Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Аның бер дә үләсе килмәде!» — танылган журналист Сөләйман Нәҗмиев яман чирдән вафат

«Сөләйман чыршылары дип искә алырлар инде», — дип әйтеп калдыра ул быел утырткан агачлары турында. Татар дөньясында якты эз калдырган татар журналисты, укытучы Сөләйман Нәҗмиевның йөрәге 21 июльдә мәңгелеккә тибүдән туктады. Мәрхүмнең бердәнбер кызы Алсу, хәләл җефете Әлфия ханым ялгыз калды.

news_top_970_100
«Аның бер дә үләсе килмәде!» — танылган журналист Сөләйман Нәҗмиев яман чирдән вафат
Сөләйман Нәҗмиевның гаиләсе архивыннан

«Болай ук булыр дип уйламадык…»

Сөләйман абыйның хәләл җефете Әлфия Нәҗмиева иренең бавыры авырту сәбәпле озакка сузылган авырудан җан бирүен ачы күз яшьләре белән сөйләде.

Сөләйман бик әйбәт ир булды. Терәгем иде ул. Без аның белән Сабантуй вакытында таныштык. Ул институтта укый иде. Әнисе авыргач, читтән торып белем алу бүлегенә күчте һәм мәктәптә татар теле укытучысы булып эшли башлады. Ә мин әнинең бертуган апасына кунак кызы булып кайттым. Сабантуйда танышып, өч көн генә узды һәм ул миңа өйләнешергә тәкъдим ясады. Мине сорап килгәч, әти-әнием шунда ук риза булды. Озак та үтми өйләнештек.

Аллаһка шөкер, бер-беребезне аңлап, рәхәт тормыш кичердек. Баштан авылда тордык, соңрак Казанга күчендек. 24 июльдә бергә торганыбызга 27 ел булыр иде. Барысы да Ходай кулында, сеңлем. Бернәрсә дә эшләп булмый. Мин үзем дә авырыйм, икенче төркем инвалид. Сөләйман минем өчен дә бик борчылды. Авыруны берәү дә сорап алмый. Соңгы вакытларда икебез дә авырдык.

Соңгы көннәрдә Сөләйман белән үзебезнең үткән тормыш турында сөйләштек, танышкан вакытларыбызны, йөрешкәнне дә искә төшердек. Төрле вакытлары булды, күз яшьләре дә чыккалады. Әмма бер дә үләсе килмәде аның! 50 яшь — гомернең иң рәхәт чагы, яши торган мизгеле бит…

Болай булыр дип уйламадык. Санаторийларга, театрларга йөри идек. Бик матур яшәдек, - диде Әлфия ханым.

«Авыруның соңгы чоры икәнен белеп торды»

Сөләйман абыйның кызы Алсу - гаиләдә бердәнбер бала. Әтисенең мәхәббәтен татып, тоеп үсә ул. Телефоннан сөйләшкәндә дә әтисен сагынып, юксынып искә алды:

Әти мине һәрвакыт дөрес юлга басарга өнди иде. Авыр чакларда ярдәм кулын сузды, киңәшләрен бирде. Контрольдә тотса да, газиз бала булгач, йомшак сүзен дә кызганмады. Концерт-конкурслардан калдырмады, кечкенә чактан ук туган телгә мәхәббәт тәрбияләде: «Татар теле укытучысы кызы туган телен яхшы белергә тиеш», — дип әйтә иде.

Гаиләдә берүзем булгач, иркәләү дә эләкте. Әни кырыс сүз әйтсә, әти юата иде. Эш табарга ярдәм итте, хәзер мин техникумда үзем дә укытучы булып эшлим. Әти гаиләбезнең таянычы, терәге булды. Ә гаиләдә ир кеше булмагач, нык авыр. Әни дә ятим кебек калды, мин һәрчак аның янында.

Соңгы арада көн саен аралаштык, авырып яткач, әллә ни сөйләшә алмады, күз карашлары белән генә аңлаштык. Әти килүемне шатланып көтеп ала иде.

