Шәймиев хыялын Миләүшә Айтуганова чынга ашырмакчы: яңа фильмда Ркаил Зәйдулла да уйный
Татарстанда Әмирхан Еники хикәяләре буенча татар телендә фильм төшерелә.
Моннан 16 ел элек Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллинга интервью биргәндә, Әмирхан Еники хикәяләре буенча фильм төшерү мөмкинлеге турында әйткән иде.
«Мәсәлән, «Кем җырлады?» хикәясе – искиткеч көчле хиссиятле әсәр. Эх, фильм төшерсәң иде, дим. Безнең андый әсәрләребез җитәрлек. Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы дисеңме... Әйтик, Зөлфәт Хәкимнең «Телсез күке» әсәре. Мин аны укып та чыктым, спектаклен дә карадым. Ул – бик тирән әсәр, аннан менә дигән фильм чыгар иде. Бүгенге көндә Татарстанның мондый формаларның матди ягын тәэмин итү мөмкинлеге бар. Теләк, омтылыш җитми безгә. Үзебезне күрсәтәсебез килә икән, без аны әнә шундый талантлы сәнгать әсәрләре аша эшли алабыз. Килешәм, бездән ярдәм кирәк, без андый чыгымнарга бара да алабыз. Ләкин аның киләчәккә эшли торган сизелерлек нәтиҗәсе дә булырга тиеш», – диде Минтимер Шәймиев.
Кинематографистларыбыз, әлеге интервью чыккач ук, аны «куллану инструкциясе» кебек кабул итеп, эшкә тотындылар. Дөрес, «Тапшырылмаган хатлар»дан, минем карашка, адәм карарлык яхшы фильм чыгара алмадылар. «Телсез күке» проекты белән дә йөрештереп караучылар булды сыман – әмма барып чыкмады кебек, әллә ышандырып сорый белмәделәр: йөрүчеләргә акча бирүче булмады.
Әмирхан Еникига продюсер Миләүшә Айтуганова командасы алынды. Фильм өчен финанслар «Татар халкының милли тәңгәллеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасыннан табылды. Күп булмаса да, тартып-сузып җитәргә мөмкин. Сүз уңаеннан, әлеге программа татар әдәбияты классикларының әсәрләре буенча фильм төшерергә барлыгы 4 миллион 770 мең сум акча бирә.
«823 километр» дип аталган тулы метражлы нәфис фильмның сценарий авторы – Валерия Байкиева. Режиссерлар – Ирек Хафизов, Әмир Галиәскаров. Продюсер – Миләүшә Айтуганова.
Фильмның бер өлеше Саба районының Курсабаш авылында төшерелде. Хәзер Казанда төшерелә. Кино кадрлары Язучылар берлегендә төшерелгән көнне журналистлар да тамаша кылды. «Татар-информ» да килде, әлбәттә.
Язучылар берлеге бакчасына челтәрле капка аша да үтәргә була, Язучылар берлеге бинасына кереп, беренче катындагы Конференцияләр залы аша террасага чыгып, терраса аша да басмадан бакчага төшеп була. Бакчада Тукай әкиятләреннән агач сыннар: Былтыр, Су анасы, Шүрәле тора. Эскәмия дә бар. Бер читтәрәк помидор, борыч түтәле дә күренә – анысын, җир әрәм ятмасын дип, бакча күршесе утырткан, ди.
Безне Татарстан Язучылар берлеге ишегалдында режиссерларның берсе – Татарстанның атказанган артисты, Тинчурин театры актеры Ирек Хафизов каршы алды. «Әйбәт булды килүең, хәзер үзеңне кадрга кертәбез дә, безне сүгә алмаячаксыз», – диде ул, һәрвакыттагыча елмаеп.
Төшереләсе эпизодны да аңлатты: Казанга кайткан татар язучысын Язучылар берлегендә хөрмәтләп каршы алалар, бөек язучы кайтты дип, җыелыш ясап, бүләкләр бирәләр. Язучы Казанга үзенең хатыны белән кайта, шәкерте белән дә очраша.
Язучы ролендә – Илдар Хәйруллин. Аның хатыны Мәдинә Федоровна ролендә – Алсу Гайнуллина. Шәкерте ролендә – Илфак Хафизов. Язучылар берлеге рәисе ролендә – Ркаил Зәйдулла. Язучылар ролендә – татар язучылары үзләре.
