Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Киләсе ел татар киносы нинди булыр: бүрәнәдән Буратино ясаучылар

Хәбәрчебез репортажында – Татарстан кинематографистларының мөмкинлекләре һәм киләсе ел киносының перспективалары.

news_top_970_100
Киләсе ел татар киносы нинди булыр: бүрәнәдән Буратино ясаучылар
Салават Камалетдинов

Татарстан Мәдәният министрлыгы быел субсидия хисабына фильм төшерергә теләүчеләрнең проектларын ачык мәгълүмат кырына чыгарырга карар иткән – һәр гариза бирүче үз проектының максатка яраклы булуын мәртәбәле экспертлар алдында дәлилләргә тиеш иде. Гаммәви яклаулар социаль челтәрләр аша да күрсәтелде.

«Интертат»та дәүләт хисабына кино төшерүгә бәйле вазгыятьтәге хилафлыклар, аерым алганда, кинематографистларның акчасын алып та эшләренә салкын каравы турында мәкаләләр басылып чыкты, проектларның сайлану тәртибе аңлашылмавы тәнкыйтьләнде. Гаммәви яклауларга боларның да тәэсире бардыр, мөгаен.

Гариза бирүче кинематографистлар өч минут эчендә фильм турында сөйләп чыгарга тиеш, аларның экспертлар сорауларына җавап биреп тә рейтингларын күтәрү шансы бар иде. Кинематографистларның кайберләре ул сорауларга җавап биреп, проектын аклый алды, кайсыларыдыр «батты», ә берсен (минем карашка, шәп проектны) мәдәният министры Ирада Әюпова үзе «сөйрәп чыгарды».

ххх

Түрдә – сәнгати экспертлар советы әгъзалары: тарихчы Бәхтияр Измайлов, кино белгече Елена Алексеева, ветеран журналист һәм республиканың мәдәни тормышы активисты Рәйсә Сафиуллина. Әлеге советтан үз теләге белән чыккан кинопродюсер Миләүшә Айтуганова да алар янәшәсенә түргә утыртылды. Чөнки субсидия хисабына төшерелгән фильмнар, авторлык хокуклары белән бергә, «Татаркино» йөзендә дәүләткә тапшырыла. Аларны Айтуганова командасы, үз мөмкинлекләреннән чыгып, тамашачыга җиткерергә тиеш була.

Министрлыкка 8 шартлы номинация буенча 28 проект кергән. Бер үк оешма берничә номинациягә дә бирә алганлыктан, командалар саны азрак, әлбәттә.

Гариза белән бергә проект авторлары булачак фильмның синопсисын, сценариен һәм сметасын тапшырганнар.

  • Фильм төшерү өчен субсидия суммасы 500 мең сумнан башлап 2 миллион сумга кадәр. Җәмгысы – 7000000 сум.

Иң зур суммадан башлыйк.

Гомумкешелек кыйммәтләрен пропаганадалаган тулы метражлы нәфис фильм өчен 2 млн сум каралган. Әлеге акчага фильм төшерергә өч автор – киносценарист Мансур Гыйләҗев, кинорежиссер Александр Далматов һәм Алмаз Нургалиев дәгъва итә. Мансур Гыйләҗев сценарие буенча фильм төшерү тәкъдиме белән Язучылар берлеге чыккан. Афәрин! Берлек, үз язучысының иҗатына ярдәм итү өчен, үзен документлар бирүче оешма буларак та тәкъдим итә. Әмма Мансур Гыйләҗевка киткән чакыру аңа килеп җитмәгәнмедер – проектны яклаучы булмады. Шулай итеп, бу проект дистанциядән төште булса кирәк. Икәү калды.

Александр Далматов Нурихан Фәттах әсәре буенча «Кырык дүртнең май аенда» әсәре буенча фильм төшерергә тели.

Документлар «Арча якташлык җәмгыяте» иҗтимагый оешмасы аша бирелгән. Питрәчтә туган Сашаның Арча аша кино төшерергә теләү сәбәбе, минем уйлавымча, гади – ул хәзер Тинчурин театрында директор урынбасары булып эшли. Ә Тинчурин театрының директоры Фәнис Мөсәгыйтов – Арча якташлык җәмгыяте җитәкчесе, һәм арчалылар үзләренең якташлык кичәләрен биредә уздыра. Димәк, Фәнис әфәнде татар киносын үстерүгә катнашырга уйлаган булса кирәк – документларны үз оешмасы аша үткәреп булса да.

Документларны төрле оешмалар аша тапшыру таләбе кинематографистларга шундый мәшәкатьләр тудыра.

Сүзгә, эксперт советында булмаса да, Миләүшә Айтуганова кушылды:

Сез фильмны 2 миллион сумга төшермәкче буласызмы?

