Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? (сорау-җавап)

“Мөселман дустым белән сәфәргә чыккач, юлыбызда очраган чиркәүгә тукталырга туры килде. Гыйбадәтханә хуҗасы мөселман икәнебезне белеп, чиркәүдә намаз укырга тәкъдим итте. Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? Бу хакта да аңлатып китә алмассызмы икән?”

news_top_970_100
Чиркәүдә намаз укырга ярыймы? (сорау-җавап)

"Intertat.ru” электрон газетасы почтасына Рөстәм җибәргән әлеге сорауга Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге мөдире, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирә:

– Галимнәр чиркәүдә намаз укырга киңәш итми. Гомәр ибн Хаттаб (Аллаһ аннан разый булса иде) Иерусалим шәһәренә килгәч, аңа намазны чиркәүдә укырга тәкъдим иттеләр. Ул чиркәүгә кермәде, аның территориясендә намаз укыды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100