Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов кебек шәхесләр турында Лия Дмитриева хатирәләре (ЭКСКЛЮЗИВ)

Журналист һөнәре безне нинди язмышлар белән генә очраштырмый... Кемнәрдер күңелдә моңсулык тудыра, ә кайберләре, киресенчә, яшәүгә дәрт өсти, үзләренең табигый иплелеге, зыялылыгы белән хөрмәт уята.

news_top_970_100
Муса Җәлил, Нәҗип Җиһанов кебек шәхесләр турында Лия Дмитриева хатирәләре (ЭКСКЛЮЗИВ)
Күптән түгел Муса Җәлилне күреп белгән Лия Дмитриева белән танышырга насыйп булды. Чәчләренә чал кунса да,  күзләрендә очкын уйнап торган, тугызынчы дистәсен ваклаган Лия ханым тормыштан ямь табып яши, аның гомере - күпләргә үрнәк.

Лия Дмитриева 1932 елда опера җырчысы Сара Зарова һәм татарның беренче опера режиссеры Закир Сафин гаиләсендә дөньяга килгән.

М.Җәлилнең юбилей елында ул сигез яшеннән бирле күңелендә йөрткән истәлекләре белән уртаклашты. Хәер, Лия Закировна татарның башка легендар шәхесләре турында да сәгатьләр буе сөйли ала. Алар хакында да күңелендә кабатланмас хатирәләр саклый.

Лия ханым, мөхтәрәм яшьтә булуына карамастан, актив тормыш рәвеше алып бара. Татарстанның легендар шәхесләрен мәңгеләштерүдә көчен кызганмый. Әле күптән түгел генә Казандагы 3нче гимназиянең тарих кабинетында Нәҗип Җиһановның кызы, җырчы, вокал буенча педагог, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Светлана Җиһанова (1936-1998) хөрмәтенә музей почмагы булдыруда башлап йөргән.  

- Казанда опера театрына нигез салырга, дигән идея туа. Моның өчен операда эшли алырлык җырчы актерлар кирәк була, – дип башлады сүзен Лия Дмитриева. – Талантлы яшьләрне җыеп Мәскәү консерваториясенә татар студиясенә укырга җибәрәләр. Бу студиядә булачак композитор Нәҗип Җиһанов шагыйрь Муса Җәлил белән дуслаша. Муса абый театр тарихын өйрәнгән, студиянең җитәкчесе булган. Нияз Даутов, Гай Таһиров һәм башкалар укуларын тәмамлап Казанга  кайтты. Бик талантлы шәхесләр иде. Алар опера театрының үзәген тәшкил иттеләр. Барысы да опера театры сәнгате тарихында лаеклы урыннарын алды. Ул чакта татар опералары юк иде бит. М.Җәлил шуны истә тотып “Алтынчәч” либреттосын яза, ә Н.Җиһанов музыкасын иҗат итә. 1940 елда Мәскәүдәге декадага әзерләнәләр. Театр оеша башлаган бу чор шулкадәр кызыклы була ки, тәүге опера җырчылары киләчәкне уйлап канатлангандыр кебек тоела миңа. Ул чакларны искә алган саен: «Аһ, нинди бәхетле кешеләр!” – дип уйлап куям.

Миңа 8 яшьләр тирәсе иде. Ул вакытта балетта бии идем инде. Артист балаларын күмәк күренешләрдә, миманста, хорда катнаштыра торганнар иде. Безнең гаиләдә шатлык өстенә шатлык: Касаткин урамыннан фатир бирделәр.

 - Муса Җәлилне ничек хәтерлисез соң?

- Декадага әзерлек барган чорда, артистлар безнең өйгә җыела иде. Ул вакытта театр Горький урамында драма театры белән бер бинада урнашкан. Бер көн опера булса, икенче көнне драма спектакле куялар. Әле дә күз алдымда, әни өйдә күп итеп бәрәңге пешерә иде. Өстәлгә бер шешә аракы да менеп кунаклый. Әмма аның бушаганын хәтерләмим... Бәрәңгедән җилләр иссә дә, аракы һәрвакыт эчелеп бетмичә кала иде. Безнең бүлмәдә зур рояль тора. Ә мин ул рояльнең аякларына үз курчакларымны яшерә торган идем. Минем анда үз серләрем саклана! Бүлмәгә кич утырырга бик күп кеше җыела.  Алар гәпләшә, фикер алыша, нәрсә хакындадыр сүз көрәштерәләр... Әтием һәм Муса абый аулаграк урын эзләп шул рояль астына керә, бәрәңгене дә үзләре белән алалар. Шунда бәрәңге ашый-ашый рәхәтләнеп сөйләшәләр. Мин исә курчакларыма гына тимәсәләр ярар иде дип борчылам. Муса Җәлил кечкенә генә буйлы, тыйнак, сабыр кеше булып хәтеремдә уелып калган. Бик мөлаем йөзле иде. Сүз уңаеннан, Казан Кремле янында куелган һәйкәлдә Муса абыйның чалымнары юк. Монда автор фәкать шагыйрьнең рухын гына чагылдырган.

Җәлилгә фатирны Горький урамыннан бирделәр. Җиһанов – беренче, Муса дүртенче катта яшәде. Үзара бик дус булдылар. Шунысы истә калган:  ифрат та бәхетлеләр, аларны театр тормышы, иҗат, уртак омтылышлар берләштерә иде. Хәзерге кебек акча дип шашканнарын хәтерләмим. Гомумән, безнең буын беркайчан да акча колы булмады. Без шуның белән бәхетле дә. Акча ул берни түгел, идея кыйммәт!


– Лия ханым, сугыш афәте сәнгать планнарын җимергәндер?

