Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рәмил Исламов, Җәүдәт Миңнуллин: Тукай томлыкларына динче, ак эмигрант, сул эсерларның истәлекләре дә керде

“Тукай – ядкарьләрдә” дип исемләнгән ике томлыкта Габдулла Тукайга нисбәтле истәлекләр, мәкаләләр, тәгъзияләр, телеграммалар урын ала. Тукайның бүгенге көнгә кадәр фәнни биографиясе язылмаган, әлеге хезмәт шушы җитезсезлеккә нокта куярга да ярдәм итәр, чөнки биредә объективлык бар, ди галимнәр. Бүгенге көнгә кадәр Тукаебыз турында тулы канлы фильм эшләнмәгән, бала чагын төгәл чагылдырган әдәби әсәрләр язылмаган... “Тукай – ядкарьләрдә” томлыкларына таянып, киләчәктә нәфис фильмнар, мөкәммәл әдәби әсәрләр язылыр, дип өметләник.

news_top_970_100
Рәмил Исламов, Җәүдәт Миңнуллин: Тукай томлыкларына динче, ак эмигрант, сул эсерларның истәлекләре дә керде
Филология фәннәре докторы Рәмил Исламов, тарих фәннәре кандидаты Җәүдәт Миңнуллин төзегән “Тукай – ядкарьләрдә” ике томлыгы 2017 елда Г.Тукай премиясенә тәкъдим ителде. Галимнәр белән оештырган әңгәмәбез Тукай феномены хакында.
 

– Бүгенге көндә Тукайны тулысынча барлап чыктык дип әйтә алабызмы? Галимнәр буларак, Сезгә тагын нинди юнәлешләрдә гамәлләр көтелә?

Җәүдәт Миңнуллин: Тукай турында барысы да өйрәнелеп беткән, дип әйтергә әле иртәрәк. Тукайны йөз елга якын өйрәнәләр, ләкин кызганыч ки, үз вакытында шагыйрьнең тормышына, иҗатына багышланган чыганаклар җыелмаган, анализланмаган. Аның, әлбәттә, сәбәпләре дә бар: 1913 елда Тукай вафат була. 1914 елны Беренче Бөтендөнья сугышы башлана, аннары революция, гражданнар сугышы, колхозлашу, репрессияләргә Бөек Ватан сугышы ялгана. Ә аннары халык хуҗалыгын торгыза башлыйлар... Ягъни гуманитар фәннәргә игътибар да җитеп бетми. 1944 елда КПСС Үзәк комитетының мәгълүм карары чыга, анда безнең әдәбиятчыларның, тарихчыларның башына сугыла, дип әйтик. Тукайның иҗатына турыдан-туры кагылмаса да, бу фактор, барыбер, гуманитар фәннәр өлкәсендә торгынлыкка китерә. Тукай – ул иксез-чиксез дәрья. Бу хезмәтебездә шагыйрь вафатыннан соң, 1913-923 елга кадәр җыелган материаллар туплап бирелде: истәлекләр, төрле-төрле мәкаләләр, мәгълүматлар.

– Ни өчен нәкъ менә шул елларда тукталасы иттегез?

Җ.М: Чөнки шушы еллардан соң, безнең әдәбият фәнендә һәм, гомумән, гуманитар фәннәр өлкәсендә дә вульгар социологизм дигән идеология өскә калкып чыга. Анда объективлыкка бөтенләй урын калмый.

– Китапның беренче томын кызыксынып укып чыктым. Анда моңарчы киң даирәгә таныш булмаган, бастырылмаган истәлекләр дә шактый...

Рәмил Исламов: Бу ике томлыкка 700 берәмлеккә якын материал тупланды. Менә шуларның алты йөзе – гарәп хәрефләрендәге материаллар. Күбесе, чыннан да, моңа кадәр дөнья күрмәгәннәр. Әлбәттә, Тукай турында истәлекләр безгә кадәр дә өч тапкыр чыккан, ләкин алар 1960-1970-1980 елларда бит. Ул вакытта хакимлек иткән идеологияне беләсез инде. Ядкарьләр шул таләпләр нигезендә эшләнгән. Ул истәлекләрдәге материаллар да кисеп, туракланып, өч нокталар куеп, төрле җәяләргә алып эшләнгән. Яңа җыентыкка аларны да керттек, ләкин ул вакытта төшереп калдырылган урыннарны яңадан кайтарып, тулыландырып, бербөтен итеп эшләргә туры килде. Моңа кадәр чыккан мәгълүматларны күчереп кенә куймадык, алар фәкать әлеге җыентыкларга органик рәвештә кереп кенә киттеләр.

