«Дөреслек өчен көрәшкән кешеләр ярап бетә алмыйлар инде» – Мәхмүт Нигъмәтҗанов вафат
Татарның зур галиме тыйнак кына китеп барган. Музыка белгече, профессор, фольклорчы галим Мәхмүт Нигъмәтҗановның вафаты турында хәбәр аны җир куенына иңдергәч кенә таралды.
«Хәбәр соң килеп иреште»
Россия һәм Татарстан Композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллин:
«Әйе, Мәхмүт Нигъмәтҗанов китеп барган. Безгә хәбәр соң гына килеп иреште. Туганнары хәбәр итмәгән. Мәхмүт Нигъмәтҗанов безнең Композиторлар берлеге әгъзасы. Соңгы елларда ябык яшәде. Әле биш ел элек Татарстан композиторлар берлеге съездына да килгән иде. Соңгысына инде килә алмады. Сәламәтлеге мөмкинлек бирмәде. Быел аңа 90 яшь тулды. Композитор Борис Трубинга да 90 яшь тулды. Анатолий Лупповка — 91 яшь. Без берсен дә өйләренә барып котлый алмадык. Үзегез аңлыйсыз — вакыты ул түгел».
«Соңгы китабын үз акчасына чыгарды»
Музыка белгече, журналист Наилә Яхина:
«Соңгы елларда ул минем белән генә аралашты. Радиода минем «Кабатланмас моңнар» тапшыруы чыккач, иң беренче ул шалтырата иде. Музыка тарихын аннан да яхшы белүче юк иде. Милли музыка сәнгатенә иң тугры кеше иде ул. Сәнгатьнең дәрәҗәсе төшүгә бик борчылды. Бөтен сүзе шул хакта иде. Җитешсезлекләрне генә күреп утырмый, яхшыга да сөенә иде. Мәскәүдә «Голос» тапшыруында Динә Гарипова лауреат булгач бик сөенде, бик горурланды. Җырчылардан Хәйдәр Бигичевны ярата иде. Иң яраткан җырчысы Гали Ильясов булды. Иртәрәк китеп баруын бик кызганды. Хәзерге эстраданы аңламады, Филүс Каһировны бер мактап куйганын хәтерлим.
Аның өенә дә барып йөри идем. Кечкенә генә фатирда яшәделәр. Фатиры тулы экспедицияләрдә җыелган катушкалар иде. Шул язмалар белән бүлмә стеналары туп-тулы иде.
Соңгы күрешүебезгә әле бер ай да юктыр. Өенә бардым. Хатыны Альбина ханым кешеләрне кертмибез дисә дә, мине кертте. Хатыны шактый яшь әле — 64 кенә яшь. Табиб. «Түгәрәк уен» журналында Мәхмүт абый турында мәкалә чыкты. Шул журналны алып бардым. Хәле юк иде инде. Бик эссе көннәр иде. Бик жәлләдем, шул эсседә йөрәге белән интегеп ята иде. Миңа рәхмәтләр әйтте. Журнал өчен булдымы икән инде…
Аннары РКБда яткан. Альбина ханым үзе дә шунда эшли бит. Мәхмүт абыйның йөрәгенә кардиостимулятор куйганнар. Наркоздан айнып та бетмәгән иде әле — хатыны шалтыратып, Мәхмүт абый белән сөйләштерде. Моңа әле ун көннәр чамасы гына. «Мәхмүт абый, үз аягыгыз белән чыгарга язсын», — дип теләдем. «Амин, шулай булсын!» — диде инде. Тереләдер дип сөенгән идем.
2017 елда соңгы китабын чыгарды. Үз акчасына чыгарды ул аны. «Милләтем чын сәнгатькә лаек» дигән хезмәтендә музыка тарихы, үсеше, проблемалары…»
«Каты кулы белән әле ул планка да тота иде»
Музыка белгече Гөлназ Гыйлемҗанова:
«Мәхмүт абый — легенда, үзе бер дәвер. Татар фольклористикасының бер дәвере. Ул ике заманны ялгап тора иде: Ключаревлар, Латыйф Хәмидиләр белән аралашкан кеше. Мәхмүт абый безнең илдә генә танылган түгел, башка илләр белән тыгыз аралаша торган галим иде. Венгр галимнәре белән бик аралашты. Элек андый галимнәр бик юк иде. Хәзер бәлки бардыр.
Ул татарларның этник төркемнәренең музыкаль фольклорын өйрәнүгә зур өлеш кертте. Аның берничә җыентыгы энциклопедиягә тиң. Бәһасез мирас инде. Фольклорны өйрәнүчеләр аның китаплары аша үтә. Алар — уку әсбабы. Нигъмәтҗанов классификациясе дип сөйләшәбез.
Төп эш урыны буларак Казан педагогика институтының музыка факультеты булса да, татар бүлеге ачылган туксанынчы елларда безне Казан музыка училищесында да укытты. Соңгы елларда да аралаштык, Гөлзада апа Сафиуллина белән барып, үзен видеога да төшергән идек.
Ул соңгы вакытларга кадәр аек акылда булды, бөтен нәрсә белән кызыксынды. Берничә ел элек китабы чыкты. Ул китапта барлык әйтәсе сүзләре әйтеп калдырылган инде.
Мәхмүт абый каршылыклы шәхес иде. Фикерләрен өзеп, кискен, каты итеп әйтә иде. Дөреслек өчен көрәшкән кешеләр бик ярап бетә алмыйлар инде. Каты кулы белән әле ул планка да тота иде. Фольклорның бүгенге халәтенә бик борчылды.
Мин аны йомылып яшәде дия алмыйм. Яше бар бит инде, аяклары авыртты. Килсәң — каршы алды, аның сөйләшү рәвеше төртмәлерәк иде. Хәзерге заманны аңламады, әмма аңларга тырыша иде».
«Киләчәк буын да әле шул китаплар белән гыйлем җыячак»
ИЯЛИның Театр һәм музыка бүлеге мөдире, сәнгать фәннәре кандидаты Эльмира Галимова:
«Мәхмүт Нигъмәтҗанов фикерен кистереп әйтә һәм әйткәненнән тайпылмый торган шәхес иде. Мәхмүт абый музыка фольклорының жанрлар классификациясен булдырган галим. Аның хезмәтләре — безнең өстәл китабы, дибез. Андый галимнәребез бармак белән генә санарлык. Киләчәк буын да әле шул китаплар белән гыйлем җыячак.
Без музыкаль фольклорны регионнарга бүлеп эшлибез. Җыентыклар чыгарганда аның 40-50 проценты Мәхмүт абый Нигъмәтҗанов туплаган материаллардан тора. Үзе белән дә студент чакта аралаша идем. Берничә ел элек үзе шалтыратты. Пермь татарларының музыкаль фольклоры буенча диссертация яклагач, телевидениедә чыгыш ясаган идем. «Сеңлем, молодец! Матур итеп сөйлисең. Яшьләрдән алай матур сөйли белгәннәр сирәк», — диде. Кайсы материалларын куллануымны сорашты. ИЯЛИ юбилеена багышлап китап чыгарганда да Мәхмүт Нигъмәтҗанов шәхесе зур урын алып торды. Мәхмүт абый турында бик хөрмәт белән мәкалә язган идем».
«Гомере буе җилгә каршы барды»
Музыка белгече Филүсә Арсланова:
«Без аралашып яшәдек. Ул күп кешеләрне кабул итмәде. Минем тәнкыйть белән чыккан язмаларымны хуплады. Аның турында „Җилгә каршы“ дигән мәкалә язганым бар. Ул музыкаль тормышның түбәнәюенә борчыла иде. Бу хакта кискен мәкаләләр дә язды. Гомере буе җилгә каршы барды. Кыерсытылганнарны яклап та чыкты. Ул заманында Сәйдәшевны, Латыйф Хәмидине яклап чыкты. Каршы баргач, дошман күбәя бит. Әмма андый чакта миңа да: „Сезнең гомуми агымга киртә булып торуыгыз кирәк“, — дигәннәре бар. Ул мәдәниятебез өчен янды инде».
«Мин күргән беренче профессор иде»
Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:
«Мәхмүт Нигъмәтҗанов безгә беренче курста музыка теориясеннән һәм полифониядән керде. Бу минем өчен беренче тапкыр тере профессорны күрү иде.
