Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

ТНВ заманча авыл турында яңа сериал төшерә: «Тирескә баткан сыерлар да булсын инде»

Камера! Мотор! ТНВ авыл тормышы турында яңа «Алмаш» сериалын төшерә башлады. Тема - шәһәр кешесенең заманча авылга кайтуы. Теләче районындагы төшерү мәйданында «Интертат» хәбәрчесе булып кайтты.

news_top_970_100
ТНВ заманча авыл турында яңа сериал төшерә: «Тирескә баткан сыерлар да булсын инде»
Салават Камалетдинов

«Алмаш» сериалын Теләче районында төшерәләр. Төшерү мәйданын беренче тапкыр булгач, үземә дә кызык булды. Без «Туган авыл» күңел ачу комплексында булдык. Ул үзе бер кызыклы урын булып чыкты. Анысын аерым сөйләп тормыйм инде, юл өстендә генә, җай чыкканда туктап алырсыз.

«Машина 52 градус җылы күрсәтте», – ди машина йөртүче абый. Менә шул челләдә сериал төшереп йөриләр, Алла түземлек һәм сәламәтлек бирсен.

Актерлар иске йөк машинасыннан төшкән күләгәгә тезелеп утырган иде. Кулда нәрсә бар, шуның белән җилләнәләр, күлмәк итәге дә ярап куя.

Сериал 20 серияле булачак. Сценарий авторы – Альберт Шакиров. Эчтәлеген ачып ук бирмәсә дә, әз генә күзаллау булдырды, карарга ярамаган әйберне ярыктан гына күргән кебек булды. Төп геройлар – игезәкләр Әмир белән Самир. Берсе авылда яшәргә кала, икенчесе шәһәргә китә. Миңа әйтелмәгән сәбәпләр аркасында шәһәр егете авылга кайта һәм заманча авыл мохитенә шакката. Калганын сөйли алмыйм, чөнки үзем дә белмим.

Сценарий авторына бу идея былтыр «Бер-бер хәл» сериалын төшереп бетергәндә үк килгән булган. Ул сериалдагы гаиләне авылга кайтарырга телиләр, әмма «Алмаш»ны «Бер-бер хәл»нең дәвамы итеп кабул итү дөрес булмас. Персонажлар да башка, әмма фикер шул калган.

«Мондый зур роль – минем өчен беренче тәҗрибә»

Төп рольдәге игезәкләрне бер кеше – Камал театры артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов башкара. Ике төрле холыклы образны бер үк вакытта диярлек уйнавы авыррак, ди ул.

Ике образның да үзенчәлеген бирергә кирәк. Геройларның холкы ике төрле. Тиз арада икенче образга керү миңа бик җиңел бирелми. Бу рольне миңа Радик Бариев тәкъдим итте. Башта авырсынып та караган идем, бәлки башка кешене сайларсыз, дидем. Мондый зур роль – минем өчен беренче тәҗрибә. «Без бергә эшлибез, бергә-бергә ерып чыгабыз», – диде дә, ризалаштым инде. театр сәхнәсендә эшләгәннән соң, монда бөтенләй башка төрле: камералар, төрле мәйданнар, барысы да секунд эчендә үзгәрергә мөмкин. Сәхнәдә эшләве миңа җиңелрәк, – ди артист.

Игезәкләрнең әтисе ролен Камал театры артисты Әсхәт абый Хисмәтов уйный. Аның героеның исеме – Камил.

«Героем – кырыс кеше, авыл мужигы. Нәкъ мин үзем инде. Сценарийны карап чыккач хатыным да: «Сиңа бу рольне белеп биргәннәр, нәкъ үзең бит», – диде. Мин үзем дә тәртипне яратам, герой да шундый. Малайлар шаяра да, берсе фаҗигагә эләгә. «Нинди тәртипсезлек бу!?», – дип ачуланам. Йомшак итеп уйный торган җирләре дә бар. Мин үзем дә авылны сагынам, әти-әни булмагач, сирәк кайтыла. Үземне авылдан әни куып җибәргән иде. Кайвакыт әнигә рәхмәт әйтәм, кайвакыт авыл җире сагындыра. Сериал төшерелә торган урыннар да бик матур», – дип сөйләде ул.

«Авыл – үзе бер фәлсәфә»

Сериал Татарстан Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәме белән төшерелә. Төшерү мәйданына комиссия рәисе Марат Әхмәтов та килгән иде, эш башланыр алдыннан хәер-фатиханы ул бирде.

Соңгы елларда «Татарстан – Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе белән берничә проект эшлибез. Былтыр «Бер-бер хәл» дигән күп серияле фильм төшерелгән иде. Шушы матур традицияне дәвам итү максатыннан яңадан эш башладык. Телерадиокомпаниянең аудиториясе бик зур, телебезне саклауда бу компаниянең роле бәхәссез. Шушы игелекле хезмәттә безнең белән бергә булган өчен рәхмәт әйтәм. Сериал тамашачыны җәлеп итәр, телебезне саклап калу, үстерүдә булышыр дип уйлыйм. Хәерле сәгатьтә! – диде ул.

Марат Әхмәтов авыл тормышы турында фильмнар күбрәк булу яклы.

Авыл – үзе бер фәлсәфә. Без – барыбыз да авыл балалары, авылны сагынып яшибез. Туган телне саклауда авылның роле мөһим. Дөрес, икенче яктан караганда авыллар картая бара, яшьләр шәһәрдә төпләнергә тырыша. Шулай булуга карамастан, авыл – җәмгыятьнең рухи умырткасы, без аны мөмкин кадәр ачып күрсәтергә тиеш. Андагы тормыш мөнәсәбәтләрен, рухи эчтәлекне, үзара җаваплылыкны. Авылда яшәү рәвеше бик үзенчәлекле бит. Бөтен тормышың күз алдында. Кичтән кылган гамәлеңне икенче көнне көтү куганда ук сөйлиләр. Авыл кешеләренең бер-берсе алдында җаваплылыгы зур. Авылны сакларга, дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Авылны тулы канлы, зур яшәү рәвеше дип кабул итәргә кирәк, – дигән фикердә ул.

«ДТ тракторыннан төшкән тракторчы да юкмы?»

Традиция буенча, фильм төшерелә башлаганда тәлинкә ваталар икән. Актерлар, сериалны гамәлгә куючылар имзаларын куя да, камера штативына бәреп ваталар. Мин бу хакта белмәгән идем, чын. Бу җаваплы эшне «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов башкарды. 

«Без Бразилия, Төркия сериалларын күрсәттек – халык чит ил сериалларыннан туйды. Халык үзебезнең тормыш турында, үзебезнең артистлар төшкән сериаллар сорый. Без бу заказны үтәргә тырышабыз. Безнең төп максат – туктамаска, киләчәктә дә төшерергә, чөнки темалар бик күп», – диде дә, шалт штативка. Истәлеккә ватык тәлинкәнең берәр кыйпылчыгын аласың. 

«Бер-бер хәл» сериалын төшерә башлаганда ваткан тәлинкә кисәге әле дә машина кесәсендә йөри», – ди Марат Әхмәтов. Киләчәктә проектлар күбәеп киткәч, бер сервиз җыярлык булыр әле ул кыйпылчыклар. 

Сериалны фермада, башка авылларда төшереләчәге әйтелгәч, Марат Әхмәтов: «Тирескә баткан сыерлар...», – дип сүзен әйтә башлаган иде, төшерә торган төркем шунда ук: «Юк, юк, юк», – дип бүлдерде. Ә фикернең дәвамы киресенчә икән: «Булсын инде», – дип дәвам итте Марат Әхмәтов. «ДТ тракторыннан төшкән тракторчы да юкмы?» – дип сорады. Анда да заманча тракторларны күрсәтәчәкләр. Шуның өчен Теләче районы сайланганда инде. Анда тирескә баткан сыер табып булмый, ди.

Ни өчен Теләче районы?

Бу сорау белән Альберт абый Шакиров янына килдем. 

Сериалны төшерү өчен заманча терлекчелек комплексы булган авыл кирәк иде. Заманча авылның иң үрнәк вариантын күрсәтергә кирәк дип уйладык. Иң үрнәге шушы дип сайладык. Теләче, Саба ягы буласы билгеле иде. Монда этнографияне күрсәтергә музей да бар, логистика да якын, – диде ул.

Аның сүзләренчә, сериал районның берничә авылында төшереләчәк. Ул район башлыгы Нәҗип Хаҗиповның ярдәм итүен дә ассызыклады.

Район башлыгы бик теләп каршы алды. «Нәрсә кирәген әйтегез, бөтенесен дә табып бирәбез», – диде. Чыннан да тракторын да, велосипедын, мотоциклын да табып бирделәр. «Килегез», – дип торганда, әлбәттә, монда килдек, – ди Альберт Шакиров.

Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов сүзләренчә, эпизодик рольләрдә өч авыл җирлеге халкы катнаша.

20 серияле сериалны төшерәбез. Без аны 40, 100 серияле итәргә дә әзер. Районда, гомумән республикада күрсәтергә, төшерергә мөмкинлекләр бар. Бу сериалны өч авыл җирлегендә төшерәбез. Анда яшәгән кешеләрнең яртысыннан артыгы артист булып бетте, – ди ул.

Кызу эш вакыты булуга карамастан, авыл халкы рәхәтләнеп ризалашкан. Кызык ич инде, үзеңне телевизордан карыйсың Яңа ел ялларында. Сериал көз айларында тамашачыга тәкъдим ителер дип өметләнеп торалар, әмма Яңа ел ялларында гадәттәгечә кабатлау булыр ул.

Сериалының режиссеры Алмаз Әкбәров сүзләренчә, авыл халкы өчен махсус кастинг оештырылган. «Сериалда актерларга образга керергә туры килсә, авыл халкына бары тик үзе булырга кирәк», – ди ул.

Төшерү процессының кечкенә генә өлешен карау бәхете дә булды бит әле. Марат Әхмәтов: «Камера! Мотор!» – диде дә, эш башланды. Бу өзектә шундый күренеш иде: фермада эш тукталган – бөтен халык бриллиант эзли. Бриллиант сыер эченнән чыккан, ди.

Ух, уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100