Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фитрны ничек бирергә - азык-төлек беләнме, акчалатамы?

news_top_970_100
Фитрны ничек бирергә - азык-төлек беләнме, акчалатамы?
Рамил Гали

Татарстан Диния нәзарәте сайтында «Рамазан – 2022» сәхифәсендә сәдака бирү тәртибе турында аңлаталар.

Хәнәфи мәзһәбе буенча, фитр сәдакасын (бары тик мохтаҗ мөселманнарга гына бирелә), ризык/азык-төлек белән генә түгел, акчалата да бирергә мөмкин. Мохтаҗлар бу акчаны үзләре теләгәнчә (бурыч, дәвалану һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләү, дарулар, кием-салым, азык-төлек  сатып алу һ.б. өчен) тота ала.

Фитр сәдакасы фәкыйрьләргә һәм азкеремле мөселманнарга түләнә. Фитр сәдакасын мәдрәсәнең яки мәчетнең матди ихтыяҗлары өчен түләргә ярамый! Моннан тыш, фитр сәдакасын ата-аналар, әби-бабайларга (һәм алга таба), балаларга, балаларның балаларына, үз гаиләңә бирү тыела. Шуңа да карамастан, мөселман үзенең абыйсы яки сеңлесенә фитр сәдакасын бирергә хокуклы.

Шулай ук мөселман кешесе, үзеннән тыш, фитр сәдакасын ярты яше тулмаган кечкенә балалары өчен таратырга тиеш. Мөселман кешесе хатыны, ата-анасы яки балигъ булмаган балалары өчен фитр сәдакасы таратырга тиеш түгел, чөнки аларның милкенә аның тулысынча хокукы юк (әмма теләге булса, бирә ала).

Сөекле Пәйгамбәребез  буш уздырылган вакыттан һәм буш сүздән чистарту, шулай ук мохтаҗларны ашату өчен, фитр сәдакасын түләү бурычын куйды. Фитр сәдакасын (бәйрәм) намазына кадәр түләсә, ул аннан (тулы күләмдә) кабул ителәчәк, кем дә булса намаздан соң түләсә, ул гадәти хәер буларак кабул ителер.

Ә түләүләр күләменә килгәндә, Пәйгамбәребез чорында фитыр сәдакасын шул җирлектә киң таралган азык-төлек (бодай, хөрмә һәм йөзем) белән таратканнар. Бодайның күләме ярты сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча ике килограммга туры килә, йөзем күләме бер сагны тәшкил итәргә тиеш булган, ә бу якынча дүрт килограммга туры килә.

Бүгенге көндә әлеге төр продуктларны бәя ягыннан карасак, аерма күренеп тора. Шуңа күрә ТР мөселманнары Диния нәзарәте голәмәләре тарафыннан югарыда санап үтелгән продуктларның һәр төре өчен уртача бәя нигез итеп алынды: аларның иң арзаны  - 150 сум, ә иң югары бәясе - 800 сум. Шуңа күрә фитыр сәдакасының минималь күләме - 150, ә зәкятне алтын буенча түли алучылар өчен тәкъдим ителә торган күләме 800 сум тәшкил итте, диелә бу хәбәрдә.

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100