Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казан кинофестивале тәмам: «Кеше никадәр «круче» – шулкадәр гадирәк»

Казан халыкара мөселман киносы фестивале пафослы Казан Ратушасында Ильяс Камал җитәкләгән Тинчурин театры оркестры белән ачылды һәм «попсовый-зиннәтле» «Пирамида»да Данияр Соколов җитәкләгән Камал театры оркестры белән ябылды.

news_top_970_100
Казан кинофестивале тәмам: «Кеше никадәр «круче» – шулкадәр гадирәк»
Рамил Гали

Кинофестиваль 5 көн дәвам итте. Төп чаралар, ягъни бәйгедә катнашкан һәм бәйгедән тыш фильмнар, «Республика» сәүдә үзәгенең «Синема 5» кинотеатрында үтте. Биредә өч залда параллель фильмнар барды. Тамашачы өчен алар барысы да бушлай иде.

Дөрес, бушлай әйбернең кадере булмый, шуңа да кино карарга килгән ханымнар еш кына залдан-залга йөреп вакыт уздырды. Күз алдына китерегез: кино бара, шул вакыт сумка-пакетлар төянеп бер әби керә дә караңгыда кармаланып урын эзли башлый. Таба, утыра, кыштыр-пыштыр киемнәрен сала, сумкасын актара, озак та үтми, әйберләрен җыештырып чыгып та китә. Икенче залга керә, өченчесенә...

Ярар, гафу итегез, монысы – «лирик» чигенеш. Дөресен әйткәндә, ярый әле, шушы әбиләр бар, алар килә, карый, авторларга сорауларын бирә. Югыйсә, атна уртасында студент та, эш кешесе дә бик кино карап йөри алмый. Залларда кино караучы язучы-артист халкын да очратмадым.

Казан кинофестиваленең Владимир Хотиненко һәм Наталья Варлей белән очрашу оештыруы да тамашачы өчен зур бүләк булды. Олеся Судзиловская, Тимур Гарафутдиновлар белән дә очрашу оештырылган иде. Кинофестиваль кысаларында Милли китапханәдә, Мәскәү татар милли-мәдәни автономиясе тырышлыгы белән, Ренат Ибраһимовны искә алу кичәсе узды.

Быелгы кинофестивальнең Казан тамашачысы өчен төп вакыйгасы – аның ачылыш фильмы «Ибн Фадлан» булды. Ачылышта аны бер урынына ике залда күрсәтергә туры килде. Халык анда да сыймады. Кинофестиваль дирекциясе тиз арада өстәмә күрсәтү вакытын хәл итте. Ике зал вәгъдә ителеп тә, кеше сыймавын күреп, өч залда күрсәтелде. Анда да кешегә урын җитмәде, басып та, басмага утырып та карадылар.

«Ибн Фадлан» документаль-нәфис фильмы бәйгедә катнашмады. Шулай да ул фестиваль ябылу тантанасында билгеләп үтелде: фестивальнең башкарма директоры Миләүшә Айтуганова фильмның режиссеры Айназ Мөхәммәтҗановка диплом тапшырды. «Ниһаять, Болгар җилләре исте. Иң мөһиме – тамашачы фильмны тулы заллар белән карады. Бер тамашачының «мин кайткач Коръән укыячакмын» дигән сүзләре минем өчен иң кадерле сүзләр булды», – диде Айназ сәхнәдән. Фильмның заказчысы булган «Хозур» нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин да сәхнәгә чыгып күренде. Аңа «Тамашачы мәхәббәте» призын тапшыруны йөкләгәннәр иде. Фестивальнең дини өлеше вәкиле ул булды.

Хәер, фестиваль ябылу тантанасы темасын башыннан башлыйм. «Кызыл келәм»гә артык тукталып тормыйм, кызыл келәм турында язу – ул кием тасвирлау. Келәмнән элегант киенүчеләр дә, этник костюмнар да, тавис кошы шикелле купшы киемнәр дә үтте. Бу урында «Миллиард татар» журналисты Регина Яфарова сүзләрен китерәм: «Кеше никадәр «круче» – шулкадәр тыйнаграк, гадирәк киенә».

Келәм читеннән генә «Пирамида» ишегеннән узгач, музыка уйнап тора, камералар күтәргән операторлар йөгерешә, кочаклашулар, комплиментлар...

Тантананы ТР Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев ачты һәм Президентның «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» махсус премиясен тапшырды.

Васил Шәйхразиев: «Биш көн дәвамында Казан кинофестиваль тормышы белән яшәде. Оештыру комитеты моның өчен бөтен шартларны да тудырды. Кинофестивальнең Президенты Равил хәзрәт Гайнетдингә дә, моннан күп еллар беренче фестивальне ачкан һәм хәзер жюри рәисе буларак яңадан әйләнеп кайткан Владимир Хотиненкога да рәхмәтләребез чиксез. Аның кебек югары дәрәҗәдәге белгечнең янәшәбездә булуы бик яхшы. 600 гариза турында сүз бара икән, димәк, шулкадәр фильмны безгә ышанганнар. Финалга иң яхшылары чыга. Барыгызга да бик зур рәхмәт! Шунысы да мөһим: Президентыбыз Рөстәм Нургалиевич фестивальне яклый. Ел саен Президентның махсус призы да булдырылды. Барыгызга да уңышлар!»

