«Күкәйле гөл» яки тагын бер татар кинофильмының бәхетсез тарихы
Татарстан кинематографиясенә акча юк, дип сөйләнсәк тә, ел саен Татарстан Мәдәният министрлыгы кинематографистларга фильмнар төшерү өчен субсидияләр бирә. Болар зур акча түгел, әлбәттә, ләкин юк та түгел. «Татар-информ» кинематография өлкәсендәге субсидияләр тирәсендәге вазгыятьне өйрәнүен дәвам итә.
2018 елда «Мөһаҗирләр» романы нигезендә төшереләчәк «Сафа белән Саҗидә» фильмы проектына 2 миллион сум акча бирелеп, аның нәтиҗәсе, дөресрәге, төшерелү «мәрәкәсе» турында язган идек. Шул ук елны акча бирелеп, әле дә булса тапшырылмаган тагын бер проект бар. Министрлыкның 2018 елгы документында ул болайрак билгеләнгән:
Тема атамасы: «Фильм, направленный на пропаганду общечеловеческих ценностей»
Проект атамасы: «Кукэйле гол» / «Күкәйле гөл»
Субсидия алучы коммерциячел булмаган оешма атамасы: Региональная молодежная общественная организация «Центр культур и диалога Республики Татарстан»
Сумма (мең сумнарда): 1000,0
Әйе, сүзебез «Күкәйле гөл» фильмы проекты турында бара. Интернетта актарынсак, фильмның рәсми тарихы 2017 елдан башлануын күрәбез.
2017 ел. Август. Чаллы кызларын һәм егетләрен «Күкәйле гөл» фильмы кастингына чакыралар. Фильм турында «в переводе означает «Яичный цветок», дип язган рус басмалары. Кастингны режиссерлар Рамил Таҗиев һәм Фәнис Фәрхиев үткәргән.
Әлеге фильм турында 2017 елда аның режиссеры Рамил Таҗиев сүзләренә таянып, «Татар-информ»ның Чаллыдагы хәбәрчесе дә язган: «Маҗара жанрындагы татар телендә тулы метражлы фильмны Чаллы энтузиастлары төркеме төшерә. Проектны башлап йөрүчеләр һәм актив катнашучылар булып өч кеше – продюсер һәм сценарист Фәнис Фәрхиев, композитор һәм тавыш режиссеры Марат Вәлиев, режиссер Рамил Таҗиев тора».
«Башта җитди татар драмасы кую теләге булды. Әмма аннан соң, җиңелрәк әсәр белән эшләргә кирәк, дип уйладык. Сценарие маҗара жанрында килеп чыкты. Әсәрдә татар авылына практикага килгән студентлар хәзинә эзләү белән мәшгуль. Алар аны табачак. Әмма нинди хәзинә икәне сер булып калсын», – дип сөйләгән Таҗиев.
Хәбәрләрдән күренгәнчә, кастинг узып, 25 кеше сайланган, күпчелек рольләр Чаллы Татар дәүләт драма театры артистларына бирелгән. Барлык төшерү төркеме әлеге эшне бушка башкарган. Фильм Тукай районының Биклән авылында төшерелгән.
Булачак фильмның «Күкәйле гөл» дигән үзенчәлекле исеменә килгәндә, «Хәзинә эзләүче студентлар Интернеттан башка яши алмый, «О`кей, гугл» – һәрчак алар телендә. Фильмның исеме дә шуның белән бәйле», – дип аңлаткан режиссер.
Чаллы матбугаты фильмда Чаллы эшмәкәре Айрат Таһировның да төшүен хәбәр итә. Фильмның тизеры да бар.
Сюжеты: Авыл хуҗалыгы институты студентлары Илдус, Галимҗан һәм Рөстәм практикага Тукай районының Биклән авылына кайта. Иске йорт чормасында алар Пугачев явы вакытыннан калган («Иван Грозный вакытыннан калган» диелгән варианты да бар) иске карта табалар. Бу карта хәзинәгә илтә икән. Ә хәзинә артыннан куучылар тагын да табыла...
Алдарак әйтелгәнчә, фильм проекты өчен, аның авторлары Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының кинопроектларга ярдәм йөзеннән бирелүче субсидиясенә ия булган. Субсидия шартлары буенча, фильм, билгеләнгән вакытта бөтен документлары, шул исәптән, прокат таныклыгы белән, «Татаркино» бюджет оешмасына тапшырылырга тиеш.