Җ.М: Тукай дәверендә һәм аннан соң яшәгән кайбер шәхесләргә совет чорында төрле-төрле ярлыклар тагылды: динче, ак эмигрант, сул эсер һәм башкалар. Тукай белән аралашкан андый кешеләрнең истәлекләре, язмалары, элеккеге җыентыкларга кертелмәде. Әйтик: Муса Бигиев, Габделбари Батталов, Сафа Баязитов һ.б. Безнең томлыкларда исә, бу кешеләрнең истәлекләре дә урын алды.

Р.И: Тукайны өйрәнүне Җәүдәт әфәнде киң дәрья, диде. Соңгы елларда гына әле мин үзем, кайбер бөтенләй мәгълүм булмаган хатларны таптым. Тукай белән турыдан-туры бәйле, шагыйрьне күргән кешеләрнең хатлары. Алар, төрле сәбәпләр аркасында архивларда ятканнар, башка галимнәрнең игътибарыннан читтә калганнар. Әле Казанда гына түгел, башка төбәкләрдә дә шундый ук хатларның китап арасында кыстырылган килеш калуы бик тә мөмкин. Бу юнәлештә эшләргә генә кирәк.

– Рәмил әфәнде, бәлки үзегез өчен кызыклы тоелган берәр язманы, «табыш»ны атап китәрсез?

Р.И: Тукай гомеренең соңына табан, Троицкига кымыз эчеп дәваланырга, дип бара. Анда аны күргән Хәкимҗан исемле кешенең хаты табылды. Хәкимҗан, Тукайны күрергә дип, шагыйрь яшәгән далага бара, анда күрешәләр. Тукайга ярдәм итеп йөргән адашы белән сөйләшәләр. Тукай аңа: «Хәлем әйбәтләнде, монда һава да яхшы, ит тә ашадым, кымыз да эчтем», дигән. «Тукай турында замандашларыбыз» исемле беренче истәлекләрне төзегән Сәгыйть абзый Исәнбаевка хат белән юллаган булган. Менә шул хат сакланып калган, әмма беркайда да басылмаган... Мин аны матбугатта тулысынча бастырган идем.

– Тукай чорында, башка әдипләребез дә иҗат иткән.Әмма Тукай гына калкып чыкты, вакыт сынауларын уза алды сымак. Аның феноменын нәрсәдә күрәсез?

Җ.М: Тукай вафат булгач, Россия империясенең татарлар яшәгән төбәкләреннән кайгынамәләр килә. Уйлап карагыз: ул вакытта телевизор юк, телефон керә башлаган гына чор... Халыкка хәбәр кайдан таралган? Әлбәттә, газетлар чыккан, ләкин аларның тиражлары 3-5 меңнән дә артмаган бит. Димәк, хат алышу культурасы киң җәелгән булган инде. Варшавадан алып, Владивостокка кадәр, хәтта чит илләрдән дә хатлар, кайгынамәләр ява. Газет-журнал идарәләре бу кайгынамәләрне бастыруны туктатырга мәҗбүр була... Халык аны үзе исән чагында ук, үзенең чын шагыйре итеп таныган. Бернинди хакимият органнары тарафыннан халык исеме бирү кирәкмәгән дә. Бу – чын феноменаль күренеш.

Р.И: Шагыйрьнең феномены дигәндә, аны берара мәгълүм шәхесләр, «шагыйрьме-түгелме, романтик түгел» һ.б сыйфатлар белән язып та чыгалар. Тукай чын мәгънәсендә романтик түгел, ул – реалист шагыйрь. Ул үзенең әсәрләрен шул чор халкының тормышын, уй-хыялларын иҗат аша чагылдыра алган. Әйтик, «Печән базары, яхут Яңа Кисекбаш» поэмасы татар дөньясының энциклопедиясе дип аталырлык әсәр. Алыгыз «Шүрәле»не, андый поэма башка бер халыкта да юк! Шүрәле – мифик зат, ләкин ул реаль булып күз алдына килә. «Пар ат»ны да гади генә әсәр дип уйламыйм. Кайбер урыннарын еламыйча укый да алмыйм. Ул Җаектан кайтуы турында яза. «Акты, китте яшьләрем...», – ди. Кеше буларак та, шагыйрь буларак та, ул Уральскида формалаша. Шул дөньяны калдырып китәргә аңа җиңел түгел. Феномен дип атарга бөтен яктан нигез бар.