Ркаил Зәйдулла: «Мин рольдә яшим»
Ркаил Зәйдулла интервью бирә дә башлаган иде: «Ничек уйнарга җыенасыз?» – дип сорыйлар. «Мин уйнамыйм, мин яшим», – дип җавап бирдем. «Нинди роль уйныйсыз?» – дигәч, «Әлегә анысын белмим», – дидем. Раил Садриевның «Кунак», Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез?!» фильмында уйнадым. Депутатлыктан һәм Берлек рәислегеннән китәсе булса, яңа профессия өлгереп килә – артист була алам».
«Минем бүгенге ролемне «роль» дип әйтергә телем бармый. Миләүшә Айтуганова шалтыратып сорады. Мин – Язучылар берлеге рәисе ролендә, үзем чыннан да рәис булгач, роль кебек тә түгел. Шуңа кинода яшәргә җыенам һәм, бик уңышлы булыр дип, алдан ук вәгъдә бирәм, – дип дәвам итте ул һәм Берлек бакчасын күтәрерлек итеп шаркылдап көлде. – Әмирхан Еники – бик фәлсәфи язучы. Сурәтле тел белән яза. Аның өч хикәясе алынган һәм аларны тоташтыру өчен сценарист яңа юллар тапкан. Белгечләр, сценарий бик профессиональ язылган, диләр. Әмма аның ничек килеп чыгуы режиссерлардан һәм артистлардан тора...»
Илдар Хәйруллин: «Рәхәтләнеп эшлибез»
Кинематографлар аппаратура белән мәш килгән арада, без дә үз эшебезне эшлибез. Илдар Хәйруллин – теләсә нинди темага да комментарий бирә алырлык шәхес. Башта, әлбәттә, эш темасына сөйләштек:
Илдар Хәйруллин: «Миңа бу фильмда профессиональ сценаристка заказ бирелгән булуы ошады. Әмирхан Еникиның өч әсәрен берләштереп ниндидер формага кертә алган. Минем образ әсәрдә юк. Минем героем булган язучы карашы аша өч новелла күрсәтеләчәк. Миңа бу алым ошый. Рәхәтләнеп эшлибез. Минем героемның зур язучы булуы әйтелгән. Хәтта, Нобель премиясе лауреаты, диелгән. Анысы ук булмас инде. Алай итмик, дидем...»
ххх
Без сөйләшкән арада, кино төшерүче команда техникасын җайлаштырып бетерде. Журналистлар «зур язучы»дан комментарий-интервью алырга Язучылар берлеге бинасының террасасына җыелыштык. Терраса-балкон астында «зур язучы»ның хатыны «зур язучы»ның шәкерте белән очраша. Аннары бакча эскәмиясендә язучының сәламәтлеге турында сөйләшә. Алар сөйләшкәндә яннарына Ркаил Зәйдулла, ягъни, Татарстан Язучылар берлеге рәисе килеп, ханымны (Алсу Гайнуллина) кунаклар янына чакыра.
Ни гаҗәп, ханымның исеме Мәдинә Федоровна. Әлбәттә инде, Ркаил Зәйдулла моңа каршы. «Нигә Федоровна соң ул? Мәдинә ханым, дисәм ярамыймы?» Ярый булып чыкты, «артист» тынычланды. «Дәшкәндә җилкәсенә кагылырга ярыймы?» – дип сорады Ркаил-артист. Анысы да ярый икән.
Ркаил Зәйдулланы, гримлап, «кинода төшәргә» озаттылар. Язучылар лидеры сабыр гына биш-алты дубльгә түзде. «Илдар Ягъфәров «Исәнмесез?!» фильмында бер дубль белән генә төшерде. Көн салкын иде анда», – диде Ркаил Зәйдулла дубльләр арасында. Илдар Ягъфәров фильмында да Ркаил Зәйдулла үзе булып уйнаган: Берлек рәисе һәм депутат буларак, бөек шәхесне озату мәрасимендә хушлашу сүзләрен әйткән.
Ул арада фильмның продюсеры Миләүшә Айтуганова килеп җитте. Журналистларга Казан халыкара мөселман киносы фестивале яңалыклары турында тиз генә комментарийлар биреп алды.
