Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Былтыргы татар киносы: булганы белән канәгать булыгыз!

news_top_970_100
Былтыргы татар киносы: булганы белән канәгать булыгыз!

Торналар кая төшә? «Ф» студиясенә, ди...

2022 елның соңгы кинематографик яңалыгы: Мөхәммәт Мәһдиевнең «Торналар төшкән җирдә» әсәре буенча фильм төшереләчәк.

Татарстан Мәдәният министрлыгы әлеге әсәр буенча тулы метражлы нәфис фильм төшерергә заказ биргән һәм бәясе 4 770 000 сум дип билгеләнгән. Фильм «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында төшерелә.

Дәүләт сатып алулары аша тендорны «СТУДИЯ Ф» дип аталган ҖЧҖ откан. Студия әлеге заказ өчен нык көрәшкән булса кирәк: ул бәяне 2 303 750 сумга кадәр төшереп, конкурентларын узып, фильм төшерү мөмкинлегенә ирешкән. 30 декабрьдә контракт төзелгән.

Студия вәкилләре, эш башлар алдыннан, Мөхәммәт Мәһдиевның кызы Гәүһәр Хәсәновага мөрәҗәгать итеп, авторлык хокуклары мәсьәләләрен хәл итергә тиеш.

Интернетта ул студияне эзли башлаганда, Томскидагы йомшак мебель студиясенә очравыгыз да мөмкин. Алар төшерми киноны. Товарлар турында видеороликлар, корпоратив фильмнар, сайтлар өчен презентацион видеолар, теләсә нинди чаралар турыда видеоотчетлар ясаучы студия турында сүз бара. Бу – аларның беренче тулы метражлы нәфис фильмы булыр, ахры.

Язучылар кинога төште

2022 елның соңгы көннәренең берсендә Әмирхан Еники әсәрләре буенча төшерелгән «823 километр» фильмының 10 минутлык фрагменты төшерүдә катнашкан командага күрсәтелде. Режиссер, командага күрсәтү өчен, Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» хикәясе буенча төшерелгән фрагментын сайлаган иде.

Фильмның күрсәтелгән өлеше Саба районының Курсабаш авылында төшерелгән. Ә икенче бер өлеше Язучылар берлегендә төшерелгән иде. Анысында кайбер журналистлар да катнашты. Ркаил Зәйдуллага да роль бирелгән – ул Язучылар берлеге рәисе булып уйнады.

Ул гына да түгел, кинода тагын бик күп язучылар төшкән. Анысын Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында фотоларын күрдем – Берлекнең конференцияләр залы язучылар белән шыгрым тулы. Бөтенесе дә кинога төшергә килгән. Мансур Гыйләҗев та бар, йөзе канәгать күренә. Тарихта калу өчен Илсөяр Иксанова, Марат Закир, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Рифат Җамал, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Газинур Морат, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин килгән. Хәтта быел 90ын тутырасы Лирон ага Хәмидуллинны да кузгатканнар.

Кемнәр килмәгән – үзләренә үпкәли, тарихта калмаулары мөмкин.

Тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар – Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова.

 

Фото: © Татарстан Язучылар берлеге

Мультиклаштырылган Әлмәндәр картка ничек карыйсыз?

«Татармультфильм» берләшмәсе «Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмын төшереп бетерүе турында игълан итте. Хәзерге вакытта прокат документлары эшләнә. Әлегә фильм дөньяга чыкмаган, аны бары тик аерым кешеләр –Марат Әхмәтов, Рамил Төхфәтуллин, Илгиз Зәйниев, Миләүшә Хәбетдинованың гына күргәнлеге билгеле.

Мультфильм ясау өчен прототиплар спектакльдәге персонажлардан алынган. Әҗәл персонажына тавыш яздырырга Равил Шәрәфиев чакырылган. Әлмәндәр карт Эмиль Талипов тавышы белән сөйләшә. 68 минутлык фильмның 32 минуты җырдан тора.

«Әлдермештән Әлмәндәр» анимацион фильмы рус теленә, шулай ук башка телләргә татар колориты белән тәрҗемә ителәчәк.

«Татармультфильм» әлеге анимацион фильм буенча матбугат конференциясе дә үткәрде. Күрмәгән фильм буенча иң шәп сорауны биргән журналистларга Санта Клаус колпагы кигән Әлмәндәр карт белән эшләпәле Әҗәл сурәтләнгән шоколад бирелде.

«Татармультфильм» берләшмәсе җитәкчелеге, әлеге фильмны булдырырга ярдәм иткән өчен, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә һәм аның рәисе Марат Әхмәтовка рәхмәтләрен җиткерде.

