Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Әйдәгез, акча саныйбыз: 2 миллион + 500 мең сум = «Мөһаҗирләр» бәясе

Мәдәни күзәтчебез Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында узган халыкара питчинг барышын күзәтеп, аның аша яңа темаларга килеп чыкты. Берсе – барыбыз да яраткан акча темасы булса, икенчесе – татар кешесе өчен кадерле әсәр темасы.

news_top_970_100
Әйдәгез, акча саныйбыз: 2 миллион + 500 мең сум = «Мөһаҗирләр» бәясе

Быел XVIII Казан кинофестивале кысаларында үткәрелгән халыкара питчингта кинорежиссер Әмир Галиәскаровның «Алюминиевая лихорадка» тулы метражлы нәфис фильм проекты җиңде.

Питчинг җиңүчесенә 500 мең сумлык сертификат бирелә. Акчалар «фильм төшерергә әзерлек өчен» дип тәгаенләнгән. Әмир питчинг акчасын Татарстанда һәм күрше республикаларда фильм өчен локацияләр эзләргә тотарга тели. Шулай ук, Мәскәүдә кастинглар үткәрергә җыена.

Фильм комедия һәм драма элементлары кушылган маҗаралар жанрында булачак. Аның планлаштырылган бюджеты 10 миллион сум. Финанслар булуга ук, ул эшкә керешергә әзер. Ә финансларны төрле грантлар аша эзләячәк.

Питчинг шартларында Мәдәният министрлыгына әзер фильм тапшыру каралмаган, әлбәттә. Килешүдә питчингта җиңгән кеше тизер ясарга тиешлеге әйтелгән. Әйтик, былтыргы җиңүче Александр Ширманов быел экспертлар комиссиясенә булачак фильмының тизерын тәкъдим иткән (ул күренекле рәссам, СССРда реклама дизайнына нигез салучы Александр Родченков турында тулы метражлы нәфис фильм төшерергә тели. – авт.).

Әгәр финанслар табылмыйча, яки башка җитди сәбәпләр аркасында фильм чыкмый кала икән, чыкмаса чыкмый инде, акчаны кайтару процедуралары көтелми.

Əмир Галиәскаровның питчинглар буенча тәҗрибәсе бар: 2019 елда кинофестиваль кысаларындагы питчинг җиңүчесе булган иде. Аның Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнары буенча «Сафа һәм Саҗидә» нәфис фильмы проектына 500 мең сум акча алуы билгеле.

«Мин питчингта җиңгән идем. Ләкин, төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән, пандемия сәбәпле, ул тормышка ашырыла алмады. Бу юлы алай булмас, «Алюминиевая лихорадка» фильмын төшерәсем килә», – дигән Əмир Галиәскаров әлеге җиңүе турында. Аның бу сүзләре кинофестивальнең матбугат үзәге хәбәрендә китерелгән.

Әмир Галиәскәров – кинорежиссер, кинооператор, композитор, киносценарист. Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча «Без 41 ел балалары» фильмын, Рамил Фазлыев белән бергә «Мулла» фильмын, Ирек Хафизов белән бергә Әмирхан Еники хикәяләренә нигезләнгән «823 км» фильмын төшергән. Үзенең авторлык фильмнары арасында иң билгелесе – «Волчий яр».

«Мөһаҗирләр», яки «Сафа белән Саҗидә» тарихы

2018 елда Бөтендөнья татар яшьләре форумы Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» әсәре буенча фильм төшерергә ТР Мәдәният министрлыгының 2 миллион сум грантын ота. Дөрес, биредә Форум үз исеменнән документлар тапшыручы буларак кына катнашкан – мин проект белән кызыксына башлагач, Форумның ул чактагы рәисе Тәбрис Яруллин режиссер Илдар Матуровка мөрәҗәгать итергә киңәш иткән иде.

Тәбрис Яруллин «Мөһаҗирләр» әсәре хакына проект документларын Форум аша уздырырга ризалык биргән.

Фото: © Салават Камалетдинов/архив

Мөрәҗәгать иттем: Илдар Матуров режиссер сценарие әзерләү эше баруын, аның буенча генераль смета төзеләчәген, тарихи фильм булганга күрә, костюмнар эскизлары эшләнәчәген әйтте. «Сценарийны без Юрий Манусов белән бергәләп яздык. Ул рус телендә язылган, татарчасын халык язучысы Разил Вәлиев белән әзерлибез. Без бөтен технологияләр буенча эш итәбез. Алдың да төшердең түгел. Алай төшерелгәннәр күп булды инде. Андыйлар «Мир» кинотеатрыннан да ерак китә алмый», – дигән булган ул. Режиссер әлегә фильмның бюджетын да әйтә алмаган: «Россиядә 2 миллион доллардан да ким акчага фильм төшереп булмый. Карарбыз инде – ничек булыр», –- дигән.