Хәзер 2022 елның көзе. Фильм әлегәчә тапшырылмаган. «Күкәйле гөл» – тапшырылмаган фильмнарның бердәнбере түгел, әлбәттә. Әмма срогы ягыннан иң «искеләреннән» берсе булса кирәк.
Фильмның режиссеры Рамил Таҗиев белән элемтәгә кердем. Телефон аша барган әңгәмәне сезгә тәкъдим итәм.
Белешмә: Рамил Таҗиев – профессиясе буенча рәсем һәм сызым укытучысы, озак еллар Чаллы телевидениесендә эшләгән. Аңа 43 яшь. Хәзерге вакытта мөселман балалары өчен хәләл мультфильм төшерә. Монысы инде – заказга эш.
Рамил Таҗиев: «Аны акчасыз да эшләп бетерү – «принцип эше» иде»
Рамил Таҗиев: Безгә министрлык биргән акчалар урланды – сез моны беләсезме? Акча бирелде, әмма ул миңа килеп җитмәде, продюсер туздырып бетергән булып чыкты. Ике ел тикшерү эшләре барды, ләкин ул быелмы икән, былтырмы – ябылды. Вакыт чыкты, егетләр, хушыгыз, диделәр.
Сез чыннан да 1 миллион сумга тулы метражлы нәфис фильм төшерергә җыендыгызмы?
Акчаны шулай бирделәр бит... Мин төшердем аны, монтаж ясадым. Үз акчама.
Фильм бармы?
Бар. Ул минем кесәмдә. Ләкин мин аны беркемгә дә бирмим. Әйе, министрлык акчаны бирде. Ләкин акчаларны мин күрмәдем. Мин, режиссер буларак, кино өчен җавап бирәм. Фильм – минеке. Минкульт акчасы миңа эләкмәгән икән, мин фильмны нигә бирергә тиеш?! Гаделлек ягыннан шулай була бит.
Шуннан? Фильм төшкән икән, ул тамашачыга барып җитәргә, прокат белән ниндидер акчалар китерергә тиештер бит инде. Аның кесәдә ятуыннан кемгә файда?
Мин аның белән акча эшләп буладыр дип уйламыйм. Мин аны Ютубка куярга җыенам. Шуның белән – шул! Аллаһы әкбәр!
Ә минкульт алдында кем җавап тота?
Белмим. Субсидия кагыйдәләре буенча, мин аларга бөтен документлары белән фильмны тапшырырга тиеш.
Авторлык хокуклары, прокаткалар белән.
Ул документларны алу өчен кемдер Мәскәүгә барырга тиеш. Миңа аның өчен кимендә 50 мең сум акча кирәк. Минем аның өчен артык акчам юк. Кыскасы, кесәмдә кино бар, акчам юк. Интернетка куям да, карасыннар кешеләр рәхәтләнеп. Мин бит аны кешеләр өчен эшләдем.
Ә минкульт?
Әйе, ул миңа булышты. Ул вакытта субсидия акчасын кисәкләп бирәләр иде – башта 300 мең сум бирделәр. Без ул акчага кирәкле аппаратура, микрофон алдык. Микрофонсыз эшли алмаган булыр идек. Яхшы тавыш яңгырашы – фильмның 60 процент уңышы, дияр идем. Акчаның калганын соңрак напарнигым алды да туздырып бетерде. Башта ул «була, була» дип ышандырып йөртте. Мин ышанам бит инде. Ә ул аларны оттырган икән.
Бу – минем башыма сыймый.
Әйе, шулайрак булып чыкты.
Аңлашылды.
Чыннан да аңлашылдымы?
Ни дияргә дә белмим. Кино төшерү кем идеясе иде?
Минеке. Ләкин миңа бергә эшләргә кеше кирәк иде. Берүзем булдыра алмам, дип уйладым. Аны күптән беләм. Яхшы мөнәсәбәтләрдә идек. Бергә халык театрында уйнап йөрдек. Кешенең кемлеге маңгаена язылмаган бит. Минкульт булышты, гел акча булмаганда, 1 миллион сум – зур акча бит.
Ә фильмда төшкән эшмәкәр? Ул спонсор түгел идемени?
Айрат Таһировмы? Юк, кызганычка каршы. Ул – яхшы дустым. Чаллыда бик билгеле кеше һәм яхшы актер булганга, аны төшерәсем килде.
Спонсорларыгыз бөтенләй юк идемени?