Табиблар дарулар бирә иде. Авыруы озакка сузылгач, диета тотты. Әмма, күрәсең, организмы талчыккан булгандыр… Дәвалау юлларын таба алмадылар. Әти авыруның соңгы чоры икәнен белеп торды.

Августның ахырында быел 51 яшь туларга тиеш иде аңа. Нишләтәсең, гомере иртә өзелде. Әтнә районы Мамыш авылында кичә җирләдек. Әтине соңгы юлга озатканда бергә эшләгән хезмәттәшләре, дуслары да бар иде, искә алганнары өчен рәхмәт, - диде Алсу.

«Укучыларым „Сөләйман чыршылары“ дип искә алыр…»

Гавриил Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбе директоры Гөлнур Габдуллина да әлеге югалтуны авыр кичерүен әйтте.

Миңа бик кыен. Аның белән соңгы тапкыр 14 июльдә телефоннан сөйләштек. Шуннан соң хатыны Әлфия ханым белән генә аралашып тордык. Янына килмәкче идем, әмма хастаханәгә кертмәделәр. «Өегезгә кайткач, күрешербез әле», — дидем. «Килеп йөрмәгез, мине матур килеш истә калдырыгыз», — дип җаваплады…

Сөләйман Фирдәвесович белән ике ел эшләдек. Бик яхшы, таләпчән укытучы иде. Милләтпәрвәр кеше. Дәресләргә һәрвакыт зур әзерлек белән керә иде. Укучылар да аны яратып кабул итте. Алар республикакүләм конкурсларда, фәнни эшләрдә, конференцияләрдә катнашып, урыннар яулап, җиңеп кайта иде. Рус мәктәбе булуына карамастан, мәктәбебездә татар мохите хөкем сөрде, милли тәрбия бирелде.

Түрәләрне бик әйбәт белә иде. Аларга мөрәҗәгать итеп, мәктәп яны җирен төзекләндереп, ярдәм иттереп калдырды, яз көне матур итеп рәшәткәләр белән тотып алдык. Министрлык белән сөйләшеп, 80 зәңгәр чыршы утыртып калдырды.

«Нинди матур чыршылар! Бик зур рәхмәт Сезгә, Сөләйман Фирдәвесович. Бу бит зур истәлек була», — дип әйттем. «Әйе… Бер көнне мин дә булмам, укучыларым „Сөләйман чыршылары“ дип искә алыр», — дип әйтеп куйды. «Нишләп алай дисез, әле озак еллар шушы мәктәптә эшләрсез, Алла боерса», — дидем. «Амин, шулай булсын. Сәламәтлек юк бит инде», — дип кенә әйтте.

Татарстанның йөз еллыгына багышланган семинар үткәрдек. Сөләйман Фирдәвесович язучыларны, рус һәм татар теле укытучыларын, китапханәчеләрне, җырчыларны чакырды. Ә үзе Әлмәндәр карт образында әдәбият дәресе бирде. Укытучылар аны мактады, ә мактаганны ул бик ярата иде.

«Май аенда китәрмен. Казаннан эш табармын инде…» — дигән иде. «Юк, бездә эшләрсез, өч көн куябыз Сезгә», — дигәч, сабыйларча бик шатланды. «Татар театр студиясе ачып җибәрәсем килә, балаларны быел өйрәтермен әле», — дигән планнар белән янды.

Мәктәпкә гел матур киенеп килер, башына кәләпүш кияр, галстук яисә «бабочка» тагар иде. Беркайчан да гаиләдәгене мәктәпкә алып килмәде, мондагысын гаиләсенә алып кайтмады. Хәләл җефете Әлфия ханым турында һәрвакыт җылы сүзләр генә сөйли иде. «Кызым, кызым», — дип өзгелеп тора иде. Соңгы юлга озатырга дип фатирларына баргач та, Әлфия ханым: «Өйне шулкадәр яратып җиһазландырды», — диде. Чыннан да, өйләре искитмәле, якты, нурлы.

