Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Автор: Мөршидә Кыямова
  • 06:33
    14 июнь 2017
    Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? (сорау-җавап)
    “Мөселман дустым белән сәфәргә чыккач, юлыбызда очраган чиркәүгә тукталырга туры килде. Гыйбадәтханә хуҗасы мөселман икәнебезне белеп, чиркәүдә намаз укырга тәкъдим итте. Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? Бу хакта да аңлатып китә алмассызмы икән?”
    Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? (сорау-җавап)
  • 06:32
    9 июнь 2017
    Фольклор галиме Эльмира Каюмова: "Чын татар мәкаме саклануын телим – безнең халык ничек сөйләшә, шулай табигый итеп Коръән укый"
    Соңгы вакытларда ислам дөньясында аһәң-аваз мәсьәләсенә зур әһәмият бирелә башлады. Шул җөмләдән, татар мәчетләрендә дә. Без “моң” дип сөйләгәндә, җыр сәнгатен генә түгел, матур итеп үзебезчә азан әйтү, мөнәҗәтләр башкару, көйләп китап уку гадәтләрен дә күздә тотабыз. Бу җәһәттән, соңгы елларда күркәм генә ярышлар да үткәрелә башлады.
    Фольклор галиме Эльмира Каюмова: "Чын татар мәкаме саклануын телим – безнең халык ничек сөйләшә, шулай табигый итеп Коръән укый"
  • 06:35
    7 июнь 2017
    Казанның соңгы ишаны кызы Зөбәрҗәт Мөхәммәтҗанова: “Суфичылык – Аллаһының дусты булу”
    Татарстан башкаласында яшәүче Зөбәрҗәт абыстай Мөхәммәтҗанова – Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайнуллинның кызы. Зөбәрҗәт апага июль аенда 89 яшь тула, быел кабат хаҗ кылырга ниятләп тора. “Өченче тапкыр барам инде. Әнием хаҗия түгел иде, аның өчен кылырмын дип уйлыйм. Беренче тапкыр моннан 20 еллар элек барган идем. Мин укымышлы хатын түгел, 7 класс тәмамладым да, Казанга килеп тегүчелеккә укыдым. Гомер буе ательеда эшләдем: пальто, туннар тектем. 3 бала табып үстердем. Бер балам – кызым гына исән сау” – дип башлады сүзен мөхтәрәм абыстай.
    Казанның соңгы ишаны кызы Зөбәрҗәт Мөхәммәтҗанова: “Суфичылык – Аллаһының дусты булу”
  • 11:18
    24 апрель 2017
    Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов кебек шәхесләр турында Лия Дмитриева хатирәләре (ЭКСКЛЮЗИВ)
    Журналист һөнәре безне нинди язмышлар белән генә очраштырмый... Кемнәрдер күңелдә моңсулык тудыра, ә кайберләре, киресенчә, яшәүгә дәрт өсти, үзләренең табигый иплелеге, зыялылыгы белән хөрмәт уята.
    Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов кебек шәхесләр турында Лия Дмитриева хатирәләре (ЭКСКЛЮЗИВ)
  • 09:21
    24 апрель 2017
    Тукай премиясенә кагылышлы кызыклы фактлар: иң яшь һәм иң өлкән лауреатның яшь аермасы 72 ел!
    Премия 1958 елның 8 апрелендә ТАССР Мәдәният министрлыгы карары буенча гамәлгә куела.2018 елда Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге гамәлгә ашырылуга 60 ел тула. Ел саен бирелә торган премия сәнгать осталары, бигрәк тә язучыларыбыз арасында зур дәрәҗәгә ия. 1991 елдан лауреатлар исемлеген Татарстан Президенты раслый.
    Тукай премиясенә кагылышлы кызыклы фактлар: иң яшь һәм иң өлкән лауреатның яшь аермасы 72 ел!
  • 08:36
    1 апрель 2017
    Марат Гыйбатдинов: Казан галимнәре генә тарихны барлап бетерә алмый
    Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институтында халыкара хезмәттәшлек һәм җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча директор урынбасары, Х.Фәезханов исемендәге Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге җитәкчесе, педагогия фәннәре кандидаты Марат Гыйбатдинов кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты. Институт эшләгән хезмәтләр турында сөйләгәндә, Марат әфәнде ялкынлана-очкынлана башлый. Үз хезмәтен яратып башкаруы, милләтне хөрмәт итеп эшләве аның һәр адымыннан сизелә.
    Марат Гыйбатдинов: Казан галимнәре генә тарихны барлап бетерә алмый
  • 06:58
    31 март 2017
    Розалина Шаһиева: Әдәбиятны сәнгать белән тоташтырдым
    Татарстанның атказанган сәнгать белгече, шагыйрә, рәссам Розалина Шаһиеваның «Мәңгелек гөлләре» китабы 2017 елда Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә тәкъдим ителде.
