«Аңа китап җене кагылган иде» - Татар җәмәгатьчелеге Мөдәррис Вәлиев белән бәхилләште
Аңа китап җене кагылган иде… Ул чын мәгънәсендә китап кешесе булды… Әдәбият тәнкыйтьчесе, нашир Мөдәррис Вәлиевне соңгы юлга озатырга килгән һәркем мәрхүмнең китапка хирыслыгын әйтте. Каты авырудан соң 67 яшендә гомере өзелгән Мөдәррис Вәлиевне бүген Киндери зиратында җир куенына салдылар.
Бәхилләшү чарасы Ямашев урамындагы йорт ишегалдында узды. Аны Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов алып барды.
«Ул эшләгән китап бизәндереп куйган кызлар кебек иде»
— Бу бик зур югалту. Шагыйрь генә дә түгел ул, галим, китап чыгару өлкәсендә кабатланмас шәхесләрнең берсе дияр идем. Ул китапның культурасын шулкадәр яхшы белә иде. Ул эшләгән китапны кулга тотып карасаң да, бизәндереп куйган кызлар кебек иде. Тышлыкка, бит арасына нәрсә куярга — бөтен зәвыгын белә иде, — диде Данил Салихов.
Ул мәрхүмнең бик белемле булуына да игътибар юнәлтте.
— Аның текстларны карау сәләте шулкадәр көчле иде. Соңгы бер текстны эшләгәндә, байтак кына күздән узды, укыдык, карадык, инде кереп китә дигәндә, бер документта хатаны күрсәтте. Югыйсә, күпме кеше укыган шуны. Анда китап җене бар иде. Аңа талант бирелгән иде бу мәсьәләдә. Без аның белән бик күп китаплар тәрҗемә иттек, — диде Данил Салихов.
Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин аның тыйнак булганын искәртте.
— Беркайчан чәчрәп йөрмәде ул, тыйнак булды. Ятимлекне күреп үскән бала ул. Үзенә килгән яхшылыкны меңе белән кайтара торган кеше иде, — дип сыйфатлады.
«Ул үзе югалмады, кыйбласына тугры калды»
Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры Ким Миңнуллин Мөдәррис Вәлиев белән егерме еллап фикердәшләр, бер-берсенә терәк булып яшәгәннәрен әйтте. 2009 елда мәрхүмнең «Мәгариф» нәшриятыннан киткән вакытларын да искә алды ул.
— Милләт шушы олы белгечне ун ел элек, нәшрияттан киткәч югалтты. Әмма ул үзе югалмады, кыйбласына тугры калды: яңадан китап дөньясына әйләнеп кайтты, китап дөньясында яши алды. Аның безнең институтка килеп кушылуы табигый булды, чөнки аңарчы 10-15 ел бертуктаусыз безнең коллектив белән яшәде. Китап сөюче халкына ул гел китапларын чыгара торды. Китапларың яшәр, милләтебез сине үз күңелендә озак саклар дип ышанам, — дигән теләктә калды Ким Миңнуллин.
Татарстан Язучылар берлеге рәисенең беренче урынбасары Рәмис Аймәт Мөдәррис Вәлиевне дуслыкның кадерен белә һәм дуслыкны дәвамлы итеп саклый белә торган кеше дип бәяләде.
— Хәтта яратып бетермәгән кешеләрен, дошманнарын да дус итә белә торган шәхес иде. Күңелендә борчулы чакларында да шалтыратып, сәгатьләр буе гәпләшә идек, еш кына миңа кунакка килергә ярата иде. Ул наширме, тәнкыйтьчеме, шагыйрьме, җәмәгать эшлеклесеме — һәр юнәлештә үз эшенең остасы иде.
Барлык мөмкинлекләрен халкына, милләтенә тулысынча биреп китә алмады. Аның мөмкинлекләрен өзделәр. Үзе оештырган, профессиональ дәрәҗәгә җиткергән нәшриятыннан китүен бик авыр кичерде. Шуңа да карамастан, яңа нәшрият оештырып җибәрде, ул да бүген конкурентлыкка ия булган зур нәшриятка әверелде, — диде ул.
Шагыйрь Ренат Харис Мөдәррис Вәлиевнең күпкырлы шәхес булганын ассызыклады.
— Әдәбият белеме галиме, шул ук вакытта бик яхшы тәнкыйтьче. Тәнкыйть белән фәнне бергә кушып яза ала торган әдәбият белгечләре безнең күп түгел. Мөдәррис Вәлиев шундый язучыларның берсе иде. Шул ягы белән ул кадерле. Аның әсәрнең төбенә төшеп язылган тәнкыйть мәкаләләре бар. Нәрсәнедер хурлау, я кемнедер мактау белән генә шөгыльләнмәде, ул әсәрнең уңышлы һәм уңышсыз якларын язучыга файдалы һәм укучыга кирәкле итеп әйтә белә торган язучы иде, — диде.
