Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«ТНВ» каналында режиссер булып эшләгән Илсур Садыйков вафат

Телеканал мәрхүмнең якыннарының кайгысын уртаклашты.

news_top_970_100
«ТНВ» каналында режиссер булып эшләгән Илсур Садыйков вафат
https://www.instagram.com/tvtnv

«ТНВ» каналы режиссер Илсур Садыйков 56 яшендә вафат булуын хәбәр итте. Бу турыда каналның социаль челтәрләрдәге сәхифәсендә язылган.

«ТНВ» каналында режиссер булып эшләгән Илсур Садыйков вафат. Якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз. Урыны җәннәттә булсын», диелә бу хәбәрдә.

Илсур Садыйков 1985 елда телевидениегә килә. Туксанынчы еллар башында ул язучылар, җырчылар, драматурглар һәм башка иҗат әһелләре белән программалар төшерә. «Телеобозрения недели» («ТОН») тапшыруының авторларының берсе. Соңгы эш урыны «Хәбәрләр» тапшыруында режиссер вазифасында булган.

Соңгы айларда Садыйковлар гаиләсенә шактый сынау килә. Җәй көне Илсур Садыйковның кече сеңлесен җирлиләр, соңгы ай ярым эчендә бер-бер артлы әнисе һәм әтисе дә вафат була. Бу турыда «Татарстан» ДТРК хәбәр итте.

Зөлфәт Хәким сценарие буенча «Классташ» фильмының куючы режиссеры, продюсеры Илсур Садыйков булган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100