Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Тәлгат Галиуллин: Тәнкыйть бар, тәнкыйть яхшы, диюче юк!

Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, язучы һәм остаз Тәлгат Галиуллин Г.Тукай премиясенә 2017 елда дәгъва кылучылар исемлегендә. Күренекле остаз һәм галимнең һәр өлкәгә карата әйтер сүзе бар. Без аңа әдәбиятка, үз иҗатына нисбәтле булган сораулар юлладык.

news_top_970_100
Тәлгат Галиуллин: Тәнкыйть бар, тәнкыйть яхшы, диюче юк!

- Тәлгат әфәнде, Сез гомер буе татарның мәгариф, фән һәм мәдәният дөньясында кайнаучы шәхесләр тәрбияләдегез. Хәзер шәкертләрегезнең уңышларын күреп сөенә, горурлана торгансыздыр?

- Бер районда очрашу вакытында, шаярып кына: «Миндә укыган кешеләр кулларыгызны күтәрегез әле!» - дигән идем. Залда утырган 80 процент кеше кулын күтәрде. Минемчә, бу табигый, чөнки заманында 20 ел Алабугада педагогия институтында хезмәт куйдым. Укыттым һәм 16 ел ректор булып тордым. Казан педагогия институтында ике ел белем бирдем. Ә аннан соң, Казан университетында татар филологиясе, тарих һәм көнчыгыш телләре факультетын ачарга чакырдылар.


Мөгаллимлектән бер ел гына аерылып торам. Кая гына барсам да, минем шәкертләрем бар, әлбәттә, аларның уңышларына сөенәм. Ә инде укытуның сыйфаты турында безгә уйланырга кирәк. Беренче елны Алабугада укыткан студентлар белән еш чагыштырырга ярата идем. Районнардан, авыл мәктәпләреннән киләләр, араларында сүлпәнрәкләре дә очрый. Әмма алар, кош балаларының әниләре җим алып кайтканны көтеп торганы кебек, авызларын ачып, укытучыны йотлыгып тыңлап утыра иделәр. Барысын да аңга сеңдерәләр, кушкан һәр әсәрне укып киләләр. Ә менә хәзер матур әдәбиятны уку юк. Китап укырга кирәк! Китап кешенең характерын, психологиясен формлаштыра. Бары тик әдәбият кына кешене кеше булып калырга әзерли.

- Гомер буе матур әдәбият тирәсендә кайнаган кешенең, криминал дөньясы турында роман язып куюы күпләрне гаҗәпләндергәндер. Үзегез моны ничек аңлатасыз?

- Заманында Алабугага очраклы рәвештә барып эләккән идем. Кәрим Җаманаклы исемле кырым татары бар иде. Алабуга пединститутының кафедра мөдире. Аның юбилеена Хәсән Сәрьян белән мине җибәрделәр. Ул вакытта мин - 24 яшьлек егет. Кәрим ага: “Безгә рус совет әдәбияты укытырга бер галим кирәк” – диде. Мин урнашып эшләп киттем. Алабугада исә, урлауны да, мафия дә, сатуны да күрдем. Депутатларны атып үтергәннәренә дә шаһит булдым. «Замана балалары»н язарга тотындым. Алабугага килеп төшкәч, өч нәрсә гаҗәпләндерде: мине анда милиционер, сукыр һәм эт каршы алды… Алабугада атаклы милиция мәктәбе һәм сукырлар комбинаты барлыгын тора-бара ачыкладым. «Замана балалары»н Гариф Ахуновка күрсәттем. Ул миңа: “Синдә прозаик «җылап утыра» диде. «Кияү» повестен, аннан тагы берничә әсәр яздым. Алар барысы да «Казан утлары»нда басылып чыкты. Чынлыкта, бездә 1990 елларны чагылдырган әдәбият юк. Язучылар тарихка кереп киттеләр. Анысы да яхшы үзе - татар тарихы, чын мәгънәсендә, әлегә өйрәнелмәгән. Аның бик күп буыннары төшеп калган. Әммә тарих ул бер яклы трамвай шикелле. Анда артка барып булмый. Бүгенге чорны чагылдырырга кирәк дидем дә, «Тәүбә» романын яздым. Әсәремдә вакыйгалар кызганнан-кыза барды. Өстәмә итеп, «Элмәк» романын язарга кирәклеге килеп туды. Шуннан соң «Төнге юллар» язылды.

