Алсу Фәйзуллина: Талантка гына ышанырга ярамый!
Кичә Халыкара театр театр көне булып узды. Күркәм бәйрәмне театрларга бай республикалардан саналган Татарстанда да зурлап билгеләп үттеләр. Әлеге уңайдан газет укучыларыбызга Г.Кариев исемендәге Яшь тамашачы театрының әйдәп баручы артисты Алсу Фәйзуллина (Шәмсетдинова) белән әңгәмә тәкъдим итәбез.
Алсу Г.Кариев театрының гына түгел, ә республикабызның йөзек кашы булырдай җырчы-артисты. Аның хакта сүз куертканда, еш кына сәхнә өчен яратылган кыз, дип бәялиләр. Чыннан да, килешле буй-сын, мөләемлек, ниндидер затлылык бөркелә аңардан. Ә вокал ягыннан ягымлы лирик сопрана тавышы Алсуга сәхнәдә җырлы образлар башкарырга мөмкинлек ача. Мондый байлык белән бөтен милли театрларыбыз да мактана алмый.
Зур сәхнәләрдә балкырга, кочак-кочак чәчәк бәйләмнәре кабул итеп алырга кемнәр генә кызыкмый икән? Алсу, артист һөнәре сине нәрсәсе белән җәлеп итте? Белүемчә, И.Әүһәдиев исемендәге музыка училищесын, Казан консерваториясен тәмамлагансың… Әллә җырчы булырга идеме максатың?
Сәнгать дөньясына бала чагымннан ук тартылдым. Тормышым да шул юлдан алып китәчәге алдан ук билгеле иде дисәм дә, ялгыш булмас. Балалар бакчасына йөргәндә үк беренче мәртәбә конкурста катнаштым (беренче урын яулаган идем). Ә мәктәп чорында инде төрледән-төрле проектларда еш катнаша идем. Спектакльләрдә уйнарга аеруча яратттым. Әле дә хәтерлим, «Авыл эте Акбай», «Зәңгәр шәл», Крыловның " Чикерткә hәм кырмыска " hәм башка әсәрләрне сәхнәләштерә идек.
Вокал ягыннан эзерлекле, җырлый белә торган татар артистлары театр коллективларында сирәк күренеш. Үзеңнең өстенлекле якларыңны һөнәреңдә тоясыңмы?
Әлбәтта чәчәк бәйләмен алырга бик кунелле, ләкин ул бәйләм артында купме хезмәт, йокысыз үткән төннәр, тырышлык ята… Һөнәремнең нинди буласын белеп килдем, шуна курә зарланудан мәгьнә юк (көлә). Жырчы артистмы, драма артистымы — аерма бар, юк түгел. Әмма алар бер берсе белән бәйле! Жырга хирыслыгым миңа сәхнәдә бик яхшы булыша, ул теге яки бу образга тамашачы күңеленә юл ярырга ярдәм итә.
Режиссерыбыз Ренат Мирзахәсәнович: «Син драма артистына укуыңны экстерном сәхнәдә укып чыктын!» — ди. Эле быел Ренат абыйга бәлкем мина сезнен янга, университетка театр булегенә укырга керердер, дигән идем. Ул исә: «Алсу, өч дипломың бар, җитеп торыр сиңа», — диде.
Алсу, сездә менә инде озак еллар бина мәсьәләсе күңелне тырнап тора. Иҗатчыга мондый уңайсызлыклар тискәре йогынты ясамый калмый торгандыр? Талантларга Казанда гына ачылырга мөмкинлек бар дип саныйсыңмы? Хәзер Россиянең үзәк каналлары төрле җыр проектлары оештыра. Анда үз көчеңнне сынап карыйсы килмиме?
Киртәләр бик күп, аларны урый белергә кирәк, кайсыларын курмәмешкә салып. Ә конкурсларга бик кызыкмыйм (бәлкем бу минем җитешсезлегемдер дә). Дөресен генә әйткәндә, туйдым мин ул конкурслардан. Балачактан ук йөрттеләр — күпме стресс, күз яше… Заманында «Сандугач керде кунелгә» бәйгесенең 2004 ел лауреаты, Вагапов конкурсында 2008 елнын лауреаты исеменә лаек дип табылдым. Казан — талантлы яшьләргә бай кала, әмма уңай шартлар гына тудыра алмыйлар. Шуна курә күп яшьләр чит илгә, чит шәhәрләргә омтыла. Минем дә чит шәhәрләргә китергә мөмкинлек бар иде, Ләкин милләтебезгә хезмәт итү теләге өстенрәк булып чыкты.
