Баянчы Айнур Фатыйхов вафат: «Ир-атлар да, ышанасы килми дип, елый-елый сөйли…»

Андыйлар миллионга бер туадыр, кырыеңда Айнур басып торса, бернинди оркестр да кирәк түгел иде! — дип сөйли иҗатташ дуслары талантлы музыкант, виртоуз-баянчы Айнур Фатыйхов турында. Кичә аның Уфада фаҗигале үлеме турында кайгылы хәбәр килеп иреште.

Бүген Айнур Фатыйховның җәсәде суд-медицина экспертизасында булган. Үлеменең сәбәбе турында әле рәсми мәгълүмат булмаса да, якыннары аның йөткереп, үпкә авыруы белән бик нык авырганы турында сөйләде. Иртәгә мәрхүм белән бәхилләшеп, Уфаның Көньяк зиратында җирләргә ниятлиләр.

Айнур Фатыйхов 1983 елның 22 февралендә Уфада танылган виртуоз баянчы, Башкортстанның халык артисты Халит Фатыйхов гаиләсендә дөньяга килә. 2001 елда баян классы буенча музыка мәктәп-лицеен тәмамлый.

1997 елда Швейцариядә «Дөнья кубогы» нда халыкара баянчылар конкурсында җиденче урынны алган. Уку елларында төрле халыкара бәйгеләрдә җиңү яулаган. Ул вакытта аны Салават Фәтхетдинов, Айдар Галимов, Габделфәт Сафин үзенә эшкә чакыра башлаган.

Баяннан тыш, курай, гармун, аккордеон, тальян, кубызда уйный белгән.

Фатыйховлар гаиләсенең хастаханәдә дәвалануы билгеле.

«Үзем дә аңламый калдым»

Айнур Фатыйхов кичә үз фатирында җан биргән. Бу вакытта күрше бүлмәдә бертуган абыйсы Илшат Фатыйхов булган.

— Мин икенче бүлмәдә утыра идем. Ул бернәрсә язмады, әйтмәде дә. Үзем дә аңламый калдым. Үзен сәер тота башлады, әллә ничек сөйләште. Миңа бик кыен. Гомергә тату, әйбәт яшәдек. Балачакта бергә балыкка йөрдек, төрле кызык чаклар булды инде. Бик кешелекле иде, ярдәмчел, кунакчыл булды.

Антибиотиклар эчә башласа да, хәле яхшырмады. Ашыгыч ярдәм чакырдым — бер сәгатьтән генә килделәр, — дип сөйләде ул.

Айнур Фатыйхов «Су буеннан әнкәй кайтып килә» җырын баянда уйнап җырлый:

«Килде дә, үзебезнең кеше булды»

Айнурның якты истәлегенә әйтелгән бик күп сүзләрдән соң, сәнгать дөньясы ятим калган икән дип нәтиҗә ясарга була. Айнур соңгы вакытта җырчы Ришат Төхвәтуллин белән тыгыз эшләгән. Ришатның администраторы Илгиз Бәдретдинов Айнур Фатыйхов белән 8 октябрьдә Казанда Уңыш бәйрәмендә, 10 октябрьдә Уфада Республика көнендә чыгыш ясаганнарын әйтте.

— Ул бер сезонны безнең белән эшләде, икенчесен башларга тиеш иде. Үзебезнең туган кебек булып бетте. Кояш сыман яктылык, энергия сирпеп тора торган кешеләр була бит, менә ул шундый иде. Безгә килде дә, үзебезнең кеше булды. Бер ел буе бергә яшәдек дисәң була. Бу кайгыны ишеткәч, группадагы һәркем күз яшьләре белән елый, — диде.

«Хәле нык авыр иде»

Айнур Фатыйхов белән тыгыз эшләгән кешеләрнең берсе — дусты, композитор Айрат Нәбиев.