– Тукайны тәрҗемәләүгә мөнәсәбәтегез нинди, рухын чалдырып бетерә алалар дип саныйсызмы?

Җ.М: Шигырьне, гомумән, йөз процент тәрҗемә итеп булмый, дигән фикердә калам. Теге яки бу дәрәҗәдә уңышлы тәрҗемәләр бар. Менә шушы томнарны әзерләгәндә күрдек: Тукайның беренче тәрҗемәләрен ясаганда, әйтик, Мәскәүдә Лазарев исемендәге Көнчыгышны өйрәнү институтында берәү «йөрәк маем»ны «топленое масло», дип тәрҗемә иткән. Андый күренешләр хәзер дә очрый. Тукайның «Китмибез!» шигырендә соңгы ике юлы русча язылган. Атаклы бер тәрҗемәчебез шул юлларны яңадан русчага тәрҗемә итә. Моны ничек аңларгадыр – тәрҗемәче үзе төшендермәгән. Тәрҗемә итү мәсьәләсенә килеп терәләбез. Күптән түгел генә укыдым, бер төрек язучысы Тукайны тәрҗемә иткән. Милли ризыгыбыз катыкны «йогурт» дигән. Болар – икесе ике нәрсә бит. Тәрҗемәчеләргә элементар консультация бирү, тәрҗемәләрне яңадан карап, укып чыгу дигән нәрсә бездә юк ахырысы, дигән фикергә килдем мин.

Р.И: Тәрҗемәче, иң әүвәл, шагыйрь булырга тиеш! Тукайның әсәрләрен шагыйрь сыйфатында тоемларлык, татар дөньясыннан хәбәрдар кеше булырга тиеш. Тукайны белүе турында әйтеп тә тормыйм... Тәрҗемәче алдына шундый таләпләр куелуы мөһим. Тукайның күпме әсәре тәрҗемә кылынганы турындагы саннарга юлыкканым юк. Фәнни оешмалар аны тикшереп, барларга тиеш. Күп телләргә тәрҗемә ителгән, мәсәлән: 1914 елны «Пар ат» инглиз теленә дә, 1930 елларда поляк, төрки телләрнең күбесенә тәрҗемә ителгән, русчага күчерелгәннәре бихисап. Күптән түгел Азәрбайҗанда махсус китабы чыкты. Соңгы елларда гына фарсы телендә аерым китап булып дөнья күрде. Чын мәгънәсендә таләпләргә туры килмәсә дә, Тукайны таныштыру йөзеннән, аның тәрҗемәләре булу, әлбәттә, кирәк. Берничә шигыре кытай телендә басылганын беләм. Хәзерге Кытайның Шень-Чжень уйгур автономияле районында вакытлы матбугатта чыккан. Үзем дә хәйран калдым. Анда яшь кенә бер казах шагыйре Тукай белән бик мавыга икән. Тукайга багышланган шигырьләрен таптым... Казан тарафыннан яхшы, сыйфатлы тәрҗемәләр сорала. Моның безгә карата катгый куелган таләп булуы лазем.

– Тукай белән телебез ачыла, дибез. Балалар бакчасында ук шигырьләрен өйрәтәләр. Мәктәпләрдә татар шагыйрен яраттырып, тиешенчә укыталар дип саныйсызмы соң?

Р. И: Бу сорауга кистереп кенә җавап биреп булмый. Моның өчен шактый мәктәпләргә барып, балалардан сорашу үткәрергә кирәк. Һәрхәлдә, татар дөньясында, татар мәктәпләрендә Тукайны беләләр. Монысы да безнең хәзерге вәзгыять өчен куанычлы. Ата-аналар да үз балаларына шагыйрь турында аңлатырга, сөйләп торырга тиеш. Шәхсән, үземнең кызым 5нче сыйныфта укый. Мәктәпкә бара торган юлыбыз Тукай яшәгән урыннардан үтә. Мин аңа шагыйрь турында даими искәртеп торам...

– Тукайның мәхәббәте турында да сүз кузгатсак, нишләп ул хатын-кызлардан качты икән? Монда бит күзгә ак төшүе генә сәбәп була алмый...