Артист кызларга гаилә корып җибәрергә катлаулырак диючеләр бар. Син моның киресен расладын кебек…
Гаиләм минем таянычым, куанычым. Минемчә, хатын-кызнын бәхете — уңышлы гына тормышка чыгып, сабый алып кайту. Аллага шөкер, ирем белән кавышканга да 4 ел булды, жимешебез дә бар. Улыбыз Әмирхан 3 яшен тутырып килә, балалар бакчасына йөрибез. Спектакльләр, концертлар карарга ярата, гомумән әйткәндә, артистлар баласы. Ике яктан да әти-әниләр булыша… Тормыш иптәшем «Казан егетләре» төркеме солисты. Концертлар, спектакльләр арасында бер-беребезгә ачуланырга вакыт та калмый… Бер-беребезне яратабыз, хөрмәт итеп яшибез, Аллага шөкер.
Алсу, театр көне булып узды…
Театр көнен дә, башка бәйрәмнәрне дә яратам. Театр көнендә башта театрда бәйрәм иттек, үз коллективыбызда, ә аннары «Тантана» театраль премия тапшыру чарасына бардык.
Җырлы баш рольләр башкарасың — Галиябану, Сәрвәр, Зәйтунә һәм башкалар. Образлар шактый катлаулы. Шәһәр кызына аларның узенчәлекләрен җиткерергә нинди алымнар ярдәм итә?
Бер образ да җиңел генә бирелми. Геройларымның һәрберсен аңлау, башкаларга җиткерү өчен шул чор турында укыйм, элеккеге тәжрибәле артистларның уйнаганы белән танышыр өчен кулъязмаларын укып чыгам. Гомумән, рольләргә тотынганда бик житди, җаваплы булырга кирәк. Шәhәр кызы булсам да, авыл мохитенә битараф тугел, андагы тормышны күзәтеп кенә калмыйм, үзем дә шунда кайныйм. Галиябану роленә алынганда, мөгаен, бу сыйфатларым ярдәм иткәндер. Әтиемнең туган авылы Олы Ачасыр кырлары, урманнары, авыл инешләре дисеңме — төшләремә керә. Якуп бабай белән Мәдинә әбидә җәй буе яңа сауган сөт эчеп, жиләк-жимеш жыеп йөргәннәрем һичкенә дә истән чыкмый.
Алсу, сәхнә йолдызы нинди булырга тиеш дип саныйсың?
Сәхнә йолдызы дип әйткәч, мин кыенсынып куям. Ник дигәндә, йолдыз — борын чөйрү, йолдызлык чире белән параллель йөри. Сәхнә кешесе тыйнак, шул ук вакытта житди, һәрвакыт теләсә нинди сорауга жавабы булырга тиеш, дип саныйм. Тормышындагы барлык серләрне дә чыгарырга тиеш түгел. Серле булуы белән тамашачаны җәлеп итәргә тиеш. Таланты булган hәм дә үзен һәряклап камилләштергән кеше генә шәхес була ала. Талантка гына ышанырга ярамый, диюем.
Татар образларыннан тыш, дөнья классикасы да кызыксындыра торгандыр? Кайсы образларны сәхнәдә башкарыр идең?
Образны сәхнәгә чыгару, ягъни тудыру дигән сүз, үзенә бик зур мәгънә сала. Тудыру — ул минем өчен якты дөньяга бала табу белән бер. Образны тудыру өчен дә җитди әзерлек кирәк. Аннан соң ничә айлар үстерәсең, күңел түрендә йөртәсең, ә соңыннан күз карасыдай саклыйсың… Актер буларак аңа авыр сүз дә әйттерәсе килми.
Консерваториядә укыганда татар, рус, чит ил әсәрләрен укырга, тыңларга, сәхнәләштерергә туры килде. Мюзикл яки опереттада теләп катнашыр идем. Хәзерге яшьләр тегендә дә, монда да катнашып, эшләп карыйлар. Мин ул яктан консерватив шул. Алай да бер теләгем бар — спектакльләрдә hәм спектальдән тыш башкарган жырларны яздырып диск чыгару!
Һәр ролем кадерле… Менә Зәйтүнә ролем аеруча якын миңа. Белмим әллә минем характерыма хасмы шунда? Әллә Тукай чоры — 20 гасыр башындагы мохит, зәвык беләнме икән? Тукайның 130 еллыгында Зәйтүнә белән бөек татар шагыйребез Тукай мәхәббәтен чагылдыру аеруча дәрәҗә миңа. Режиссёрыбыз Ренат абыйга рәхмәт, ул миңа баш рольләрне ышанып тапшыра. Укучыларыгызга бер серемне ачасым килә: Кариевның130 еллыгына куелачак спектакльдә дә төп рольләрнең берсен мин башкарачакмын…
Димәк, Алсудан якын көннәрдә яңа казанышлар көтеп калабыз. Гомумән, Халыкара театр көне уңаеннан сәхнә осталарыбызны бәйрәм белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кайнар алкышлар, сәхнә шатлыгы белән бергә гаилә шатлыгы да татып яшәргә язсын сезгә!