Роман басылып чыкканнан соң, бик күп хатлар алдым. Ни өчен Сәет Сакмановны “үтердегез” дип сорау бирүчеләр бик күбәйгәч, Лев Толстой җавабын куллана башладым. Аңардан да бит: “Ни өчен чибәр ханым - Анна Каренинаны поезд астына ташладыгыз?” – дип сораганнар. Ә язучы: “Миннән сормыйча поезд астына сикерде. Мин өйгә кайтып төне буе кәнәфидә елап утырдым” - дигән. Шәхсән үземә дә Сәет Сакманов кызганыч, мин дә аны яраттым. Ул, әлбәттә, җыелма образ. Тормыштагы күзәтүләрем...

- Тәлгат әфәнде, әле роман быел Тукай премиясенә дә тәкъдим ителде. Тукай исемен йөрткән дәүләт бүләген әдәбиятчыларга гына бирергә кирәк, дигән фикер еш яңгырый. Ә сез ничек уйлыйсыз?

- Театр артистларына театраль - Туфан Миңнуллин исемендәге премия, рәссамнар өчен Бакый Урманче исемендәгесе, һ.б. премияләр бар. Минем фикеремчә, Тукай премиясе, бары тик әдәбият өлкәсендәге иң уңышлы әсәрләргә генә бирелергә тиеш! Аңа кандидатларны да язучылар берлеге генә тәкъдим итсен иде. Хәзер бит Тукай бүләгенә нинди оешмалардан гына тәкъдимнәр керми?! Быел да язучылар берлегеннән яшерен тавыш буенча шактые узмады. Ә аннары алар Казан федераль университеты, Татарстан китап нәшрияты, Журналистлар берлеге һ.б. оешмалардан тәкъдим ителде. Монда әдәбиятка урын да калмаган шикелле...

- Быелгы кандидатлар күплеге белән аерылып тора. Рәссамнар, архитектор, галимнәр дә бар дигәндәй... Аларга мөнәсәбәтегез нинди?

- Исемлеккә кертелгән галимнәрне хөрмәт итәм, ләкин алар үзләренең хезмәтләре белән түгел бит. Алар Тукай турындагы истәлекләрне җыйганнар, туплаганнар, ике том итеп чыгарганнар. Шуны премиягә тәкъдим иткәннәр. Заманында Фатыйх Сибгатуллин тарихка багышланган хезмәтләрен тәкъдим иткән шикелле. Бер скульптура әсәре өчен дә дәгъвалаучылар бар... Кыскача әйткәндә, демократия шуңарга китергән дә инде. Теләсә нинди оешма кандидат тәкъдим итә алгач, шулай килеп чыга. Бу, әлбәттә, коммиссия эшчәнлегенә авырлык тудырачак, дип уйлыйм мин.

-Татар әдәбиятында тәнкыйть аксый, диләр. Тәнкыйтьчеләребезнең гыйльми базасы сайракмы? Башка сәбәбе бармы?

- Кайсы заманда: “Бездә тәнкыйть көчле!” - дип әйткәннәр соң? “Тәнкыйть бар, тәнкыйть яхшы,”- дип әйтүчеләр юк.Тәнкыйтьчеләрдән канәгать булучыларны бер чорда да хәтерләмим. ХХ йөз башында Җамал Вәлиди, Гомәр Гали, Галимҗан Нигъмәти, Мөхәммәт Гали һ.б. булган. Ул чорда әдәбият та көчле: Г. Ибраһимов, Ф. Әмирхан, Г.Тукай, Дәрдмәнд, С. Рәмиев, З. Бәшири, С. Сүнчәләй һ.б. Ул чорда да тәнкыйтьчеләрдән разый булмаганнар. Сугыштан соңгы елларда шулай ук зур тәнкыйтьчеләр күтәрелде. Х. Госман, И. Нуруллин, Г. Кашшаф, Й.Нигъмәтуллина, хәттә ул вакытта да канәгать булмадылар. Әдәбият нинди - тәнкыйте шундый, дип тә әйтеп котылырга мөмкин. Тәнкыйть юк, дип әйткән кешеләр, үзләре тәнкыйтьчеләр игътибарына эләкмәгән өчен, үпкәләрен шулай белдерәләр. Чын һәм уйдырма сәбәпләр бар монда... Бездә тәнкыйть күпмедер күләмдә бар, яши. Мин үзем дә романнар язсам да, төп белгечлегем тәнкыйтьче, хәттә фольклорчы дип саныйм.