Р.И: Бу хакта, чынлап та, бик күп уйдырмалар да бар. Фантазиягә дә урын бирелә. Әмма документаль чыганаклар аны башкачарак күрсәтә. Тукай хатын-кыздан качкан икән, дигән нәрсә дөреслеккә туры килеп бетми. Әлбәттә, ул урыны-урыны белән хатын-кыз җәмәгатеннән читтәрәк йөрергә тырышкан... Ләкин бик күп хатын-кызлар белән дустанә мөнәсәбәттә аралашкан. Мәсәлән, Сәхипҗамал Волжская, Маһруй Мозаффария, Зәйнәп Хәсәния аның дуслары булганнар.

Мәхәббәтенә килгәндә исә, Тукай үзенең кайбер физик кимчелекләреннән тартынгандыр дип уйлыйм, чөнки ул аңарда булган. Читтән янып, көеп торса да, мәхәббәтен аңлатырга җөрьәт итмәгән. Монда мин Зәйтүнә Мәүледованы күз уңында тотып әйтәм. Уйдырмаларга килгәндә, бер генә мисал: моннан берничә еллар элек “Ватаным Татарстан” газетында мондыйрак юллар бар иде: имештер, 1914 елда Тукай гашыйк була... Гафу итегез, ә бит Тукай вафатына 1914тә инде бер ел үткән! Бу мәкаләне тарих фәннәре кандидаты яза... Тукай турында мондый уйдырмалар берничек тә гафу ителә алмый...

Тукай мәхәббәте киләчәктә җентекләп өйрәнүне сорый. Бездә әле Зәйтүнә Мәүледованың көндәлекләре басылып чыкканы юк. Кайбер китапларда өзек-өзек кенә дөнья күрде алар, ләкин тулаем – юк. Зәйтүнә Мәүледова шәхесен аерым өйрәнү зарур. Бу очракта Тукай турында да ачыклыклар кертелер иде.

– Кайбер әдәбиятчыларыбыз, сезне Тукай бүләгенә кандидатлар исемлегендә күргәч, ризасызлык белдерде. Язучылар арасында да: “Галимнәргә Тукай премиясен бирергә кирәк түгел”, – диючеләр бар...

Р.И: Бу хакта ишетергә туры килде, әле дә ишеттерәләр. Соңгы вакытта интернет челтәрләрендә дә мондый аңлашылмаучанлыклар ишәйде. Иң элек, бу премиянең нигезләмә-кагыйдәләрен ныклап укырга кирәк: анда “әдәбият гыйлемендә һәм сәнгать гыйлемендә күрсәткән хезмәтләре өчен” диелгән. Ул яктан караганда, безнең хезмәтләр әдәбият гыйлеменә карый. Өстәвенә, турыдан-туры Тукай турында. Киләсе елга, Алла боерса, Тукай премиясенә 60 ел тула. 1958 елдан бирле, аңа әдәбият гыйлеме буенча бары тик 4 кенә кеше лаек булган икән. Аның беренчесе 1974 елда булса, соңгысы 2006 елда бирелгән. Ун елдан артык вакыт узган. Бер караганда, премия комиссиясе бик объектив булган, дигән уйга килергә мөмкин. Икенче яктан караганда, безнең мондый мәртәбәле бүләккә 60 ел эчендә шулай 4 кенә гыйльми хезмәт лаек булдымы икәнни?

– “Килер заман, һәр язучының үзен, сүзен вә шәхси тормышын инәсеннән җебенә кадәр тикшереп чыгарлар әле”, дигән Тукаебыз. Менә шул көн килеп җитте ахры...

Р.И: Шушы хезмәтебез белән югарыда әйтелгәнгә җавап бирергә тырыштык. Тукай тематикасы бик киң. Тукай өчен илһам чыганагы булып торган, ул тәрҗемә иткән чыганаклар да тиешенчә барланмаган әле. Тукай рус әдәбиятыннан, төрекләрдән, Коръәннән азык алган диләр. Ул аларны ничек үзләштереп, ни рәвешле яңа төр иҗат әсәрләре барлыкка китергән, шуның механизмы әлегә ачып салынмаган.

Җ.М: Безнең хезмәт Тукайның, чын мәгънәсендә, фәнни биографиясен язу өчен җирлек булып тора. Әле хәзергә кадәр аның фәнни биографиясе язылмаган бит. Киләчәктә дә бу өлкәдә эшлисе эшләр күп.

– Кырлайда Сәгъди абзыйдан калган йортта яшәгән хатынның, акылдан язып, кырга китеп үлгәне билгеле... Тукайда да Гоголь чалымнары булмадымы икән?