Мәрхүмне озатырга Әлкидән якташлары да килгән. Илдар әфәнде туган авылы турында бергә китап та чыгарган вакытларын искә төшерде.
— Без бергә үстек, бер мәктәптә укыдык. Аны һәрвакыт линейкада чыгарып, үзеңне ничек тоту, ничек сөйләшү, ничек уку буенча безгә үрнәк итеп күрсәтә иделәр. Мондый кешеләр берәмле генә, шундый кешебезне югалттык, — диде ул.
«Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!»
Хәләл җефете Даимә ханым Вәлиева бәхилләшү чарасына килгән барлык хезмәттәшләренә, язучы-шагыйрьләргә, дусларына рәхмәтен җиткерде.
— 24 август төнлә, әле телендә вакытта, бер дә уйламаганда: «Барысы өчен дә рәхмәт сиңа!» — диде. Әле уйламаган идем дә, шуннан соң инде ул сөйләшмәде. Ике көн янында утырып тордым, ул гел ялгыз калырга курка иде. Гел мине чакыра иде ул, тәүлеккә 24 сәгать мине чакырды, — диде Даимә апа «Татар-информ» хәбәрчесенә.
«Мәгариф»тә эшләгән ул вакытлар үзе бер оҗмах иде»
«Мәгариф» нәшриятында бергә эшләгән хезмәттәше, хәзерге вакытта Татарстан китап нәшриятында методист булып эшләүче Чулпан Ялалованы Мөдәррис Вәлиев 2006 елда «Мәгариф» нәшриятына эшкә алган булган.
— Рус редакциясенә редактор булып эшкә кердем, ул миңа ышанып тапшырды. Мөдәррис Вәлиевнең редакторларга карашы әтиләрчә булды. Нәшрият бит 99 процент хатын-кызлардан тора, һәр кешегә кереп, хәлен белә иде. Безгә җылымы, салкынмы, өшеп утырмыйбызмы… Бик эссе көннәр булганда, иртәрәк кайтарып җибәрә иде. Аннары бер нәшриятта да андый хәл юк иде: ул безне автобуска утыртып йөртте. Һәркем үзенә уңайлы урынга хәтле автобуста утырып килә, кире автобуска утырып кайтып китә идек.
Безнең «Мәгариф»тә эшләгән ул вакытлар үзе бер оҗмах иде. Берәр бәйрәм булса, вакытында премияләрен дә бирә иде. Кемнеңдер кыен вакытлары, югалтулары булса, матди ярдәм күрсәтте. Корпоративлар булса, тизрәк премия бирә дә, без киемнәр барып алабыз, аннары ул бәйрәмне үзебезгә ничек кирәк, шулай оештыра идек. Мәдәни чаралар, Кырлайга, Алабугага сәфәрләр дә оештырган иде.
Ул редакторга: «Сез бит китапның директоры», — дип әйтә иде. Чыннан да, редактор рәссам, корректор эше өчен дә җавап бирә иде. Бөтен җаваплылык тулысынча редакция иңсәсендә. Редакторларны учында гына күтәреп йөртә иде.
Аның шундый сыйфаты бар иде. Тәмле сүз — җан азыгы дигән кебек, һәркемнең салпы ягына салам кыстырып, әйтеп куя иде дә, аннары тагын да ныгытыбрак, канатланып эшлисе килә иде. «Шушы авыр эшне син генә эшлисең бит», — дип үсендерә белде. Безнең андый директор күргән юк. Без аны хәзер дә көн саен искә алабыз. Ул Татарстан тарихына чын нашир булып кереп калырга лаеклы шәхес дип уйлыйбыз.
2009 елда нәшрияттан китүен бик авыр кичерде. Ул аттан бәреп төшергән кебек булды. Ул аның тормыш эше иде, нәшрият аның баласы кебек булды. Кулыннан бу эше киткәч, авыр кичерде, аннары сәламәтлеге какшады, — дип сөйләде Чулпан Ялалова «Татар-информ» га.
«Мәгариф» нәшриятында редактор булып эшләгән Тәлига Гыймадиева Мөдәррис Вәлиев белән озак еллар бергә килешеп эшләгәннәрен, планнарны бергә төзегәннәрен искә алды.
— Китапның башын, эчен, ахырын бергә карадык. Ул таләпчән кеше иде, 6-7 кешедән соң да тагын карап чыга иде. Редакторларның белемнәрен күтәрү өчен китапханә көннәре бирә иде. Кешегә ярдәм итәргә атлыгып торды, — диде ул.