— 10 октябь көнне Республика көненә концертта аның хәлләре начарайган иде. Ашыгыч ярдәм чакырттылар, тик аны хастаханәгә алып китмәделәр, өенә кайтып китте. Ничә көн өендә температура белән ятканда, гел элемтәдә тордык. Табиблар тагын килеп, укол ясап киткән, файдасы тимәгән, «температура 38 гә төшкән иде, яңадан күтәрелде» диде. Хәле нык авыр иде. Температурасы 40 ларга кадәр менгән булган. Кичә сәгать 1 гә кадәр сөйләштек, хәл бераз әйбәтләнде кебегрәк дип әйтте, күңеле күтәрелгән иде бераз, тик кичке 9 ларда абыйсы Илшат «Айнурыбыз юк» дип шалтыратты. Әти-әнисе дә хастаханәдә яткач, ул, күрәсең, энесенә ярдәм итәргә килгән булган.

Мин инде аңа авырый башлауга ук, «Айнур, танышлар күп бит, томографиягә языл әле» дидем. Көн саен сорашам — «иртәгәгә сөйләштем» ди, икенче көнне сорыйм — тагын иртәгә ди. «Нигә сузасың соң» дип сорадым. Температурасы булгач, сөйләвен дә аңлап бетереп булмады. Авыр булгандыр инде хәле. «Ашыгыч ярдәм чакырабыз — килмиләр», диде. Бертуктаусыз бик каты ютәлли дә иде, беренче тапкыр чакыруга ук, хастаханәгә алып барырга тиеш булганнардыр инде. Кешенең температурасы төшмәгәч, уен эш түгел бит. Күпләр авыртты, ләкин таныш-белешләрдә андый температура ишеткәнем булмады.

Шунысы кызганыч: әти-әнисенә, уллары белән хушлашырга, хастаханәдән чыгармыйбыз дип әйткәннәр. Алар инде күптән ята, ун көнләп бар, Айнурдан сорагач, алар инде җайлана башлаган кебек, дигән иде, тик карантин вакыты бетмәгәнгә, чыгармыйлар, — диде.

Айрат Нәбиев дустын «зажигалка» дип атады. Аның сүзләренчә, шаян-көлкеле кеше булгач, Айнур булган компаниядә беркайчан моңсуланырлык булмаган.

— Позитив, күңелле кеше иде. Уйнавы да, үзе дә шундый иде. Талантына сүз дә юк. Миллионга бер туадыр андый кеше. Теләсә нинди стильләрдә уйный иде. Аранжировкалар да эшләргә яратты.

Ришатны хөрмәт итә иде, анда эшләвенә шатлана иде, «Ришат белән уртак тел таптык» дия иде. Мин аның өчен сөенгән идем. Аңа кадәр ул ирекле музыкант булды, концертларга гел чакырып тордылар, буш вакытта аранжировкалар эшләде. Аның белән заманында бер вокаль альбом да эшләгән идек.

«Аның булачак виртуоз икәне күренеп тора иде»

Татарстан һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов Айнурны балачагыннан белгәнен әйтте.

— Бәләкәй генә малай чагыннан гармун күтәреп йөри иде, күз алдында үсте, күз алдында профессионалга әйләнде. Аның булачак виртуоз икәне күренеп тора иде. Уку белән генә түгел, Ходай Тәгалә биргәндер аңа шундый виртуозлыкны. Репетицияләр ясап кына да булмый, әгәр Ходай Тәгаләдән бирелмәсә.

Ул бит әле баянист кына түгел, бик яхшы аранжировкалар эшли иде. Минем берничә җырыма аранжировкалар эшләде. «Тормыш арбасы», «Яшәсен безнең колхоз!» җырына Айнурның энергетикасы кергән. Ул аранжировкаларны җентекләп, нечкәлегенә кадәр эшли иде.

Дөресен генә әйткәндә, башка сыярлык хәл түгел. Халит абый белән Лилия апаларның хәлләрен күз алдына да китерә алмыйм. Халит абый өчен улы гына түгел, партнеры, бергә уйнаган иҗади дусты да иде.