Телесериал да кино, ну почти

ТНВда 20 сериядән торган «Алмаш» сериалы күрсәтелде. Сериалның презентациясе Теләчедә үтте.

Фильм җәй айларында Теләченең Алан, Иске Җөри авылларында төшерелгән. Камал, Тинчурин, Әлмәт театры артистларыннан тыш, кастинг аша үтеп, съемкаларда район халкы да катнашкан.

Сериалның бюджеты әйбәт кенә булса кирәк, катнашучы артистларга шактый гына матур суммалар түләнгән дип сөйлиләр. Акча ведомостен күрмәдем, кешедән ишеткәнне генә язам.

Сериалның төп темасы – авылга мәхәббәт. Төп геройлар – Самир һәм Әмир исемле игезәкләр. Самир – авылдагы зоотехник, Әмир – шәһәрдәге «текә» эшмәкәр. Ләкин көннәрдән бер көнне Самир аягын имгәтә, хастаханәгә эләгә. Больничный алып, тыныч кына аяк төзәтеп яту турында сүз булмый монда. Аяк түгел, «тояк» кайгысы башлана.

Игезәкләрнең әти-әнисе, пыр тузып, хастаханәгә килеп җитә – ничек тә Самирны эшкә чыгарырга кирәк! Колхоз эшендә бер көн дә больничныйга чыгарга ярамый, бу кадәр әйбәт эш урынына шундук яңа кеше табачаклар. Бизнесмен Әмир, шәһәрдәге зур эшләрен ташлап, игезәк сыңары Самир урынына авылга кайтып китә…

«Кырык дүртнең май аенда»: Аз бирелсә дә, күп итеп төшер, Далматов!

Татарстан Мәдәният министрлыгы быел субсидия хисабына фильм төшерергә теләүчеләрнең проектларын ачык мәгълүмат кырына чыгарырга карар иткән – һәр гариза бирүче үз проектының максатка яраклы булуын мәртәбәле экспертлар алдында дәлилләде. Гаммәви яклаулар социаль челтәрләр аша да күрсәтелде.

Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильм өчен 2 млн сум каралган иде. Бу акчага ике проект дәгъва итте. Кинорежиссер Алмаз Нургалиев 38-40 проценты төшерелгән фильм өчен акча сорады, калган 60 процентына акча кирәклеген әйтте. Былтыр ул кыска метражлы фильм өчен грант отып, Әзһәр Шакиров турында фильм төшерә башлаган иде. Эксперт комиссиясенең бу проектка карата сораулары туды, алар заявканы яклаганда ук яңгырады һәм җаваплар канәгатьләндереп бетермәде булса кирәк. Кыскасы, тулы метражлы нәфис фильмны Арча якташлыгы җәмгыяте ярдәме белән Александр Далматов төшерәчәк. Ул Нурихан Фәттахның «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм төшерергә җыена.

Аз бирелсә дә, күп төшерергә туры киләчәк, акча тулы метражлы нәфис фильм өчен бирелде. Иганәчеләр табылыр дип өметләник.

Акча күчерелгән ди. Хәзерге вакытта сценарий языла. Шушы көннәрдә кастинг көтелә, ди. Язга кино төшерелә башлаячак.

Иске фильмның яңа презентациясе. Казанда! Президент белән!

Казан тамашачысына «Мостай» фильмы тәкъдим ителде. Фильм 2019 елда Мостай Кәримнең тууына 100 еллыгына төшерелгән, Мәскәүдә һәм Уфада киң колачлы презентациясе үткән, федераль каналлардан да күрсәтелгән. Әмма бу Казан өчен презентация иде – Казан тамашачысына беренче мәртәбә тәкъдим ителде.

Фильм өчен Казан үзәгендәге иң затлы залларның берсе – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры залы сайланган. Фойеда фотокүргәзмә оештырылган. Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримов белән бергә фильмны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

«Ибн Фадлан»: бушка карарга килгән тамашачы залга сыймады

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы чыкты. Беренче мәртәбә ул Болгарда рәсми тантана көнендә күрсәтелде. Икенче тапкыр Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең ачылыш фильмы буларак күрсәтелде. Халык залга сыймагач, ачылышта аны 1 урынына 2 залда күрсәтергә туры килгән. Халык анда да сыймагач, кинофестиваль дирекциясе тиз арада өстәмә күрсәтү вакытын хәл итте. Анысында инде 3 залда күрсәтелде. Анда да кешегә урын җитмәде, басып та, басмага утырып та карадылар.

Фильмны ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты төшерде. Әмма аның җитәкчесе һәм фильмның продюсеры Ришат Хәмидуллин фильм чыгу уңаеннан матбугат конференциясе үткәрергә ризалашмады.

