Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рамазанда тиешле вакыттан биш минутка алданрак авыз ачсаң, ураза бозыламы?

news_top_970_100
Рамазанда тиешле вакыттан биш минутка алданрак авыз ачсаң, ураза бозыламы?
Ләйсән Хәйруллина

Татарстан Диния нәзарәте сайтында ураза вакытында вакытыннан алдан авыз ачу турында аңлатыла.

Әссәламү галәйкүм! Тиешле вакыттан 5 минутка алданрак авыз ачсаң, ураза бозыла, аны каза кылырга, ә кәффарәт түләргә кирәк түгел дигән фикерне ишеткәнем бар. Дөресме бу?

Җавап: Үә галәйкүм әссәлам! Сез мәсьәләне аңлап җиткермәгәнсез бугай, сүз вакыт керде дип ялгышып ашау турында булырга тиеш иде.

“Нур әл-Идах” китабында ураза бозылган очракта каза кылырга тиешле булу турында болай диелә:

“Таң беленмәде әле дип, сәхәр ашауны дәвам иткән яисә җенси якынлык кылган очракта ураза бозыла, әмма кәффарәт түләү тиешле булмый. Кояш баеды дип белеп, ифтар кылган очракта да кәффарәт түгел, каза гына кылырга кирәк”.

Ә белә торып иртәрәк ашасаң, яисә таң беленгәч тә ашауны туктатмасаң, кәффарәт кылу тиешле.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100