Әти-әниләрдән, район җитәкчеләреннән дә һәрвакыт җылы сүзләр булды. Ул үзен кирәкле итеп тоярга яратты. Кешегә ярдәм итә алса, күңеле булыр иде. Эчке дөньясы бик чиста, беркайчан да кешенекенә кызыкмас. Нинди генә йомыш кушсаң да, ул аны җиренә җиткереп үтәргә тырышты. Хөрмәтле кешебез иде.

Авыр туфрагы җиңел булсын. Бик зур югалту. Мәктәптә Сөләйман чыршылары, бик яхшы җиһазландырылган татар теле һәм әдәбияты кабинеты, милли киемнәр музее калды, - диде Гөлнур Габдуллина.

«Кеше белән уртак тел табып эшләде»

Бөтендөнья татар конгрессының баш референты Энҗе Шәйхетдинова Сөләйман Нәҗмиевны бары тик елмайган һәм сабыр килеш искә алуын әйтте:

Сөләйман белән Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында бер курста укыдык. Дүрт бөртек егетнең берсе иде ул. Сөләйман үзенең белемле булуы, сабырлыгы белән аерылып торды. Мин, Сөләйман һәм тагын берничә кеше бер төркем булып оештык. Бер үк кызыксынулар, карашлар, уртак темалар булгандыр инде. Без дәресләр беткәннән соң да, тәнәфесләр вакытында да бергә сөйләшеп утыра идек.

Артык аралашмый иде. Шул ук вакытта теләсә нинди темага сүз таба ала иде ул. Биш ел буе бергә дус булып йөрдек. Институтны тәмамлап, берничә ел узганнан соң, ул «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясенә эшкә урнашты, аны «Хәбәрләр» редакциясенә баш мөхәррир итеп куйдылар. Җитәкче кеше буларак та, кирәк чагында йомшак яисә кырыс була белә иде.

Җитәкче кеше алдан күрүчәнлек белән эш итәргә тиеш. Сөләйманның шул сыйфаты да бар иде. Алдан ук планлаштырып, һәр журналист янына барып, бигрәк тә өйрәнчек яшьләргә киңәшләрен бирә иде. Зыялы, ярдәмчел булды, кеше белән уртак тел табып эшләде. Күңеленә якын алып, борчыла торган гадәте булуы да истә калган.

Кеше вафат булганнан соң, син аның турында уйланасың, ул синең күз алдыңа килеп баса. Ул әйбәт икән, димәк, аның яхшы якларын гына искә төшерәсең. Сөләйман минем күз алдымда елмайган, сабыр килеш тора. Ул минем күңелдә шундый кеше булып истә калачак. Урыны оҗмахта булсын.

«Искиткеч җаваплы кеше иде»

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов Сөләйман Нәҗмиевның укучыларга, хезмәттәшләренә бик игътибарлы булуын билгеләп үтте:

Сөләйман Фирдәвесович шактый еллар дәвамында Казан федераль университетында эшләде. Матбугат юнәлешендәге эшчәнлекне алып барды ул. Бик төгәл, пунктуаль кеше иде. Безгә килгәнче, мәгариф системасында, матбугат органнарында эшләп, тәҗрибә туплавы аңа бездәге вазифасында эшне оештырырга ярдәм итте. Ул уку елы дәвамында берничә мәртәбә журналистлар белән матбугат очрашулары уздырды.

Хезмәткәр буларак та, искиткеч җаваплы кеше иде. Ул эшләгән елларда берничә газета-журнал чыгарып килдек, монда да аның керткән өлеше зур булды.

Искиткеч аралашучан, гаилә җанлы кеше иде. Туганнарын, әти-әнисен хөрмәт итте, аларга булдыра алганча ярдәм кулы сузып торды. Кайсы гына өлкәне алма, һәрвакыт дуслары бар иде аның. Урыны җәннәттә булсын!


Сөләйман Нәҗмиев — татар журналисты, мөгаллим. 1969 елның 24 августында Әтнә районы Мамыш авылында туган. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында 5 ел белем ала. Төрле елларда «Татарстан» радиосы, «Татарстан — Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында эшли. Соңгы елларда Г. Р. Державин исемендәге Сокуры урта мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. 2020 елның 21 июлендә вафат, туган авылында җирләнгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100