5 миллион сумга, – диде Александр.

Тагын акча чыганакларыгыз бармы?

Бар!

Ягъни, 2 миллион өстәмә акча буларак кирәк.

Юк. Башлау өчен кирәк.

Елена Алексеева Далматов проектының исеменә ризасызлык белдерде. Чөнки фильмның «эшче исеме» – «Кырык дүртнең май аенда». «Без бит инде «Кырык бернең арбалы хатыннары»н төшерергә рөхсәт бирдек. Марат Әхмәтшин проектын берсүздән якладык. Акча да бирделәр кебек. Ул төшерелә башлаячак. Анда – 41нең хатыннары. Монда – 44нең хатыннары. Охшаш исемнәр төшерүдән ни мәгънә? Тематика да охшаш. Кирәкме икән охшаш фильмнар төшерү?» – диде ул.

Белешмә өчен. Зәки Зәйнуллинның «Кырык бернең арбалы хатыннары» әсәре буенча композитор һәм продюсер Марат Әхмәтшин кино төшерергә хыяллана. Әлеге әсәр Камал театрында спектакль буларак уңышлы барган иде. Марат Әхмәтшин проектның эксперт советыннан үткән булуын, әмма акча бирергә ашкынып торучы булмавын әйтте.

Александр Далматов Елена Алексеева белән килешмәде, әлбәттә. Ә мин «учакка утын өстәп» куям: безнең әле «41нче ел балалары» фильмы да чыкты. Анысы да – сугыш чоры, исеме дә охшаш. Бөек Ватан сугышы 1941-1945 елларда булгач, шушы еллар әсәр исемнәренә бәреп кергән шул инде.

Ә чынлап әйткәндә, акчасын бирсәләр, Далматов киносының исемен генә алыштырыр инде, аннан гына калмас – акчасын бирегез!

Шул ук 2 млн сумга кинорежиссер Алмаз Нургалиев та дәгъва итә. Ул фильмның 38-40 проценты төшерелгәнен, калган 60 процентына акча кирәклеген әйтте. Хәтерлим – ул бу хакта үткән ел әйткән иде: «Мәдәният министрлыгы ярдәме белән Әзһәр Шакиров турында фильм эшли башлыйбыз», — дигән иде ул. «Кино төшерү чыгымнарының бер өлеше финансланды. Мәдәният министрлыгында 1 млн сумлык грант оттык. Билгеле, бу – кечкенә сумма, киләчәктә финанслар эзләү юнәлешендә эшләячәкбез», – диде ул. Сүз Мәдәният министрлыгы аша бирелә торган субсидияләр турында бара. Фильм кыска метражлы булыр, дип фаразланган – чөнки шундый номинациядә җиңгән. Менә шушы финансларны эзләү максатыннан, Нургалиев янәдән Мәдәният министрлыгына яңа субсидия сорап мөрәҗәгать иткән – бу юлы 2 млн сумга да, анысы булмаса, икенче вариант буларак, 1 млн га да гариза биргән (1 млн сумы кыска метражлы фильм өчен бирелә).

Елена Алексеева актерның үзе катнашында аның биографиясенә корылган фильмның нәфис фильм булуын танымады.

Актер үзе турында үзе сөйли. Бу – документаль фильм, – диде ул.

Бу – нәфис фильм. Кешенең исән булуыннан фильм нәфис фильм булудан туктамый, – дип каршы төште режиссер.

Бу – уен моментлары кертелгән документаль фильм, – диде эксперт.

Алмаз тагын каршы төште.

Кешенең үзе турында үзе сөйләве – документаль фильм. Бәлки, тапшыру, – дип, сүзеннән кайтмады Елена Алексеева.

Ә «Титаник» нәрсә? Анда да катнашкан герой бар, – диде Алмаз Нургалиев.

Сез бу номинациягә туры килмисез. Бәлки, кыска метражлыдыр. Сез анысына да биргән бугай, – дип, ниндидер чишелеш табарга тырышып карады Елена Алексеева.

Әйе, мин – консерватория белемле. Әйе, мин режиссер түгел. Ләкин мин нәрсәдер аңлыйм. Уен моментлары кушылган документаль фильм була. Документаль моментлар кушылган уен фильмы була. Миңа шулай тоела. Мин хаклы түгелме? – диде тынычлыгын җуя башлаган кинорежиссер.

Проект әлеге номинациядә кала икән, экспертларга ике вариантның берсен сайларга туры киләчәк: яки былтыргы 1 млн сумга тагын 2 млн кушалар, яки «Без алай килешмәгән идек, былтыргысына риза булыгыз», – дип, Далматов киносына фатиха бирәләр. Ә инде Нургалиев проектын туры килми дип тапсалар, Далматовныкына риза булмасалар, конкурсны яңадан игълан итәләр. 2 млн сумга тулы метражлы фильм төшерергә теләүчеләр чираты тезелмәгән иде. Чөнки өстәмә акчалар табу өчен дә авыр вакыт – көр заманнар түгел. Шуңа булганына риза булырга туры килмәгәе.