Бюджеты турында да мәгълүмат бирелмәде. «Шактый зур сумма икән» дип, чыш-пыш сүзләр генә йөрде.

Миңа ишетелгән сумма буенча фикер йөртсәк, Татарстан өчен генә зур кебек инде, чөнки безнең кинематографистлар чын зур суммалар турында хыяллана да алмый.

Заказ бирүче – «Россия – ислам дөньясы» стратегик төркеме һәм Мәскәүнең ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды. Чакырылган режиссерлар – Айназ Мөхәммәтҗанов, Рәмис Нәҗмиев, Рудольф Хайнуров. Киносценарийны да алар язган.

Декабрь аенда «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмының прокат таныклыгы алуы билгеле булды.

Әмир Галиәскаров питчингларда җиңә дә җиңә

Быел XVIII Казан кинофестивале кысаларында үткәрелгән халыкара питчингта кинорежиссер Әмир Галиәскаровның «Алюминиевая лихорадка» тулы метражлы нәфис фильм проекты җиңде. Питчинг җиңүчесенә 500 мең сумлык сертификат бирелә. Акчалар «фильм төшерергә әзерлек өчен» дип тәгаенләнгән.

Фильм комедия һәм драма элементлары кушылган маҗаралар жанрында булачак. Аның планлаштырылган бюджеты – 10 миллион сум. Финанслар булуга ук, режиссер эшкә керешергә әзер. Финансларны төрле грантлар аша эзләргә ниятли.

«Тарлан»/«Алмачуар» прокатка чыкты

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» фильмы нигезендә төшерелгән «Тарлан» фильмы – Казахстан белән Татарстан копродукциясе – прокатка чыкты.

Проектны Казахстанда продюсер Миләүшә Айтуганова белән Илшат Рәхимбай бергә тәкъдим иткән иде. Соңгы мизгелдә Илшат Рәхимбай проекттан баш тартты. Сәбәпләренең берсе – режиссерга аз гонорар тәкъдим ителү. Миләүшә Айтугановага кем туры килә – шуны, бу очракта Юлия Захарованы алырга туры килде. Нәтиҗәдә, казах актерлары тырышлыгы белән, ярыйсы гына фильм килеп чыкты, әмма фильмда «татар моңы/татар рухы» һәм, мөгаен, бу очракта Рәхимбай булдыра алырдай «кураж» юк иде. Шулай да фильм максатына ирешер, башка исем белән булса да, татар язучысы әсәрен дөньяга чыгарыр, дип өметләнәбез.

«Микулай» әзер

Кинорежиссер Илшат Рәхимбай «Микулай» психологик триллерын төшереп бетереп, аны республика җитәкчелегенә һәм «Татнефть» җитәкчелегенә күрсәтте. Фильм Мәскәү кинофестивалендә катнашты. Әлегә киң прокатка чыкмады.

 

Фото: © Кино караганда автор төшереп алган кадр

«Микулай» – драматург Мансур Гыйләҗевның монопьесасы. Ул Татарстанның ике театрында куелды. Илшат Рәхимбай бу әсәрне күрүгә үк: «Канныга барырлык кино төшереп була», – дигән һәм эшне керәшеннәрдән башлаган. Пьесаның керәшен темасына, дөресрәге төп герое керәшен агае булуын исәпкә алып, «Ак Барс» Холдинг компаниясенең генераль директоры, Республика керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровка мөрәҗәгать иткән. Мөгаен, өметле сүзләр ишетелгәндер, режиссер, үзе үк продюсер да булган Илшат Рәхимбай канатланып эшкә тотынган. Әмма керәшен җәмәгать эшлеклеләре үзләре белән килешенмичә керәшен темасына нәфис фильм төшерелә башлавына ризасызлык белдергән, ярдәм итүдән дә баш тарткан. «Безнең акча мәсьәләсендә кыенлыкларга очравыбыз турында ишетеп беләсездер. Без әҗәттә. Без Татарстанга шундый зур кызыклы проект тәкъдим иттек һәм кыен хәлдә калдык...» – диде Илшат Рәхимбай.

Проектка «Татнефть» ярдәм кулы сузган. Ишеткәнемчә, аларның ишеген шакырга төп рольдә төшкән Виктор Сухоруков булышкан, ди.

Казан халыкара кинофестивале үтте. Ыгы-зыгысыз, тавыш-гаугасыз

Казан халыкара мөселман киносы фестивале пафослы Казан Ратушасында Ильяс Камал җитәкләгән Тинчурин театры оркестры белән ачылды һәм «попсовый-зиннәтле» «Пирамида»да Данияр Соколов җитәкләгән Камал театры оркестры белән ябылды.