Миңа ул өметләр белән дә карады. Безне бит ул елларда музфакка музыкаль белемсез алганнар иде. 1989 елда «Татар җыры» конкурсында катнашканда Мәхмүт абый жюрида да бар иде. «Синең җырлавыңны ошаттылар», — дип мактап та алган иде әле. Ул бик оста аккордеончы иде, фортепианода оста уйнады. Безнең кебек чын музыкант күрмәгән кеше өчен ул гаҗәеп шәхес иде. Бөтен фольклорны өйрәнгән зур профессорыбыз. Без аның белән горурлана идек. Авыр туфрагы җиңел булсын инде».
ххх
Мәхмүт Нигъмәтҗановка май аенда 90 яшь тулган иде. Мәхмүт абыйның кызы Айгөл Нигъмәтҗанова физика-математика фәннәре кандидиты, КФУда укыта. Оныгы Камилә быел урта мәктәпне тәмамлаган.
Мәхмүт ага кызына да, оныгына да милли тәрбия бирә алган. Айгөл дә, Камилә дә чиста татарча сөйләшә. Күп зыялыларыбыз өчен үрнән гамәл бу.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов Осиново бистәсе зиратына җирләнгән. Биредә галимнең хатыны Альбина ханымның әти-әнисенең каберләре. «Төрле зиратларга йөрмәссең. Бер зиратка гына килерлек булсын», — дип әйтеп калдырган булган Мәхмүт Нигъмәтҗанов.
Наилә Яхинаның Мәхмүт Нигъмәтҗанов турындагы мәкаләсе («Түгәрәк уен» журналы, № 2, 2020 ел):
Милли музыка сагында
Мәхмүт ага Нигъмәтҗанов — тере тарих. Татар музыкасы тарихын аннан да күбрәк белүче юктыр. Ул татар җыр сәнгатенә багышланган дистәгә якын китап авторы. Аның хезмәтләрендә татар музыкасының фәлсәфи, иҗтимагый тормыш белән бергә үрелеп барган юлы күрсәтелгән, алар чын сәнгатебезнең үсешенә битараф булмаган кешеләр өчен якты маяк булып тора.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов — татар халык көйләрен өйрәнүгә гомерләрен багышлаган Солтан Габәши, Александр Ключарев, Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи кебек композиторлар башлаган изге эшне дәвам итүче. Ул магнитофон, диктофон, нота дәфтәрләре белән коралланып, илебезнең татарлар яшәгән барлык төбәкләрен гизеп йөргән, халык иҗатын саклаган өлкән буын исән чагында фольклор материалын мөмкин кадәр күбрәк яздырып калырга тырышкан легендар музыка белгече. Мәхмүт ага Нигъмәтҗановның экспедицияләре нәтиҗәсе буларак, халык иҗатын туплаган җыентыклары, күләмле монографик эшләре, дистәләгән фәнни мәкаләләре дөнья күрә. Боларга музыка белгеченең «Композиторы и музыковеды Советского Татарстана» («Татарстан композиторлары һәм музыка белгечләре». 1986) белешмәлеген, «Татарская народная музыка» («Татар халык музыкасы». 2003) һәм башка китапларын өсти алабыз.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов, музыка белгече буларак, музыкаль дөньяны аерым дөнья итеп күреп, шул өлкәдә генә кайнашып яшәми, ул татар җәмгыятенең рухи кыйбласын күзәтеп, барлап, анализлап, көрәшеп яши. Билгеле ки, сәнгать — тормышыбызның көзгесе. Ул гомере буена теләсә нинди трибунадан үз фикерен әйтә алган, туры сүзле, куркуның һәм ялагайлыкның нәрсә икәнен дә белмәгән батыр йөрәкле шәхес булды.
Күренекле галимнең тәрҗемәи хәленә күз салсак, аны нәкъ менә шулай яшәргә тормыш үзе әзерләгәненә ышанабыз.
Мәхмүт Нигъмәтҗановның балачагы Бөек Ватан сугышы елларына туры килә. Ул тумышы белән Саба якларыннан. 1939 елда әтисе Нигъмәтҗан гаиләсен Донбасс якларына алып китә. «1941 елның июле, без яшәгән шахтерлар шәһәре — Кадиевкадан эшкә яраклы бар халык та эвакуацияләнгән, — диеп искә ала ул. — Миңа ул чакта 11 яшь. Авыру әнием бик авыр хәлдә хастаханәдә ята. Янына барсам, палатада әнидән башка беркем дә калмаган, медперсонал да эвакуацияләнгән. Танышларны табып, әнине өйгә алып кайттым. Бер-ике көннән шәһәргә Германия гаскәрләре басып керде. Танышлар белән әнине җирләп куйдык».
