Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Язманы тыңлагыз

Сөйләм синтезаторы:

Татарча сөйләм
синтезаторы

кулланыла

Җырчы Шамил Әхмәтҗанов: Мин – Тукай малае! (видео)

2017 елда мәртәбәле премиягә – республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә дәгъва кылучы иҗатчылар белән таныштыруны дәвам иттерәбез. Бүгенге кандидатыбыз – Татарстанның халык артисты, «Халыклар дуслыгы» орденлы Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең иң өлкән солистларыннан берсе, халкыбыз мәхәббәтен казанган җырчы – Шамил Әхмәтҗанов. Аның ансамбльдә милләт илчесе, Татарстанның мәдәни илчесе булып эшләвенә дә быел ярты гасыр икән инде.

news_top_970_100
Җырчы Шамил Әхмәтҗанов: Мин – Тукай малае! (видео)

– Шамил ага, сез гомер буе Татарстан Дәүләт  җыр һәм бию ансамблендә эшлисез. «Туган йортым»  дип өстәргә яратасыз...

– Җыр һәм бию ансамбле – минем өчен, чыннан да, икенче туган йортым. Беренче йортым Арча районының Курса Почмак авылы булса, икечесе – ансамбль. Бирегә малай булып кердем, бабай булып утырам. 1967 елда килгән идем. Аллага шөкер, биредә яшьлегем узды, биредә халыкка җырчы булып танылдым, илләр гиздек, халыкка хезмәт итәбез, сәнгать шатлыгы өләшәбез.

– Заманында ансамбльдән җырчы-солистлар филармониягә күчеп эшли башлаганнар, ә сез китмәгәнсез. Сезнең кебек талантлы җырчыны да кайларгадыр чакырмый калмаганнардыр? Гомер буе ансамбльгә тугры булып калдыгыз.

- Мин  беркая да китмәдем. Мине Уфага да дәгъваладылар, Александр Ключарев алып калды мине. «Үз халкың алдында хыянәтче булып калачаксың. Кире кайтасың булса, Татарстан чигеннән керттермим сине!» – диде. Ярата иде ул мине... Төркиядә  калырга да тәкъдим ясадылар. Төрекчә җырларны хәйран сукалыйм, ошатканнардыр, күрәсең. Истанбулда, мэрия залында чыгыш ясагаганда, төрек әсәрләрен башкардым. Дуна, Осман Паша җырларыннан соң, миңа «Осман Паша» дип исем дә такканнар иде әле. «Төркиядә калыгыз әле, иң бай кешеләрнең берсе булырсыз!» – диделәр. Чынлап та, Казахстаннан бер ханым калган иде. Төркиягә соңгы баруымда аның белән очраштык. Череп баеган иде...

– Китмәгәнегезгә үкенмисезме?

– Юк! Гадел Кутуй сүзләре белән әйтсәк:

«Матур булса да торган җир,

Сагындыра туган ил!»

Анда китә калсам, саргайган булыр идем. Гомердә дә мине байлык кызыксындырмады, Аллага шөкер. Кандидатурамны Тукай премиясенә куйгач та, мин аның акчасына кызыкмадым. Тик бер генә нәрсә этәргеч бирде: бер кешенең күкрәгендә  Тукай лауреаты медален күргәч, уйланып куйдым. Берничек тә лаек булмаган килеш, күкрәгенә медаль таккан. Мин бит Арча районы егете, Тукай малае. Безне бит кечкенәдән Тукай шигырьләрен өйрәтеп үстерделәр. Мин белгән Тукай шигырьләрен, бәлкем, язучыларның да күбесе белми  торгандыр әле. Моннан ундүрт ел элек тә дәүләт премиясенә документлар җыярга тәкъдим ясаганнар иде, каршы төштем... Тукай сүзләренә башкарган әсәрләремне, әллә башка җырчылар яратмадылар, әллә шикләнеп тә калдылармы шунда? Аларны берсе дә халыкка чыгармады. Сара апа Садыйкова иҗат иткән көчле җырлар бар. «Бик сагынган чаклар була сине, «Тукай», «Кадер киче», «Туган җирем», «Өзелгән өмид»ләр бик олы әсәрләр, дип саныйм.

– Тыйнак булсагыз да, ниһаять, быел кандидатлар исемлегенә керергә хәл кылгансыз икән...

– Башкарган әсәрләремне барлап чыкканнан соң, шактый җыелганнар, дигән уйга калдым... Быел ансамбльдә җитәкчеләр үземне дәгъваладылар да, ярар, дигән нәтиҗәгә килдем.

