Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ибн Фадлан» фильмы ихтыяҗны канәгатьләндереп бетермәде. Тагын кирәк!

news_top_970_100
«Ибн Фадлан» фильмы ихтыяҗны канәгатьләндереп бетермәде. Тагын кирәк!
Рузилә Мөхәммәтова, Рамил Гали

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган «Ибн Фадлан» фильмы шау-шусыз гына төшерелә башлады. Рәсми мәгълүмат та чыкмады, төшүче артистлар да хәбәр бирмәде.

Фильмны ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрияты төшерде. Нәшриятның җитәкчесе – Ришат хәзрәт Хәмидуллин. Әмма «Хозур» нәшрияты әлеге фильм турында журналистлар белән сөйләшергә атлыгып тормый. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының «Ибн Фадлан» фильмының дөнья чыгуы уңаеннан матбугат конференциясе уздыру тәкъдименә дә ризалашмадылар.

Фильмның бюджеты турында да мәгълүмат юк. «Шактый зур сумма икән» дип, чыш-пыш сүзләр генә йөрде. Миңа ишетелгән сумма буенча фикер йөртсәк, ул Татарстан өчен генә зур кебек инде, чөнки безнең кинематографистлар чын зур суммалар турында хыяллана да алмый.

Заказ бирүче – «Россия – ислам дөньясы» стратегик төркеме һәм Мәскәүнең ислам мәдәниятенә ярдәм итү фонды. Чакырылган режиссерлар – Айназ Мөхәммәтҗанов, Рәмис Нәҗмиев, Рудольф Хайнуров. Киносценарийны да алар язган.

Фильмга иң зур пиар «Казан халыкара мөселман киносы» аша ясалды – ул аның ачылыш фильмы булды. Ачылышта аны бер урынына ике залда күрсәтергә туры килде. Халык анда да сыймады. Кинофестиваль дирекциясе тиз арада өстәмә күрсәтү вакытын хәл итте. Ике зал вәгъдә ителеп тә, кеше сыймавын күреп, өч залда күрсәтелде. Анда да кешегә урын җитмәде, басып та, басмага утырып та карадылар.

«Ибн Фадлан» фестиваль бәйгесендә катнашмады. Шулай да фильм фестиваль ябылу тантанасында билгеләп үтелде: фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фильмның режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановка диплом тапшырды. «Ниһаять, Болгар җилләре исте. Иң мөһиме – тамашачы фильмны тулы заллар белән карады. Бер тамашачының: «Мин, кайткач, Коръән укыячакмын», – дигән сүзләре минем өчен иң кадерле сүзләр булды», – диде Айназ сәхнәдән.

Фестивальне оештыручылар фильмның заказчысы булган «Хозур» нәшрияты директоры Ришат Хәмидуллинга да фестиваль сәхнәсенә күтәрелү мөмкинлеге тудырдылар. Аңа «Тамашачы мәхәббәте» призын тапшыруны йөкләгәннәр иде.

Актерлар спектры киң – мөфти хәзрәтләреннән башлап тамадага кадәр

«Ибн-Фадлан» – нәфис-документаль фильм. Ягъни интервью белән уен өлеше кушылган. Спикерлар – ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Россия Дәүләт Эрмитажы директоры, шәрык белгече Михаил Пиотровский, тарих фәннәре докторы Фаяз Хуҗин, тарих институты директоры Радик Салихов, Биләр тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Зөфәр Шакиров һәм башкалар.

Экспертлар шул чорны тасвирлыйлар, әлеге карарның әһәмиятен аңлаталар, Алмыш ханның Ибн Фадлан килгәнче үк мөселман булуын раслыйлар, Ибн Фадлан шәхесе турында мәгълүмат бирәләр. Дөресен әйткәндә, «Ибн Фадлан Идел буе Болгар дәүләтенә килде» дигән шул ук мәгълүматны төрле кешеләр төрле яктан сөйлиләр – күп сөйлиләр.

