Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Алмачуарның Тарланга әйләнүе: казахлар безгә ничек милли фильм төшереп бирде

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» әсәре буенча төшерелгән «Тарлан» фильмын Казанда беренче тамашачылар – фокус-төркем карады. Алар арасында безнең хәбәрчеләребез дә бар иде.

news_top_970_100
Алмачуарның Тарланга әйләнүе: казахлар безгә ничек милли фильм төшереп бирде
Владимир Васильев

Бу проектның экраннарга кадәр юлы озын, катлаулы һәм гаугалы иде. Әмма нинди генә юллар аша булса да ул экраннарга килеп җитте... диярлек. Әлегә премьера булмады. Анысын Татарстан тамашачысы Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында күрер дип планлаштырыла – фильм «Тулы метражлы нәфис фильм» номинациясендә төп программага кергән.

Фильмның тарихы болай башлана.

2018 елның башында Илшат Рәхимбай Европадан йөреп кайтып, «Алмачуар» әсәре буенча кино төшерергә хыяллануын әйткән иде: «Соңгы ике айда үземнең беренче тулы метрлы фильмыма әзерлек эшләре алып бардым. Бу – Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуары», - дигән иде ул.

2018 елның декабрендә Илшат проектның презентациясен тәкъдим итте. «Төп герой авыл малае булмаячак. Ул әтисе белән Мәскәүдән кайта. Авыл малайга тамырлары аша үзен табарга булыша», — диде кинорежиссер Илшат Рәхимбай. Илшат Рәхимбай төп геройларның фильмда рус телендә аралашачагын, авыл халкының татарча сөйләшәчәген әйткән иде. «Фильм Галимҗан Ибраһимов хикәясе мотивлары буенча төшереләчәк. Чөнки әсәр хикәя өчен әйбәт булса да, фильм өчен анда линияләр, персонажлар җитми, — дигән иде Илшат Рәхимбай.

Татар продюсеры Миләүшә Айтуганова «Алмачуар»дан кино ясау идеясе белән 2015 елдан бирле янган – үзе шулай диде. Шулай итеп, Илшат Рәхимбай белән Миләүшә Айтуганованың мәнфәгатьләре кисешә – алар бергә кино төшерергә карар итәләр һәм «Алмачуар» фильмы проекты белән халыкара питчингның копродукция номинациясендә бергә катнашалар.

Миләүшә Айтуганова: «Алмачуар» фильмы проекты белән халыкара питчингның копродукция номинациясендә казах акчасы белән 92 миллион тәңкә акча оттык. Безнең акча белән 15-16 миллион сум була. Проектта ике компания катнаша — «Алмапикчерс» һәм «Татаркино». Президент исеменә Казахстаннан килгән хат Мәдәният министрлыгында ята. Фильмны төшерү проекты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023)» дәүләт программасына да кертелгән. Анда 5 миллион сум чамасы акча каралган.

Аңлагыз, Татарстан кинематографиясенең бердәнбер юлы — копродукция. Башка юл юк! Безнең копродукциягә тәкъдим итә алырлык классик әсәрләребез бик күп. Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев, Нурихан Фәттах, Илдар Юзеев әсәрләре буенча төшерәсем килә. Башка илдә безнең әдәбиятны ошаталар икән — моңа шатланырга гына кирәк».

Әмма аларның арасы низаг белән аерыла, ни кызганыч, өлешчә акчага бәйле низаг белән – режиссер үзенә тәкъдим ителгән гонорарны азсына. Бу сәбәпләрнең берсе, бердәнбере түгел дип беләм. Шулай итеп, Рәхимбай проекттан китә, ә Миләүшә Айтуганова икенче режиссерны – Юлия Захарованы ала.

«Almapictures» компаниясе директоры, «Тарлан» фильмының генераль продюсеры Алмагөл Тлеуханова: «Казахстанның Галимҗан Ибраһимов әсәрләренә бик күптәннән аерым мөнәсәбәте бар. Татар әдәбияты классигы буларак ул Казахстанда мәктәп дәреслекләренә кергән язучы. Мин балачактан Галимҗан Ибраһимовны укып үстем, аны үзебезнең язучыбыз дип уйлый идем. Икенчедән, колын, ат темасы казахка бик якын.

Ул гомумтөрки тема. Миләүшә Айтуганова белән бер кинофестивальдә очрашкач, ул шундый идея барлыгын әйтте. Миңа бу идея ошады. Без тинейджерлар өчен дә кызыклы булган, гаилә белән карый торган фильм төшерергә булдык».

Фильм өчен сценарийны казах сценаристы яза. Дөрес, сценарий мәсьәләсендә дә ыгы-зыгы булып ала. Фильм төшерелгән сценарий мәсьәләсендә сораулар тугач, «Татаркино» Рәхимбай тәкъдим иткән «Тулпар» сценариен һәм Казахстанда язылган «Тарлан» сценариен экспертизага җибәргән.Проектта калучыларга Рәхимбай сценариесе белән эшләмәүләрен расларга туры килә. РФ Кинематографистлар берлеге карамагандагы Кинодраматурглар гильдиясе үткәргән экспертиза Казахстан-Татарстан копродукциясе булган «Тарлан» фильмының сценарие Илшат Рәхимбай сценариен кабатламый дип нәтиҗә ясый.