- Сезнең «Кияү» дигән әсәрегез заманында зур уңыш белән барды. Башка әсәрләрегезне, әйтик менә «Сәет Сакманов»ны кино итеп күрәсегез килмиме?

- Чыннан да, «Кияү» бик яңгырады. Ә бүгенге көндә ул үзенең актуальлеген югалтты диимме инде? Катнаш никахларны чагылдырган, тәнкыйтьләгән нәрсәләр хупланмый диимме? Монда бит сүз катнаш никахларның уңышсыз тәмамлануы турында бара. Бу хакта хәзер бик кычкырырга ярамый. «Сәет Сакманов» романына кемдер алынса, сценариен эшләргә үзем дә булышыр идем. Режиссер Әхтәм Зарипов аны юллап та йөргән иде. Миләүшә Айтугановага күрсәтеп тә алган идек. Ләкин эш акча юклыкка барып терәлә. «Сәет Сакманов» трилогиясе кино итеп эшләнсә, телевизордан без карый торган кинолардан һич кенә дә ким булмас иде.

Татар телевидениесе үзе яңа фильмнар эшләргә яратмый. Каналда күрсәтергә арзанлы фильмнар сатып ала. Татар тормышына мөнәсәбәте булмаган кинолар күрсәтә. Әбиләр карап утыра инде, ә җитди кешеләргә ул кирәкми. Без инде күптәннән үзебезнең кинематографиябез турында хыялланабыз. Бервакыт кино төшерергә без әзер, сценарийлар юк диделәр, инде сценарийлар яза башладык, акча юк диләр... Сәбәбен табып торалар... ХХI гасырда татарның үз киностудиясе булырга тиештер инде. Милләтнең үзаңын үстерергә дә ярдәм итәр иде бит ул.

- Тәлгат әфәнде, татар әдәбиятын дөнья аренасына чыгару өчен тәрҗемәчеләр дә кирәк, рус теленә генә түгел, ә инглиз теленә дияр идем. Бездә андый кадрлар бармы, әзерләнәме? Алар, әлбәттә, үзләре үк язучы кавеменнән булу шарттыр?

- Инглиз теленә тәрҗемә итү өчен телне бик яхшы, камил рәвештә белергә кирәк. Мин, мәсәлән, 18 ел инглиз телен укыдым. Аерым сүзләрне беләм, ә менә иркен сөйләшә алмыйм. Моның өчен методика һәм сәләтле кешеләр булу шарт. Бәлкем аларны Мәскәүдә яисә үзебездә әзерләргә кирәктер. Бер мәлне без Төркиядән килгән Фатых Кутлу белән мавыгып киттек. Аяз Гыйләҗевне төрек теленә тәрҗемә итте. Төрек теле белән ерак китеп булмый. Инглиз теле түгел ич. Төрекләр үзләре, гомумән, укымыйлар, чөнки аларда татар әсәрләренең яңгыраганын да ишеткәнем юк. Үзе генә сөйләп йөри йөрүен, дөнья күләмендә яңгыраганы юк. Хак әйтәсез, тәрҗемә эшенә чынлап торып тотынырга кирәк. Иҗатка сәләтлеләрне туплап, инглиз телле язучыларны әзерләргә бурычлыбыз. Чөнки бу - киләчәк язмышыбыз.

Белешмә: Тәлгат Галиуллин 1938 елның 20 июлендә Татарстанның Нурлат районы Кычытканлы авылында туган. Казан университетның тарих-филология факультетын тәмамлаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100