Төркия белән сөйләшүләр-килешүләр булган, 2018 елның көзендә хәтта фильм өчен кастинг та узуы билгеле…

01.11.2018 ел. Кастинг

Фото: © Салават Камалетдинов

Ә 2019 елның язында – ул елны кинофестиваль апрель аенда булды – Әмир Галиәскаров, «Сафа белән Саҗидә» проектын тәкъдим итеп, Казан халыкара мөселман киносы фестивале кысаларында үткәрелгән питчинг җиңүчесе була. Җиңүчегә приз, дөресрәге проектны тормышка ашырырга ярдәм буларак, 500 мең сум акча бирелә.

Шулай итеп, Татарстан Мәдәният министрлыгы «Мөһаҗирләр»не төшерү өчен ике мәртәбә беренчел ярдәм күрсәткән булып чыга. Грантмы? 2 миллион сум – рәхим итегез! Питчингмы? 500 мең сум – рәхим итегез! Ә фильм кайда?

Әмир Галиәскаров: «Мин проектның бердәнбер режиссеры түгел идем – фильмның сценариен әзерләүдә катнаштым, Төркиягә барып локацияләр сайладык. Ә проектның авторы Илдар Матуров иде. Аңлавымча, фильмны төшерергә аның хокуклары булган. Питчинг шартлары буенча акчадан тыш, Төркия продюсерлары белән килешү дә бар иде. Төрекләр фильмны төрек телендә төшерергә теләде, без – татар телендә. Шулай итеп, проект чыкмый калды. Ә питчингта алынган 500 мең сумга без трейлер ясадык. Трейлер белән 2 миллион сумлык грант акчасы да якланды, әлеге әсәр буенча төшереләчәк тулы метражлы нәфис фильм турында документаль фильм да барлыкка килде. Аның форматы «Ибн Фадлан»ныкы кебек – уен өлеше монолог белән кушылып бара.

Мин сезнең хәер-догада булу өчен нәрсә эшләргә тиеш идем? Фильм төшерергәме? 500 мең сумга тулы метражлы нәфис фильм ясый алмыйм. Проектның авторы безгә тәкъдим ителгән форматта төшерергә теләмәгәч, үзем генә нишли алам?!»

Илдар Матуров «Сафа һәм Саҗидә» фильмы буенча кастингта

Фото: © Салават Камалетдинов

  • Илдар Матуров Казан дәүләт университетының журналистика факультетын һәм Мәскәүдә киновидеорежиссура курсларын тәмамлаган. Сүз уңаеннан, Булат Мансуров остаханәсендә укыган. Ә Булат ага – теге төшерелеп җитәлмәве белән татар тарихында калган «Изге Болгар җилләре»нең режиссеры иде. Илдар Матуров, икенче режиссер буларак, әлеге фильмны төшерүдә катнашкан. 2008-2015 елларда – ТР Кинематографистлар берлеге рәисе. 2015 елда ул үзе җитәкләгән берлек тарафыннан «Моя линия фронта» (2010 ел), «Туфан – Туфан инде ул» (2013 ел) фильмнары өчен Тукай премиясенә тәкъдим ителә. 

Фильм темасы буенча Интернетта актарына башлагач, шактый мәгълүмат калыкты. Әйтик, шәхсән миңа 2019 елның сентябрендә Илдар Матуров үзе: «Без «Сафа белән Саҗидә» фильмының эпизодларын Туймазы районының Төмәнәк авылы янындагы «Бабай утары» этнографик комплексында төшердек. Съемкаларда Туймазы татар дәүләт театры артистлары, Төмәнәк авылы халкы катнашты. Казаннан Камал театры артисты Илдус Габдрахмановны чакырган идек», – дип сөйләгән иде.

Фильмны караганда төшереп алынган кадр.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

«Эпизодларда татарларның Төркиядә үзләре яшәячәк урынга килеп урнашулары күрсәтелә. Без Төркия табигатенә охшаш урыннарны Туймазы районында таптык. Февраль аенда Төркиянең Османия татар авылында булып кайттык. Анда төшереп кайткан урыннар Туймазы табигатенә бик туры килә. Туймазы якларында фильмның катлаулы массалы күренешләрен төшердек. Субсидия акчасына мөмкин булган кадәр эш башкардык», – дигән иде Илдар Матуров.