Илшат Рәхимбай версиясендә, үзе әйткәнчә, төп герой шәһәрдән кайткан малай булса, казах кинематографистлары оригиналдан ерак китмәгән: Закир ат яраткан авыл малае булып калган. Кино вариантында Сафа карт образы үстерелгән. Ата образы кырысландырылган. Сюжет өчен ниндидер роле булмаса да, кыз өстәлгән. Төп үзгәреш – «Алмачуар» исеме «Тарлан»га әйләндерелгән. Казахстан ягы продюсерлары шулай хәл иткән.

ххх

Фильмның төп өлеше Казахстанда төшерелгән. Ә сабантуй – Татарстанда – Әлки районында. Көрәш һәм ат чабышы Татарстанда төшкән. «Вакыт ягыннан Татарстан ягында аз өлеше төшерелгән кебек. Ләкин әһәмиятлелеге ягыннан бездә бик мөһим күренешләр төшерелде. Без милли бәйрәмебезне бөтен матурлыгы белән күрсәтергә омтылдык», - диде продюсер.

Вакыйгалар кайда һәм ничек бара – мөһим түгел. Әйе, яшәү рәвеше Татарстандагы татар авылына охшамаган. Татар Татарстанның татар авылында гына яшәми. Дөрес, сабантуе безнең чачаклы-чуклы сабантуй. Болар ничектер бер-берсенә ябышмаган да кебек, бер карасаң. Тик, карый башлагач, болар борчымый. Фильм дәвамында без «ат җене кагылган» үсмер Закирны күрәбез дә, аның дөнья бәясе торырлык бабасы Сафа картка сокланабыз.

«Тарлан» фильмының төп идеясе дә Сафа карт аша әйтелә: «Җиңү синең бәхетеңә тормый, Закир! Берәүнең дә гомеренә тормый! Бер генә ат та үзен бу хәлгә җиткермәс, аның белән кеше идарә итә. Нәфесен тыя алмаучы идарә итсә, тугры ат сәламәтлегенә зыян килсә дә, үзен кызганмый чаба».

Финал, әлбәттә, Галимҗан Ибраһимов язганча, Закирның кадерләп үстергән колыны – чабыштан соң... әмма фильмны төшерүчеләр аның үлемен күрсәтмиләр. Офыкта Закир канатлы ат силуэтын күрә. Аның аты хыялындагы канатлы атка әверелә.

«Миңа фильм бик ошады. Әмма ат үлгәндә бик еладым. Атны үтермичә булмыймы?» дип сорады Сафа картның  хыялындагы балачагын уйнаган Ризван Айнатуллов. «Үлмәде бит ат, канатлар гына чыкты», дип тынычландырдылар баланы.

ххх

Фильм әлегә фокус-төркемгә күрсәтелде. Ягъни бу үзенә күрә Татарстан ягына беренчел отчет. Әле зур прокатка кадәр нәрсәдер үзгәртелергә дә мөмкин. Миләүшә Айтуганова моның премьера булмавын ассызыклады. Фильм бик күп фестивальләргә катнашыр дип күзаллана.

Миләүшә Айтуганова фильмның пандемия чорына туры килүе аркасында Татарстан артистларын күп катнаштыра алмауларын әйтә. Бу Казахстанга баруның катлаулыгына да бәйле булган. Әйтик, режиссер Юлия Захарова Самара өлкәсендә чик аша үтеп барган, юлга ике тәүлек вакыт киткән.

Режиссер – Юлия Захарова. Ана ролендә – эстрада җырчысы Алсу Әбелханова. Сафа карт ролендә башта Равил Шәрәфиевне төшерергә килешенгән булса да, пандемия чорында аны Казахстанга алып чыгарга батырчылык итмәгәннәр. Равил Шәрәфиев соңрак эпизодик рольләрдә – флешбекларда төшкән. Башка артистлар Казахстан ягыннан.

«Тарлан» фильмын Татарстанда һәм Казахстан ягыннан караучылар бер үк кинокартинаны ике версиядә караячак. «Фильмның берничә версиясе бар. Казах версиясе казах телендә, татар версиясе татар телендә – аны безнең актерлар татарчалаштырды, рус телендәге версияне дә казах партнерлар әзерләде», - диде фильмның Татарстан ягыннан продюсеры Миләүшә Айтуганова. Татарстан ягы үз версиясен рус, төрек, инглиз телләрендә дә чыгарачак.

Төрле версияләрнең аермасы телгә генә кайтып калмый, бу музыкага да, Сабантуй күренешләренә дә кагыла. «Шул ук Сабантуй, ләкин без аны бераз «клип» рәвешендәрәк күрсәтәбез. Безнең версиядә финалга Зөлфәт Хәким җыры өстәләчәк», диде Миләүшә Айтуганова.

ххх

Кинематография – Татарстан мәдәниятенең иң авырткан өлеше. Ул гаугалы, ыгы-зыгылы өлкә. Татарстан кинематографиясе – зур һәм кечкенә вәгъдәләр, акланмаган өметләр, югалган акчалар, тормышка ашмаган хыяллар...

«Тарлан»ны татар кешесе үз киносы итеп кабул итәрме? Сафа картны татар аксакалы итеп тоярмы? Закир үзебезнең татар егете булып тоелырмы?

Дөресен әйткәндә, татар җайдагы дигәч минем күз алдына Чакмагыш егете Илмир Миңнекәев килә. Ә Сафа карт дигәч, үзебезнең Равил Шәрәфиев. Әмма ничек булса да булган, безнең «Тарлан» дип аталган милли фильмыбыз барлыкка килде.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100