Сәхнәдә кырыеңда Айнур басып торса, бернинди оркестр да кирәк түгел иде. Энергетика ягыннан да, профессионализм ягыннан да. Ул шулхәтле җырның эченә керә, җырчы белән бербөтен организм була белә иде. Аның белән чыгыш ясау җиңел иде. Ул сәхнәне шулкадәр яратты. Кайвакыт чыгыш ясаганда, «Айдар абый, чыгыйммы соң, поддержать итимме» дия иде. «Айнур, давай» дия идем. Ул хәтта нинди җыр буласын белмәсә дә, теләсә нинди җырның аранжировкасына кушылып китә белде. Андый егетләрне хәтерләмим бүтән. Бигрәк яшь иде бит әле, якты йолдыз кебек янды да, атылды, — дип сөйләде Айдар Галимов.

«Казаннан кайтмаган дип уйлармын инде»

Җырчы Лилия Биктимерова Айнурның шактый каты авыруы турында сөйләде.

— Бу хәбәрне ишетү бик авыр булды. Фәдискә (җырчы Фәдис Ганиев) шулкадәр якын иде ул, үзенең улы кебек. Ике көн элек соңгы тапкыр шалтыраткач, «Фәдис абый, бөтен тәнем, күкрәкләрем бик каты авырта, миңа бик кыен» дип әйткән иде. 41 температура белән ята иде шул вакытта. Коточкыч итеп ютәлләде. Аны ишетсәң!!! Бу чир ега да куя бит. Лилия апалар да әйтә «ике көн генә йөрдек тә, өченче көнгә тора алмый башладык», диләр.

Айнур безнең күңелләрдә киң күңелле, зур йөрәкле кеше булып калачак. Аның чыннан да йөрәге зур, бөтенесен дә сыйдыра иде. Гомергә шатланып яшәде, кеше өчен сөенә белде, көнчелек бөтенләй юк иде. Бервакытта кеше сөйләмәде. Әүлия кебек иде. Бу дөнья кешесе түгел иде ул, шулкадәр чиста күңелле кеше, минем андыйларны бүген күргәнем дә юк.

Фәдис абыйсы белән телефоннан еш шалтыратышып тордылар. Фәдиснең җилкәсендә үскән бала ул. Фәдис Лилия апа һәм Халит абыйлар төркемендә эшләп йөрде, биш яшеннән башлап, Айнур сәхнәгә чыккан. «Гел минем җилкәдә йөрде. Хәтта сәхнәгә чыгарга соңга кала идем, Айнурны җилкәмдә йөртеп» дип сөйли Фәдис, — дип уртаклашты җырчы.

Айнур Фатыйхов белән бергә алар шактый җырлар иҗат иткән.

— Баянга нинди җырлар бар, бөтенесен Айнур белән яздырдым. Мин һәрвакыт «минем белән бар әле» дип сорый идем. Кирәк икән, өстәмә тавышларны яздырып куя, монда болайрак җырла әле, дип төзәтеп җибәрә. Соңгы барлык җырлар Айнур белән яздырылган.

Айнур авырый башлагач, «скорый» ике тапкыр килгән, өстәлләрендә язулары да, дарулары да ята иде. Безнең бит монда урыннар юк, әллә үзе отказ биргән булган, әллә алып китмәгәннәр — анысы билгесез.

Әти-әнисе бик елый, күмәргә дә чыга алмыйлар шул, беркемгә күрсәтмәсен мондый хәсрәтне. Лилия апа белән сөйләштем: «Казаннан кайтмады дип кенә торырмын инде, үз күзләрем белән күрмәгәч» дип әйтеп куйды. Алар сорап та караганнар, ничек инде үз улымны озатырга бармыйбыз, дип. Безнең чыгарырга хакыбыз юк, дигән табиблар, — диде.

«Талантлы икәнен белсәләр дә, зур игътибар юк иде»

Айнур Фатыйхов Әнвәр Нургалиев җырларына да баян уйнавын яздырган булган.