Режиссер Төркия белән сөйләшүләр баруын, әмма аларның бик җиңел булмавын әйтте. «Әлегә безнең беренчел максат – визуаль видеорәт ясау. Киносценарий өстенә видеорәтебез дә булса, эшне дәвам итәр өчен финанслар эзләргә җиңелрәк булачак», – дигән ул.

Фильмны караганда төшереп алынган кадр.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Мин бу проектның киләчәге темасын быел Төркиянең Казандагы генераль консулы Исмет Эрикан катнашкан матбугат конференциясендә күтәргән идем. Исмет Эрикан: «Мөһаҗирләр» фильмын төшерү турында фикер оешып килә. Без Миләүшә ханым белән гел сөйләшәбез. Тема ике як өчен дә кызыклы. Мәдәният министрының да бу тема белән кызыксынганлыгын беләбез. Әмма уртак фильм төшерү җиңел эш түгел – аңлыйсыздыр. Без фикернең формалашып бетү ноктасына килеп җиттек. Миңа калса, ике як та «кем беренче адымны эшләр икән» дип көтеп тора шикелле», – дигән иде.

Инде сүз башындагы питчинг темасына кайтыйк. Быелгы питчингка Мисыр, Төркия, Һиндстан, Испания, Германия, Ливан, Үзбәкстан, Иран, Казахстан, Франция, Азәрбайҗан, Иран һәм Россия регионнарыннан барлыгы 56 гариза килгән. Оештыручылар вәгъдә ителгән 10 урынына 16 проектны программага керткәннәр. Иң әйбәт проект дип, Әмир Галиәскаровның «Алюминиевая лихорадка» фильмы проекты табылган. Автор әйтүе буенча, фильм – XXI гасыр башындагы үсмерләрнең бакчачылык ширкәтеннән төсле металл урлау белән шөгыльләнүләре турында. Режиссерга балаларның күчеш чоры темасы, тышкы факторлар тәэсирендә үзгәрүләре кызык.

Әмир Галиәскаров: «Проектны 10 миллион сумга бәяләдем, һәм мин ул сумманы эзлим. Питчинг акчасына мин, яхшы трейлер төшереп, проектны «Кино фонды»на тәкъдим итә алачакмын. Тартып-сузып, ул акчаны трейлер төшерергә җиткерергә була.

Төп рольне уйнаячак ике малайны эзләү өчен, Мәскәүдә кастинглар уздырачакмын. Ни өчен Мәскәүдәме? Мәскәү – зуррак, анда кеше күбрәк яши, сайлау мөмкинлеге зуррак. Мин «Волчий яр» һәм «41 нче ел балаларына» Казаннан үсмерләр эзләп карадым. 16-17 яшьлекләрне өчен театр училищесыннан таба алабыз, ә 14 яшьлекләрне табуы кыен. Булганнары да төп рольлек түгел, эпизодка гына ярый.

Минем презентациям яхшы булгандыр, шуңа проектым җиңгәндер. Мин проектыма ышанам, һәм ул җиңәргә лаеклы. Монда бит әл, социаль әһәмияттән тыш, сыйфат турында да сүз бара. Бу – үсмерләр өчен һәм минем чор кешеләре өчен кызыклы фильм булачак».

 

Фото: © Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең матбугат үзәге. https://kazan-mfmk.com/  

Темага «Татаркино» бюджет оешмасы генераль директоры Миләүшә Айтуганова ачыклык кертте.

Миләүшә Айтуганова: «Мөһаҗирләр» мәсьәләсендә Төркия белән сөйләшә башлаганда, безнең 2 миллион сум бар иде, шуңа да сөйләшә башлыйсы җиңелрәк иде. Төркия ягы бик кызыксынды. «Бу тема миңа бик якын, ләкин бу рәвештәге сценарий бармый», – диде Төркия продюсеры. Сөйләшүләрне Илдар Матуров алып барды, әмма уртак фикергә килә алмаганнар. Безнең режиссерларда халыкара проектларда эшләү культурасы юк. Ул бик авыр, ләкин әкренләп өйрәнелә, тәҗрибә туплана. Һәр илнең үз менталитеты инде.