Р.И: Шәхсән, мин әйтә алмыйм, Тукай үзенең үлем мизгеләренә кадәр үз акылында булган. Истәлекләр шуны дәлилли. Соңгы сәгатьләренә кадәр, янында кеше булган. Әлеге истәлекләр дә томлыкларга кертелде. Соңгы сәгатьләрендә шаярып та сөйләшкән ул. Зәйнәп Хәсәнигә хат язып, үзенең журналда чыгачак материалларының корректурасын сорый... Тукай камил акыллы кеше һәм шулай вафат та булган. Мистификациягә урын юк.

– Тукайның 130 еллыгына шактый чаралар оештырылды. Шәхсән сез алардан канәгать калдыгызмы?

Р.И: Ул чаралар, ничектер, юбилей булганга гына, үткәрергә кирәккәнгә генә узган кебек. Һәрхәлдә, фәнни чаралары шундый фикергә этәрде. Конференцияләр узды, анда төрле республикалардан галимнәр килде. Докладлар җыела, аларны җыентык итеп бастыралар. Шул җыентыкны карап чыкканнан соң, үзем өчен 2-3 докладны гына фәһем алырлык, яңалык алырлык дип күрдем... Тукайны башка чыганаклардан тәрҗемәләү механизмнарын көткән идем. Бүгенге көндә башка төрки республикаларда Тукайга мөнәсәбәтне күрәсем килгән иде. Тапталган сукмаклардан йөрү туйдырды инде...

Җ. М: Төрки республикаларда, чыннан да, Тукайга мөнәсәбәт төрлечә. Казахстанга татар шагыйренә һәйкәлләр куялар, музей эшли. Ә Ташкентта Тукай исемен йөрткән урамның атамасын алып ташладылар. Менә бит хәзерге вакытта нинди процесслар бара. Тукайга нисбәтле яңалыкларны белеп торырга кирәк.

– Тукайның язмышын анализлаганда, фаҗигасе дин юлын ташлап, язучылыкка күчүендә, дигән фикер еш яңгырый...Тукай – мулла малае бит, югыйсә...

Җ.М: Мәдрәсәдән чыккан һәр кеше мулла булып китәргә тиешмени? Мөхәммәдия мәдрәсен тәмамлаган кешеләрнең абсолют күпчелеге дин хезмәте юлына басмаган. Кайсы хәрби эштә, кайсы галим булып киткән... Юлыннан китмәсә дә, диннән китмәгән. Тукай диннән көлгән, дигән ялгыш фикер яши. Бу – Совет чорында куертылган фикер генә. Ул динне тәнкыйтьләми, ә динне бозучы кайбер муллаларны камчылый. Иң әйбәт шигырьләреннән берсе – “Шиһап хәзрәт”...

Р.И: Тукай яшәгән вакыт – социаль революционерлар идеяләре дә әлләни тамырлана алмаган чор. Мулла нәселеннән, мәдрәсәдә белем алган бала берничек тә динсез була алмый.

Тукайдан: “Син милли шагыйрь бит, дини хисләргә дә шул дәрәҗәдә әһәмият бирәсеңме?” – дип сорагач, ул: “Дөньяда динсез бер милләт тә юк, бөтен милләтләр динле булганда, без генә динсез булып кала алмамыз. Халкымызда миллиятләре сакланган мөддәттә, диннәре дә сакланачагына ышанам. Миллиятләрен яхшы саклый алуларында гына азрак шөбһәм бар. Мин һәрвакыт дин берлә миллиятнең һәр икәвенә тигез әһәмият бирү тарафындамын”, – дигән.

Тукай социалистик системага карата да үз шикләрен белдергән: “Мин үзем сатсиалист түгелмен, шуның өчен дә ул мәсләктәге кешеләр хакында артык сүз сөйли алмыйм. Фәкать һәркем, үз мәсләген гүзәл аңлап, чыннан халыкка, ватанга хезмәт итсен”, – дигән.

Җ. М: Тукайның Шәриф Манатов истәлекләрендәге әлеге сүзләре моңа кадәр, гомумән, кисеп калдырыла иде. Без аны томлыкларга керттек.

– Сезнең хезмәтне, ягъни Тукай турындагы истәлекләр тупланган ике томлыкны укучылар кайдан таба алачак? Китапханәләргә озатылдымы?

Җ.М: “Җыен” фонды тарафыннан нәшер ителгән һәммә китаплар китапханәләргә таратыла. Китапханәләрдән алып рәхәтләнеп укырга мөмкин булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100