Юк. Бу фильмга беркем дә бер тиен дә акча бирмәде. Һәм аны төшерүдә катнашкан бер кеше дә акча сорамады. Беркем дә! Барлык артистлар да бушка төште.
Барысы да «идея өчен» эшләгән инде, димәк.
Әйе. Идея өчен.
Рамил, 1 миллион сумга фильм төшереп буламыни? Сез нәрсә уйлап алындыгыз соң? Бу – нормаль хәл түгел.
Әйе, нормаль хәл түгел. Ә башта «бу – нормально, бу – мөмкин хәл» дип, барысын да булдыра алганыбызны күрсәтмәкче идем. Мин аны кыйммәткә төшермәдем дә. Монтажга түләргә туры килде. Тагын төрле вак-төяк чыгымнар. Миллионга төшерә ала идек. Әйе, «ахти!» түгелдер. «Блокбастер төшердем» дип мактанмыйм. Арзанлы гына кино! Бер утырып карарлык! Татар киносы карыйсы килгән тамашачы өчен ярыйсы гына фильм. Кыскасы, миллионга төшерүе авыр, ләкин – мөмкин.
Ә минкульт документларында кем имзасы тора? Сез фильмны Интернетка ыргытасыз да, «эшем бетте» дип уйлыйсызмы?
Хәтерләмим дә. Күптән булды бит инде ул. 2018 елда. Мин җаваплылыктан качмыйм: нишләтсәләр, шуны эшләтерләр. Аны акчасыз да эшләп бетерү – «принцип эше» иде. Акчасыз да эшләдем һәм үзем теләгәнчә эшли алдым. Караган кешеләр риза – ярыйсы гына килеп чыкты. Ә прокат турында уйламыйм. Аның белән кем шөгыльләнсен инде?! Кем кинотеатрга барып татар киносын карасын?! Россия киносына да йөрергә атлыгып тормыйлар. Бәлки, авыллар буенча йөртеп тә булыр иде...
Төшерә башлаганда аларны уйламадыгызмы? Зур планнар булгандыр бит?
Зур планнар бар иде. Кем уйлаган шулай килеп чыгар дип! Киноны бирелгән акчага төшергән булсак, бәлки, үз акчама прокат өчен җиһаз алган булыр идем. Ә мин бурыч түләп йөрдем.
Ә ни өчен «Күкәйле гөл»? Бу бит сүгенү сүзе кебек яңгырый.
Бәлки. Минем өчен сүгенү сүзе түгел. Авылда минем әби-бабайлар «Әәәәй, күкәйле гөл!» дип сөйләшәләр иде. «Булдыксыз кеше» дигән мәгънәдә. «О`кей гугл» сүзе белән яңгырашы охшаш булганга шулай атаган идек. Аннары «күкәйле гөл» фильм геройларына хәзинә урынын күрсәткән билге буларак та кереп китте. Башта без бу исемне тагын да тирәнәйтербез дигән идек. Әмма «Татаркино»дан безгә исемен үзгәртергә әйттеләр. Без «Практика» дип атадык. Исеме үзгәргәч, мәгънәсе дә китте. Бу хәл минем өчен зур практика булды. Ничек атасаң, шулай «йөзеп китә» диләр. Башта «Күкәйле гөл» иде, хәзер «Практика» булып килеп терәлде.
Ә шулай да мин искиткеч команда белән эшләп калдым. Актерлар да, техник төркем дә супер иде. Барысы да ярдәм итәргә атлыгып тордылар. Мин барысына да рәхмәтле. Монысы – иң мөһиме!
– Рамил, мин сезнең белән сөйләшкәнне ничек бар – шулай язам инде. Шунысын да әйтим әле: андый «акыллыбашлар» сез генә түгел.
Шулайдыр. Шуңа бармый да инде татар киносы. Без алганда, урламасыннар дип, өлешләп бирә башладылар. Әмма урлыйсы кеше барыбер урлый инде ул…
Артистлар: «Без риза булып бушка эшләдек»
Әлеге фильмда уйнаган актерларның берсенә – Чаллы театры аксакалы, Татарстанның халык артисты, драматург Булат Сәлаховка һәм Дамир Сираҗиев премиясе лауреаты, «Тантана» премиясе лауреаты Разил Фәрхетдиновка шалтыраттым.