Командага Әмирне алырга Илдарга мин тәкъдим иттем. «Икенче режиссер буларак булса да булышачак», – дидем. Икәү Төркиягә барып, татар авылларында йөрделәр – локацияләр эзләделәр. Төркиягә баргач, сценарийны да бергәләп эшләделәр. Питчингка тизерларны, презентацияләрне Әмир ясады, алар проектны икесе бергә якларга тиешләр иде. Әмма Илдар Матуров питчингка килмәде, һәм Әмиргә берүзе якларга туры килде. Төркия белән копродукция булуы да эксперт комиссиясенә ошады һәм сертификатны аңа бирделәр. Әмир ул акчаны тулысынча аклады дип саныйм – локацияләрне әзерләде, сценарий белән профессиональ эшләде, тизер төшерде. Питчинг акчасы бит ул фильм төшерергә түгел, әзерлек өчен бирелә һәм яхшы проектка бүләк.

Төркия белән сөйләшүләр барып чыкмады. Димәк, алынган 2 миллион сум белән нидер эшләргә кирәк иде, чөнки министрлык нәтиҗә сорый – килешү буенча планлаштырылган 52 минутлык фильм булмаса, субсидия акчасы кайтарылырга тиеш. Илдар Матуров Туймазыга барып кайбер кадрларны төшерде: «Бабай утары»н оештырган Фәнир Галимовка рәхмәт – кино төшерү төркемен кабул итте. Шулай итеп, Мәхмүт Галәүнең ул әсәрне язу чоры һәм әсәр тарихына караган «Сафа һәм Саҗидә. Озын юл»/ «Сафа и Саджида. Долгий путь» нәфис-документаль белем бирү фильмы килеп чыкты. Фильм тапшырылды, прокат документлары алынды. Фильм бар. Ул 2 миллион 500 мең сум тора».

ххх

«Мөһаҗирләр» өчен 2 миллион 500 мең сум тотып, республика һәм татар халкы нинди дә булса «продукт» алдымы? Әйе, алды. Татар теле һәм әдәбияты дәресләрендә язучы Мәхмүт Галәү турында мәгълүмат бирә һәм аның төп әсәрен күзалларга мөмкинлек тудыра торган документаль-нәфис фильм барлыкка килгән. Фильм, мәктәпләргә тарату өчен, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгына тәкъдим ителгән.

«Татаркино»га рәхмәт – миңа ул фильмны карау мөмкинлеге тудырды. Карадым мин аны. Ни әйтим? Авторлар туры мәгънәдә дә, күчерелмә мәгънәдә дә исемен дөрес кушкан – озын юл. Фильмның уен өлешендә мөһаҗирләр баралар да баралар, баралар да баралар... Килеп җиткәч, Бари (Илдус Габдрахманов) егылып үлә, азактан – илленче минутларда – Саҗидә ятып үлә. И бетте! Сез нәрсә көткән идегез?

Ххх

Мөгаен, бу кинорежиссер Илдар Матуровның чын кино төшерергә соңгы шансы булгандыр. Ул аны куллана алмады. Бу проектка профессиональ режиссер буларак алынган Әмир Галиәскаров батып барган көймәдән вакытында сикереп төшеп калуы белән уңган. «Көймәдән» буш кул белән сикермәгән, үзенә тиешле әҗере белән сикергән – молодец.

«Мөһаҗирләр» әсәре үзен яраткан һәм аны төшерүне яшәү мәгънәсе итә алган режиссерны көтә булса кирәк.

Автордан: «Долгий путь»ның күчерелмә мәгънәсенә килсәк, татар кинематографиясе кәрваны бара да бара – кемдер утырып бара, кемдер төшеп кала, кемдер таптала, кемдер нидер эләктереп кала, кемдер ала, кемдер сала… Кыскасы, санап, исәпләп карасаң, «Татарстанда кинога игътибар юк» диябез-диябез дә, акча аз булса да бирелә. Кемдер ул акчага кино төшерергә тырыша – андый фильмнарыбыз бар һәм аларның үз аудиториясе дә бар. «Акча җитмәде» дип зарланып, төшермәүчеләр дә бар. Ә җитмәячәген белгәч, нигә алдың соң ул акчаны, иптәш режиссер?

Алга таба без бу теманы дәвам итәчәкбез. 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 19 сентябрь 2022
    Исемсез
    Рузилә ханым - сүгә дә сүгә бөтенесен! Типкәли дә, тешли дә, кыйный да, образлы итеп әйткәндә. Картлыгын тыныч кына каршыларга язсын иде инде бөтен нәрсә белән мәңге канәгать булмаган апага.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100