Президентның «Кино сәнгатендә гуманизм» призы һәм 500 мең сумлык сертификат Казахстан-Россия копродукциясе булган «Рух» фильмына тапшырылды.

  • «Рух» – ул балалар йортында яшәүче уйгыр малае Фарух-Рухның бабасы үлемен ишеткәч, аның җәсәден күреп калырга кайтуы турында кыска метражлы фильм. Юлда малай казах Ергалим белән очрашып, әлеге очрашу икесенең дә язмышын үзгәртә.

Быел кинофестивальнең статуэткалы төп призларын Иран, Мисыр, Шри-Ланка, Казахстан, Таҗикстан һәм башка ил фильмнары алды. Быел төп конкурсның һәр номинациясенә берәр Татарстан фильмы кергән булса да, алар төп призны алу дәрәҗәсендә уңыш казана алмады һәм, мөгаен, бу – сорау тудырмагандыр да. Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелгән «Тарлан» Казахстан-Татарстан фильмы «Тамашачы мәхәббәте» призын алды. Бу – табигый да. Кинофестиваль аудиториясе Татарстанда төшкән фильмнарны карарга ярата. Залда халык күп булган икән – димәк, тамашачы мәхәббәте. Призны алырга Татарстан режиссеры Юлия Захарова фильмның Казахстан ягындагы генераль продюсеры Алмагөл Тлеуханова һәм фильмның төп героен уйнаган Бекежан Маясаров белән чыкты. Казахстан вәкилләренә матур, затлы этник киемнәре өчен генә дә рәхмәт!

Татарстан фильмнарының уңышы темасын дәвам итсәк, Рифат Миндубаевның «Галиябану» фильмы Казан мэриясенең махсус бүләген алды. Ул Мирхәйдәр Фәйзинең «Галиябану» пьесасы буенча, аны заманчалаштырып төшергән. Бәлки, үзенең беркатлылыгы, ихласлыгы белән алгандыр бу фильм.

Ә призны Казан шәһәре башкарма комитетының Мәдәният идарәсе башлыгы Азат Абзалов тапшырды. «Казанга килегез фильм төшерергә!» дип чакырды ул кинематографистларны.

Төп конкурска кергән ике документаль фильмыбыз: Марсель Мәхмүтовның «Габдрахман» фильмы (Габделфәт Сафинның 100 яшьлек әтисе – ил карты Габдрахман ага турында фильм. – авт.) һәм Булат Минкинның «Сосновый ключ» фильмы – конкуренцияне үтә алмады. Әмма төп конкурска керү «Милли конкурс» номинациясенә караганда бер башка югары дип аңлыйм. Фильмнарның монда керә алуы – үзе җиңү.

Милли конкурста 10 фильм булып, нибары бер татар телле фильм бар иде – Әмир Галиәскаровның Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча төшерелгән «Без – 41 ел балалары» фильмы. Конкурсның ике җиңүчесенең берсе ул булды. Ә икенчесе – «Посланник» документаль фильмы. Фильм күрмәүче Фәнис Миңгәрәев турында. Режиссер – Зөфәр Хәйруллин. Фильмның уңышы геройның яктылыгындадыр да, бәлки. Фәнис – гаҗәеп позитив кеше.

Татарстанда төшерелгән, Татарстан турында төшерелгән яки Татарстан кешесе төшергән фильмнарга килсәк, бар булганы шул.

Хәер, фильмсыз гына диплом да булды бит әле. Аны Татарстан Кинематографистлар берлеге рәисе Татарстан кинематографиясенең ветераны, хәтта аксакалы дия алабыз, якын дусты, фикердәше Мансур Гыйләҗевка тапшырды. «Мин бүгенге яшьләребезнең яхшы кино төшерүенә шатланып бетә алмыйм. Әмма безнең әле милли кинобызның нигезендә торган шәхесләребез бар, алар – безнең ветераннар. Бу дипломны шундый шәхесебезгә тапшырырга телим», – диде ул.

Тагын бер Татарстан кинематографиясе вәкиленә Казан кинофестивале сәхнәсенә чыгып балкып алу мөмкинлеге туды. Ирек Хафизовка Наталья Варлейга чәчәк тапшыру хокукы бирелгән иде. Бу – йөгереп мендең дә чәчәк букетын биреп төшеп киттең түгел. Тапшырган мәлдә кем тапшыруын, бөтен регалийлар белән, алып баручылар игълан итеп торды. Ирек Хафизов – Татарстанда төшерелгән һәр кинофильмга үз өлешен кертүче артистыбыз: йә төшә, йә төшерүдә катнаша, ә инде төшмәсә һәм төшермәсә, башкаларга артистлар сайлап бирә, кастинг-директор, ягъни мәсәлән. Кыскасы, ул – Татарстан киносына татар рухы өстәүче бер шәхес.

