Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Казанның соңгы ишаны кызы Зөбәрҗәт Мөхәммәтҗанова: “Суфичылык – Аллаһының дусты булу”

Татарстан башкаласында яшәүче Зөбәрҗәт абыстай Мөхәммәтҗанова – Казанның соңгы ишаны Гарифулла хәзрәт Гайнуллинның кызы. Зөбәрҗәт апага июль аенда 89 яшь тула, быел кабат хаҗ кылырга ниятләп тора. “Өченче тапкыр барам инде. Әнием хаҗия түгел иде, аның өчен кылырмын дип уйлыйм. Беренче тапкыр моннан 20 еллар элек барган идем. Мин укымышлы хатын түгел, 7 класс тәмамладым да, Казанга килеп тегүчелеккә укыдым. Гомер буе ательеда эшләдем: пальто, туннар тектем. 3 бала табып үстердем. Бер балам – кызым гына исән сау” – дип башлады сүзен мөхтәрәм абыстай.

news_top_970_100
Казанның соңгы ишаны кызы Зөбәрҗәт Мөхәммәтҗанова: “Суфичылык – Аллаһының дусты булу”

– Зөбәрҗәт апа, сез данлыклы ишан нәселеннән. Сезнең хакта “Казанның соңгы ишанының кызы” дип әйтәләр.  

– Мин – гомер буе ишаннар белән гомер иткән кеше. Хәзер андый кешеләр булмагач, өйдә ипи җитмәгән кебек, дөньяда бик ямансу. Алар белән сөйләшсәң дә, киңәшләшсәң дә рәхәт иде. Мәсәлән, төшлек салдырасың, кияүгә чыкканда хәерле булырмы икән, дип барасың бит. Сәдака бирсәң дә, алар аркылы кабул булуын күрәсең. Андый кешеләр кызганыч ки, юк инде. Хәзер без бик мескен хәлдә калган кебек.
 
Мин үскәндә безнең якта Идрис Галиәскәров яшәде. Ул ишан иде, нәселе Мамадыш ишанына тоташкан булган. Ул Идрис хәзрәт безгә җизни туры килә. Әби мине аларга кунакка алып йөри торган иде. Махачкаладан Баязит хәзрәт кунакка кайткач, әти аны Идрис хәзрәтләргә кунакка алып барган. Шуннан кайтканда кунактан  “Моның (Идрис хәзрәтнең) хәле Аллаһ каршында ничегрәк?” – дип сораган. “Бу кеше очарга тиеш, җәяү йөрергә дә тиеш түгел!” – дигән Дагыстан кунагы. Каршысына өч төрле әйбер куеп та ашамаган. Пәйгамбәребез ашамаган, дип дәлилләгән. Идрис хәзрәт Гарәбстаннан калын-калын китаплар алдыра иде...


Коллар авылында Нигъмәтулла абзый белән Маһиҗамал абыстай икесе дә ишан дәрәҗәсенә ирешкән кеше булалар. Чирмешән авылында Габдерахман хәзрәт ишан иде. Безнең авылның бер хатынын сихерләрделәр. Шул хатын Габдерахман хәзрәткә өшкертергә йөри икән. Габдерахман хәзрәт аңа әйткән: “Безгә килеп йөргәнче, сезнең үзегездә шундый кеше бар бит. Менә – Гарифулла!” – дигән. Ә без яшерә идек әтинең ишан икәнен. Ишаннарны яратмыйлар иде бит. Габдерахман хәзрәтне әтинең безгә кунакка алып килгәнен хәтерлим. Бик матур кеше иде. Зур гәүдәле, зәңгәр күзле, гыйбадәтле кеше. Менә шундый затлар белән аралашып гомер иттек. Безгә заманында Махачкалада да торып алырга туры килде. Анда Баязит шәехкә очрадык. Ул да безгә җизни тия. (Минем әбинең бертуган сеңлесе аңарда тормышта иде. Минем әби - Габделҗаббар кызы Маһикамал, ә Баязитның хатыны – Габделҗаббар кызы Гайниҗамал).  

– Совет чорында гомер иткәч, иманга тугры калу, әтиегезгә дә, сезгә дә җиңел булмагандыр бит? Гарифулла хәзрәт тормышта нинди иде?
 
