Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Онытылып ашау уразаны бозамы?

news_top_970_100
Онытылып ашау уразаны бозамы?
Владимир Васильев

Татарстан Диния нәзарәте сайтында ураза вакытында онытылып ашау турында аңлатма бирәләр.

Әссәламү галәйкүм! Бервакыт танышымның ураза вакытында ашап утырганын күрдем һәм аңа бу турыда шундук кисәтү ясадым. Ул ураза икәнен оныткан булып чыкты. Әмма уразам бозылды инде дип, ашавын дәвам итте. Аның уразасы бозылдымы?

Үә галәйкүм әссәлам! “Нур әл-Идах” китабына мөрәҗәгать итик. Ураза бозылып, аны бер көн каза кылу тиешле булган очраклар турында автор болай ди:

“Әгәр кеше онытылып ашаса һәм ашавын аннары аңлы рәвештә дәвам итсә, хәдис (“Кемдер ураза булуын онытып, ашаса яисә эчсә, уразасын тотып бетерсен, аны Аллаһ ашатты яисә эчерде” (Бохари, Мөслим) турында белгән очракта да, ураза бозыла, әмма кәффарәт тиешле булмый”.

Димәк, сезнең танышыгыз бер көн уразасын каза кылырга тиеш була.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100