Фильмның уен өлешендә актерлар спектры киң. Дөрес, Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закировтан һәм Камал театры актеры Алмаз Сабирҗановтан башкалары барысы – Татарстан тамашачысына билгесез артистлар. Төп рольдә – Ибн Фадлан ролендә – Тинчурин театры актеры Зөлфәт Закиров. Хәзәр ханы илчесе ролендә – Алмаз Сабирҗанов. Алмыш хан өчен кырым татар актеры Асан Билалов чакырылган. Алмыш ханның хәзәрләр урлап киткән кызын Айгөл Әхмәтова (Имамова) башкара. Ул – халык язучысы Вахит Имамовның кызы.

Хәер, артистлар арасында бер кызыклы шәхес бар – массовкада мөфти хәзрәтләре Камил Сәмигуллин үзе катнаша. Камил хәзрәтнең кылыч белән оста идарә иткәне билгеле – сугыш кадрларында бу ачык күренә. «Кеше тарих өчен җан атып тора һәм аның катнашуы тарихыбызның кинода күрсәтелгән чорына игътибарны арттыра икән, бу – безнең проектка зур плюс», – диде кинорежиссер Айназ Мөхәммәтҗанов.

Алып баручы (автор) ролендә – Ленар Гыйматдинов. Профессиональ диктор, фильмнар, реклама, сериалларны яздыра. Патшаларның берсе ролендә – Тимур Акулов. Күренекле сәясәтче һәм шәрык белгече Тимур Юрьевич Акуловның адашы, иммерсив спектакль актеры («Анна Каренина»), шоумен һәм тамада. 

Ни өчен режиссерлар татар халкы өчен әһәмиятле фильмга татар милләтенә үз телендә хезмәт итә торган актерларыбызны алмаган? Мин бу сорауны Айназ Мөхәммәтҗановка бирдем. Аның аңлатуынча, монда берничә сәбәп бар. Беренчедән, татар театрындагы актерларның күбесендә акцент булуы комачаулаган. Икенчедән, театр актерларының графигын фильм төшерүгә туры китерүе бик катлаулы, Яңа ел тирәләренә дә туры килгәнгә, театрда эшләгән артистлар катнаша алмаган.

Әйе, болар бар да – объектив сәбәптер. Әмма татар көткән һәм татарга кирәк фильмда таныш, күңелгә якын татар йөзләрен күрәсе килә иде. Гарәп илчесе Ибн Фадлан ролендә – Зөлфәт Закиров, суар кабиләсе башлыгы ролендә – чуваш милли киеме кигән татар журналисты һәм артисты Илдар Кыямов. Татар телендә чыгармагансыз икән, Мәскәүдән бөек артистларны чакыру максаты да куелмаган икән, һичьюгы татар җанына кергән шәхесләрне куя ала идегез бит инде. Татар телендә булмаган очракта да, ул артистларыбыз милли рух өстәр иде.

  • Мисалга Илшат Рәхимбайның «Микулай» фильмын китерәсем килә. Төп рольләрдә – Россиянең билгеле актерлары. Керәшен темасына булгач, режиссер татар театрларыннан керәшен актерларын җыйган. Ә бик әһәмиятле бер рольгә татар артисты, Әлмәт театры актеры Рафик Таһировны алган. Нәкъ менә шушы Рафиклы кечкенә генә бер эпизод бу фильмга «татар фильмы» дип тамга салды, минемчә. Рус телендә барса да, ниндидер башка телдә сөйләшсәләр дә, «Микулай» – минем өчен татар милли киносы.

«Кем без? Кем? Кемнең ыруы борынгырак, дип бәхәсләшүдән башы чыкмаган кабиләләрме?»

Фильмның төп идеясен авторлар Алмыш хан теленә салганнар. Ул, Ибн Фадлан алып килгән хатны укыр алдыннан, халкына түбәндәге сүзләр белән мөрәҗәгать итә. Чыгышның беренче өлешен язарга Ибн Фадланның көндәлеге этәргеч биргән: «Хәлифәнең хатын укыганны ишетсеннәр өчен, ул (Болгар патшасы) үз иленең патшаларын (кабилә башлыкларын), (гаскәр) башлыкларын һәм хөрмәткә лаеклы кешеләрен җыйганчы...»

Алмыш хан кинодагы чыгышы: «Без бөтенебез төрле. Картлар һәм яшьләр. Ир-ат һәм хатын-кыз. Без төрле ырудан һәм кабиләдән. Мин – болгар халкыннан Алмыш. Балаларымның анасы – угызлардан. Абдулла – хазарлардан...