    Розалина Шаһиева: Әдәбиятны сәнгать белән тоташтырдым
  • 06:48
    30 март 2017
    Рәмил Исламов, Җәүдәт Миңнуллин: Тукай томлыкларына динче, ак эмигрант, сул эсерларның истәлекләре дә керде
    “Тукай – ядкарьләрдә” дип исемләнгән ике томлыкта Габдулла Тукайга нисбәтле истәлекләр, мәкаләләр, тәгъзияләр, телеграммалар урын ала. Тукайның бүгенге көнгә кадәр фәнни биографиясе язылмаган, әлеге хезмәт шушы җитезсезлеккә нокта куярга да ярдәм итәр, чөнки биредә объективлык бар, ди галимнәр. Бүгенге көнгә кадәр Тукаебыз турында тулы канлы фильм эшләнмәгән, бала чагын төгәл чагылдырган әдәби әсәрләр язылмаган... “Тукай – ядкарьләрдә” томлыкларына таянып, киләчәктә нәфис фильмнар, мөкәммәл әдәби әсәрләр язылыр, дип өметләник.
    Рәмил Исламов, Җәүдәт Миңнуллин: Тукай томлыкларына динче, ак эмигрант, сул эсерларның истәлекләре дә керде
  • 06:59
    22 март 2017
    Композитор Әнвәр Шәрәфиев: "Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!"
    Күренекле композитор һәм педагог Әнвәр Шәрәфиев – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе. Татар музыка сәнгатен әтрафлы колачлап иҗат итүче шәхес. Исемнәре легендага тиң җырчылар, сәнгатькәрләр белән тыгыз иҗади элемтәдә яшәгән ул. Быел ул Татарстанның Г.Тукай премиясенә кандидатлар исемлегенә кертелде.
    Композитор Әнвәр Шәрәфиев: "Һәр җыр мәгънәгә ия булырга тиеш!"
  • 07:11
    15 март 2017
    Нияз Халитов: Казан архитектура җәһәтеннән үрнәк булып тора
    Архитектор-реставратор, архитектура тарихчысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Нияз Халитов - бик күп гыйльми, тарихи эчтәлектәге китаплар авторы. Мәчетләр архитектурасы хакындагы монографияләре быел Г.Тукай премиясенә куелды. Мөгаллимлек эшендә дә хезмәт итә ул: Казан архитектура-төзелеш академиясендә милли мигъмарчылыкка бәйле фәннәрне укыта. Димәк, яшь буынны гүзәллек тудырырга, аны бәяли белергә өйрәтүче мөхтәрәм докторның үз өлкәсендәге мәсьәләләр буенча әйтер сүләре аз түгелдер...
    Нияз Халитов: Казан архитектура җәһәтеннән үрнәк булып тора
  • 07:10
    7 март 2017
    Җырчы Шамил Әхмәтҗанов: Мин – Тукай малае! (видео)
    2017 елда мәртәбәле премиягә – республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы иҗатчылар белән таныштыруны дәвам иттерәбез. Бүгенге кандидатыбыз – Татарстанның халык артисты, «Халыклар дуслыгы» орденлы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иң өлкән солистларыннан берсе, халкыбыз мәхәббәтен казанган җырчы – Шамил Әхмәтҗанов. Аның ансамбльдә милләт илчесе, Татарстанның мәдәни илчесе булып эшләвенә дә быел ярты гасыр икән инде.
    Җырчы Шамил Әхмәтҗанов: Мин – Тукай малае! (видео)
  • 07:20
    4 март 2017
    Мәдинә Маликова: Гинекологлар турында роман язарга ярамый, дисәләр дә...
    Мәдинә Габделхак кызы Маликова – Татарстанның һәм Россиянең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан журналистларының Ямашев премиясе лауреаты. Шагыйрь Әхмәт Рәшитнең сөекле җәмәгате. Татар хатын-кызларыннан беренче романчы.
    Мәдинә Маликова: Гинекологлар турында роман язарга ярамый, дисәләр дә...
  • 07:22
    1 март 2017
    Тәлгат Галиуллин: Тәнкыйть бар, тәнкыйть яхшы, диюче юк!
    Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы һәм остаз Тәлгат Галиуллин Г.Тукай премиясенә 2017 елда дәгъва кылучылар исемлегендә. Күренекле остаз һәм галимнең һәр өлкәгә карата әйтер сүзе бар. Без аңа әдәбиятка, үз иҗатына нисбәтле булган сораулар юлладык.
    Тәлгат Галиуллин: Тәнкыйть бар, тәнкыйть яхшы, диюче юк!
  • 09:56
    5 февраль 2017
    Энҗе Шәйхетдинова: «Ике башка бер мендәр булырга тиеш!»
    Журналист Энҗе Шәйхетдинованы күпләребез «Татарстан – Яңа Гасыр» каналы аша белә. Мәдәният темасына алып барган тапшыруларын тамашачы яратып кабул итте. Телевизор экраннарында күренми башлагач, күпләр пошаманга да төште. «Безнең Энҗебез кайда соң?» диючеләр дә аз булмады. Хәзер ул Мәгьлүмати программалар редакциясенең «Хәбәрләр» программасы продюсеры булып эшли.
    Энҗе Шәйхетдинова: «Ике башка бер мендәр булырга тиеш!»