— «Өмет күпере», «Сиреньнәр»… 4-5 җырыма баяннар яздырды. Талант инде, ул дөньяның иң яхшы баянчылар бишлегенә чыккан иде, ялгышмасам. Талантлы кешеләр гадәттә шулай була, минем уйлавымча, күңеле белән ул ялгыз булгандыр. Артык талантлылар башка үлчәмдә яши кебек. Яше булса да, бала-чага кебек шат күңелле иде. Шаян, үзенчәлекле кеше иде, эчендә пычрагы булмады аның. Аллаһтан бирелгән виртуоз иде. Андый баянчылар бүтән бездә юк. Аранжировка да эшләргә тиеш иде әле — барып чыкмады.

Аның талантлы икәнен белсәләр дә, бик зур игътибар юк иде. Бездә исән чакта бик бәяли белмиләр бит. Үлгәч балкый кеше. Вәсиләне алсак та, үлгәч дәррәү куптылар. Без дуслар идек дип, дуслар күбәеп китә.

«Сәхнәдә гел аңа карап кына торасы килә»

Айдар Рәкыйпов — Айнур Фатыйховның райондашы, икеесе дә Илеш районыннан.

— Бәләкәйрәк вакытта, илешләрнең концерты булганда, алар әтисе белән бергә чыкканнар иде. Бер сәхнәдә булдык. Иң мөһиме — ул сине белмәсә дә, сине якын итә торган кеше. Кечесен, олысын якын итә, нык итагатьле кеше иде. Ул кадәр энергия ташып торган кешене гомеремдә дә күргән юк иде минем. Тормышта һәр кешенең үз проблемасы була, ул ничектер кешегә күрсәтми иде. Һәрвакыт кочаклап, «сәлам, дустым» дия иде. Аның кырыенда басып тору гына да ни тора иде! Сәхнәдә, гомумән, гел аңа карап кына торасы килә. Уйнаган һәр нотасын үзе аша чыгара белде. Мондый кешеләр туар микән тагын, тусын инде, сәнгатькә кирәк андый кешеләр. Бу бик зур югалту.

Милли җанлы баянчы

Журналист Гөлназ Бәдретдинова аның татар җанлы шәхес булуын искә алды.

— Халит абый белән Лилия апаны тыңлап үстек, Айнур да күз алдында, сәхнәдә үсте. Казанда Муса Маликов булса, Уфа татарларының үз Мусасы — Айнур бар иде.Уфада яшәүче татар музыкантлары яки Казанга күченә, яки татар артисты гына булудан туктый. Халит абый үзе дә татарча бик яхшы сөйләшә, балалары да татарча сөйләшә иде. Халит абыйның гаиләсе бернигә карамастан, Уфада яшәп, татарча ижат итә иде, туган якларына тугры булып калдылар, Казанга да күчмәделәр. Андыйлар Уфада сирәк. Айнурның урыны жәннәттә булсын!

«Ир-атлар да елый елый сөйли…»

Илсөя Бәдретдинова:

— Чыннан да бик авыр хәбәр булды, Татарстан һәм Башкортстанның иң шәп виртуоз музыкантларының берсе китте. Моны бөтен коллегаларым да раслаячак, классиканы да, джазны да, татар халык көйләрен дә, дөнья йөзендә нинди жанрлар бар — барысында уйный ала торган, иң эчкерсез, сабый бала кебек күңелле кеше иде ул. Кайчан гына шалтыратсаң да, трубкасын ала торган, аһ итеп сөйләшә торган, «хәзер все сделаем» дип әйтә иде. Мин аның беркемгә дорфаланганын да, гайбәт сөйләгәнен дә хәтерләмим. «Ышанасы килми хәтта диләр, ир-атлар да елый-елый сөйли… »

«Татар-информ» агентлыгы Фатыйховлар гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән хәсрәтен уртаклаша. Айнур Фатыйховның урыны оҗмахта булсын!