«Әти өчен иң зур сөенеч — балалары, оныкларының ана телендә аның китапларын укый алулары»
Мөдәррис Вәлиевнең олы кызы Айсылу әтисе юлын дәвам итеп, бүген «Мәгариф» нәшриятында эшли. Ул шикәр чире аркасында әтисенең сәламәтлеге шактый какшавын, өзлегүләре шуның аркасында булганын әйтте.
— Без сеңлем белән әтигә кечкенәдән хөрмәт һәм соклану хисе белән үстек. Шул соклану, горурлану хисе балаларыбызга да күчте. Ул чын гаилә башлыгы, таләпчән әти, яратучы дәү әти була белде. Әти өчен иң зур сөенеч — балалары, оныкларының ана телендә аның китапларын укый алулары. Алга таба да балаларыбызның балалары да укырлар, онытмаслар, дип өмет итәбез. Әти әдәби тәнкыйтьче булганлыктан, безне дә барлык гамәлләребезгә тәнкыйть күзлегеннән карарга өйрәтте, чыныктырып үстерде. Гомумән, ул үзе барлык гайбәтләрдән, сүз куулардан өстен була белде, безне дә үз мисалында кешелекле булып калырга өйрәтте. Әтине соңгы юлга озатырга шундый олпат язучыларның килүе дә аның дәрәҗәле булуы күрсәткече.
Ул чын мәгънәсендә китап кешесе булды. Китап — аның тормыш мәгънәсе иде. Бакыйлыкка күчкәнче китап язып чыгару турында сөйләде. Соңгы китабын эшләп бетерергә хыялланды. Исеме дә бар иде — «Соңгы китап». Бер ел элек, авырый башлагач язарга тотынган иде, тик өлгерә алмады.
Соңгы елларда күбрәк тәрҗемә белән шөгыльләнде. Мәсәлән, Ч.Айтматовның «Чыңгызханның ак болыты», О.Иванованың «Казан патшабикәләре». Былтыр тәрҗемә өчен Державин премиясенә лаек булды.
Әти безнең кадер-хөрмәттә яшәде, әни соңгы сулышына кадәр гел янында булды, яшь бала сыман карады. Әтинең соңгы сүзе дә әнигә рәхмәт сүзе булды, — дип уртаклашты Айсылу.
«Татар-информ» агентлыгы Вәлиевләр гаиләсенең тирән кайгысын уртаклаша. Мөдәррис Вәлиевнең урыны җәннәттә булсын!
Галерея: Язучы, нашир Мөдәррис Вәлиевне соңгы юлга озату
Мөдәррис Вәлиев, Мөдәррис Харис улы Вәлиев (әдәби псевдонимы Салих Маннапов). 1953 елның 30 маенда ССРБ, РСФСР, ТАССР, Әлки районы Яңа Камка авылында туган. Әдәбият тәнкыйтьчесе, шагыйрь, филология фәннәре кандидаты, доцент. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, М. Җәлил, Җ. Вәлиди, Г. Р. Державин исемендәге премияләр лауреаты. 1983 елдан ТАССР Совет язучылары берлеге (хәзерге Татарстан Язучылар берлеге) әгъзасы.
28 яшьлек әтисе, сугышта алган яралары ачылып, 1953 елда вафат булганнан соң, Мөдәррис ике айлык сабый чагыннан шул ук районның Татар Мулласы авылында яшәүче, әнисе Фәрдия ханым ягыннан бабасы Мәгыйз (Габделмәгыйз) Маннапов гаиләсендә тәрбияләнеп үсә. Шунда башлангыч, аннары күрше Алпар авылы мәктәбендә урта белем ала.
1971–1976 елларда Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укый. Башлангыч мәктәптә укыганда ук шигырьләр язган һәм республика яшьләр-балалар матбугатында исеме күренә башлаган Мөдәррис университет студентларының атаклы «Әллүки» әдәби түгәрәген җитәкли. Бу чорда аның шигырьләре күмәк җыентыкларга керә, Казан радио һәм телевидениесе аша яңгырый.
Вәлиевнең әдәби тәнкыйть өлкәсендәге беренче җитди язмалары республика матбугатында җитмешенче еллар ахырыннан басыла башлый. 1984 елда Татарстан китап нәшриятында «Сезгә ышанам» исемле беренче китабы басылып чыга. Тагын 4 елдан икенче китабы («Тамыр тирәнлеген яфрак тоя», 1988), аннары рус телендә сайланма тәнкыйть мәкаләләре тупланган өченче җыентыгы («Возвращение Звезды», 1992) һәм, ниһаять, 2003 елда «Гамәл дәфтәре» исеме белән күләмле китабы дөнья күрә.
Мөдәррис Вәлиев матбугат, мәгариф һәм әдәбият өлкәсендәге казанышлары өчен «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният эшлеклесе» дигән мактаулы исемгә (1989) һәм М.Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясенә (2003) лаек була.