Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Биләр турында фильм төшергән Бай Хәйруллин: «Үз акчама үзем төшердем. Акчасын санамадым»

news_top_970_100
Биләр турында фильм төшергән Бай Хәйруллин: «Үз акчама үзем төшердем. Акчасын санамадым»
Фильмнан скриншот

Беркөнне ТР Мәдәният министрлыгыннан шалтыраталар: «Вакытың булса, Милли китапханәгә кинога барып кайт әле. Бер егет Биләр турында әйбәт кенә кино төшергән», ди министрлыкның бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов.

«Биляр. Кладовая наследия»/ «Биләр. Мирас хәзинәсе» фильмының авторы – Бай Хәйруллин. Бу егетнең тәхәллүсе, әлбәттә. Исеме – Руслан. Татарстан кинематографлары арасында буталып йөрмичә, Президенттан акча, министрлыктан грантлар һәм субсидияләр сорамыйча, бер сәгатьлек документаль фильм эшләгән. Үзе режиссер, үзе оператор, үзе монтаж ясаган. Фильмның бюджеты да, иганәчесе дә юк. «Мин инвесторлар табу максаты да куймадым. Үзем төшердем, үз акчамны тоттым, акчасын санамадым да инде мин аны», диде Руслан.

Фильмның алтарихы болайрак. Руслан Биләргә турист буларак килеп эләккән. Үзе әйтүенчә, шәһәрчекнең энергиясе, серле тарихы, гаҗәеп пейзажы һәм археологиясе тәэсир иткән. Дөресрәге, әсир иткән. Шәһәрне батырларча саклаган кырык кыз риваяте аеруча кызыксындырган. Ул интернетта шактый актарынып, әлеге серле кала турында видеоматериал эзләгән. Әмма төрле кыска роликлардан һәм презентацияләрдән башка мәгълүмат таба алмаган. Юк икән, димәк, булдырырга кирәк!

Руслан Археология институты аша күренекле археолог Фаяз Хуҗинны, аның дәвамчысы булган галим Зөфәр Шакировны эзләп тапкан. Галимнәр ярдәме белән фильм барлыкка килгән. Ә ТР Мәдәният министрлыгы һәм Милли китапханә ярдәме белән «Биләр. Мирас хәзинәсе» фәнни-популяр документаль фильмы Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә тәкъдим ителде.

Кинокартина фәнни-популяр документаль фильм традицияләренә тугры калып барлык шартын китереп төшерелгән – Биләр күренешләре, белгечләр белән интервьюлар, тарихи мәгълүмат. Оператор эше дә тел-теш тидерерлек түгел, матур кадрлар тотып алынган.

Фильм рус телендә тәкъдим ителде. Ул татар һәм инглиз телләрендә дә булачак.

ххх

Тарих фәннәре докторы, археолог Фаяз Хуҗин: «Урта гасырларда Биләр Көнбатыш Европада иң зур шәһәр саналган. Янындагы бистәләре белән бергә 800 га мәйданны тәшкил иткән. Без аның 0,03 процентын гына казый алдык. Бу бик аз. Шулай да без кайбер нәтиҗәләр ясадык.

Биләргә Х гасырның беренче чирегендә нигез салынган. Альфред Халиков 922 елда нигез салынган дип әйтте, мин дә шул фикерне куәтләдем. Бу – Багдад илчелеге килгән ел. Багдад илчелеге Идел буе Болгар илендә рәсми рәвештә Ислам дине кабул ителүдә катнашкан. Тантана Болгар җирендә узган. Алмуш ханның мөселман исеме Җәгъфәр, ул 902-908 елларда үз акчасын чыгара башлаган, ягъни 922 елда ул мөселман булган инде. Багдад хәлифеннән ул ислам белгечләрен, җәмигъ мәчете төзүне, шулай ук, дошманнарына каршы шәһәр-крепость салуны сораган. Ял иткәннән соң илчелек кешеләре Кече Чирмешән елгасы буенча шәһәргә нигез салганнар дип уйлыйбыз…

Ни кызганыч, Биләр бик начар өйрәнелгән. Чөнки бөтен көч Болгарны өйрәнүгә салына. Бу аңлашыла да, чөнки анда Алтын Урда вакытындагы XIV гасыр ядкәрләре сакланып калган. Бер яктан көнчелек тә уяна – ни өчен шундый зур Биләр шәһәре игътибардан читтә кала. Бәлки алга таба бар да яхшыга таба барыр – чөнки Биләрдә Президентны көтәләр. Бәлки казу эшләре өчен акчалар бирелер. Элек бит галимнәр бюджет хисабына эшләгән, хәзер үзебезгә акча табарга кушалар. Миңа калса, Биләрнең киләчәге бар. Биредә Аллаһ бүләге булган изге чишмә бар – аннан туристлар өзелми. Элек аның тирәлеге бик табигый иде әле, хәзер шактый төзекләндерелгән, ләкин ясалмаландырылган».

Тарих фәннәре кандидаты, археолог Зөфәр Шакиров: «Мин 1997 елдан бирле Биләрне өйрәнәм. Хәзер инде шушы музей-тыюлыкны җитәклим. Биләр ул үз заманының мегаполисы булган. Биләр җире күренекле химиклар Арбузовлар, Бутлеров исемнәре белән дә бәйле. Биредә саклана торган табигать тыюлыгы да бар. Ә Изге чишмә – Идел-Кама буенда яшәгән бөтен халыклар өчен көч һәм энергетика бирә торган урын. Бирегә мөселманнар да, тәңречеләр дә, христианнар да йөри, псевдозороастриецлар да күренә башлады. Пасхадан соң тугызынчы җомгада христианнар бәйрәм үткәрә – Алексеевскидан Биләргә кадәр 50 км. юл үтеп чаңнар кага-кага киләләр...

Әлеге киноны төшереп, Руслан безгә зур бүләк ясады. Мин моны берничә датага бәйләп карыйм: Изге чишмә төзекләндерелгәнгә 25 ел булды; Биләр археологик экспедициясенә - 55 ел; августта Биләр тыюлыгы оештырылганга 30 ел була; сентябрьдә Александр Арбузовның тууына 145 ел. Русланның киносы шушы даталарның барысына да, һәм минем 45 яшьлегемә дә туры килде. Бу безгә зур бүләк».

Бай Хәйруллин: «Миңа бигрәк тә кырык кыз турындагы риваять тәэсир итте. Мин аны анимация аша да күрсәтергә тырыштым. Бәлки, киләчәктә нәфис фильм да төшерелер – күз күрер. Миңа калса, Биләр туризм өчен гаять кызыклы урын. Шушы кино аша аңа кызыксынуны арттыра алсам, бик яхшы булыр иде».

Фильм дәвамында тамашачыга читтән торып Биләр дәүләт тарихи-архитектура һәм табигать музей-тыюлыгы биләмәләре буйлап йөрергә тәкъдим ителә. Бу үзенә күрә бер видеосәяхәт. Тамашачыны музей-тыюлыкның җитәкчесе, археология галиме Зөфәр Шакиров озатып йөри. Аның белән бергә Изге чишмәгә «ияреп барабыз», басмалардан үтәбез, бер сәгать чамасы вакыт аралыгында 800 га җирне урап чыгабыз да кебек. Шул арада безне Биләр риваятьләре белән дә таныштырырга өлгерәләр. Хәтта экология проблемаларына кереп, аларны да «чишеп» чыгабыз.

Биләр җире, гафу итегез, агачларга бәйләнгән чачаклы-чуклы чүпрәкләр белән тәңгәлләшеп күзаллана башлады. Әле чүпрәк кенә ярый икән, аны музей-тыюлык хезмәткәрләре җыеп, центнерлап чүп түгә. Кайбер акыллыбашлар киҗе-мамык, җитен кебек табигый тукыма-тасмалар түгел, синтетик, атлас тасмалар, хәтта целлофан пакетларга кадәр бәйләп куя икән. Алай аларга теләкләре затлырак формалаштырылган кебек тоеладыр, күрәсең. Ә синтетик материаллар тиз генә череп төшми, өзелми дә, алар үсә торган агачны кыса башлыйлар. Кыскасы, экологлар мондый теләкләрнең табигатькә зур зыян салуын әйтә. Документаль фильмда бу хакта ассызыклап әйтелә.

Фильмны карагач тамашачыда сорау-тәкъдимнәрнең чиге булмады:

- Фильмның азагында бу җирләргә кызыгучылар барлыгы да әйтелә. Тора-бара аларның аппетитлары үсә башларга мөмкин. Бар көчебезне куеп бу җирләрне саклап каласы иде. Бу җирләрне без шашлык кыздыра торган ял итү урыны дип түгел, ниндидер изге урын дип тәкъдим итсәк иде.

- Ни өчен Биләр бер җимерелгәннән соң яңадан торгызылмаган? Нишләп юкка чыккан? Ул югалырга тиеш түгел иде... Шул ук кешеләр хуҗалыкларын торгыза алмаганмы? Аңлашылмый.

- Биләрдә хәзер христианнар яши. Мөселманнар кайда китеп беткән? Элек мөселманнар булгач, нигә якын-тирә авылларда да христианнар яши?

- Балангузда алтын капкалар булганмы?

- Миңа тасмалар эленгән агачлар кызганыч. Фильмда да аларның кору куркынычы әйтелде. Бу мәсьәләдә ниндидер чишелеш табылырмы икән? Бәлки, тасма бәйләр өчен тимер баганалар утыртып куяргадыр?

Әлбәттә, галимнәр бу сорауларның берсен дә җавапсыз калдырмады. Аларга фәнгә таянып та, фаразлар белән дә җаваплар бирелде.

Теләгән кеше әлеге фильмны интернет киңлекләреннән табып карый ала. Биләрне белсәгез дә, белмәсәгез дә, сез анда үзегез өчен яңалык табалачаксыз. Әлбәттә, барлык сорауларга да җаваплар юк. Чөнки тарих катламы астында Биләрнең ачылмаган серләре күп әле. Ул серләрне ачу өчен Альфред Халиковның дәвамчысы булган Фаяз Хуҗин, аның дәвамчысы булган Зөфәр Шакировлар бар. Әмма галимнәр табышын халыкка җиткерергә Бай Хәйруллиннарның булуы кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100