– Мин Биндей – барсил кабиләсеннән.

– Арслан – эскиллардан.

– Али – бәрәнҗәләрдән.

– Мин Шурабаш – суарлардан.

– Аруби – бәнҗәк.

...Безнең җирдә 70 төрле халык яши. Дошманнарыбыз да аз түгел. Алар һөҗүм итә, йортларыбызны яндыра, якыннарыбызны коллыкка алып китә, балаларыбызны ала. Кем без? Кем? Кемнең ыруы борынгырак, дип бәхәсләшүдән башы чыкмаган кабиләләрме? Тиз генә туздырылып, тиз генә онытылачак бер төркем кешеләрме? Әллә без бер халыкмы? Зур дөньяның бер өлеше! Һәр кеше бер-берсенә туган булырлык, барысы бер законнар белән яши алырлык һәм бер Аллаһка табынучы җәмгыятьме?! Без бүген бер тәндә бер җан булырлык зур адым ясыйбыз».

«Әйе, фильм рус телендә. Чөнки техник бирем шундый иде»

Фильмның режиссеры һәм продюсеры Айназ Мөхәммәтҗанов: «Бу – тулысынча нәфис фильм түгел, һәм шулай булуның үз плюслары-минуслары бар. Татарстанда тарихка болай тирән кергән фильм юк иде әле. «Изге Болгар җилләре» фильмы, ни кызганыч, киң аудиториягә барып җитә алмады. Безнең фильм тамашачыга килеп җитә алды. Сезгә охшагандыр, дип ышанам. Алга таба да өстәмә күрсәтелер, дип өметләнәм.

Фильм Бохарада, Хивада, Әстерханда төшерелде. Багдад, Иранда да төшерергә теләр идек. Әмма, беренчедән, вакыт кыска иде, икенчедән, бүгенге вазгыять тиз генә барып төшерергә мөмкинлек бирмәде.

Әйе, фильм рус телендә. Чөнки техник бирем шундый иде. Татарстанда яшибез икән, татар телле тамашачыбыз да бар. Мин, дубляж кирәк, дип уйлыйм. «Хозур» нәшрияты бу мәсьәләне хәл итсә, без дубляж ясаячакбыз. Әйтик, документаль өлештә катнашучы экспертларның бер өлеше татарча камил сөйли ала, диде режиссер. Фильм гарәп һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителәчәк».

Режиссерлар бу проектны дәвам итергә тели. Кинәт кенә кемдер: «Егетләр, дәвам итегез!» – дип әйтсә, дигән өмет белән, инде эпизодлар планын да ясый башлаган. Хәтта фильмга керми калган төшерелгән бер эпизод та калган. «Викингны җирләү» блогы төшерелгән булган, ләкин соңгы версиядә аны кертми калдырырга булганнар. «Чөнки 1 сәгать тә 40 – минут документаль фильм өчен шактый озын», – ди Айназ Мөхәммәтҗанов.

Әлеге вакыйгаларны фон итеп алып, аларда катнашкан бер персонажны төп герой итеп чыгарырга да була. Егетләрнең идеяләре күп.

Идеяләр генә түгел, йөзләп әзер костюм да калган – рәхәтләнеп кулланырга була. Монысы инде – алга таба бюджетка экономия, дигән сүз.

Бер тема ябылды, икенчесе ачык калды

Болгар дәүләте һәм ислам дине белән бәйле зур юбилейга – Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмын төшереп, миңа калса, без теманы япмадык. Бу әсәр зур бюджетлы нәфис фильмга лаек. Иң мөһиме – безнең режиссерлар аны булдыра алуларын күрсәтә алды. Тагын да мөһиме – халык, аншлаглар белән, бу фильмның үзенә кирәклеген күрсәтә алды. Ихтыяҗ бар икән – бәлки, акчасы да табылыр.

Шулай да, «Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы бер теманы япты шикелле – татар халкы зур өметләп баглап та тулы килеш күрә алмаган «Исә Болгар җилләре» («Теплые ветры Древних Булгар») фильмы урынына безгә монысын төшереп бирделәр, дип сөеник.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100