– Мин кияүгә чыктым, йорт салабыз. Йортны матур да, зур да итәсе килә бит инде. Әткәй әйтә: “Юк белән  интиресоваться итмә син, кызым. Кечкенә генә өең булсын, өең тулы шатлык булсын! Намаз укырга урының булгач, шул җитә ул!” Байлыкка кызыгып яшәмәгез, дия торган иде. “Аллаһы белән дус булырга тырыш. Шул вакытта һәрдаим эшең алда булыр.” Аның васыяте шул булды...
 

 
– Әтинең ишан икәнен яшерә идек, дисез. Совет чорында аны эзәрлекләделәрмени?
 
– Безнең күрше Бик-Үти авылында Мөҗип мулла бар иде. Аны районга алып киткәннәр. “Аксудан кемне беләсең?” – дип сораганнар. Мулла безнең әтине – “Гарифулланы беләм”, – дигән. Әтине дә допроска китертәләр. Безнең әти бик политикан һәм күп газетлар укый иде. Ул Буага килгәч, папирос  сатып ала, кесәсенә шуны тыгып куя, допроска керә. Сорау алучылар алдында тәмәкесен кабызып  та җибәрә. Мөҗип мулланы чылбырлар белән алып керәләр, әйтерсең лә, җинаятьче. Ә бит Мөҗип мулла бөтен авылны тәртипкә салып торган кеше ул! “Бу кем?” – дип әтигә төртеп күрсәтәләр, Мөҗип мулла: “Гарифулла”, – ди.
 
Ә әти: “Без 5 брат. Бер-беребезгә охшаган. Бәлкем, минем братларымны белә торгандыр. Мин бу кешене белмим”, – дигән. Мөҗип мулланы аттылар, безнең әти өйгә исән-имин кайтты. Политикан да була белергә кирәк шул! Әти 1956 елны изге сәфәргә барды. Ул чорда хаҗ кылучыларны энә күзе аша үткәрә иделәр. Ә  Баязит хәзрәт аңа: “Сиңа хаҗ гамәле насыйп!” – дип әйткән булган. Баязит хәзрәт сүзе безгә фәрман иде. Аның киңәшеннән чыкмадык без. Әтине хаҗга җибәрделәр, чөнки әти бер сугыштан да калмаган. Бөек Ватан сугышында да яраланып кайтты ул.  Аның характеристикасы бик яхшы. Хаҗда әти янына берәү килеп утыра да сорый: “Сездә намаз укырга ярамый. Сезнең илдә дин иреген кысалар икән?..”  – дип сораштыра башлый. Әти әйткән: “Шушы яшемә җитеп бернинди намазымны калдырганым юк. Гамәлләр дә алып барам. Беркемнең дә килеп күтемә типкәне юк! Сез үзегез пәйгамбәребезнең хәдисенә хилаф китердегез! Татулык солыхы төзергә бармадыгыз”, – дигән. 
 
Үз илеңдә яшәгәч, патшаңны, илеңне дә сөяргә кирәк. Мин, мәсәлән, Владимир Путин өчен дога кылам. Үзебезнең патша бит инде ул. Әле безгә мондый патша килгәне дә юк иде. “Раббым Аллам, хәвеф-хәтәр бирмә. Сәламәтлеген арттыр!” – дим. Әле менә Болгарга барып кайттым. Минтимер Шәймиевнең эшләрен күрдем дә, сөендем. Шәймиевне дә догадан калдырмыйм. Ул булмаса, мондый рәт булмас иде әле. Болгарда барысын да тәртипкә салган. Аллаһы Тәгалә ярдәменнән ташламасын аны, хәерле гомерен бирсен! Яшәсен, эшләсен әле. Үз илеңнең патшасын сөяргә кирәк.
 
– Зөбәрҗәт абыстай, әтиегез тәкъва кеше булган дип аңлыйм...
 

 
– Безнең әти гомерендә дә төнге намазны калдырган кеше түгел. Төн намазына тора, иртә намазны каршы ала. Аннан соң, көндез йоклап ала, сәламәт тә иде. Ходай Тәгалә аңа сәламәтлеген дә тутырып биргән булган. Төне буе елап, Аллаһыга мәхәббәт итеп гамәл кыла, ә хатының умачка бер кашык оны юк. Берәр ир булса, эшләп кайтыйм, дип эшкә чыгып китәр иде. Төнге зикергә торганда, Аллаһы Тәгалә моңарга төш аша эшкәртә: иртә белән торгач, колхоз келәтенә таба бар, ди.  Келәттә, чыннан да, укытучыларга, директорга берәр пот бодай биреп торалар. Әти, Аллаһы Тәгалә сүзе белән, капчыгын култык астына кыстырып, келәт янына китә. Белешмә белән генә бодай бирәләр, ә әтинең справкасы юк бит инде. Әтигә: “Килдеңме, Гарифулла?” - дип бер пот бодайны үлчәп тә бирәләр. Бодайны күтәреп тегермәнгә китә. Хисап биргәндә генә Гарифуллага язусыз-нисез бодай бирелгәнен абайлап алалар. Аллаһы Тәгалә менә шулай оныттырасы килсә, оныттыра да ул. Базында бәрәңгесе бар, кәҗәсен суеп куйган, шуңа канәгать булып яшәгән. Хәзер мондый кешене каян табабыз инде?..
 