– Тукай бүләгенә ия булырдай тагын кайсы җырчыларны әйтер идегез?

– Андый җырчыларыбыз бар. Заманында Рафаэль Ильясовка бирмәделәр. Уңышлар теләп, мин кулын да кыскан идем. Дөнья бит ул – давыл. Аның хәтәр, йомшак җиле дә була. Менә шул хәтәр җилгә эләгеп калгандыр, дип уйлыйм мин аны.

– Дәүләт бүләгенә кандидатлар – көндәшләрегез хакында нәрсә диярсез?

– Алар хакында бер фикер дә әйтә алмыйм. Һәрберебезнең үз иҗаты, эчке дөньясы. «Ни өчен миңа бирмәделәр икән?» – дип йөрүчеләр дә, үз кандидатурасын кат-кат куючылар да бар. Дөресен әйткәндә, мин андый кеше түгел. «Шамил монда нәрсәгә кергән инде?» – дип төртеп чыгарсалар, мин икенче тапкыр  кандидатурамны куйдыртмаячакмын. Башта ук әйттем, халыкның сулышын, минем турыда нинди фикерләр бар икәнен, уйларын белү, мин нинди кеше икән, дигән сорауга җавап алу өчен генә ризалаштым. 

– Коллегаларыгыз сезне туры сүзле дип бәяли. Ә бит туры сүз туганыңа ярамый... Кыенлыклар кичергәнсездер бу сыйфатыгыз аркасында?

– Ничек кенә әле! Без бит – сугыш чоры балалары. Әтисез калган, ятимлек кичергәннәр... Нык авыр язмыш кичергән балалар инде без. Мин туганчы ук өч ай элек әти үлгән. Алты баласы белән әни йортсыз-җирсез калган. Мулла нәселеннән булгач, җәберләүләр мулдан эләккән. Чишендергәннәр инде! Әни мәрхүм әйтә торган иде: «Чәй кашыгы да калдырмадылар. Бөтенесен алып киттеләр», – дип. Кеше мунчасында торуларны искә ала иде. Менә шушы газаплар мине этләнергә мәҗбүр иткәндер...  Әммә догалар өйрәнеп, күңелдә иманны сакладык, алар  күңелебезне чиста тотарга булышты. Әлхәмдүлилләһ, догалар бүгенге көндә дә ярдәм итә. Эчке дөньяны чиста тотарга тырышам. Әни: «Кеше әйберенә кызыкма, башкаларны рәнҗетмә, туры кеше бул!» – дия торган иде. Хуҗаларның зур булуларына да карамастан, әйтәсе сүземне гел маңгайга сугып әйттем.

– Сез, яшь җырчылар да тәрбиялисез, укытасыз да. Шамил абый, сәләте чамалы булган кешене дөрес итеп җырларга өйрәтеп буламы?

– Чын җырчы булырдай булса, аңа  беренче Аллаһы Тәгаләдән бирелгән сәләт кирәк. Аннары аны үзгәртеп тә корырга мөмкин. Юктан барны берничек тә ясап булмый. Мин 12 ел Казан музыка училищесында да укыттым. Йомшаграк балалар килеп керә иде. Үзләренең тырышлыклары белән алдырып китүчеләр дә булгалады. Ялкаудан килеп чыкмый инде. Алтын күкәй салганнарын көтеп утырасың икән, гафу…

– Сез гомерегез буе халык җырларын башкардыгыз, җиренә җиткереп җырлаган музыкантыбыз. Ә яшьләр арасында сезнең юлны дәвам итәрдәйләрне күрәсезме?

– Бар андыйлар. Безнең татар рухында тәрбияләнгән балалар. Анысы, әлхәмдүлилләһи, сөендерә. Бу сорауны Минтимер Шәрипович та биргән иде миңа. Аңа да: «Өметле яшьләребез бар!» – дидем. Алла боерса, югалмабыз, дип торам.

– «Үзгәреш җиле» фестивален гөрләтеп уздырдылар. Сәнгатькәрләребезнең дә фикерләре каршылыклы. Олпат җырчы буларак, әлеге проект хакында сез нәрсә әйтер идегез?

– Нәрсә дип әйтәсең инде?.. Һади Такташ «Һәр заманның була үз сволочы» – дигәнме әле? Заманнан арта калма, дигән бер сүз бар бит. Европа дәрәҗәсенә чыгарга җырчылар җибәрәбез. Без бит монда татар халык җырлары үрнәгендә, тыйнаклык сакларга тырышып,  тәрбияләнгән. Бәлкем, шул исәп  белән оештырганнардыр. Андый фестивальләр оештырып дөнья дәрәҗәсенә чыгарга исәпләгәннәрдер. Әмма алай гына булмый ул! «Башкару культурасы» дигән төшенчә бар. Солистта шул сыйфат булса, фестивальсез дә чыга. Шәхсән мине аякка бастыручы әсәр – Р.Яхинның «Сорнай моңы» җыры (Ш.Хөсәенов сүзләре) булды.