«Әнием бик дини иде, догалар белә, гарәп язмаларын оста укый иде. Миңа авыр хәлләрдән чыгарга мәрхүм әниемнең рухы булыша кебек тоела иде», — ди ул.
Балачагы сугыш һәм сугыштан соңгы елларга туры килгән егетнең характеры чын көрәшче булып формалаша. Профессиональ сәнгать юлына да юллары урау була. Юдино тимер юллар белгечләре әзерләү училищесын тәмамлап, поезд машинисты булып эшләвен дә сагынып искә ала ул.
Мәхмүт Нигъмәтҗанов Казан консерваториясенә тормышны белеп, музыка өлкәсендә дә багажын баетып, өлгергән шәхес булып килеп керә. Шуңа күрәдер дә профессиональ музыка баскычларына баскан беренче көненнән үк сәнгатькә формаль караган, очраклы кешеләргә карата бик катгый позиция ала һәм гомер буена шул карашына тугры булып кала.
Консерваториядән соң музыка училищесенда укыта. Аннары Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни хезмәткәре буларак (1960-67, 1974-84 еллар), татар фольклоры буенча экспедицияләргә йөри башлый. 1967–1973 елларда Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. 1984-2003 елларда — Казан педагогика университетының татар музыкасы һәм халык музыка уен кораллары кафедрасы мөдире.
Галимнең татар музыкасы өлкәсендә беренче гыйльми эзләнүләре «Татарская народная песня в обработке композиторов» җыентыгыннан башланып киткән. Ул 1964 елда басылып чыккан. Мәхмүт Нигъмәтҗановның беренче җыентыгыннан ук бер фикере ассызыклана — композиторның иҗаты бары тик халык иҗатына гына таянырга тиеш, шул чакта гына музыка милли үзенчәлеген югалтмаячак. Шунысы игътибарга лаек: галим гомере буе бу фикеренә тугры булып кала, аның музыка өлкәсендәге фәнни тикшеренүләре шушы юнәлештә дәвам итте. Ул гыйльми эшләрендә халык иҗатын шул төбәктә яшәүчеләрнең тарихына, яшәү рәвешенә, табигатенә бәйләп карый. Шул ук вакытта ул аларны татар музыка культурасы кысаларында сурәтли.
Мәхмүт Нигъмәтҗановның эшчәнлеге фәнни кыйммәткә генә түгел, практик яктан да зур әһәмияткә ия. Аның хезмәтләре татар җырчыларын да, Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарын да баетты. Татар эстрадасында популярлашкан «Олы юлның тузаны», «Чатырлар» кебек татар халык җырлары нәкъ Мәхмүт ага Нигъмәтҗановның хезмәте нәтиҗәсе — ул аларны халык теленнән язып алып, эшкәртеп, җырчыларга тапшырган.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе булып эшләгән дәвердә Мәхмүт Нигъмәтҗанов татар җыр сәнгатен профессиональ яктан күтәрүгә зур өлеш кертә. Мәскәүдә Бөтенроссия эстрада сәнгате студиясе ачылгач, татарча яхшы белгән татар яшьләрен сайлап алып, Мәскәүгә укырга илтеп куючы да ул була. 14 талантлы яшь кеше арасында Зиннур Нурмөхәммәтов, Рабига Сибгатуллина, Клара Хәйретдинова, Римма Ибраһимовалар була. Шулай итеп Мәхмүт ага тырышлыгы нәтиҗәсендә филармония профессиональ кадрлар белән тәэмин ителә.
Шәхеснең татар музыка тарихына хөрмәтенең ни дәрәҗәдә зур булуына бер генә мисал: татар профессиональ музыка сәнгатенең чишмә башында торган Сәлих Сәйдәшев һәм Солтан Габәшиләрнең туган ягында — Дөбъязда музыка мәктәбен ачуны да ул оештырып йөри.
Татар музыка тарихын фундаменталь язмалар, фольклор материаллары, фәнни этнографик хезмәтләре белән баеткан галимнең 2017 елда «Милләтем чын сәнгатькә лаек» дип аталган зур күләмле хезмәте дөнья күрде. Галимне ниләр борчый — әлеге китапта бу сорауларга җаваплар бар.