Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Мәчет төзелеше өчен зәкят биреп буламы?

news_top_970_100
Мәчет төзелеше өчен зәкят биреп буламы?
Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәте төрле мәсьәләләр буенча фәтвалар чыгара. Бу юлы мәчет төзелеше өчен зәкят бирү турында Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җавап биргән.

Коръәндә Аллаһы Тәгалә зәкят бирергә мөмкин булган кешеләрнең категорияләрен билгели.

“Сәдакаларны (зәкятләр) бары тик (бернинди малы һәм кәсеп итү мөмкинлеге булмаган) фәкыйрьләргә, (берникадәр малы һәм кәсеп итү юлы булса да, бу гына җитәрлек булмаган) мескеннәргә, (бай булса да, зәкят җыю белән) вазыйфалыларга, күңелләре (Ислам диненә) тартылганнарга, (иреккә чыгарга теләгән) колларга, бурычлыларга, Аллаһ юлында (яу, хаҗ һәм гыйлем юлына чыккан мохтаҗларга) һәм (туган якларында бай булсалар да, ниндидер сәбәпләр аркасында мохтаҗ булып) юлда калганнарга бирү Аллаһ тарафыннан фарыз кылынды. Аллаһ – Белүче, Хикмәт иясе” (“Тәүбә”, 60 аять).

Биредә аятьтә телгә алынган һәр категориянең нәрсә аңлатканын ачыклап китәргә кирәк:

1. Ярлылар – яшәү минимумы булган, әмма мөлкәте зәкят түләргә кирәк булган суммага җитмәгән кеше.

2. Хәерче дип бернәрсәсе дә булмаган кешене атыйлар.

3. Зәкят җыючы, шулай ук таратучы һәм зәкятнең хисабын алып баручы дип солтан тарафыннан зәкят җыярга вәкаләт бирелгән кешеләрне атыйлар. Бу - Аллаһ тарафыннан мөселманнарга йөкләнгән вазифа. Алар кешеләр янына  баралар, зәкәт җыялар һәм моңа үз вакытларын багышлыйлар. Моның өчен солтан аларга, башкарган хезмәтләренә күрә, җыйган зәкят мөлкәтеннән тормыш алып барыр өчен эш хакы бирә.

4. Йөрәкләрен һәм күңелләрен яулап алырга кирәк булган (үз якларына аудару) кешеләр дип шул кешеләрне атаганнар ки, Пәйгамбәребез, аларны үз ягына тарту максатыннан һәм алар ислам кабул итсен өчен, аларга зәкят милкен бүлеп биргән. Болар арасында кайбер кабилә җитәкчеләре булган, һәм алар Исламны кабул иткәндә бөтен кабилә исламны кабул итәр дигән өмет булган. Соңрак, Аллаһы Тәгалә исламны данлагач, бу категория кешеләренә зәкят түләү бетерелә.

5. Үз-үзләрен сатып алу өчен хезмәт итүче коллар өчен - мүкәтәб. Әл-Мүкәтәбә дип хуҗа һәм кол арасындагы махсус килешүне атыйлар. Бу очракта хуҗа колга билгеле бер суммада акча эшләргә һәм үз-үзен сатып алырга рөхсәт бирә.

6. Бурычлы дип бурычы булган, әмма аны түләр өчен милке булмаган кешене атыйлар.

7. Аллаһы Тәгаләнең «Аллаһ юлында чыгымнар өчен» дигән сүзләре гаскәрләрдән калган сугышчыларны тоту дигәнне аңлата. Элек хәрбиләр үз акчаларына хәрби походка җыеналар, әгәр алар юлда акчасыз калсалар, аларга зәкят бирелгән.

8. Мосафир дип бай һәм туган илендә милке булса да, сәфәрен дәвам итәр өчен мөлкәте булмаган кешене атыйлар.

Аять кемгә зәкят түләнүен аңлатып бирә. Шул рәвеште, зәкят мәчет яки мәдрәсә төзелеше өчен түләнә алмый.

Әмма мәчет имамы аятьтә санап кителгән категорияләрнең берсенә керсә, ул зәкят алырга мөмкин. Киләчәктә ул алган акчаны үзе теләгәнчә куллана ала һәм, теләсә, мәчет төзелешенә дә тота ала.

Шулай ук мәдрәсә шәкертләре дә еш кына зәкят алучылар исәбенә керә, чөнки аларның нисабка җиткән үз акчалары юк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100