– Бу әсәрегез Тукай премиясенә дә тәкъдим ителде...

– Ул – минем төп җырым. Һәрбер җырчының үз әсәре була инде, нәкъ менә аның өчен генә туган. Әйтик, Илһам Шакировның «Кара урман»ы. Төркиядә декада вакытында җырлаганда Илһам Шакиров мине тыңлады да: «Әхмәтҗан, бир әле кулыңны!» – диде. Менә бу җырны мин күпме җырларга тырышып карадым. Синең дәрәҗәгә җиткерә алмадым. Моны беркем дә синнән башка җырламасын», – диде. Тормыш дәвам итә, шәкертем Рамил Миңнегалиев ул җырны башкара. Үзем әзерләдем ул егетне.

– Яшерен-батырын түгел: татар җыр сәнгатен чистарту сорала, сез нәрсәдән башларга тәкъдим итәр идегез…

– Бу һәркемнең үзеннән тора. Кемгәдер теге җырчы ошый, кемгәдер юк. Әйтик, Салаватның да шулай, эстрада җырчысы бит ул. Әмма Салаватны мин үз итәм. Колагы бар аның, җырчыга иң беренче интонация мөһим. Кабакны да зурлыгыннан чыгып бәяләмибез, эченең тазалыгына карыйбыз. Салават чиста башкара. Үз юлы бар. Тамашачыны үз артыңнан тартып бару – ул  зур сәләт. 15-20 шәр көн концерт куеп, зур залларны тутыра. Мин үзем андый аерым концертлар оештырмагач, ансамбльдә без, зур коллектив булгач, ике-өчәр ел  бер генә җырны җырлый идек. Мин укыган вакытта опера җырчыларын тыңламыйча калмадым. Казанга килгән солистларны да, радиодан да тыңлый идем. Марио Ланцаны яратып тыңлый идем. Э.Карузога караганда да күбрәк ярата идем.

– Өметле күрәсез инде хәлебезне...

– Безнең татар дөньясы өчен, әлбәттә, авыррак чор. «Звезда Поволжья» газетын укыйм. Рәшит Әхмәтовны яратып та бетермиләр, ләкин ул дөресен язарга омтыла. Республикаларны карауны бетерделәр. Элек-электән һәрбер милләтнең әдәбиятын, cәнгатен үстерүгә акча бирелә иде... Гаяз Исхакыйның 200 ел гомер калган, дигәненә ничә ел узды? Яртысы бугай. Безгә хәзер, югалмас өчен бик нык, икеләтә тырышырга кирәк...

– Язучы һәм галим Мөхәммәт Мәһдиев сезне мактап сөйли торган иде. Аралашып яшәдегезме?

– Без аның белән якташлар һәм бик дуслар идек. Минем укытучым ул. Мин бит Арча районының Казанбаш мәктәбен тәмамладым. Авылларыбыз арасы да биш кенә чакрым иде. Мөхәммәт абый да бит мулла гаиләсеннән. Безнең нәселләребез элек-электән аралашып яшәгән... Мөхәммәт абый белән бергә сәхнәгә басып, Нигъмәт ариясен дә башкарган бар иде. Хатыны Лилия апа да, безнең мәктәптә химия фәнен укытты, сыйныф җитәкчебез булды.

– Шамил ага,  фонографиягезне санаганыгыз бармы?

– Җырларымның 150ләбе саклана. Кайбер җырчылардан ишеткән бар: 300-500 җырга җиткергәннәр. Ә мин ансамбльдә эшләгәч, Казанда торулар әз тәтеде. Гел иҗади сәфәрләрдә йөрдек. Без бит өчәр айга гастрольгә китә торган идек. Таҗикстан, Төрекмәнстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Казахстан аннары Байкал кырыеннан килеп чыгып, Иркутск шәһәреннән безнең якка таба, һәрбер калага керә-керә концерт куя торган идек. Соңгы нокта Нократ Аланы яки Ижау була. Ә ул өч айлык, елына өч тапкыр туры килә! Җәйге сезонда 75әр концерт бирергә туры килде – авылларны иңләр өчен, кече составны җитәкләп чыгып китә идек. Өйләнергә вакыт калмас ахры, дип тә куркып калган чаклар булгалады, хәтта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100