлап калалар. Кечкенәсен үзе: «Син — бәләкәй Гассан», — дип үрти торган иде. Бик нык әтисенә охшаган. Без аны: «Син әтиең урынына калган ир-егет», — дип олайтабыз. Кызлар да җитдиләнделәр. Моңа кадәр андый кайгы-хәсрәт күргәнебез юк иде. Без белмәгән хисләр, без белмәгән авырту. Тормышка карашыбыз тулысынча үзгәрде», — ди Айгөл ханым. 

«Авырый башлагач та өйдә дәваланды. Биш көннән соң кинәт хәле авырайды. Чаллыга үзем илтешеп куйдым. Кич белән сөйләштек әле, ватсаптан видео аша аралаштык. Саубуллашып, тәмле йокылар теләде. Икенче көнне элемтәгә керә алмадым. Аның реанимациядә икәнен хәбәр иттеләр. Казанга күчергәч, танышларыбыз аша гына хәлен белешеп тордык. Бер дус реаниматологыннан кулын тотып: «Сине хатының һәм дүрт балаң көтә, зинһар, терел», — дип әйтегез әле, дип сорадым. «Ул мине ишетте, аңлады, күзләрен ачарга тырышты», — дип язды шул табиб.

Чаллыда вакытта ук: «Яхшы хәбәр көтмәгез», — дип әйттеләр инде миңа. Алдан ук әзерләделәр. Ләкин өметсез шайтан гына, диләр. Бәлки терелер дип уйладым. Безнең язмыш туганчыга кадәр үк язылып куела, диләр шул. 

Бер хәдистә эпидемия вакытында үлгән кешеләрне Аллаһы Тәгалә шәһит итеп җәннәткә кертә дип әйтелә. Шул хәдисне еш искә алды. Шуңа күрә күңеле шаттыр, дим. Кабер газапларыннан башка гына җәннәт түрләренә эләксә иде, шәһит дәрәҗәләрен бирсәңче дип догалар кылам. 

Ураза буе балаларыбыз белән бергә тәравих намазларын укыды. Гомере буе намазда, догада булды. Безне дә гел вәгазьли иде.

 Күмәр алдыннан өйгә алып кереп, битләрен ачтылар. Аның яктылыгын күрсәгез! Елмаеп, матур итеп ята иде. Аның шул бәхетле йөзен күргәннән соң үзебез дә тынычланып калган кебек булдык. 

Гассанның әти-әниләре мәрхүмнәр. Казанда сеңлесенең улы табиблыкка укый. Ул ураза башланыр алдыннан туган якларына кайтып китте. Калган туганнары да Ливанда. Узган ел бөтен гаиләбез белән җыелып бардык. Үлеменә алдан әзерләнгән кебек, бөтенесе белән күрешеп, аралашып чыкты. Бик рәхәт йөреп кайткан идек.

Иптәш егетләренең Гассанны Казанда җирлиселәре килгән иде. Каберен үзебез тәрбияләп торырбыз дип, монда күмәргә булдык. Үземнең дә урыным янәшәсендә булыр. 

Язмыштан узмыш юк. Гассан белән 23 ел яшәдек. Аның белән уздырган гомеремнең бер генә минутын да, бер генә секундын да жәлләмим. Балаларым да үзләренең шундый әтиләре булуы белән горурланып яшәячәкләр. Мин шуңа шат».

«Өегездә барысы да әйбәт булсын — аның тормыш позициясе»

Рамил Морзаханов, Мөслим район хастаханәсенең баш табибы:

«Гассан Назимович — профессиональ табиб, Мөслим районы кияве. Мин телгә оста түгел, озын, матур итеп сөйли алмыйм. Аның һәрвакыт бөтен кешегә дә әйтә торган сүзен генә җиткерәсем килә. „Өегездә ничек? Өегездә әйбәт булса, шул җитә. Гаиләгездән дә мөһимрәк әйбер була алмый“, — ди иде ул. Эшегездә проблемалар бармы, хезмәт хакы җитеп бетмиме — болар барысы да тормыш ваклыклары. Аларны җиңеп була. Гаиләгез имин, якыннарыгыз сау-сәламәт булсын. Менә бу — аның төп тормыш позициясе».