Булат Сәлахов: «Бу бит – Чаллы кешеләре тарафыннан Чаллыда төшерелгән беренче нәфис фильм иде. Анда безнең театрдан күп артистлар катнашты – риза булып бушка эшләдек. Бик яратып эшләдек. Ролем дә зур түгел иде – мулла роле. Бәлки, зур профессионаллар да булмаганнардыр, әмма ул егетләр белән эшләүдән канәгать калдым. Ул фильм безгә мәрхүм Фәнис Сәхәбетдинов уйнавы белән дә кадерле. Анда аның кечкенә балалары да төшкән иде. Акчасы мәсьәләсендә бернәрсә дә әйтә алмыйм, югалып та бетте бугай аларның. Энергетиклар мәдәният сараенда аның презентациясе булды. Карадык та канәгать калдык. «Чыгар» дип көттек-көттек тә, хәзер инде «чыгар» дип тә уйламыйбыз. Чыкса, халык караган булыр иде, дип уйлыйм. Начар фильм түгел иде. Әйбәт әйбер буласы иде. Егетләр, монысын эшләп бетергәч, тагын башламакчылар иде. Булмыйдыр инде. Сүзем шул – без үз теләгебез белән, чын күңелдән бушка эшләдек».
Разил Фәхертдинов: «Әйе, төшкән идек шул. «Бушка» дип инде, сыйфаты булыр дип, бергәләп эшләдек. Дусларча. Үзебез дә күренәбез бит инде. Үзебезнекеләргә күрсәткәннәр иде, әйбәт кенә иде. Чыкса яхшы булыр иде, чыкмаса, без нишләтик. Күкәйле гөл булып чыкты инде ул чынлап та! Исеменә күрә – җисеме!»
Министрлык акча өләшә
Инде кинематография проектына субсидия бирү тирәсендәге вазгыять турында уйлап карыйк. Әлеге дә баягы 2018 елда 12 фильмга субсидия тәкъдим ителгән. Гаризалар буенча, дүрт нәфис, җиде документаль һәм бер анимация фильмына килешү төзелгән.
Килешү шартлары буенча, субсидия алучы әзер фильм яздырылган DVD салынган 6 данә пластик тартма китереп тапшырырга тиеш. Шулай ук, барлык хокуклар «Татаркино»га бирелүе күрсәтелгән прокат таныклыгының төп нөсхәсе китерелә. Фильм рус телендә булса – татарча, татарча булса русча субтитрлар, өстәмә инглиз телендә булырга тиеш. Реклама продукциясе ясау өчен, фильмнан 10 кадр сорала. Электрон рәвештәге монтаж битләре, фильмнан аннотация, фильмның Татарстан дәүләт архивына тапшырылуы турында белешмә дә кирәк.
Әлеге 12 фильмның 7се вакытында тапшырылган, 3есе – соңрак. 2 фильм әлегәчә тапшырылмаган.
Исемлекнең нәфис фильм өлешен карыйбыз.
- «Татар классик әдәбиятын экраннарга чыгару» темасы – «Татар яшьләре форумы» «Сафа һәм Саҗидә» проекты өчен 2 млн сум алган. Форум фильмның акчасын проект авторы Илдар Матуровка күчергән. Нәтиҗәсе турында биредән укый аласыз.
- «Балалар өчен һәм балалар турында» темасы буенча Россия кинематографистлары берлеге 1 млн сум алган. Проект авторы һәм режиссер – Әмир Галиәскаров. Ул 16 минутлык кыска метражлы фильм төшергән. Фильм «Волчий яр» дип атала. Рус телендәге исемле русча фильм. Ул 2020 елда Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә «Тамашачы мәхәббәте» номинациясенә ия булды.
- «Гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлтелгән фильм» темасы – «Татарстан Республикасының мәдәният һәм диалог үзәге» региональ яшьләр иҗтимагый оешмасы «Күкәйле гөл» өчен 1 млн сум алган.
Әлеге өч теманың беренчесе өчен тулы метражлы фильм каралган. Ул кимендә 52 минут булырга тиеш. Калган икесе – 1 әр миллион сумлыклары – кыска метражлы дип билгеләнгән. Әлеге акчага сыйфатлы кыска метражлы фильм чыгарып буласын Әмир Галиәскаров раслаган: ул фильмны 4 көн эчендә төшергәнен әйткән иде.
Ә менә Чаллы егетләре, шартлар буенча кыска метражлы фильм әзерләргә тиеш булсалар да, тулы метражлы нәфис фильм ясарга алынганнар. Дөресрәге, матбугат хәбәрләреннән һәм 2017 елгы трейлердан күренгәнчә, күп кенә кадрлар алдарак акчасыз төшерелгәнлеге аңлашыла.