– Сез дә әтиегез кызыдыр әле?..
 
– Әтинең эчке “рентгены” бар иде. Каршысына авыру кеше килсә, шуның бөтен эчен күрә. Кайберләренә пычак кирәген дә әйтә торган иде. Ул вафат булгач, “Сыйфатын сиңа калдырмадымы?” - дип миңа килә башладылар. Ул – калдыра торган әйбер түгел шул. Андый сәләткә бик зур хезмәт белән ирешергә кирәк. 
 

 
2016 елның августы. Махачкалада Баязит Хәйруллин истәлегенә мәчет ачу тантанасы
 
... Гайнулла бабайның биш баласы туа. Балаларының берсе әүлия булыр, дип юраганнар. Әтинең догалары кабул була торган иде. Берсендә аны бер бай кеше чакыра, байлыкларын күрсәтә. Әти шул чак: “Боларның барсы да ике рәкәгать намазга тормый!” - дигән. Намазны алар “галочка” өчен түгел,  Аллаһы белән сөйләшү дип укый торган иделәр. Әтиләр картаеп киткәч, Махачкалага Баязит ишан каберенә зиярәт кылырга алып бардым. Самолетка утырдык та әти белән әни зәп-зәңгәр булып киткән. “Болар үлде бит инде, Ходаем!” - дип борчыла башладым. Самолеттан төштек, туганнар каршы алды. Әткәй белән әнкәй авырыр инде хәзер, дип торганда, комган тотып тәһарәтләнделәр дә намаз укырга тотындылар. Шунда алар: “Машалла безнең белән мәшәехләр, алар пустой йөрми!” – диештеләр. 
 
– Былтыр Махачкалада  шәех  Баязит хәзрәт Хәйруллин хөрмәтенә яңа мәчет ачтылар. Күпләребез андый шәхесләребез турында белми дә бит әле. Сезнең нәсел дә әлеге күренекле дин әһеленә барып тоташа икән?
 
– Әле күптән түгел генә Уфадан Баязит ишанның оныгы килгән иде.  Баязит Хәйруллин Нуриман дигән районда, Яңа күл дигән авылда туган ул. Әтисе 9 яшендә Зәйнулла ишан Рәсүлевкә Троицкийга алып барган. Ә ун яшендә ул өеннән чыгып китеп, Зәйнулланың кучеры булып йөргән. Армия яшенә җиткәч, хәрби хезмәткә алына. Намаз укыганын офицеры күрә. “Динле кеше икәнсең, фәлән җирдә мәдрәсә ачылды. Шунда сине җибәрәбез”, – ди. Менә Аллаһының тәкъдире… Офицеры шулай мәдрәсәгә юллый. Баязит бала чакта авыргач, әбисе аны өшкертергә хатын-кызга алып барган. Теге хатын шул вакытта ук: “Бу бик олы кеше бит!” – дип әйткән була. 
 