Кинофестиваль 5 көн дәвам итте. Төп чаралар, ягъни бәйгедә катнашкан һәм бәйгедән тыш фильмнар, «Республика» сәүдә үзәгенең «Синема 5» кинотеатрында үтте. Биредә 3 залда параллель фильмнар барды. Тамашачы өчен алар барысы да бушлай иде.

Казан кинофестиваленең Владимир Хотиненко һәм Наталья Варлей белән очрашу оештыруы да тамашачы өчен зур бүләк булды. Олеся Судзиловская, Тимур Гарафутдиновлар белән дә очрашу оештырылган иде. Кинофестиваль кысаларында Милли китапханәдә, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән, Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды.

Бюджетсыз фильм. Теләк булса...

«Биләр. Мирас хәзинәсе» документаль фильмы «МЫ» милли видеороликлар бөтенроссия конкурсында «Документаль фильмнар» номинациясендә «Профессионаллар» категориясендә катнашып I урын алган. Фильмның режиссеры Бай Хәйруллин милләтара бердәмлек һәм Россия Федерациясе халыкларының гражданлык үзтәңгәллеге темасын яктыртуы өчен Рәхмәт хаты һәм диплом белән бүләкләнгән.

«Биляр. Кладовая наследия»/ «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмының авторы – Бай Хәйруллин. Бу – егетнең тәхәллүсе, әлбәттә. Исеме – Руслан. Татарстан кинематографлары арасында буталып йөрмичә, Президенттан акча, министрлыктан грантлар һәм субсидияләр сорамыйча, бер сәгатьлек документаль фильм эшләгән. Үзе режиссер, үзе оператор, үзе монтаж ясаган. Фильмның бюджеты да, иганәчесе дә юк. «Мин инвесторлар табу максаты да куймадым. Үзем төшердем, үз акчамны тоттым, акчасын санамадым да инде мин аның», – диде Руслан.

Бай Хәйруллин, Иске Казан турында документаль фильм төшерергә теләп, Мәдәният министрлыгына субсидия өчен заявка биргән иде дә – үтмәде: үз акчасына төшерсен, диделәр, ахрысы, экспертлар.

Мондый псевдоним белән кем акча бирсен сиңа, егет?!

Ягъфәровны Алтайда беләләр

«Исәнмесез?!» фильмы Шукшин фестивалендә гран-при алды һәм Барнаул шәһәренең Алтай тарихы, әдәбияты, сәнгате һәм мәдәнияте дәүләт музее утарында кинорежиссер Илдар Ягъфәров һәм аның «Исәнмесез?!» кинокартинасына багышланган истәлек билгесе ачылган. Бу – Алтай крае губернаторы инициативасы белән эшләнгән.

Ягъфәровны Чукоткада да беләләр

Кинорежиссер Илдар Ягъфәровның «Байгал» һәм «Исәнмесез?!» фильмнары Анадырь шәһәрендә – «Золотой ворон» Арктика халыкара кинофестивале кысаларында конкурстан тыш күрсәтелгән. ТР Кинематографистлар берлеге рәисе, әлеге фильмнарның режиссеры Илдар Ягъфәров әйтүенчә, татар фильмнарының Чукоткада беренче тапкыр күрсәтелүе.

Десертка «Күкәйле гөл» һәм «Мөһаҗирләр»

«Интертат» кинематография өлкәсендәге субсидияләр тирәсендәге вазгыятьне өйрәнеп, дәүләттән фильм төшерү өчен акча алып та көтелгән нәтиҗәгә ирешелмәгән очракларны ачып күрсәтте.

«Күкәйле гөл» фильмын төшерү өчен Мәдәният министрлыгыннан 1 млн. сум субсидия алган Рамил Таҗиев акчаларның урлануын, киноның акчасыз гына төшерелеп бетүен, ләкин аны министрлыкка тапшырырга җыенмавын әйтте.

«Мөһаҗирләр» өчен Мәдәният министрлыгы 2 миллион 500 мең сум (субсидия һәм питчинг призы) тоткан. Нәтиҗәдә, татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язучы Мәхмүт Галәү турында мәгълүмат бирә һәм аның төп әсәрен күзалларга мөмкинлек тудыра торган документаль-нәфис фильм барлыкка килгән. Фильм, мәктәпләргә тарату өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителгән.

 

Фото: © Автор фильмны караганда төшереп алынган кадр

«Фильмның уен өлешендә мөһаҗирләр баралар да баралар, баралар да баралар... Килеп җиткәч, Бари (Илдус Габдрахманов) егылып үлә, азактан – 50нче минутларда – Саҗидә ятып үлә. И бетте! Сез нәрсә көткән идегез?» – дип яздым мин әлеге фильмны карап чыккач.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100