Димәк, Чаллы егетләре кыска метражлы фильм өчен акча алган. Алар 16 минутлык фильм алып килеп теманы яба алалар булып чыга. Хәер, бәлки, килешү соңрак башкача төзелгәндер – билгесез.
Министрлыкның кинематографистлар белән эшләү рәвеше буенча сораулар туа. Гаризалар кабул ителү турындагы белдерүдә гариза бирүчеләр тапшырырга тиешле документлар исемлеге күрсәтелгән. Менә алар:
Автор(лар)ы күрсәтелгән сценарий, автор(лар)ы күрсәтелгән кыскача синопсис, кыскача режиссер экспликациясе, иҗат төркеме составы, режиссер, сценарий авторы һәм продюсерның фильмографиясе, календарь-куелыш планы, проектны тормышка ашыруга бәйле исәп-хисап һәм чыгымнарның нигезе, проектны софинанслау (булса) турында софинанслау чыганаклары күрсәтелгән мәгълүмат, проектны тормышка ашыру өчен матди-техник һәм кадрлар ресурслары; проектны таныту стратегиясе.
Бу документлар мәҗбүри шартлар буларак күрсәтелгән икән, субсидиягә дәгъва итүче Чаллы егетләре аны алып килгән бит инде. Кем дә булса аларны өйрәнгәнме? Белгечләр ул сценарий һәм синопсисларын укып, рецензия-фикер язганмы? Сценарий-синопсистан башлап, режиссер экспликациясен кертеп, фильмны таныту стратегиясенә кадәр булган ул документларны кем дә булса анализлаганмы? Ә бит министрлыкта кинематография буенча эксперт комиссиясе бар. Әлбәттә, ул исемлек ачык мәгълүмат кырына чыгарылмый, чөнки аның әгъзаларына төрлечә үтенечләр яки басым булырга мөмкиндер. Әмма минем ул комиссиянең беркетмәләренә бик тә күз саласым килә.
Сүз уңаеннан, бу – министр вазифасыннан Айрат Сибагатуллин китеп, Ирада Әюпова килгән ел. Ул елларда Мәдәният министрлыгының Кинематография секторын Гыйльметдинова Лия Равилевна җитәкләгән, җиңүчеләр барлык документларны аңа тапшырырга тиеш булган.
Министрлык бу теманы субсидия алучылар ягыннан гына түгел, бирүчеләр ягыннан да игътибар белән өйрәнсә иде. Бу – кинематографиябезнең бүгенгесе һәм киләчәге өчен дә кирәкле анализ булыр иде.
Чаллы артистларына рәхмәт
Фильмга килгәндә, мин аны карап чыктым. Әйе, автор үзе әйтмешли, блокбастер түгел, әмма ул – блокбастерга пародия. Бу – теләк булганда, тәҗрибәсезлекнең сыйфатка зур зыян китермәү үрнәге. Миңа калса, егетләр кастингны оста үткәргән һәм актерлар белән эшли белә. Фильмда катнашучы һәр актер үз эшен җиренә җиткереп башкарган, «идея өчен» эшләвен дә исәпкә алсак, алар искиткеч зур эш башкарган. Әйе, сценарий проблемалары бар – буталчык урыннар, сюжет өзеклекләре. Ләкин, җыеп кына әйтсәк, фильмны караган 2 сәгать вакытымны әрәм иттем дип уйламыйм. Чаллы егетләре тырышкан, «наив кино» үрнәге булдырганнар. Министрлык һәм «Татаркино» ярдәме белән ул җиренә җиткерелсә, тамашачысы булыр иде, дип уйлыйм.
ххх
Теманы дәвам итү өчен бер анонс.
2018 елгы исемлекнең уникенче позициясендә болайрак язылган:
Тема: Фильм, отражающий события периода создания и становления молодой Татарской республики в 20-30-х годах ХХ столетия
Жанр: Игровой
Сумма (мең сумнарда): 5 878, 7
Әлеге акча «Республика 99» проектына бирелгән дип беләм. Режиссерлар – Юлия Захарова, Софья Силкина, Эркин Макавеев, Дмитрий Чернышкин, Адель Садретдинов. Ул, тулы метражлы документаль фильм буларак, быел Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең «Милли конкурс» номинациясендә күрсәтелде. Соңгы мәгълүматлар буенча, фильм «Татаркино»га тапшырылмаган.
Кыскасы, «күкәйле гөл» безнең хәлләребез. Алга таба да бу теманы өйрәнергә җыенабыз.