Кинофестивальнең тагын бер матур мизгеле – Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиеваның «Туган тел»не җырлавы. Кинофестивальне оештыручыларның берсе буларак (институт мәйданчыкларында кинофестивальнең эшлекле программасы узды. – авт.) ул С.А. Герасимов исемендәге Бөтенроссия кинематография университеты ректоры Владимир Малышев исеменә диплом тапшырырга чыкты. Рәхмәт, Роза Шәйхәйдәровна, ямь өстәдегез фестивальгә!

Кинофестивальнең Милли конкурс фильмнарын һәм иң дәрәҗәле бүләген – гран-прины Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова үзе тапшырды.

Ирада Әюпова: «Хәерле кич, кадерде дуслар! Чын күңелдән рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Һәр милләтнең иң зур байлыгы – талантлы, бай күңелле, ирекле шәхесләр. Һәр дәүләт андый кешеләргә вакытында рәхмәт әйтә белергә тиеш. Моны бик кечкенәдән башларга кирәк. Вакытында эшләргә кирәк. Залда үзенең 35 яшьлек юбилее көнне биредә эшләгән кеше бар...»

Министр Камал театры оркестры дирижеры Данияр Соколовны котлады һәм дәвам итте.

Ирада Әюпова: «Нәрсә ул фестиваль?» дигән бәхәсләр күп. Кемдер фестивальдән кызыл келәмнән «йолдызлар» үтүен көтә, кемдер зур ачылу-ябылу тантаналарын ярата, минем өчен фестиваль – фильмнар төшерүче кешеләрнең үзара һәм үз тамашачысы белән аралашу мөмкинлеге. Миңа калса, быел бу аралашу булды кебек. Ә безнең – оештыручыларның максаты – шул исәптән яшь кадрларыбызны күтәрү. Татарстан киносын, милли киноны булдыручыларны! Татарстан киносының нәрсә булуын билгеләү катлаулы, ул татар телендәге киномы, татар тематикалы киномы, иң мөһиме – ул безнең турындагы фильм, Татарстанда яшәүче гади кешеләр турында фильм. Ул – республикада яшәүче һәр кеше өчен актуаль фильм. Ул безнең ихтыяҗларыбызны зур дөньяга чыгара».

Министр Милли бәйге җиңүчеләрен котлады да дәвам итте.

Ирада Әюпова: «Владимир Ивановичка (Хотиненко) бүген очарга кирәк. Васил Гаязович (Шәйхразиев) озатырга китте. Нәтиҗәдә миңа гран-при иясен игълан итү бәхете елмайды. Гади министр тормышында бик сирәк була торган хәл бу. Залда күпме лаеклы кешеләр утыра! Бу фестивальнең нигезендә булган кешеләргә, кинофестивальне әзерләгән Миләүшә Ләбибовна (Айтуганова) командасына зур рәхмәт!»

Фестиваль шулай үтте. Фестиваль чараларыннан бөтен Казан гөрләп торгандыр дия алмыйм. Чөнки татар киносы феномены юк, Татарстанда кино сәнгате, кинолары белән түгел, күбрәк режиссерларның моң-зары һәм төрле ыгы-зыгы белән ассоциацияләшә. Әмма кинофестиваль бар. Аның үсеше дә бар. Әйтик, Галибин кебек актер һәм режиссер үз киносының премьерасын Казан кинофестивалендә күрсәтә икән, әгәр дә фестивальгә аз булса да федераль акчалар керә башлаган икән, димәк, фестиваль эшли.

Җиңүчеләр:

«Иң яхшы фильм». Гран-при – «Тихая слава», Иран, режиссёр Нахид Хассанзадә.

«Иң яхшы режиссер эше» – Мәһди Әхмәт Али, «Бу ТалаатаХарба урамында булган хәл», Мисыр.

«Иң яхшы киносценарий» – «Нәни Бах маҗаралары», Россия, режиссер Александр Галибин.

«Иң яхшы оператор эше» – Томмасо Фиорилли, «Гнев», Ливан-Германия, режиссер Мария Иванова-Сурае.

«Иң яхшы ир-ат роле» – Сарат Коталавала и Кумара Тхиримадура, «Газета», Шри-Ланка.

«Иң яхшы хатын-кыз роле» – Джила Шахи, «Тихая слава», Иран.

«Иң яхшы кыска метражлы фильм» – «Младший брат ангелов», Таҗикстан, режиссер Умедшо Мирзоширинов.

«Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм» – «Иванова Лествица», Россия, Франция, режиссер Николай Бем.

«Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм» – «Жизнь», Төркия, режиссер Мөхәммәд Эмин Демирал.

Жюриның махсус призы – «Мукагали», Казахстан, режиссер Болат Калымбетов.

https://www.tatar-inform.ru/images/uploads/photo/2022/9/11/218b7f7a01b8e8945b16280f408d6728.jpg

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100