Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Рәссамнарыбыз берсен-берсе „күралмый ятканда“, зур проектларда катнашмый калабыз»

Татарстан Рәссамнар берлегенә быел 80 ел тулды. Әлеге күркәм юбилей уңаеннан Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясында зур күргәзмә дә эшли башлады. Биредә заманча сәнгатьнең барлык чагылышын күрергә мөмкин: графика, скульптура һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре урын ала.

news_top_970_100
«Рәссамнарыбыз берсен-берсе „күралмый ятканда“, зур проектларда катнашмый калабыз»
Салават Камалетдинов

Олуг юбилей нисбәтеннән гамәлгә ашырылган проектта төрле буын һәм төрле юнәлештә иҗат итүче рәссамнарның, сынлы сәнгать осталарының, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казан сәнгать уку йортлары чыгарылыш укучыларының картиналары һәм хезмәтләрен күреп хозурланырга мөмкин.

Мәгълүм булганча, Татарстан Рәссамнар берлеге Казан каласында 1936 елда оештырыла. Шанлы юл узган берлек Россиядәге иҗат берләшмәләре арасында зур абруй казануы белән аерылып тора иде. Биредә заманында даһиларыбыз — Бакый Урманче, Харис Якупов, Лотфулла Фәттахов, Виктор Куделькин, Әнәс Тумашев, Васил Маликов кебек олпат кылкаләм осталары берләшеп иҗат иттеләр. Ни хикмәттер, бүгенге көндә республикабызда рәссамнар берлекләренең саны артты.

1. «Россия рәссамнар берлеге»нең Татарстандагы оешмасы (рәисе — Виктор Аршинов)

2. «Татарстан рәссамнар берлеге» иҗтимагый оешмасы (рәисе — Зөфәр Гыймаев)

3. «Россия рәссамнар берлеге»нең Чаллыдагы бүлеге (рәисе — Факил Гайфетдинов)

4. «Татарстан республикасындагы Россия рәссамнары иҗади берлеге» төбәкара бүлеге (рәисе — Илгизәр Самакаев)

5. «БДБ илләре профессиналь рәссамнарының Казандагы бүлеге» (рәисе — Лада Аюдаг).

— Рәссамнарыбыз төрле берлекләргә бүленеп, берсен-берсе «күрә алмый ятканда», зур проектларда катнашмый калабыз. Гадәттә, Мәскәүнекеләр җиңеп, заказлар алып өлгерә, — ди Татарстан рәссамнары берлеге рәисе Зөфәр ага Гыймаев. — Шуңа күрә без иҗатчыларга берләшергә, бергә иҗат итәргә кирәк. Юбилеебызга бергәләшеп зур күргәзмә оештырдык, проектны тормышка ашырдык. Биредә барлык берлекләрнең дә хезмәтләре сыешты. Уртак бәйрәмдә уртак җиңүләребез өчен сөенсәк, ничек күңелле бит! Бүгенге көндә В. И. Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтының Казан филиалы, Н. И. Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы, Россия сәнгать академиясе остаханәсе эшчәнлеге нәтиҗәсендә республикада зур иҗади төркем формалашып килә.

Зөфәр ага шулай ук Татарстан рәссамнарының хезмәтләрен Мәскәүдә оештырыла торган чараларда катнаштыру кыенлаша баруын да яшерми. Яшь талантларны ул рәссамнарның Россия бүлегенә дә әгъза булып керергә өнди…

Сәнгать ул — халык күңелен, тормышын чагылдыра торган иҗади хезмәт. Халык тарихын, хәзерге көнкүрешен сәнгать, бигрәк тә сынлы сәнгать аркылы өйрәнәләр, танып беләләр… Чал тарихка күз ташласак, IX гасыр ахыры–ХХ гасыр башында татар халкының профессиональ милли сынлы сәнгате барлыкка килгән. Үз рәссамнарыбыз мәйданга чыга. Ш. Таһиров, М.Идрисев, М.Байкиев, Г.Акчурина, К.Дәүләткилдиев кебек осталарның нәкыш, графика әсәрләре кхп сәхнәләрне бизи. Татарстанның сынлы сәнгать үсешенә Казан сәнгать мәктәбенең дә зур өлеш кертүен истән чыгармаска кирәк.

Сәнгать галиме, профессор Виктор Ванслов заманында: «Татар рәсем сәнгате күп төрле милли мәдәниятләр гөлләмәсендә күркәм бер чәчкә сыман. Башка милләтләр аның белән никадәр киңрәк танышса, аларның тарихи һәм иҗтимагый багланышлары шулкадәр ныграк булачак», — дип язган иде. Димәк, безне күрәләр һәм таныйлар…

Зөфәр Гыймаевны портретлары

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100