ххх

Кискен социаль темаларга кагылган «Мәдәният. Хәзер» кыска метражлы нәфис фильмнар циклы – 1 млн сум тора. Бу номинация өчен ике проект субсидия сорый.

Берсе – алдан әйтелгән Алмаз Нургалиев («Сәйяр» татар милли театр сәнгатенә ярдәм итү хәйрия фонды). Икенчесе – «Дастан» креатив индустрияләр үсеше оешмасы.

Алмаз Нургалиев «Шәхес» проектын тәкъдим итә. Аңлавымча, бу – Әзһәр Шакиров турындагы фильмның тегесеннән арзанрак торган кыска метражлы эконом-варианты, уйланганнар тормышка ашырылып бетмәгән лайт-версиясе. Ялгыш аңлаган булсам, гафу.

Әгәр алай да була икән, нигә артыграк түләргә? Әгәр монысы начаррак икән, нигә аны тәкъдим итеп торырга?

  • Проектның «Сәйяр» татар милли театр сәнгатенә ярдәм итү хәйрия фонды аша бирелүе аның җиңү мөмкинлеген арттырмыймы икән әле? Чөнки бу бу фонд Мәдәният министрлыгы һәм Камал театры белән актив хезмәттәшлек итә. Сайтларына күз салсак, Камал театрының «Нәүрүз» фестивальләрен, Nauruz school фестивале алар ярдәмендә үткәнлеге күренә. Министрлык, Камал театры, Театр әһелләре берлеге – әлеге фондның партнерлары.

Дәвам итәбез. Икенче проектны «Дастан» креатив индустрияләрне үстерү автоном коммерцияләшмәгән оешма тәкъдим итә. Үзен Әнвәр дип таныштырган егет кыска метражлы фильмнар циклы эшләргә теләүләрен әйтте. Дәрдемәнднең «Кораб» шигыре, «Бер алманы бишкә бүләек» җыры аларга фильмнар өчен этәргеч биргән.

Шунысына игътибар итәргә мөмкин – әлеге кыска метражлы фильмнар тирән социаль темаларга кагылышлы булырга тиеш иде. Әмма Әзһәр Шакиров шәхесе темасында да, «Дастан» егете сөйләгән сюжетларда да экспертлар андый тирән социаль тема күрмәде.

ххх

Кинематография проектлары өчен иң популяр номинация – Татарстан Республикасының матди булмаган мәдәни мирасына багышлаган тулы метражлы документаль фильм номинациясе – 1 млн сум. 6 проект дәгъва итә. Бу номинация буенча бәхәс шактый кискен булачак, дип фаразлана. Чөнки чыннан да көчле проектлар барлыгын күрдем. Минем тыйнак фикеремә көчле булып тоелган проектлар:

Айдар Шәймардановның «Яңа гасыр батырлары» проекты. Айдар, әлбәттә, кинематографист түгел, ә журналист. Дөрес, тележурналистлыгы аны бераз кинематографиягә якынайтадыр. Егетнең максаты изге – милли көрәшне популярлаштыру. Ул 90 минутлык фильмда танылган көрәшчеләр – Раил Нургалиев белән Муса Галләмов каршылыгы/дуслыгы белән интрига да ясарга җыена, дип аңладым. Татар милли көрәше турында фикер әйтәсе спикерлары исемлеге дә саллы. «Дәүләт ягыннан бар да яхшы – милли көрәшкә игътибар бар, ләкин пропаганда җитми, шул максаттан, пропаганда өчен, кино төшерәсем килә», – диде ул, чыгышын төгәлләп.

Төгәл сметасы да бар – 14700000. «1 млн ны бирсәләр, калганын табам», – диде Айдар Шәймәрданов.

Татарстан Язучылар берлегенең «Бессмертный полк» проекты да кызыклы булырга мөмкин. Чөнки Берлектә рус теле секциясен җитәкләүче Галина Зәйнуллина Бөек Ватан сугышы чорындагы татар һәм рус язучылары иҗаты буенча тикшеренүләр алып бара – искергән китапларны дөньяга чыгара. Берлек бу эшчәнлеге буенча Россия Президенты мәдәният инициативалары фондыннан грант та откан иде. Язучылар берлеге фильмны 1000000 сумга да төшерергә риза, 500 000 сумга да. Әгәр сез ярты миллионга төшерә аласыз икән, миллионны сезгә кем бирсен?!