Быел фестиваль беренче тапкыр федераль грант откан. Беренче тапкыр дип, «Казан кинофестивале» исеме белән оештырыла башлаган чорын әйтәм. Хәтерләүчеләр булса, элек ул «Алтын мөнбәр» исеме белән оештырылды.
Миләүшә ханым символик тәлинкәне дә алып килгән. «Ватабыз», ди. Фильм төшергәндә аын төшерүчче команда исеме язылган тәлинкә вату тәртибе барлыгын җентекләп язып тормыйм. Тәлинкәне ваттылар. Бер бәрүдә ватыласы килмәде – тәлинкәнең бик ныгы эләккән, шулай да Ирек Хафизов ныклап бәргәч ватылды – фильм булачак, димәк!
ххх
Татарстан Язучылар берлегендә төшерелә торган эпизодларның беренче өлеше Ркаил Зәйдулланың Мәдинә Федоровнаны «зур түрәләр дә килгән» җыелышка чакыруы белән тәмамланды.
Мансур Гыйләҗев: «Кинога төшергә ашыгам»
Без фотограф Салават Камалетдинов белән Казан Кремлендә уздырыла торган икенче мәдәни чарага ашыктык. Биредә «Заманча мәдәниятнең эпик константасы: милли эпосларны саклау һәм популярлаштыру проблемалары» дип аталган бик җитди халыкара конференция бара.
И ашыгабыз, и чабабыз. Кремль буйлап каршыбызга, җитез-җитез атлап, Мансур Гыйләҗев килә. «Бәй, без бит сине тыңларга ашыгабыз, өлгермәдеммени?» – дим, кәефем төшеп. Программада аның «Бичура» һәм «Микулай» пьесаларында мәдәни код» дип аталган нотыгы күрсәтелгән иде.
Драматургның кәефе тагын да төшенкерәк. «Иртәдән бирле утырам. Анда бит бик озак сөйлиләр, чират җитми дә җитми... Минем Язучылар берлегенә кинога төшергә барасым бар. Сөйләмичә чыгып китәргә туры килде», – ди ул. «Кинода синнән башка да төшүче табылыр. Ә «Микулай» турында аның авторыннан да яхшырак итеп кем сөйли алсын», – дим. «Юк, ашарга да өлгермим. Мин иртәдән бирле ач», – диде ул һәм юлын дәвам итте. «Чыгышыңны бир әле алайса, укып чыгыйм», – дип кычкырам артыннан. «Мин язып тормаган идем», – ди бөек драматург һәм, саубуллашып, юлын дәвам итә.
Татар язучылары кинога төшә
Соңрак Татарстан Язучылар берлегенең рәсми сайтында фотоларын күрдем – Берлекнең Конференцияләр залы язучылар белән шыгрым тулы. Бөтенесе дә кинога төшергә килгәннәр. Мансур Гыйләҗев та бар, йөзе канәгать күренә. Тарихта калу өчен Илсөяр Иксанова, Марат Закир, Ләбиб Лерон, Рәдиф Сәгъди, Рифат Җамал, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Газинур Морат, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин килгән. Хәтта быел туксанын тутырасы Лирон ага Хәмидуллинны да кузгатканнар. Кемнәр килмәгән – үзләренә үпкәли, тарихта калмаулары мөмкин.
Дөрес, соңрак язучы Вакыйф Нуриев үзләренең Әмирхан Еники иҗаты турында сөйләшергә килгәннәрен әйтте. «Юләр инде без. Күпме әзерләндек. Без бит, Әмирхан Еники иҗаты турында сөйләшергә җыелабыз, дип уйладык», – диде ул.
Казанның төрле урыннарында фильм әле дә төшерелә. Әмирхан Еники хикәяләрен төшерүче команданы шәһәрнең теләсә кайсы урынында очратырга мөмкинбез. Алар аны быел төшереп бетерергә вәгъдә итә.
- Фильмда Татарстанның халык артистлары Илдар Хәйруллин, Илдус Әхмәтҗанов, Алсу Гайнуллина, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова, Гөлчәчәк Хафизова, Фәнис Җиһаншин, артистлар Зөлфәт Закиров, Резеда Сәлахова, Илсаф Гыйззәтуллин катнаша. Шулай ук, Казан театр училищесы студентлары һәм Курсабаш авылы балалары җәлеп ителгән.