news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Тәравих намазын витрдан соң уку ярыймы?

news_top
Тәравих намазын витрдан соң уку ярыймы?
Салават Камалетдинов

Татарстан Диния нәзарәте сайтында тәрәвих һәм витр намазлары турында аңлатма бирелә.

Әссәламү галәйкүм! Тәравих укыганда, иртәнге намазга аз вакыт калганын белеп, витрны укып куйдым. Соңыннан әле иртәнге намаз вакыты кермәгәнен белгәч, тәравих намазының калган рәкәгатьләрен укыдым. Витрдан соң тәравих уку ярыймы?

Үә галәйкүм әссәлам! Имам Шурунбүләлинең “Мараки әл-Фәлак” китабында болай диелә:

“Тәравих намазына кадәр витр намазын уку ярый, тәравихтан соң витр уку да ярый. Тәравихтан соң витр уку хәерлерәк”.

Димәк, сезнең витр намазыннан соң укыган тәравих намазыгыз дөрес.

Ә Аллаһ – яхшырак белүче!

Татарстан Диния нәзарәте су хайваннарының хәләлме икәне турында фәтва чыгарган, дип язган идек. Шулай ук түбәндәгеләр турында да фәтвалар бар:

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар