news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә ханым вафат

Татар дәүләт филармониясе коллективы мәшһүр шәхеснең тирән кайгысын уртаклаша.

news_top
Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә ханым вафат
Айдар Фәйзрахмановның ВКонтакте битеннән

Озакка сузылган каты авырудан соң, Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахмановның хатыны Халисә Габделхәй кызы Фәйзрахманова вафат булды. 2020 көзендә ана 60 яшь туласы иде... 

Авыр хәбәрне Татар дәүләт филармониясе җиткерде. Филармония коллективы мәшһүр шәхеснең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.

Халисә ханым татар дөньясына хезмәт иткән, хөрмәт казанган шәхес иде. Ул озак еллар Татарстан китап нәшриятында эшләде. Айдар әфәнде белән алар ике кыз тәрбияләп үстерделәр, өч оныклары бар.

Мәрхүмәне бүген Арча районы Урта Бирәзә авылында җирлиләр. 

Берничә көн элек Айдар Фәйзрахманов инстаграмына видео элгән иде. Кадрларга Халисә ханымга чәчәк бирү күренеше дә кергән.

Халисә Габделхәй кызының урыны җәннәттә булсын. Догада булыйк.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар