Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Мостай»: «Рус түгелмен, ләкин россиян мин, Совет Ватанының улымын...»

Казан тамашачысына «Мостай» фильмы тәкъдим ителде. Фильм 2019 елда Мостай Кәримнең тууына 100 еллыгына төшерелгән, Мәскәүдә һәм Уфада киң колачлы презентациясе үткән, федераль каналлардан да күрсәтелгән. Әмма бу Казан өчен презентация иде – Казан тамашачысына беренче мәртәбә тәкъдим ителде.

news_top_970_100
«Мостай»: «Рус түгелмен, ләкин россиян мин, Совет Ватанының улымын...»
Абдул Фархан, Рузилә Мөхәммәтова

«Мостай» фильмы Мостай Кәрим исемендәге фонд тырышлыгы белән төшерелгән. Әлеге фондны Мостай Кәримнең оныгы Тимербулат Кәримов гамәлгә куйган. Тимербулат Кәримов – Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримованың улы, эшмәкәр, меценат, «Русская медная компания»* ЯАҖның директорлар советы әгъзасы, Плес шәһәре башлыгы. Моңа аның «Роснефть» җитәкчесе Игорь Сечин кияве булуын да өстәргә мөмкин.

*(ТАСС белешмәсе Кәримовның «Русская медная компания»дә директорлар советы әгъзасы булуы күрсәтелгән, ул үзе дә аккаунтында бу берләшмәдә эшләвен күрсәткән. Материал чыккач, «Русская медная компания» вәкиле Тимербулат Кәримовның үз оешмаларына бернинди катнашы юклыгын әйтте).

Фильм өчен Казан үзәгендәге иң затлы залларның берсе – Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры залы сайланган. Фойеда фотокүргәзмә оештырылган. Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримов белән бергә фильмны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та карады.

Башта сәхнәгә алып баручылар чыкты. Башкортстанның халык артисты Гөлшат Гайсина һәм Татарстан ягыннан артист, журналист Идел Кыямов Мостай аганың соңгы елларында язылган Казанга багышланган шигырен укыды.

«Төннәреңдә йолдызларың, Казан,

Җемелдәшеп күзләремә бага.

Идел дулкыннары иркә итеп

Ярны түгел, күңелемне кага.

Урамыңны күп таптадым, Казан,

Кызмача һәм хәтта аек баштан.

Берчак капыл күз чагылып китте

Тимбикова – затлы яшь Кояштан.

...Бәгыремдә яши исән дуслар,

Бәгыремдә – дуслар каберләре.

Туфан, Фәйзи, Хәким, Ахун, Риза –

Уннар, йөзләр күз алдымнан уза.

Җирдә һаман ак бураннар була,

Күктә һаман күкрәп яшен сыза.

Таушалмаган сөюемне, Казан

Пышылдарга сиңа бүген базам.

Данлы исемеңне мәңгелеккә

Дога итеп язам, Казан, Казан!

Алып баручылар: «Шигырь якты сагыш белән уралган. Казан – аңа якын дуслар һәм күпкырлы иҗатын яратучыларны бүләк иткән шәһәр. Аңа илһам биргән шәһәр. Без бүген Татарстан башкаласының иң затлы залларының берсенә Мостай Кәримгә – совет әдәбияты классигына һәм халык шагыйренә булган хөрмәтебезне белдерергә җыйналдык. Бүген үзенең күпмилләтле илен, туган ягын һәм халкын яраткан кешенең сүзләре әһәмияткә ия. Хәзер «Мостай» фильмы аеруча зур мәгънәгә ия».

«Мостай» – байтак көч һәм финанслар түгеп, гаҗәеп матур ясалган затлы документаль фильм. Мостай ага хакында Никита Михалков, Иосиф Кобзон, Михаил Швыдкой кебек танылган шәхесләр үз фикерләрен әйтә. Татарстан Республикасының Беренче Президенты, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм Татарстан халык шагыйре Ренат Харис та истәлекләре белән уртаклашкан. Фильмда Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова һәм оныгы Тимербулат Кәримовның истәлекләре дә бар. Мостай Кәримнең замандашлары Константин Симонов, Александр Твардовский, Рәсүл Гамзатов, Кайсын Кулиев белән дуслыгы күрсәтелгән архив кадрлары кулланылган. Әдипнең шигырьләрен һәм хатирәләрен Владимир Спиваков, Алсу Сафина, Сергей Безруков һәм башкалар укый. Кыскасы, «югары очышлы», кыйммәтле кинокартина.

Картинаның режиссеры – танылган документалист, «Мастерская» кинокомпаниясенең генераль продюсеры Сәидә Медведева.

  • «Мостай» фильмы – бөек талант мисалында иҗат белән хакимиятнең яраша һәм аңлаша алуы һәм шагыйрьнең бу дуслыкның төгәл микъдарын саклый алуы турында сыйфатлы фильм. Шуңа да: «Бүген үзенең күпмилләтле илен, туган ягын һәм халкын яраткан кешенең сүзләре әһәмияткә ия. Хәзер «Мостай» фильмы аеруча зур мәгънәгә ия», – дип басым ясады алып баручылар.

Фильм иҗат әһеленең биографиясен сөйләп чыгуны максат итеп куймаган. Игътибар детальләргә юнәлтелгән. Детальләр аша шәхес ачылган.

Мостай Кәримнең 18 яшендә яшь егетнең комсомол билетын пуля тишеп үтүе турында шигырь язуы, 1942 елда шагыйрьнең герое язмышын кабатлавы – мина ярчыгының йөрәктән берничә сантиметр читкә керүе, гомерен күкрәк кесәсендәге комсомол билеты саклап калуы турында истәлек яңгырый – аны Мостай Кәримнең кызы Әлфия Кәримова сөйли.

Әлфия ханым сугыштан үлем яралары белән кайткан шагыйрьне яшь профессорның операциягә алуы турында, операция вакытында, гомуми наркоз ясарга ярамаганлыктан, табиб шагыйрьнең шигырьләрен укуы турында сөйли. Үз шигырен тыңлаган Мостай Кәрим түзеп ята, әлбәттә.

Милли республикаларның Россия күләмендә танылган шагыйрьләре – башкорт шагыйре Мостай Кәрим, авар шагыйре Рәсүл Гамзатов, балкар шагыйре Кайсын Кулиев, калмык шагыйре Давыт Көгелтинов дуслыгы турында да фильмда җентекләп бәян ителә. «Аларны үз халкы да, ил җитәкчелеге дә таныды», «Алар Совет власте тарафыннан кадерләнде. Үзенә күрә «законлы дисседентлар», – дип сөйләделәр төрле спикерлар Мостай Кәрим һәм аның балкар/авар/калмык каләмдәшләре турында.

Татарстанның халык шагыйре Ренат Харис: «Бервакыт ул сөйли. «Минем янга ниндидер йомыш белән яшь язучылар килде», – ди. «Мостай ага, сез инде тормышыгызның шундый югарылыгына җиттегез, сезнең өчен беркем дә куркыныч түгел: беренче секретарь да, Министрлар Советы рәисе дә, нишләп сез һаман алар белән яхшы булырга тырышасыз («якшаетесь»), дус булырга тырышасыз?» – дип сораганнар болар. Ул әйткән: «Мин сиңа китап чыгарырга булыштыммы? Булыштым. Сиңа фатир алышырга булыштыммы? Булыштым. Сиңа иҗат йортына юллама алырга булыштыммы? Булыштым. Хакимият белән дус булмасам, мин сезнең өчен бернәрсә дә эшли алмас идем», – дигән».

Совет һәм Россия кинорежиссеры, продюсер Никита Михалков: «Чын иҗат әһеле фәкыйрь булып, хакимияттән йөз чөереп, койма астында чахоткадан үлергә тиеш, дип уйлаучылар бар. Эш бит хакимияткә мөнәсәбәттә түгел. Синең үз алдыңда намуслы булуыңда. Алар үз халкына ихлас хезмәт иткән. Әйе, моның өчен ниндидер премияләр алганнар. Ләкин бит алар премия өчен эшләмәгән. Мостай Кәрим үз халкын яраткан кешенең уй-хисләрен тасвирлый алган».

Фильм рус телендә, Мостай аганың шигырьләре рус теленә тәрҗемәдә яңгырый. Бердәнбер татарча шигырьне Минтимер Шәймиев укый:

«Сагыну хисе миңа канат куеп, ерак җирне якын иттерде.

Мин авылга кайттым туган җиргә, күленә кайткан аккош шикелле..

«Бу – безнең турында, минем турында да», – дип өсти Минтимер Шәрипович.

Мөгаен, әлеге фильмга шагыйранә җылылык өстәүче зат Минтимер Шәймиев булгандыр. Бердәнбер!

Фильм дәвамында Мостай ага белән ана телендә сөйләшеп аралашкан, шагыйрьнең иҗат дөньясын, эчке халәтен, милли үзенчәлекләрен тоеп, шуларны җылы хисләр белән тасвирлап бирә алырдай каләмдәше яки фикердәшләренең хатирәләрен көттем. Булгандыр бит инде алар. Казанны гына алсак та, Мостай ага белән дус булган Ренат Таҗетдинов, Әзһәр Шакировлар да исән һәм формада бит әле. Башкортстанда да андый шәхесләр исәндер. Россия киңлегендәге фильмга бу бер якты мизгел өстәр иде кебек.

Фильмда Мостай аганың улы турында мәгълүмат булмавы сискәндереп куйды. Әйе, 2019 елда язучы һәм тәрҗемәче Илгиз Кәримов вафат булды, фильм шул елны төшерелгән, өлгермәгәннәрдер... Әмма бу җитмәде.

«Мостай» документаль фильмы 1 сәгать бара. Республиканың беренче затлары һәм башка бик күп җитәкчеләр, иҗат әһелләре 1 сәгать дәвамында истәлекләр белән бергә шигырь тыңлады: «Рус түгелмен, ләкин россиян мин, Совет Ватанының улымын...» шигыренең рус телендә тәрҗемәсеннән башлап Илһам Шакиров, Фәридә Кудашевалар моңы белән җыр булып һәр татар күңеленә кергән «Өченче көн тоташ кар ява» шигыренә кадәр. Анысы да тәрҗемәдә, әлбәттә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100