- Муса Җәлилнең “Алтынчәч”ен декадага әзерлиләр иде. Әмма Бөек Ватан сугышы опера театрының планнарын  җимереп ташлады. Декада булмый кала, актерларны фронтка озата башлыйлар. Шул исәптән Муса Җәлил дә илне дошманан сакларга чыгып китә. Дәһшәтле сугыш елларында да опера театры эшләвен дәвам итте. Без мәктәптә дә, театрда да булдык. Безгә, бала-чагага, вак-төяк рольләр башкарган, эпиизодларда катнашкан өчендер инде, эшчеләр карточкасы бирделәр. Безне бу ач үлемнән саклап калды дисәм дә ялгыш булмас, чөнки шул карточка белән ипине ике тапкыр күбрәк бирәләр иде.

- Җәлил дошманга әсир төшкәч, “Алтынчәч”нең язмышы да кыл өстендә калгандыр?

- Ул вакытта Җәлилнең гитлерчылар кулында икәнлеге турында имеш-мимешләр таралды. Әсирлеккә эләгү халык дошманы статусы белән тиңләшә иде бит. Ә “Алтынчәч”не куярга кирәк. Нәҗип Җиһанов белән әтием Закир Сафин “Алтынчәч”тә Җәлилнең исемен либретто авторы буларак күрсәтмәскә була. Әти әсәрне үзгәртә, бигрәк тә соңгы актын һәм опера Муса Җәлил исеменнән башка гына сәхнәгә менә. Алай да безнең гаиләдә бу эзсез генә узмады . Әтине төннәрен еш кына Черек күлгә алып китәләр иде. Бу чорны авыр кичердек. Шунысы куанычлы: опера барыбер куелды. “Моабит дәфтәрләре” туган илгә кайтып ирешкәч, Мусаның исеме аклангач, Җәлил инде либретто авторы буларак яшермичә күрсәтелә башлады.


- Сез – сугыш чоры баласы, дәһшәтле еллар сезгә ничек кагылды?

- Сугыш чорын яхшы хәтерлим. Авылларда хәлләр аяныч булса, шәһәрдә дә җиңел түгел иде. Ачлык белән көрәшеп узды ул еллар. Берзаман әни базардан бер авыл хатынын ияртеп кайтты. Диван астындагы тартманы тартып чыгарды да: “Менә, нәрсә телисең – ал шуны,” – диде. Ул пәлтә, костюм материаллары, гомумән, нәрсә бар – шуны алды, ә безгә шуның өчен бер каз түшкәсе калдырып китте. Без аңа да бик шатландык инде. Бәрәңгене әрчегәч, кабыгын җыеп мине базарга җибәрәләр иде. Мин ул бәрәңге кабыкларын сатам. Әнием актриса булгач, кибетләрдә танып, аңа төрле консервалар, икмәк, яисә аракы бирәләр, мин – сигез яшьлек кыз – шуларны базарга алып чыгып сата идем.

- Галия Кайбицкая белән дә гаилә дуслары  булгансыз...

- Алар әни белән Уральскида бергә үскәннәр, гомер буе Казан операсында сәхнәдәш, дус булып гомер иттеләр. Җиһанов белән дә дустанә мөнәсәбәттә булдылар. Җиһанов балалар йортында үскән, әни дә шунда булган, чөнки безнең әби иреннән аерылып икенче кешегә кияүгә чыга. Әни әтисендә кала, ә инде әтисен караклар үтергәч, Зараны (әниемне) балалар йортына тапшыралар.

- Җиһановлар гаиләсе дә Уральскига нисбәтле бит...

- Җиһановларның нәселен әбиебез бөтен нечкәлекләренә кадәр белә иде, ләкин беркемгә дә сөйләмәде, белгәннәрен үзе белән кабергә алып китте... Безнең әни 30нчы еллар азагында инде актер һәм татарның  беренче режиссеры Закир Сафинда кияүдә иде. Беләсезме, мин Җиһановны нинди вакыйга аркасында хәтерлим? Сима апа белән аларның кызлары – Света туды. Шушы шатлыктан күңеле тулган Нәҗип Гаязович безнең тулай торактагы бүлмәдә бенгаль утлары кабызды. Бу тылсымлы  бер күренеш булды. Нәҗип Гаязович белән Серафима Алексеевна бик тә пар килгән иде. Беренче хатыны белән Нәҗип ага Мәскәүдә техникумда укыганда танышкан була. Ул аны шашып яратты диясем килә. Сима, чыннан да, патшабикәләр сыман шәп хатын иде. Гаять чибәр, акыллы, менә дигән җырчы. Сима апа Римский-Корсаковның “Патша кәләше” операсында Любаша ролен башкара, шунда төшерелгән фотоларын киосклардан күз ачып йомганчы алып бетерәләр иде.


- Лия ханым, сезнең әбиегез дә гади кеше булмаган икән бит?

- Әниемнең әнисе, әйткәнемчә, тырыш, гыйлемгә омтылучан иде. Бик яшьли кияүгә биргәннәр. Ул иреннән минем әнием туган. Ләкин Камилә әбиебез чын мәхәббәтен очраткач, аның белән Казанга китеп бара. Биредә ликбез курсларын тәмамлый. Кинотеатрда кассир вазифасыннан директор дәрәҗәсенә күтәрелә. Сәнгатьне ярата иде, гомере буе иҗади кешеләр белән аралашып яшәде. Данлыклы композитор Нәҗип Җиһановның аңа булган мөнәсәбәтен күреп соклана идем. Югары уку йортлары тәмамламаса да, аннан зыялылык, ниндидер затлылык бөркелә иде. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр шул хатын-кыз затлылыгын җуймады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100