news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чаллыда билгеле җәмәгать эшлеклесе Римма Алимова вафат

Ул озак еллар дәвамында мәдәният хезмәткәрләренең профсоюзы шәһәр комитетын җитәкли.

news_top
Чаллыда билгеле җәмәгать эшлеклесе Римма Алимова вафат

Чаллыда ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Римма Алимова озак авырудан соң вафат булган. Аңа 85 яшь иде. Бу турыда «Челнинские известия» сайты хәбәр итте.

КАМАЗ төзелгән елларда Римма Алимова «Знание» шәһәр җәмгыяте рәисе булып эшли. Аннар шәһәрдә мәдәният хезмәткәрләре профсоюзы комитетын җитәкли, депутат була.

Римма Алимованы белүчеләр аның турында таләпчән җитәкче, зур профессионал дип искә ала. 

«Римма Шәриповнаны озак еллар беләм. Шалтыратып сөйләшкәндә шәһәребезнең мәдәни тормышы белән кызыксына иде. Ул зыялы, эрудицияле, бик мәрхәмәтле кеше иде», — дип искә ала 5 нче музыка мәктәбенең элеккеге директоры Татьяна Позднева.

Римма Алимованы Чаллы зиратына җирләгәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар