Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Җырчы, тамада, ике бала анасы Гөлчәчәк Кәлимуллина вафат

Бу хакта Гамил Нур хәбәр итә.

news_top_970_100
Җырчы, тамада, ике бала анасы Гөлчәчәк Кәлимуллина вафат
Гамил Нур

«Җырчы, тамада, ике бик акыллы кыз (Гөлгенә, Лилия) әнисе, яхшы туганыбыз, фикер дустыбыз Гөлчәчәк Кәлимуллина вафат.

Балтач районы Чапшар кызы туган авылы зиратында дәфен ителә», — дип язган Гамил Нур.

Гөлчәчәк Кәлимуллина 2016 елда «Интертат» сайтына интервью биргән иде.

Тамада Гөлчәчәк Кәлимуллина - кызык­лы шәхес, аның һәрнәрсәгә үз карашы, үзенчәлекле фикере бар.

Гомумән, ул башкаларга охшамаган, кая гына барса да, бәйрәм оештырырга сәләтле ул. Менә инде 4 ел Гөлчәчәк ханым танылган баянчы Сәүбән Закиров белән бәхетле тормыш итә.

- Гөлчәчәк ханым, Сәүбән абый үзенә пар эзләп хәтта «Давай поженимся» тапшыруына барды. Ә бәхете ерак йөрмәгән икән. Ничек кавыштыгыз?

- Ходай мине Сәүбән белән намазга баскач очраштырды. Беренче тапкыр аны Шәрыкъ клубында күрдем. Шул күрүдә аны миңа туры килүен аңладым, өйгә кайтканда йөрәгем үк әрнеде. Икенче тапкыр Филармониядә, өченчесендә үз районымда мәчеттә күрештек.

- Нинди кеше ул Сәүбән абый?

- Кемгәдер бәлки ул кызу канлы булып тоеладыр, ләкин Сәүбән тыйнак, изге күңелле кеше. Икебез дә тормышның ачысын-төчесен татыган без. Мине аның матди хәле бөтенләй кызыксындырмады, гәрчә үзем аннан хәллерәк булсам да. Мин үземдә аңа тартылу сиздем. Әмма бездә бер-беребезгә һәр адымны сөйләп бару юк, чөнки икебез дә иҗат кешесе, икебезнең дә кайвакыт ялгыз каласы килгән чаклар була. Аннан соң әйтергә кирәк, Сәүбәннең гаҗәеп ягы бар: ул сәламәт яшәү рәвеше алып бара, дөрес туклана, су коена. Без үләннәр кушып ризыклар әзерлибез, майонез, җитен мае ашамыйбыз.

- Гөлчәчәк ханым, сез 16 елдан артык тамада булып эшлисез. Кызыгыз Гөлгенә дә сезнең юлны сайлаган, бүгенге көндә ул популяр юморист, тамада, җырчы.

- Иң беренче тапкыр мәҗлескә җыр­чы буларак бардым. Аннан соң аерым үзем генә эшли башладым. Җырчы Булат Җиһаншин, Фирдүс Тямаевлар белән эшләгән чаклар булды. Фирдүс ул вакытта баянда уйнап, сикереп кенә тора иде. Гөлгенәгә килгәндә, аның рәсем һәм башка өлкәдә сәләтләре булгач, кайсы һөнәр иясе итеп тә күрә алмадым. Башта бергә алып бардык, аннан соң аерым үзе генә эшли башлады. Ә төпчек кызым Лилияне үзем белән йөртә идем, ул җырлый иде. Ләкин Лилия ветеринар булды, Африкада да булып кайтты. Гөлгенә турында: «Сез аның әнисе мени? Ул шундый талантлы!» дигән сүзләрне еш әйтәләр, миңа андый сүзләрне ишетү бик рәхәт.

- Төрле кешеләр була, кайберләре энергияне ала. Мәҗлестән соң хәлсезләнгән чаклар буламы? Гомумән, андый негатив кешеләрне сизә беләсезме?

- Әлбәттә, андый чаклар да була. Ләкин мин гадәттә иң беренче җырымны башкарганда, залны күзәтеп, кешеләрне карап чыгам. Чыннан да, кешенең энергетикасын тоя белү сәләте бар миндә. Ә кайбер кунак­лар эштән соң, әйтик, арып килгән була. Андыйларның да кәефен күтәрә алам. Миңа ераграк урыннарга йөрергә ошый, чөнки юлда барганда да башта төрле идея­ләр барлыкка килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100