  • 09:55
    3 февраль 2017
    Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (Сорау-җавап)
    Бала тәрбияләүнең төрле ысуллары бар. Берәүләр японнарныкын, икенчеләре инглизләрнекен хуп күрә дигәндәй...«Мин үземне бар яктан да туры килгән мөселман хатыны дип санамасам да, балама дини тәрбия бирәсем килә, - дип яза Intertat.ru электрон газетасына Халидә Кашапова.- Җәй көнендә үзебезгә янындагы мәчеткә дә йөртергә исәпләп торам. Улымны ялгызым гына үстерәм. Киләчәктә миһербанлы, тәүфыйклы итеп күрәсем килә. 8 яшьлек бала дин тәртипләрен үзләштерә алырмы икән?»
    Балага дини тәрбияне кайчан бирә башларга? (Сорау-җавап)
  • 07:56
    28 гыйнвар 2017
    Ркаил Зәйдулла: «Мин сәясәтче түгел!» (видео)
    Әдәбиятка яшь көчләр төркем-төркем булып килә, дип сөйли иде күренекле галимебез Мөхәммәт Мәһдиев. Газинур Морат, Ләбиб Лерон, Ләис Зөлкарнәй, Ркаил Зәйдуллалар – чирек гасыр элек әнә шундый төркемне тәшкил итүчеләр.
    Ркаил Зәйдулла: «Мин сәясәтче түгел!» (видео)
  • 09:46
    27 гыйнвар 2017
    Гаилә – милләт нигезе була аламы?
    Россия гаиләләр таркалу буенча җир шарында алдынгылар рәтендә. Безнең илдә өйләнешүчеләрнең яртысы диярлек аерылыша икән. Инкыйлаптан соң какшаган рухи кыйммәтләр үзен сиздерәме? СССР вакытындагы гаилә иминлеген сакларга тырышып карадылар, ләкин ил таркалгач, адәм баласының рухи халәте икенче - арткы планга күчте.
    Гаилә – милләт нигезе була аламы?
  • 09:13
    20 гыйнвар 2017
    Сәкинә Шәймиева: «Минтимер халыкка хезмәт итәр өчен яратылган»
    Бүген киң җәмәгатьчелек Татарстанның Дәүләт киңәшчесе, беренче илбашыбыз Минтимер Шәрип улы Шәймиевнең 80 яшьлек юбилеен билгеләп уза. Татарстанга гына түгел, бөтен татар дөньясына игелекле гамәлләре, киң колачлы проектлары белән танылган ил агабызны ихлас күңелдән тәбриклибез!
    Сәкинә Шәймиева: «Минтимер халыкка хезмәт итәр өчен яратылган»
  • 11:09
    13 декабрь 2016
    «Рәссамнарыбыз берсен-берсе „күралмый ятканда“, зур проектларда катнашмый калабыз»
    Татарстан Рәссамнар берлегенә быел 80 ел тулды. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында зур күргәзмә дә эшли башлады. Биредә заманча сәнгатьнең барлык чагылышын күрергә мөмкин: графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урын ала.
    «Рәссамнарыбыз берсен-берсе „күралмый ятканда“, зур проектларда катнашмый калабыз»
  • 10:14
    12 сентябрь 2016
    Хаҗга әҗәткә барырга ярыймы?
    Хаҗ – Ислам диненең нигезе. Мөмкинлеге булган мөселманнарга гомерләрендә бер мәртәбә булса да, хаҗ кылу фарыз. Хәзерге вакытта мөэмин бәндәләр исламның изге җирләренә сәфәр кыла. Intertat.ru укучыларыбыз арасында да әлеге темага битараф түгелләр бар...
    Хаҗга әҗәткә барырга ярыймы?
  • 14:26
    10 сентябрь 2016
    Дин галимнәре: төшләр өч төрлегә бүленә
    Адәм балалары гомеренең өчтән бер өлешен йоклап үткәрә. Шулай да, «Йоклап үтә икән лә гомерем», дияргә ашыкмагыз!
    Дин галимнәре: төшләр өч төрлегә бүленә
  • 17:21
    28 март 2016
    Алсу Фәйзуллина: Талантка гына ышанырга ярамый!
    Кичә Халыкара театр театр көне булып узды. Күркәм бәйрәмне театрларга бай республикалардан саналган Татарстанда да зурлап билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан газет укучыларыбызга Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының әйдәп баручы артисты Алсу Фәйзуллина (Шәмсетдинова) белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
    Алсу Фәйзуллина: Талантка гына ышанырга ярамый!
  • 10:22
    20 февраль 2016
    Муса Җәлилнең кызы Люция: «Миндә дә әти каны ага!»
    Бу көннәрдә Казанда татарның атаклы улы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышланган чаралар оештырылды. Әдип хөрмәтенә халыкара конференция дә узды. Кунакларны Германиядән кадәр үк кабул иттек. Тик, ни хикмәттер, шушы чараларда, хәтта М.Җәлил һәйкәле янында үткән юбилей митингында да шагыйрьнең кызын – Люция Җәлилованы күрмәдек...
    Муса Җәлилнең кызы Люция: «Миндә дә әти каны ага!»