«Бу чир җир җимертеп эшләп йөргән ир-егетне арабыздан алып китте»

Резидә Мөҗипова, педиатр, хезмәттәше:

«Бу дөньядагы барлык яхшы сыйфатларны санап үтсәң, алар бөтенесе дә Гассан турында булачак. Ул бик кешелекле, зирәк, көчле фикерле шәхес иде. Психолог кебек тынычландыра белә, үзенең акыллы киңәшләрен бирә. Борчылганны күрсә: «Гаиләңдә тынычмы? Өеңдә тынычмы? Әгәр өеңдә тынычлык булса, башкасы мөһим түгел», — ди торган иде. Шундый яшь булуына карамастан, анда булган зирәклеккә исем китә.

Гассанның елмаюы гел күз алдында тора. Үлгәненә ышанасы килми. Аның кебек кешене Аллаһы Тәгалә үз янына алмас дигән уй бар иде. Ул ливанлы һәм аның бу дөньяга карашлары, гомумән, рухы бик көчле иде. Шуңа күрә бу авыруны, һичшиксез, җиңеп чыгар дип өметләндек.

Баштарак бу чиргә ышанмыйчарак та йөрелде. Бәлки чирләмәбез әле, чирләгәч — җиңел генә үтәр әле дип уйлыйбыз. Ул да безнең кебек үк Алла саклар әле дигәндер, бәлки. Җир җимертеп эшләп йөргән, сау-сәламәт ир-егетне аяктан екты бу авыру. 

Гассанның яз айларында, агачлар чәчәк аткан чорда аллергиясе башлана иде. Ни әйтсәң дә, чит ил кешесе бит. Бу апрель айларында кабатлана торган иде. Ә хезер җәй. Шуңа күрә авыруны җиңеп чыга алмавын аллергиясе белән бәйләп аңлата алмыйм.

Мөслим — татар районы. Телне белмәгән килеш монда кайтып урнашты, күбесе татар булган коллективка килеп эшли башлады ул. Халык белән аралашканда, үзе белән бергә эшләүче шәфкать туташы аның тәрҗемәчесе, беренче ярдәмчесе булды. 

Аның кадәр җаваплы, гаилә җанлы кеше булмас. Алар Айгөл белән искиткеч матур пар иделәр. Балалары да үзләренә охшаган: тәрбияле, мәгънәле. 

Берсендә туган көненә хезмәттәшләрен өенә чакырды. Андагы тынычлык, рәхәт атмосфера. Тормышында һәм күңелендә нинди чисталык һәм тәртип булса, өендә дә шундый ук тәртип иде аның.

Гассан бик яхшы итеп өндәүче иде. Тормыш мәгънәсе, дөрес итеп яшәү турында җылы итеп сөйли, киңәшләр бирә. Шуңа күрә ул һәрвакыт ата-аналар университетларында актив катнашып килде. Мәктәптәге чараларда, балалар лагерьларында сәламәт тормыш рәвеше турында чыгышлар ясый, үзе дә шуннан тәм таба иде». 

«Гассан Нассерның коронавирус йоктыруы — көнкүреш очрагы түгел дип саныйм»

Айзирәк Авзалова, Гассан Нассер белән 17 ел бергә эшләгән шәфкать туташы.

Айзирәк ханымның хезмәттәшен югалту хәсрәте тавышына ук чыккан иде:

«Гассан Назимович «юк» дигән сүзне әйтә белмәде. «Хәлемнән килгәнчә ярдәм итәргә тырышырмын, сөйләгез», — ди торган иде. Өлкән буын кешеләренә гел хөрмәт белән карады. Иртән эшкә килү белән, иң беренче итеп, үзеннән өлкәнрәк хезмәттәшләре янына кереп, исәнләшеп чыга. Оныклары белән әби-бабайлар килсә, торып басып, чын татарчалап күрешә иде.

Безнең участокта авыр хәлле гаиләләр дә бар. Без аларның тормышларын беләбез. Гассан Назимович андый гаиләдәге хатын-кызларны каршына утыртып сөйләшә. «Сез нигә үзегезне интектереп торасыз, балаларыгызны кызганыгыз. Иң беренче балаларыгызны һәм үзегезне кайгыртыгыз, исерек ир белән тормыш ямен күрмичә каласыз бит», — дип сөйләүләре исемдә. 

Балаларны бик яратты ул. Гассан Назимовичның үзенең дә дүрт баласы бар. Андый кайгыртучан әтиләр дөньяда юк дип әйтер идем.

Шәхсән үзем өчен дә аның бик әйбәт кеше булуын билгеләп үтәсем килә. Миңа төрле чорда, төрле табиблар белән эшләргә туры килде. Башкаларның үземә карата мөнәсәбәтен күрдем. Аның кебек кеше минем юлымда очрамады. Шулкадәр тыныч, рәхәт итеп эшләдек без аның белән. Мин табиб дип, үзен башкалардан өстен кую, масаю юк иде анда. 

