Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Иң тәҗрибәле белгеч иде»: Арча районында 41 ел буе эшләгән табиб вафат

Дамир Сафин коронавирус белән авыручыларны дәвалаган.

news_top_970_100
«Иң тәҗрибәле белгеч иде»: Арча районында 41 ел буе эшләгән табиб вафат
"Арча хәбәрләре"

Интернетта Арча районы төркемендә Яңа Кенәр авылы табибы Дамир Сафинның үлүе турында хәбәр таралган. Мәгълүматларга ачыклык кертергә теләп, авыл җирлеге башлыгы Рафаиль Фәхретдинов белән сөйләштек.

«Арчадан әле кайтып кына кердем. Бу хәбәрне дә әле ишеттем, башка берни әйтә алмыйм. Болай да авырыбрак тора иде ул, Казанга хастаханәгә алып киткәннәр иде», — ди Рафаиль Фәхретдинов.

Дамир Сафин эшләгән Яңа Кенәр хастаханәсенә дә шалтыраттык. «Гомуми практика табибы иде Дамир Нуриевич. Монда 41 ел эшләде. Иң белемле, иң тәҗрибәле табиб иде ул. Хезмәт юлын хирург буларак башлаган кеше. Җирләргә авылга алып кайтырлар инде, әлегә берни билгеле түгел», — дип ярату һәм хөрмәт белән искә алалар табибны хезмәттәшләре.

«Ул табибны ярата идем. Үземне дә, баламны да дәвалады. Бик күп белә иде. Йомшак куллы димме соң… Бик ачык кеше, сөйләшүләре дә бик матур иде…» — диде белгеч турында бер авылдашы.

Дамир Сафин Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева иҗатын бик яраткан. Җырчы концерт белән килгәч, аның белән шәхсән танышкан, берничә тапкыр аны кунакка да алып кайткан. Хәмдүнә Тимергалиева концерт вакытында сәхнәдән табиб турында бик җылы сүзләр дә әйткән.

Бер җырчы белән дә элемтәгә чыктык. «Бик ачык, яхшы кеше. Үлгәнен дә ишетмәдем, бакчада ятам бит, хәбәрдар түгелмен. Илһам абый белән концертлар куярга барганда үзебезне гел ачык йөз белән каршы ала иде, очраша идек. Алай яхшы ук беләм дип тә әйтә алмыйм. Бик җылы, дустанә мөнәсәбәтләрдә аралаша идек без аның белән», — диде җырчы.

Табибта онкологик авыру булган. Күптән түгел анда коронавирус диагнозы ачыкланган булган.

Дамир Нуриевичның улы Данил да әтисе юлын дәвам иткән. Данил Сафин Казан төбәкара клиник-диагностика үзәгендә (МКДЦ) кардиолог булып эшли. «Әти үзенең бөтен гомерен авыл медицинасына хезмәт итүгә багышлады. Башта озак еллар хирург булды. Көне-төне эшкә чапты, төннәрен фонарен алып, пычрак ерып хастаханәгә менеп китә иде. Кайвакыт, бөтен киемнәренә каннар чәчрәп, иртән генә кайтканы да булды. Кешеләргә бервакытта да юк дия белмәде. Үз эшен һәрвакыт намус белән җиренә җиткереп башкарды.

«Тиешенчә, намус белән эшләү» — аның тормыш девизы иде. Һәр кешенең күңеленә үтеп керә торган сүзләр табып сөйләшә белде. Дару белән генә түгел, сүзләре, ягымлы карашы белән дә дәвалады. Кешелеклелеге белән үзенә карата иде.

Яңа Кенәр авылы хастаханәсендә баш табиб булып торды. Хезмәттәшләре, авыручылар һәм, гомумән, авыл халкы арасында да авторитеты зур иде әтинең. Бик яраттылар, хөрмәт иттеләр үзен. Аннары инде гомуми практика табибы булды. Кешеләр авырмаганда, киңәш сорар өчен генә дә киләләр иде аның янына. Бик төпле иде шул киңәшләре.

Минем табиб булып китүемдә дә төп рольне ул уйнады. Аның эшен күреп үстем, үзе белән еш йөртә иде. Минем ике туганым да аңа карап табиб булып киттеләр. Шулай итеп, безнең нәселдә хәзер өч табиб. Әти гел укытырга тырышты, моңа көчен бер дә кызганмады. Икенче югары белем алганда да бик булышты: «Әйдә, укы, финанс ягыннан да үзем булышам», - дип әйтә килде.

Бик пөхтә, чисталык ярата торган кеше минем әти. Гомер буе горур булды ул, кешегә бервакытта да ялынмады, башкаларга артык проблема ясыйсы килмәде. Авыргач та беркемгә әйтмичә хастаханәгә ятты. Ярты ел больничныйда булды: онкология белән көрәште әти. Күрсәткечләре яхшы иде. Бик каты эшкә чыгасы килде, өйдә ятып арыды. Хастаханәдә коронавирус белән авырый торган кешеләрне дәвалады. Бервакытта да бернәрсәдән дә курыкмады. Эшкә чыккач, бер генә атна эшләп калды — үзендә дә тестлары уңай нәтиҗә бирде.

Үзе эшләгән фонендоскопны чардуганга элеп куегыз дип әйтеп калдырган. Әтинең нәрсәдән дә булса зарланганын хәтерләмим. Минем өчен генә түгел, күп кеше өчен үрнәк кеше иде әтием», — дип, сөйләргә авыр булса да, сагыш катыш җылылык һәм хөрмәт белән сөйләде әтисе турында Данил Сафин.

Гомеренең күп өлешен, вакытын, көчен кызганмый авырулар дәвалауга багышлаган табиб Дамир Сафин турында бары яхшы, җылы сүзләр генә ишеттек. Сафиннар гаиләсенең, туганнарының тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100