Әлеге дә баягы «Дастан»ның тагын бер проектын – «Моң» документаль фильмын – Рәдиф Кашапов тәкъдим итте. Бу проектны тәкъдим иткән команда «моң» төшенчәсен «сүтеп җыярга» җыеналар.

«Казан» киностудиясендә моң турында Салих Сәйдәшевка багышланган фильм төшерелгән иде. Анда сөйләп торасы да юк – барысы да аңлашыла. Ә сез кемгә сөйләмәкче буласыз? Нинди аудиториягә? – диде Елена Алексеева.

«Моң» театр мәйданчыгында бара торган «Моң» спектакленең аудиториясе 16+

Ә сез 16 яшьлекләр белән танышмы?

Кызыма – 14.

Шул вакыт сүзгә Ирада Әюпова кушылды. Моңарчы ул тыңлап кына утырган иде.

Яшьләрдә үзтәңгәллекләрен эзләүгә ихтыяҗ бар. Монда дискуссия форматы белән дә кызыклы. Темасы да кызыклы. Әлбәттә, презентациягә карап, нәрсә килеп чыгасын фаразлау катлаулы. Фильмның тәгаен кызыклы булуы кирәк икән – әзерне прокатта гына сатып алу турында сүз бара ала. Ә без бүрәнәдән ни чыгасын чамаларга маташабыз, бүрәнәдән Буратино чыга инде, хәер, ул да – сәнгать әсәре.

«Әкият» проектын Алексей Барыкин тәкъдим итте. Аның «Регион-кино» оешмасы татар әкияте геройлары турында тулы метражлы документаль фильм тәкъдим итә. Алексейның бу юнәлештә тәҗрибәсе бар. «Водяная» фильмын эшләде һәм прокатта шактый уңышка да иреште.

4 кыска метражлы документаль фильмнарның темасы: республикада милләтара һәм конфессияара бердәмлекне ныгыту; республика үсешенә зур өлеш керткән күренекле шәхесләр турында; патриотик үзаңны ныгыту; Татарстанның тарихи шәһәрләре һәм милли архитектура. Болар өчен 500 мең сум тәкъдим ителә.

Билгеле кинорежиссер Илшат Рәхимбай, тыйнак кына итеп, шушы 500 мең сумлык номинацияләрнең берсенә дәгъва итә. Акча бирсәләр, ул ислам дине кануннары буенча яшәгән яшь иҗатчылар турында фильм вәгъдә итә. Миңа идея дә, планлаштырылган геройлар да ошады.

Татарстан халыкларының популяр әдәби һәм фольклор образларына багышлаган анимацион фильм өчен 1 млн сум бирелә. Бу акчаларга дүрт проект тәкъдим ителгән. Икесе – «Татармультфильм»нан.

Марат Ганиев беренче проект белән таныштыра: «Татармультфильм» берләшмәсенә караган «Детское книжное издательство»га зур миссия йөкләнгән – Татарстан балалары өчен мәдәни-агарту кыры булдыру. Быел Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнеханов һәр беренче класс баласына шундый китап тапшырды. Без тәкъдим иткән проект әлеге китапның мәгънәсен арттыра. Ул быелгы мәдәни мирас елы белән аваздаш. Мультфильмның максаты – Татарстан Республикасында яшәүче халыклар дуслыгы. Мультфильм ике телдә булачак. Без аның сыйфатына гомерлек гарантия бирәбез! Алга таба без аны төзәтә, кирәк булса, яңа милләтне дә өсти алабыз. Баш режиссер Сергей Киатровка сүз бирәм».

Марат Ганиев: «Беренче фильм кебек, «Гали һәм күбәләк» фильмына да мәдәни-агарту миссиясе йөкләнгән. Чын кыйммәтләр – үз тормышың өчен җаваплылык, милли бизәкләр – бу мультфильм аларга бай булачак. Баш режиссер Сергей Киатровка сүз бирәм».

Ә миңа иң азактан чыгыш ясаган Әлмәт егетләре – «Цифрлы иҗат академиясе» проекты ошады. Бу – Габдулла Тукайның «Су анасы» әкияте буенча анимацион мюзикл иде. Минем шуны карыйсым килә.

ххх

Әлбәттә, мин 28 проектның кайберләренә генә тукталдым. Бөтенләй зәгыйфь проектлар да бар иде. Бүген актуальлеге арткан патриотизмга басым ясалган проектлар да байтак күренде.

Кинотеатрлар Голливуд фильмнарыннан арынып калганда, тамашачыга аеруча сыйфатлы фильм тәкъдим итәргә кирәк ләбаса.

Шушы көннәрдә министрлык исемлекне чыгарачак. Көтеп карыйк: кайсы «бүрәнәдән» нинди «буратинолар» күргән икән экспертларыбыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100