Аның кешелеклелеге! Без балада нинди дә булса авыру барлыгына шикләнсәк, әти-әниләргә Казанга барып тикшеренергә кушабыз. Берничә тапкыр әни кешеләр Казанга барырга матди мөмкинлекләре булмау турында әйттеләр. Алар документларын тутырган арада, миннән әлеге гаиләләр турында сорашып, Казанга барып кайтырлык акчаны кулларына биреп чыгарды.

Күңелендә гел изгелек эшләү булды. Районыбызның физик мөмкинлекләре чикле балаларына күчтәнәчләр әзерләп, ураза айларында, Яңа ел вакытларында илтеп тапшыра иде. Озаграк сәдака бирми торса, күптәннән бирмәдем дип эче поша башлый. 

Гассан Назимович 6 июнь көнне дежур торды. Сменасы беткәч, безнең янга төште. Бөтен кабинетларга кереп, хезмәттәшләре белән аралашып чыкты. Ахырдан минем яныма килеп, иртәгә Казанга кызымны алып кайтырга барам дип, матур итеп сөйләшеп торды. Шуның өстәл кырыена басып саубуллашуы гел күңелемнән чыкмый. Сизенгән кебек мин дә: «Берүк үзегезне саклап йөрегез», — дип әйттем әле. 

8 июньдә эшкә чыкмагач, шалтыраттым. «Минем температура, туңдыра, бөтен тәнем авырта», — диде. 13е көнне лабораториягә таба бара идем. Карасам, Гассан Назимовичны каталка белән рентгенга алып баралар. Башын аска иеп кенә: «Барысы да начар», — диде ул миңа. Аннары аны ашыгыч рәвештә Чаллыга, тиздән Казанга күчергәннәр. Шул 13е соңгы тапкыр күрүем булган хезмәттәшемне.  

Гассан Назимович үлгәннән соң, аның тормыш иптәше дә, дүрт баласы да авырды. Чаллыда хастаханәдә яттылар. Хатынының тесты да уңай нәтиҗә күрсәтте. Мин үзем дә, контакттагы кеше булгач, температура белән авырып яттым. Дөрес, пневмония күрсәтмәгәч, тест бирмәдем.

Мине аның вирус йоктыруы көнкүрештә булган һәм һөнәри эшчәнлеге белән бәйле түгел дип әйтүләре бик борчый. Шәхсән минем фикерем: бу көнкүреш очрагы түгел. Гассан Назимовичның дүрт баласы калды. Алар коронавирус белән эшләгәндә вафат булган медицина хезмәткәрләренә бирелә торган түләүләрне алырга тиеш. Чөнки әтиләре коронавирусны хастаханәдә эшләгәндә йоктырды. Гассан Назимович участокта утырып кына эшләмәде. Ул һәрвакыт дежурлыкка чыга торган иде. Авыруларны ашыгыч ярдәм бригадасы белән кабул итте. Ул авыруларны стационарга салалар, хәлләре авырайгач, Чаллыга алып китәләр. Аларда коронавирус икәнлеге Чаллыга күчерелгәч кенә дә беленергә мөмкин. Кич белән дә стационарга кереп, авыруларны карап чыга, хәле авырайганнарга башка төрле дәвалау билгели иде. Шуңа күрә ул бу вирусны бары тик эш урынында гына йоктырды дип әйтәсем килә».

«Эш урынында булмаган вакытын хәтерләмим»

Айгөл Тазкиева, пациенты:

«Без Минзәлә районыннан, ике кыз үстерәбез. Авылыбызга Мөслим якын булганга күрә, Мөслим хастаханәсенә язылырга уйладык. Беренче тапкыр барганда, без берничә педиатрга кердек. Бөтенесе дә кире борып чыгардылар. Шул вакытта Гассан Назимович безне үзләренең участокларына кабул итте. Зарларыбызны тыңлады. Аның яхшы кеше икәнлеген шул минуттан ук аңлаган идем. 

Өстән-өстән генә түгел, төптән уйлап эшли торган кеше иде ул. Бөтен документларны җентекләп тикшерә, өйрәнә. Нәтиҗәләр ясый. 

Үзем укытучы булып эшләгәч, хастаханәгә төштән соң гына да чыгып китәргә туры килә. Кайчан барсаң да, елмаеп каршы ала. Аның эш урынында булмаган вакытын мин хәтерләмим. 