 
2016 ел. Махачкалада Зәйнулла Рәсүлев мәчетен ачу тантанасыннан
 
 Махачкалалыларның Чистайда ишаннары күмелгән икән. Махачкала мөфтиенең урынбасары һәм тагын берничә кеше шуны рәтләргә барганнар. Мәскәүдә алар Кргановка кергәннәр. Ул:  “Казанда Баязитның бер туганы бар”, – дигән, телефонымны биргән. Менә бер көнне кич сәгать уннарда миңа Дагыстаннан шалтыраттылар. Исәнләшеп сөйләшеп киттек. Шунда мин әйтеп куйдым: “Минем сезгә үпкәм бар, – дидем. – Баязит Хәйруллин сездә мәчет ачкан, зур мулла булып яшәгән. Аллаһы каршында да казанышлары зур, ә сез мәчеткә аның исемен бирмәдегез”, – дим. “Дадим!”– диде шалтыратучы. Берникадәр вакыттан Крганов шалтырата: “Зөбәрҗәт ханым, син бит телефон аркылы гына шундый зур эш башкардың!” – ди. 2016 елда Баязит Хәйрулла исемендәге мәчет ачылышына мин дә бардым. Бик зурлап оештырдылар, гаҗәеп күркәм булды. Мөфти үз чыгышында: “Баязит хәзрәт Хәйруллинның өч ишаннан шәехлеккә рөхсәте бар. Документын тапканнар, ләкин Баязит хәзрәт үзен шәех дип йөрмәгән. Аллаһы Тәгаләгә бик бирелеп хезмәт иткән”, – диде.
 
– Зөбәрҗәт абыстай, суфичылыкка тел-теш тидерүчеләр бар бит. Сезнең фикер бу җәһәттән нинди булыр?
 
– Барысы да кешенең аңлавыннан тора. Күпләр ул төшенчәне аңлап бетермиләр. Ишаннарга тоташкан кеше – гамәл иясе, зикер иясе була. Андыйлар дөнья малына кызыкмый. Дөрес сүзле була. Җаныңнан ваз кичә алсаң, суфизмга керәсең, ваз кичә алмасаң, суфизм белән маташма. Аллаһыга мәхәббәт итеп гамәл кылырга кирәк. Суфизм - Аллаһының дусты булу. Ул бер дә куркырлык әйбер түгел ул. 
 

 
Махачкаладагы Зәйнулла Рәсүлев мәчете
 
– Зөбәрҗәт абыстай, өченче тапкыр хаҗ кылырга ниятләгәнсез икән. Ерак сәфәргә чыгып китәргә куркытмыймы?
 
– Аллаһы боерса, кызым Наилә белән барачакмын. Табиблар самолетларга утырып чит илләргә чыгарга киңәш итмиләр. Аллага тапшырдым, монда утырсаң да шул ук инде, анда барсаң да шул, дигәндәй. Анда кызым арба белән этеп йөри инде. Исән-сау кайтык. Кабул хаҗлар булсын. 
 
– Дини мәҗлесләрдә еш катнашасызмы?
 
– Хәзер элекке заман шикелле түгел, кешеләр мәҗлес җыеп мавыкмый. Ибраһим хәзрәт Сабиров коръәнхафизлар әзерли торган үзәктә, татар мәкаме буенча укучыларны эзләде. Мине дә укытып карадылар, ошаттылар, ярышта беренче урын алдым. Коръән- хафизларның мәкамнәрен өйрәнгән идем. Шуның файдасы тигәндер, күрәсең. Габделхак Садыйков бик зур галим һәм дөньяви яктан да культуралы кеше иде. Татар мәкамен җиренә җиткереп башкара иде. Габделхак хәзрәт тә миңа сабак бирде. Матур, яхшы мәкамнәр белән укысаң, тәэсирле була, кешенең иманын кузгатып җибәрә.  Үзебезнең коръән-хафизларыбыз булган. Төрекләргә иярергә кирәкми. Һәр милләтнең  үзенчәлекләре бар. Муса Бигиевлар вакытында, Гарәбстанда шулкадәр тәртипсезлек хөкем сөргән. Анда Муса Бигиевнең зур галим булганына исләре киткән. Безнең илдә үз галимнәребез бик күп булды. Хәзер инде Аллага тапшырдык...
 

 
Баязит Хәйруллин (1871-1950)
 
– Бүген яшь дин әһелләре килде. Халыкны үзләренә ияртә алырлар, дип уйлыйсызмы?
 
– Аллаһының дусты булу меңнән бер кешегә генә насыйп ул. Мөфтиебез белемле, аңлы, бөтен нәрсәне белә. Шунысы кызганыч: хәзерге заманда акча белән җенләнделәр. Бер-берсен уздырып, мал туплыйлар. Мин мәчеттәге чыгышларымда да сөйләгәнем бар. Безнең әти сугышта пленга төшә. Әсирлектә ике ел тора. Бөтен әсирләр өйләнешеп беттеләр, ди. “Берәр хатын-кызның мәхәббәт белән кул аркасын тоткан булсам, Аллаһ мине орсын!” - дигән иде. Ә Бөек Ватан сугышыннан кулы яраланып кайтты. Әни шул чагында: “И, бу кулың ник өзелеп төшмәгән икән?! – дип әрнегән, чөнки әти бер сугыштан кайткан да икенчесенә чыгып киткән. Әнкәй шуннан туйган булгандыр инде... Хәзер акча заманына килеп кердек. Бу хикмәтләр барысы да – ахырзаман фетнәләре. Бөтен нәрсә зина белән тулыр, дигәннәр бит. Бу дөнья бетүгә бара.
 