Тагын бер очрак турында сөйләп китим әле. Берсендә кызымның эче авырта башлады. Аңарчы велосипедтан егылган иде. Башта травматологка бардык. Рентген, УЗИ үттек. Берни дә тапмадылар. Ахырдан, барлык документлар белән Гассан Назимович янына кердем. Ул баламны беренче карауда ук ашказаны авыртуын аңлады. Тиешле дарулар, диеталар язып биреп, тиз арада дәваландык. Шул вакытта аның чын профессионал булуына тагын бер кат инандым.

Февраль аенда ике кызым да каты авырып китте. Гассан Назимович безгә хастаханәгә ятарга кушты. Һаман шул эшне ташлыйсы килми бит инде. Ятмыйча гына дәваланырга буламы, дим. Ул шул чакта ничектер үзенчәлекле итеп баланың эшкә караганда йөз мәртәбә кадерлерәк булуын аңлатты миңа. Гассан Назимовичның шул бер сүзе җитте, мин хастаханәгә ятудан баш тарта алмадым.  

Бик кызганыч. Олы йөрәкле кеше иде. Урамда күрсә дә, танып исәнләшә, хәлегез ничек дип сорый иде».

 «Улым Гассан Назимович аркасында гына исән калды»

Миләүшә Мөхитова, пациенты:

«Әлеге язма чыккач, миңа да сылтамасын җибәрерсез. Улыма үзен коткаручы табибны күрсәтергә, аның турында сөйләргә телим.

Өлкән улымны табар вакыт җиткәч, безнең Азнакай бала тудыру йортын төзекләндерә башладылар һәм мине Мөслим районына җибәрделәр. Балам аркылы ята иде. Кире әйләнергә һич теләмәде. Мин улымны тәүлек буе азапланып, бик авыр таптым. Балам баш җәрәхәтләре белән дөньяга килде. 

Икенче көнне миңа улымны алып килмәделәр. Нык борчылдым. Шул вакытта Гассан Назимович кереп, баланың хәле авыр булуын, аны Әлмәткә яисә Чаллыга күчерергә кирәклеген хәбәр итте. Чаллыда табиблар әйбәт дип, шәһәр белән элемтәгә кереп, безне шундагы бала тудыру йортына күчертте. Без Чаллының патология белән туучылар бүлегендә бер ай яттык. Ул вакытта да Гассан Назимович, бер көн дә калмыйча шалтыратып, безнең хәлебезне сорашып торды. 

Йөрәгем ниләр кичергәнен үзем генә беләм. Аның безгә күрсәткән ярдәмен беркайчан да онытасым юк. Хәзер минем улыма 16 яшь. Ул бары тик Гассан Назимович аркасында гына исән-сау калды һәм бүген бу тормышка сөенә. Аңа рәхмәтем чиксез», — диде ул.

«Гассан мине хаҗга җибәрде»

Флера Кадыйрова, танышы:

«Мөслимдә Гассанны белмәгән, хөрмәт итмәгән кеше юктыр. Кемнән генә сорасагыз да, аны мактап, сагынып искә алырлар. Бик ачык күңелле, гел елмаеп кына тора иде. Бик ярдәмчел, юмарт иде. Минем авыру балама һәрвакыт сәдака китерә иде. 

Үземнең хаҗга баруым белән дә Гассанга рәхмәтле. Аңа бушлай хажга барырга тәкъдим иткәч, ул: «Мин бармыйм, менә бу апаны жибәрегез», — дигән. Мин бала белән Чаллыда хастаханәдә ята идем. Улыма бик катлаулы операция ясадылар. Гассан шалтырата: «Флера апа, хаҗга барасың киләме?» — ди. Миңа чит ил паспорты ясатырга кушты. Казанга үзе алып барып, документларны әзерләргә булышты. Киткәндә дә үз машинасы белән Казанга кадәр илтеп куйды. Бик әйбәт, киң күңелле кеше иде.

Күп еллар элек бер гарәп мәкален әйтеп күрсәткән иде ул миңа. Сүзен сүзгә хәтерләмим. «Кесәңне бушат, Аллаһы Тәгаләгә сиңа башка мөлкәт салыр өчен урын әзерлә», — дигәнрәк мәгънәле иде ул.

Гассан турында күп сөйләп була. Аның хатыны Айгөл дә, балалары да бик ягымлы, әйбәтләр. Хөрмәтле Гассанның урыны фирдәвес жәннәтендә булсын».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100