– Сүзебезне ишаннардан башлаган идек, шулар белән тәмамлыйк та, ишан кем соң ул, нинди дин әһеле ишан дәрәҗәсе ала, дигән сорауны бирүчеләргә, җавабыгыз? 
 
– Зәйнулла Троицкий (Рәсүлев) әүлия булып, Татарстан энциклопедиясенә кергәнен беләсездер. Булачак эшне дә күрә торган кеше. Аны төрмәгә япкан булалар. Бүлмәдә ут калдырмасалар да, бүлмәсе якты тора. Намаз вакыты җитә икән дә, бикле ишек ачылып, намаз укыр өчен тәһарәтләнергә чыга икән. Ни гаҗәп: сакчы аңа атмый ди! Зәйнулла Троицкийның мөрите Баязит Хәйруллин була инде. Ул әтигә килгәч, аны “Җиде мәкәнгә җиттең инде”, – дип мактый торган була. Җиде мәкән - Аллаһы каршысында капитан дәрәҗәсендә дигән сүз инде. Әти аңа: “Синең шикелле Кәгъбәдә  намаз укыганым юк”, - ди. Бүген төнге зикергә килгәч кара, нәрсә күрерсең икән? – ди Баязит хәзрәт. Әти: “Өч кеше үтеп китте, өчесе дә: “Ыштаныңны арулап ки, ыштаныңны арулап ки, ыштаныңны арулап ки!” – дип әйттеләр”, – дигән. Баязит хәзрәт моңа: “Алайса, Разияңнең зикергә утырганын көтәләр!” – ди. Төштә ыштан күрү хәләл хатын-кызың икән ул... Ишаннар – алар гаять ихласлы кешеләр. 
 

 
Гарифулла ишан Гайнуллин (1894-1984)
 
Р.S: Гаять кызыклы әңгәмәдәш Зөбәрҗәт абыстай үземне дә көтелмәгән сүзләре белән шаккатырды. “Рамазан - Аллаһының бәхет китерүче ае. Кешенең сәламәтлегенә  файдалы, әҗере дә бик зур аның, гамәлдә булырга омтылыгыз!” – дип изге теләкләр белән озатып калды.  
 

Белешмәләр:

Гарифулла ишан Гайнуллин

Гарифулла ишан Гайнуллин Буа өязе Аксу авылында крестьян гаиләсендә туа. Мәдрәсәдә укый, 20 яшендә Донбасска шахтага китә. Беренче бөтендөнья сугышына алына, Варшава янында яралана. Гражданнар сугышында Буденый армиясендә катнаша. 27 яшендә үз авылы кызы Нурмөхәммәтова Разиягә өйләнә. Авыл советында, Аксу кооперациясендә эшли. 1930 елда Мәскәү өлкәсенә төзелешләргә китә, 1934 елда гаиләсен алып Үзбәкстанга китә, тимер юлда эшли. 1935 елда хатынының туганы – Зәйнулла ишан Рәсүлевның туганы Баязит ишан Хәйруллин янына килә, аның мөриденә әйләнә. 1937 елда авылына кайта, Бөек Ватан сугышында катнаша, яраланып кайта. 1951 елда Казанга килә, "Химчистка" артелендә эшли. Укучыларын җыя, "Мәрҗани" мәчетендә өшкерү белән шөгыльләнә. 1957 елда хаҗга бара. 1984 елның 6 апрелендә үлә. Яңа татар бистәсе зиратында күмелә. 

Гарифулла ишанның 13 баласы туа, аларның күпчелеге кечкенә вакытларында вафат була. Өч кызы – Зөбәрҗәт, Җәүһәрия һәм Кәүсәр генә озын гомерле була. 

Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты аспиранты Рәшит Маликов хезмәтләреннән

Суфичылык

Суфи гарәп теленнән тәрҗемә иткәндә “туры” юлдан тайпылмаучы,  шулай ук мистицизм, суфичылык фәне белән шөгыльләнүче кеше дигәнне аңлата. Бик катлаулы, каршылыклы күренеш ул. Аскет, дөнья ләззәтеннән ваз кичүче дигән сүз. Бөтен вакытын Аллаһка багышлаучы, дөньялыктан баш тарткан, гомерен Аллаһ юлындагы хезмәткә тапшырган кеше.  Хак Тәгалә ризалыгы өчен, ул кушканнарны үтәп яшәүче адәм. Рухи эзләнү юлына баскан шундый кешеләрне “суфи” дип йөртәләр. Аларның максаты – Аллаһ белән кушылуга ирешү. Шушы юлга басучыны “Аллаһ дәрвишләре” диләр. Гыйбадәт урыннары “суфи тәкәләре” дип, ә остазлары исә “суфи шәехләре” дип атала. Суфичылык орденнарын “тарикат” диләр.

Кайбер карашлар буенча “Суф” сүзе гарәпчә “йон тукыма”ны  белдерә. Әүвәлге суфилар йон тукымадан эшләнгән кием киеп йөргән. Шуңа  аларны суфи дип атау кабул ителгән.  Бу исем еш кына “дәрвиш”, “диндар”, “тәкъва», «акыл иясе» сүзләренең синонимы булып та йөри. Бу җәһәттән  алар монах төшенчәсенә якын. Идеология буларак, суфичылык VII-VIII гасырларда гарәп дөньясында туа һәм VIII-XII йөзләрдә фарсы, төрки һәм башка мөселман халыкларында тарала. Суфичылар әдәбият-сәнгатьтән дә оста файдаланган.
Без имам Газали (1058-1111), Җәләлетдин Руми (1207-1273), Мәхмүт Болгари, Хисам Кятиб, Утыз Имәни, Ш.Зәкиләрне дә суфичылык әдәбиятына нисбәтле иҗатчылар буларак таныйбыз. Шәех Сәет Абул-Хәйр: "Башыңдагы һәммә нәрсәләрне чыгарып ташлап, кулыңдагы бар нәрсәне бирү, башкалар сине рәнҗетсәләр барысына чыдау суфичылыктыр", – дигән

Ишан

Татарстан Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе, Казанның Апанай мәчете имам-хатыйбы Нияз хәзрәт Сабиров ишаннарның кем икәнен болай аңлата:

– Әссәләмү галәйкум вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Чын ишанга өч сыйфат хас. Беренчесе, чын ишан тулысынча Коръәнгә һәм сөннәткә иярә. Аның тормышы динебезнең гүзәл әхлагын күрсәтә. Ул чын мәгънәсендә пәйгамбәрләрнең варисы булып тора. Бу хакта хәдис-шәрифтә әйтелгән: “Чын галимнәр – пәйгамбәрләрнең варислары” (Әбү Давыд). Икенчесе, чын ишанның һәр гамәле һәм һәрбер сүзе Аллаһны искә төшерә, чөнки аның күңеле Аллаһка карата мәхәббәт, ихласлык, мәрхәмәтлелек, шәфкатьлек, сабырлык кебек күркәм сыйфатлар белән бизәлгән. Көннәрдән бер көнне Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән сораганнар: “Кемне Аллаһның сөеклесе дип санарга була?” Ул: “Аларны күргәндә Аллаһны искә төшерәсең”, – дигән (Ибн Мәҗә). Чын ишаннар Аллаһның дуслары булып тора. Шуңа күрә алар гади кешеләрдән нык аерылып тора. Алар һәрдаим Аллаһның зикере белән мәшгүль. Шуңа күрә алар янында булганда рухи тынычлыкка ирешәсең. Алар шәкертләренә (мөридләренә) нәфесне тәрбияләргә, рухи камиллеккә һәм сафлыка ирешергә өйрәтәләр, әхлакый тәрбия бирәләр. Өченчесе, чын ишанның рухи тәрбия бирер өчен иҗазәте, ягъни остазының рөхсәте булырга тиеш. Ә ул остазның силсиләсе (остазлар чылбыры) Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә барып тоташырга тиеш. Бу сыйфатларга ия булмаган кеше ишан була алмый. Тәрикать остазларыбыз (ишаннар) бер вакытта да зөһедкә, бикләнеп ятуга  өндәмәгәннәр, киресенчә,  җәмгыятьтә яшәргә, гаилә корырга, гомуми проблемалар белән яшәргә, дөньяны яхшы якка үзгәртергә тырышырга, ләкин, шул ук вакытта һәрвакыт Аллаһ белән булырга чакырганнар.





Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100